Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Сара Садыйкова

Даны бөтен татар халкына танылган Сара Садыйкованың бер төркем иҗат кешеләре, артистлар белән Карагандага килеп чыгуы бөтен шәһәрне шау-гөр китерде. Минем әле үсмер чагым. Шулай да татар концертын карыйсы килә бит. Әмма мин килгәндә инде билетлар сатылып беткән. Концерт башланды, музыка ишетелә, керә алмаган халык тарала башлады, ә мин һаман эчтән бикләнгән ишекләр төбен таптыйм. Шулкадаәр авыр, шулкадәр аяныч, мин үксеп елый ук башладым. Яныма бер абзый килеп юатмакчы булды. Карыйм, казах милләтеннән, күкрәгендә орден, медальләренең калын-калын планкалары, үзе бик ягымлы абзый. Нигә елавымны сорашты да, мине җитәкләп Культура сараеның арт ишегенә таба алып китте. Арт ишектән кергәч, казах абзый вахтер апа белән башта әкрен генә, ипләп кенә сөйләште. Аннары каты кычкырып: "Нәрсә өчен кан койдым мин! Нәрсә өчен суыштым, понимаеш!... Внучкам (внучкасы мин инде, янәсе) белән мин любой концертка керергә имею право!..."
Ниһаять, ул абзый белән без бик горур кыяфәттә арт ишектән кереп, залга үттек. Бу казах абзыйсы татар концертына керергә җыенмаган да булган, тик ул анда керүенә үкенмәде. Татарча концерт аңар бик ошады. Мин инде иң бәхетле кеше идем. Мин концертны күктә очып йөргәндәгедәй халәттә карадым. Музыка, моң, җыр яңгырый., мин шул моң дәрьясына күмелгәнмен, мин җир кешесе түгел, мин күккә ашкан кеше!... Концерт бетте, мин кыюлыгымны җыеп, сәхнә артына кереп киттем. Әле бер ишекне ачам, әле икенчесен... Йөри торгач, тәки артистлар янына килеп чыктым. Тәлгать Әхмәтов, Рәйсә Билалова... һәм Сара апа Садыйкова каршында басып торам. Сара апа минем шулай үзләрен эзләп килүемә бер дә гаҗәпләнмәде. Әйтерсең ул мине көтеп торган. "Исемең ничек? Татар кызымы син?" - диде ул мине күрүгә. Мин үземнең татар кызы икәнемне әйттем, исемемне әйттем."Татар кызы булгач, нишләп соң син монда Карагандада укып ятасың? Татар кызы Казанда укырга тиеш!" - ди. Мин аңар Башкортостанда тууым, Казахстанда үсүем турында әйттем. Ул җитди итеп, һәр татар баласының, әгәр дә ул музыкант булырга җыена икән, Казан музыка уку йортында укырга тиешлеген әйтте. Һәм үзенең адресын язып бирде. Ә инде композиция буенча бераз тәҗрибәм барлыгын белгәч, мине Мирсәет Яруллин белән таныштырырга вәгъдә бирде, аның Татарстан Композиторлар союзында яшь татар музыкантларын барлау белән шөгыльләнүен әйтте.
Сара апаның мине Казанга укырга килергә чакыруы тормыш юлымны бөтенләй башкача борып җибәрде. Мин композитор булырга дип укымый идем. Унъеллык музыка мәктәбен тәмамлагач, Башкортостанга, үз авылыма кайтып, музыка мәктәбендә балалар укытырга дип хыяллана идем, композитор булып, зур музыка дөньясына чыгу минем башыма да килми иде. Сара апаның, син композитор булырга тиеш дигән катгый сүзе мине уйга салды. Мин инде композитор булырга хыяллана башладым., һәм зур өметләр, зур хыяллар белән Казан консерваториясенә керергә дип, Казанга килдем. Сара апа сүзендә торып, минем турыда сөйләшкән булып чыкты, консерватория мине яхшы каршы алды.
Консерваториядә укыган елларымда мин Сара апага карата ниндидер түбәнсетеп караучылар барлыгын тойдым. Профессиональ композиторларның кайберләре Сара апаны ничектер кимсетәләр кебек, аның әсәрләрен икенче сорт әсәрләр итеп саныйлар, ә минем күңелемдә аның моңнары яңгырый, аның җырларындагы халыкчанлык, ягымлылык мине сокландыра. Аның җырларын мин тыңлап туймыйм. Бигрәк тә “Өченче көн тоташ кар ява” дигән җырын тын да алмыйча тыңлыйм, кабат-кабат тыңлыйм. Бу җыр бит симфониягә торырлык әсәр.
Еллар үтте. Мин консерваторияне тәмамладым. Шактый әсәрләр яздым, җырларым да яңгырый башлады. Шулай килеп чыкты ки, СССР Композиторлар союзына әгъза итеп алганда, без Сара апа белән икебез бер вакытта алындык, икебезгә бер көнне әгъзалык билеты тапшырдылар. Бер уйласаң, гаҗәп, хәтта парадокс! Мин, әле беркемгәдә танылмаган, халык арасында бернинди популярлык казанмаган, әле генә консерватория тәмамлаган яшь, әйтергә кирәк, какофониягә чумган, бер композитор кисәге, ә Сара апа инде халыкның яраткан композиторы, халык арасында гадәттән тыш танылган олы шәхес...
Сара апа белән еш очраша идек, ул миңа һәрвакыт ягымлы, шәфкатьле булды. Очрашканда яныбызда кемдер булса, һәрвакыт көлемсерәп болай ди иде:"Бу кызны мин таптым! Карагандада югалып каласы булган да, бәхетенә каршы безгә очраган булып чыкты бу кызый! Ышанычны аклар дип өметләнәм!" Ә бервакыт ул мине шелтәләп тә алды: "Син нәрсә гел прелюдия дә симфония язасың? Әгәр дә җырлар язып халык күңеленә кермәсәң, ул сине танымаячак. Менә мине ни өчен халык яратканын беләсеңме? Халык күңеленә керерлек моң туйдырганым өчен. Симфонияләрең, прелюдияләр белән генә чикләнми җырлар, моңнар да иҗат ит. Шул чакта син халыкның үз кызы булырсың!" - диде. Сара апа халыкның үзенә булган мәхәббәте белән бик горурлана иде.
Без, бер төркем телевидение хезмәткәрләре, Апас районына 1985 елның көзендә Сара апаны телевизион фильмга төшерергә бардык. Авыруына, 80 яшенә якынлашып килүенә карамастан, Сара апа анда үзен бик актив тотты, безнең белән, яшьләр белән бергә юллар кичте, зарланмады, сыкранмады. "Элегрәк, мин яшь чакта төшерәсегез калган, хәзер инде киноларга төшәсе дә килми. Матур чакларымда, яшь чакларымда ник төшермәдегез!"- дигән булды.
Бу фильм-очеркны эшләп йөргән көннәр минем хәтеремнән һич тә китми. Сара апа үзенең холкы, гадәтләре белән ачылып минем хәтердә калды. Үзе талантлы, үзе тапкыр, үзе акыллы, үзе шаян, зе усал да!...
Ул миңа һәрвакыт: "Халык алдына чыкканда һәрвакыт бизәнергә, төзәтенергә кирәк. Пычрак аяк киемнәре, килбәтсез күлмәкләр белән, чәчең-башың тузган килеш кеше алдына чыкма,"- дия иде.
Үзе халык алдына чыгарга әзерләнгәндә сәгатьләр буена көзге каршында утыра иде.
Җырларын тыңлаганда Сара апа минем күз алдымда үзе йөргәндәй була. Миңа гына түгел, тагын бик күпләргә ул сәнгать дөньясына керергә юл күрсәткәндер, бик күпләр күңелендә игелекле җан булып сакланадыр.


Мәсгудә Шәмсетдинова


“Сагыналар сине якын дуслар” китабыннан.
Казан, Татарстан нәшрияты. 1991 ел