|
|
Рабига апа: Кыңгыраулар тагып килгән диләр Зобаниның атлары
30 июнь, 1991 нче ел. Рәбига апа. Бу шигырьне.. Шәмсия апай үлде инде. Үлүенә 5-6 ай булды инде. Ул әйтте языйк, языйк дип.
И Манара, ай урагың каршы иде кыйблага, Ничә еллар зекер-тәсбих әйткән идең Аллага. И, Манара, ничә еллар утырдың син нур булып, Сине кисеп төшергәннәр инде йөрсен хур булып. И Манара, үзәгеңне кем кискәнен белмәдең, Бер Ходайдан әмер булып нигә телгә килмәдең? И Манара, кемнәр килеп сүттеләр, Бер Ходайдан курыймыйча үзәгеңне өзделәр. И, Манара, син утырдың, мөэминнәргә билгегә, Сине кисеп төшергәннәр хур булсыннанр мәңгегә. И, Манара, синең исмең бигрәк матур кушканнар Әгәр телгә килгән булсаң куркыр иде дошманнар. И, Манара, сине кискәч барча кошлар таралды, И, Манара, син булмагач Ислам дине каралды. И, Манара, үзәгеңне кем кискәнен белмәдең, Бер Ходайдан әмер килеп нигә телгә килмәдең? И, Манара, кемнәр килеп йөрәгеңне кистеләр? Бер Ходайдан курыкмыйча йөрәгеңне өзделәр. И, Манара, иртән торгач синнән азан көтәбез, Азан тавышын ишетмәгәч мәхрүм булып китәбез. И Манара, мәчетеңне сагына синең мөэминнәр, Азан да юк, намаз да юк, зәгыйфьләнде бәндәләр. И, Манара, синең аең кояш кебек ялтырый, И, Манара, син ауганда җирләр-күкләр калтырый. И Манара, кисәбез дип, күп халыклар килгәннәр, Фирештәләр җир йөзенә саф-саф булып иңгәннәр. Манара әйтә, кисәләр дип, авам, авам – тотыгыз, И мөэминнәр һәрбарчагыз вал гасырый укыгыз. Манараның тәрәзәсе барда җиргә коелды, Фәрештәләр канат кагып саф-саф булып җыелды. Үләм, үләм, баскычларны элеп-элеп куйганнар, Үлән саен фәрештәләр ... дога кылганнар. Мәчет әйтә: “Юк гөнаһым, сүтәм диеп килдегез, Кыямәт көн минем өчен нинди җавап бирерсез?” Мәчет әйтә, манараларым, ай минем мөнбәрләрем, Манара әйтә, бәхил булың, ахыргы минутларым, Мәчеттәге фирештәләр бар да тәсбих әйтәләр, Мәчет әйтә халыкларга: “Бик ашыгып сүтмәгез, Минем түрдән үткән чакта дога кыйлмый китмәгез”. Мәчет әйтә бу дөньяда Ходай мине зур кыйлды, Манара кисүчеләрне ахирәттә хур кыйлды. Биек-биек манараны мөнафыйкълар сүтәләр, Ахирәттә мөнафыйкълар тамугыга китәләр. И манара, син булмагач яңгыр яумый күкләрдән, Сине кисеп төшергәндә ... Манараның тавышлары – бигерәк күңелем ярата, Синең авазыңны ишеткәндә күңелләрем җан ата. (көйли) Булды Ислам дине кысан, син рәхим кыйл я Әхәт. Китте дөньяның тынычы һичкемгә юктыр рәхәт. Моны язганга – 28-29 нчы елларда мәчетләр сүттеләр. Шәмсия апайдан күчереп язганнар. Мәчетләрне сүткәндә Каргалыда җыелышып язганнар. Мәчетне сүттеләр, саттылар. Каргалының ун мәчетеннән бер мәчет калды. Монсы җомга көнненеке: Чын күңелдән кыйл гыйбәдәт бу мөбарәк җомга көн, Чын күңелдән әйт салават, бу мөбарәк җомга көн. Әйт салават ул Мөхәммәд Мостафаның рухына. Берсенә мең языладыр ул мөбарәк җомга көн. Кыйлма зая гомереңне ул мөбарәк җомга көн, Кыйл зыярәт дусларыңа ул мөбарәк җомга көн. Күкрәгеңне. Күңелеңне һәр җәһәттән пакъ кыйлып, Бир сәдака чын күңелдән бу мөбарәк җомга көн. Коткарырлаар тәннәреңне уттан, бу мөбарәк җомга көн. Аз гынага күп саваплар языладыр җомга көн. Сүрәи әлхәм укы сүрәи ихлас белән, Шад нам кыйл әрвахларны бу мөбарәк җомга көн. Тик утырма, укы коръән бу мөбарәк җомга көн. Күчереп алдым моны. (Көндәлек тәсбихларның порядогын укый нинди көнне ни укырга).Бер китаптан күчереп алдым да, үземнең тавышыма әйттем. Иляһымның дустысың, и Мөхәммәд Мостафа, Безгә шәфәгать Саллаһы галәйкә, и Мөхәммәд Мостафа, Җиде кат күчтең сән, Гарештән дә аштың сән, Алла берлән серләштең сән, и Мөхәммәд Мостафа. Саллаллаһы галәйкә и Мөхәммәд Мостафа. Шәригатьне сүзләдең, тарикатьне күзләдең, Хакыйкатьне эзләдең, и Мөхәммәд Мостафа. Саллаһы галәйкә, я Мөхәммәд Мостафа. Тәкъдир җиткән әҗәлә, ятим калдың атадан, Һәм шәфкатьле анадан, и Мөхәммәд Мостафа. Саллаһы.. Бу дөньяны сөймәдең, туйганчы аш җыймадың, Хак коллыгын куймадың, и Мөхәммәд Мостафа Саллаһы Атам-анам димәгән, балам-чагам димәгән, Ах-вах өммәтем дигән, и Мөхәммәд Мостафа. Саллаһы галәйкә Атасындан да кичкән, анасындан да кичкән, Бик күп михнәтләр чиккән, ул Мөхәммәд Мостафа. Саллаһы галәйкә я Мөхәммәд Мостафа. Ачлыкка саҗбыр иткән, нәфескә җәбер иткән, Өммәте өчен аһ иткән ул Мөхәммәд Мостафа Саллаһы галәйкә я Мөхәммәд Мостафа Көннәрдә руза булган, төннәрдә уяу торган, Өммәте өчен кайгырган, и Мөхәммәд Мостафа. Саллаһы галәйкә Күп рәхмәт улсын сәңа, чук сәлам улсын сәңа. Шәфәгать әйлә безгә, и Мөхәммәд Мостафа. Саллаһы галәйкә (озын слават) Аллаһөммә саллигалә саидинә .. я Салаватуллаһы галәйһи вә галәйһи әҗмәгыйн, Җөмләбезгә рәхмәт әйдә, я илаһы галәмин (3 тапкыр) Салават (алиһи, вәссәхбихи). Монсы Тәхлил: Ля илаһы иллялланы салма телдән бер заман, Ля иляһы иллялладан аерылганнар бик яман. Ля илаһы илляллаһы җиңгел килер мисанга, Авыр килер мизанга Гарше көрсе баскычы Сигең оҗмах ачкычы Карамагыз азына Мәңге бетмәс хәзинә, Җәннәтнең дә кошлары, Алланың гашыйклары. Гамәлләрнең кирәге, Мөэминнәрнең терәге Кәүсәр суын эчерер, Сираттан да кичерер. Төнлә туннар кидедер, Тамуг утын сүндедер. Караңгы гүрне яктырта, Хактан рәхмәт яудыра, Гаеп маллар таптыра, Ризыкларны арттыра. Таулар ташлар басалмый, Күкләр җирләр басалмый, Тулды рәхмәт дәрьясы, Гарык булсын бәндәсе. Күренәдер күземә, Юлдаш булсын үземә, Җәннәтләрдә пырак ул, Каберләрдә чырак ул. Күп әйтәләр мәләкләр, Ля иляһы иллялаласыз кабул булмый теләкләр. Куйма һәрдаим агызыңдан, Коткарыр һәрбер явыздан, Күктән рәхмәт яудыра. Гомерләрне арттыра, Хәсби Рабби җәналла, Мөхәммәдрәсүлюлла. Ялгызлыкта юлдаш ул, Ялгызлыкта сердәш ул. Сәфәрләрдә юлдаш ул, Динебезнең терәге, Сүзебезнең кирәге, Зекер әйтә агачлар, Сайрыйлар сандугачлар, Һавада сайрый кошлар, Күберәк әйтик, дуслар. Зекер әйтә үләндә, Әйтсәк иде үлгәндә. Монсы тәхлил: Ля иллялланы әйтик әле бергәләп, Гареш күләгәләрендә булсак әле бергәләп. Кыямәт көнне Гарасат мәйданында җирдән кубып чыккандә кояш бик эссе булыр, ди. Һәммә кеше ялангач торыр, ди.
Ля иллялланы әйтик әле бергәләп, Җәннәттәге Кәүсәр шәрабын эчсәк иде бергәләп. Ля иллялланы әйтик әле бергәләп, Җәннәттәге нигъмәтләрне җыйсак иде бергәләп. Җәннәттәге хөлләләрне кисәк иде бергәләп. Сират күпрен кичкән чакта булсак иде бергәләп. Пигамбәребезне күрсәк иде бергәләп. Мәрьям ана туйларында булсак иде бергәләп. Сәлсәлибиләдә коенсак иде бергәләп. Җәннәт ишекләреннән керсәң иде бергәләп. Аллаһы тәгәланең дидарын күрсәк иде бергәләк. Аллаһы Тәгаләнең йөзен күргәндә җәннәттәге ризыкларын онытырлар, ди. Бик бәхетле кешеләр генә Алланы пәрдәсез күрер ди. Үлем шигыре: Бү үлем хак, үлемгә һич юк мотлак, Бу үлемдән юктыр котылмак, Ничә мең зарый кыйлсак. Үлем әчесе – бу көн газап килер булгай, Төгәлсә бәндәнең гомере, аның яны алыр булгай, Илтеп гүргә куярлар, Гүрдә җавап сорарлар. Ил өстендә Хуҗиахмәт шәфәгатьче Мөухәммәд (сгв) Алла дисәң җанга рәхәт, Аны укысаң тәнгә рәхәт. Иблис әйтер – кыйлма тәгать, Мин әйтермен мәгазалла. (Иблис – шайтаннарның башлыгы - Р). Алла, Алла дисәк иде, Алла диеп үлсәк иде, Җәннәткә керсәк иде, дидарын күрсәк иде. Алла алла дисәң иде, аллага кол булсак иде. Раббым аллам, морадым шул, кабул кыйлсаң иде. Әлхәм дигәндә – 5 хәреф, 5 намазга ишарәт. Әлхәмне укысаң – 5 намаз укыган булыр. Аятелкөрси – һәрберкешенең йөрәге бар, аятелкөрси Коръәннең йөрәге. Бер кеше кайтып килә икән. Керергә квартир эзләгән. Кертәлмим, дигән өй хуҗасы. Өем бик начар. Теге сәяхәтче таба алмагач башка йортны – кертегез инде, башка җир таба алмадым, дигән. Шуннан төнлә ишектән бер ктара кием кигән кеше килеп кергән. Шуннан теге кунарга калган кеше Аятелкөрсине укыган. (Укый аятелкөрсине). Хифзөхөмәне укыган. Теге йортка кергән кеше исән булган, ә Иблис көл булып коелып төшкән. (Коръән китаплары турында сөйли). Җырлый: Очыраттым тургайның кошларын, Таба алмадым кунган төшләрен, Алларына килми һич кем белми Бер Ходайның язган эшләрен. Әни җырлый торган иде. Хәдистә дә ба, кеше белми ни киләчәген. Акны яздың микән, Ходаем, күкне яздың микән Ходаем, Кәгазьләрдә булса , һай бозармын, Тәкьдирләремдә булса түзәрмен. Безнең әни читнеке, Эстәрлебаш, башкортныкы. Әти Каргалыныкы. Абдукаева Гөлшат Шәрифулла кызы. 1921 нче елгы. Бу бәетне кызым үлгән җылны чыгардым. Кызым 1966 нчы елда үлде. Эчкәйләрем тулган чакта алам ... кулыма, Кайгыларыма сыеша алмый язам дәфтәр юлына. Матур итеп китте китеп агарттың син чиләгең Бәхетсез .. булып койды пешкән җиләгең. Йөгереп кайтып төшеп киттең эчәр өчен суларга, Шул судан соң килде әҗәл ... Зәңгәр яулык болгап күзеңә карап яхшы сүзләр белән озаттым, Хуш, исән сау әйләнеп кайтып диеп кулларымны болгап күрсәттем. (таптала сыйфаты начар) Озатып ла калдым ал чәчәкне изге теләкләр теләп, Шулай да бит күңел сизде ана дигән ... йөрәк. Шул минутта берәү килде, тапталган дип Фәридәм, Шул чагында ут кабынды, һәр туганда, һәр өйдә. Йөгереп барым баламны күрдем, телсез зәрәкәтсез ятаиде, Яшәү төсләреннән югалтып йөрәгеннән каннар ага иде. Кысып алдым күкрәгемә шушы дөнья яктысын, Газраилләр алган иде җаннарымның яртысын. Йөрәгемдә калды аның сүзе ике шомырт кара күзләре. Йөрәгемнең түрендә урнашты бит, әни дигән соңгы сүзләре. Тел тибрәтеп әйтә алмады соңгы минут сүзен дә, Тик ана хисе калган иде ике шомырт кара күзендә. Ул карады, ләкин әйталмады, әнисенә ниләр булмадым. Өзелеп әйткәч мин аңладым соңгы минутта барысына риза булганын.
Болницага мин барганда үксеп ята кочакта, Ана белән бала бәхилләштек күзгә карап шул чакта. Укуыңнан кайтып өйгә кердең таң йолдызы кебек өй яктырттың Шул вакытта авыр хәлләр килгәч күземә карап әҗәлеңне аңлаттың. Мин карадым сиенең күзләреңә, аңладым мин күзләреңнең аруын, Сулышың беткәч таба алмадык яшәү даруын. Йомшак кына таң җилләре шомырт чәчәкләрен койдылар, Җилгә өзелгән шомырт чәчкәседәй, сине дә илтеп куйдылар. Җаннарыңны биргән чакта өзелде бит үзәгем, Тик берүзем генә белдем үзәгем өзелгәнен. Бөдрә иде чәчләрең, кара иде күзләрең, Мин карап тилмереп тордым, әйтәалмадың сүзләрең. Яхшы теләк теләгәнне син үзең дә сиздең син, Әнием дип күземә карап үзәгемне өздең син. Ялгыз үзем утырганда исләремә төшәсең, Исләремә төшкән чакта үзәгемне өзәсең. Мин үзем дә бит ана, йөрәгем яна, газиз әнекәемне кызганам. Өйгә кайтсам анам утыра газиз бәбкәсенә сызланып, Ана дигән моңсу йөрәк хәсрәт кенә кичәдер, Әнкәемнең хәсрәтләре озакка бармады – үлем ширбәтен эчәдер. Эх дусларым, шушы минутларда ут капты йөрәгемә, Әченеп кайттым да карадым сиреннәр тирәгенә. Сиреннәрнең тирәгеннән .. Тирәктәге сирен чәчәкләрен өзә алмадың кул үзең белән, Сиреннәрне өзим дигән чакты гомерең узды кайгы юл белән. Синең өчен сиреннәрне өзеп куйдым гөлләргә, Баса ул дип йөрәгемне шушы авыр көннәрдә. Ләкин аның да бит яшь гомере синең кебек аз гына, Тик шулай да минем йөрәгемә алар булды ял гына. Бу сиренне, дуслар, шуңа язам, иң яраткан сирене кызымның, Яшкенәдән әрәм булды, шуңа ошаган иде гомере. 18 ел бергә булдык, кайгы шатлыкларны тараттык, Әз гомергә булган икән, барыбыз да сине яраттык. Таң җилләре искән чакта озата идем таң белән, Кайтып күземә күренгәнче көтә идем моң белән. Дөньяларда яшәү өчен эзлә салдым юлыңа, Ул эзләрдән бәхетләрне ала алмадың кулыңа. Тырышып-тырышып йөресәңдә тормыш сине алга тартмады, Ал чәчәгең синең бөреләнде, ләкин бәхет вакыт җиткәч атмады. Зур теләктә идең, балам, яхшы иде синең уйларың, Үкенечкә генә үсте синең зифа буйларың. Сандугачлар сайраганда бик күбәя сагышым, Зират буйлап йөресәм дә ишетә алмыйм тавышың. Бала чакларыңда кочагыма кысып сөеп үбеп үстердем, Үсеп кеше була дигәч очкан кошлар кебек очырдым. Су буена төшеп сулар алдым ак үрдәкләр төшеп йөзгәнче, Син балам, дип яшәп килдем, газиз башың гүргә кергәнче. Укыйм, кеше булам дидең, укуларга юнәлдең, Дус ишләрең арасында тик берүзең югалдың. Тальян гармун уйнаганда кызлар көйләр көйләсен, Кемнәр генә уйлады икән сиңа яшьтән әҗәл киләсен. Ерласам да, җыласам да, күз яшьләрем тула икән, Авырмыйча гүргә керү бигерәк авыр була икән. Син баламны кемгенә әйтми, бигерәк кенә инде әрәм дип, Авырмыйча үлгәнгәдер бәребер әйтми әҗәл дип. Кыңгыраулар тагып килгән диләр Зобачиның атлары, Исән булсаң килер иде, язган сәлам хатларың. Юлларыңа чыккан чакта ... күлмәкләрнең аерылсын, ..... Ана сагынуы – елап утыруым инде: Өйләремдә чәчкә атмый, мин утырткан гөлләрем, Гөл чәчәксез - мин бәхетсез булып калды көннәрем. Яланнарга барсаң чәчәк өзәр өчен кайсы юлга гына барасың, Мәңге сүнмәс утка калды яшь ананың йөрәк ярасы. Иртә тордым, тышка чыккакч – өзелеп-өзелеп сайрый сандугач. Һичнәрсәгә чаралар юк бәхеткәйләрең булмагач. (гомеркәйләрең кирәк булган икән монда - г) Урамгарга чыксам күзкәйләрем сезне эзләп кенә эзләнә, Үксеп елый, йөрәк әрни, үзәк сезне сагынып сызлана. Әйтегезче, дуслар, миңа шуны, кайсы якка суның агышы, Мәңге бетмәс булып кала икән ана йөрәгенең сагышы. Тал тирәктән кунып тал тирәккә көн дә сайрый сандугач, Сандугачлар тавышы ишеталмыйм, әнкәм, бәбкәм генә булмагач. Сакмар суларына баралмадың су чәчрәтеп уйнарга, Сакмар дулкыннары калды миңа сезне сагынып уйларга. Елый-елый язгач көйләп булмый бит инде аны. Ак биләмгә биләп салып тибрәттем сине, бәбкәем. Ал чәчәкләр булып үскәч кайгы сагышларда калды газиз әнкәең. Йөгереп кайтып өйгә керсәң шатлыкларым артаиде. Соңгы чакта, балакаем, бигерәк сине тартаиде. Су буена төшкән чакта кистем талларның очын, Көндә сагынып әрнеп елыйм син ... өчен. Тормышымның пар чәчкәсе булды минем кулымда, (ике кызым бар иде - г) Пар чәчкәмнең ал чәчкәсе өзелеп калды юлымда. Син утырткан бакчаларда су сиптем тирәгемә, Сулар сиптем тирәгемә, кан сауды йөрәгемә. Кара бөдрә чәчләреңне үсеп киткәч үрәйдең, Тәкъдирдә ни язылса – бәндә шуны күрәикән. Чәчкән гөлең үссен диеп кәртә куйдым киртәләп, Үлмәгән бәндәләр булмый, сиңа килде иртәрәк. Җыласам да, җырласам да күз керфегем чылана. Күз керфекләрем чылана, күңлем яман сулана. Синең кигән күлмәгеңнен ... итәк очлары, Яшел дәрья булып агар иде минем түккән күз яшьләрем. Бакчаларда чәчеп куйдым яшел генә суганнар, Бу хәсрәткә чыдый алмыйм, шуңа яздым, туганнар. Ай яктысы булганда энҗе мәрҗән тезалмыйм, Ходай сабырлык бирмәсә, бер генә дә түзалмыйм. Башымдагы бөркәнчегем дебет кенә шәл түгел, Түзәр хәлләргә түзәсең әмма монсы түзәр хәл түгел. Гомерләре беткәч юкка чыкты минем газиз әнкәем, (икенче көнне әнием үлде инде), Авыр хәсрәтләр булса да түзәргә туры килә, бәбкәем. Урамгарга чыгып карап эзләп йөрим синең баскан эзләрең, Эзләрдән дә табалмадым, таптым язган сүзләрең. Үтә сагынганда: Исән йөр, саулар кайтсын , улым, газиз башларың, 1978нче елны майда поездга утырып китте. Фатих балам. Әниең җылап кала. Исән сау шатлык белән каршы алырга насыйб язсын. Ярабби. Синнән хатлар килсә, хат язарга күңеләрем минем ашыга, Йөргән җирләреңдә тугры хезмәт итсәң алып барыр һәрчак яхшыга. Озын еллар ... аккан судай ашыгып аккынсан, әнкәеңнең изге теләкләре туган илләреңә тизерәк алып кайтсыннар. Бакчадагы сиреннәрне, улым, сиңа өзәбез, Сагынсак та саргайсак та вакытлыча түзәрбез. Озатып кайтып йоклап ятсам төштә күреп уяндым, Өзелеп сагынып йөргән чакта хатың килеп юандым. Яланнарга чыксам әгәр өзәр идем мин балам, Сагынмаган кеше булмый, түзәргә тырыш, балам. Читкә китеп солдат булып каеш будың билеңә, Изге теләкләрем төшеп алып кайтсын сине илеңә. Синнән хатлар килү белән хатлар яза каләмем, Үзең белән бергә булган дусларың сәләмем. Солдат булып хезмәт итәргә киттең ерак җирләргә, Хезмәтләрең тугры булсын, кертмә дошман илләргә. Чит илләрдә йөрисең, тугры булсын хезмәтең, Тугры хезмәт итеп кайткач безгә булсын йөрмәтең. Син утырткан сиреннәргә көндә сулар саламын, Шул сиренгә карыймын да сине искә аламын. Җыласаң да, җырласаң да күз керфегем чылан, Ялгыз йөргән чакларыңда ямансулап елама. Чит илләрдә йөрегәндә уйлыйсыңдыр таңыңда, Сине читкә озатсам да күңелем һәрчак синең яныңда. Исән булып саулар яшик ике якта тигезләп, Исән бҗулып сау йөресәң син кайтырсың бер эзләп. Өзелеп-өзелеп хатлар көтә синең газиз әнкәең, Бәлки юктыр вакытың хат язарга, бәбкәем. Нихәл, улым, сау гынамы, хезмәтләрең барамы, Биек таулар, зур урманнар аерып тора араны. Машиналарга утырсаң алып китә икән еракка, Алып китеп аерылгачтын күршеп булмый икән елап та. Озын юллар ерак киткәч самолетлар гына сиңа хат илтә, Синнән хатлар килеп торсын - өзелеп көтә күңел таң-иртә.
|