Masguda I. Shamsutdinova's site
|
|
84. Мәргубә әби Хәлилова. Иманкол авылы.
- Мәргубә Габдулла кызы Хәлилова. Шул хәтле матур көе. Деревня Имангулово 2 = Второе Имангулово. 1991 ел 7 нче июль. Язалар Эльмира Бухараева, Мәсгудә Шәмсетдинова. Габдуллина Роза, 1940 нче елда туган.
Караурман: Яхшы атлар кирәк үтәргә, Карурманны чыккан чакта атым китте су буйлап, Иии, мин саргайдым күп уйлап. ..Эшләпәмне, Элеп куйдым киртәгә, Син сагынсаң да түзәрсең, Зөләйха, Мин сагынсам нишләрмен. Сабыр була, ямьле була Яхшы ата баласы. Йөгереп барам, йөгереп кайтам Колхоз кырларыннан мин, Тырышып эшлим, рәхәт яшим Совет илләрендә мин. БРР. Мөхәммәд Мостафа салаллаһу галәйһи вәсәлләмнең Васыятьнамәсе: Мөхәррәм Гали Мөхәммәд Мостафа сгв нең җомга кичәсендә Әхмәт Коръән укып утырыр иде. Бик йомшак аваз килде: ....Угыллар атага, кызлар анага, яшьләр картларга михырбанчылык кыйлмыйлар. Эчемлекләрне эчәләр, Хатын-кызлар гөнаһы кылалар..... 1289 нчы 1299 нчы елда Мәхди чыгар 1300 – Мәлгун чыгар. ... Пәйгамбәребез гс әйтәдер, хәзрәте Җәбраил гс, минем вафатымнан соң дөньяга ничә мәртәбә инәрсең? Җәбраил әйтте: ун мәртәбә инәрмен. Әүвәл ингәндә тәгамнәрдән вә гайри нәрсәләрдән бәрәкәтне алырмын. Икенче ингәндә мулла вә казыйлардан миһырбанлыкны алырмын, вә шәфәгатьне алырмын, вә .., өченче ингәндә хатыннардан пәрдәне алырмын, дүртенче ингәндә шөкер вә канәгатьне алырмын, бишенче – бәндәләрдән бер-береннән михырбанлыкны алырмын, 6 – якын кардәшләрдән шәфәгатьне алырмын, 7 нче ингәндә байлардан юмартлыкны алырмын, 8 – Коръән шәрифнең куатен алырмын, 9 нчы ингәндә иманнарын алырмын. Икесе генә калды, икесе алынса тәүбә капусы капланыр. ...Дәҗҗәл мәлгун чыккан... Сәдака биргәйсезләр... 8-9- дирхәм бирсәң. (Догалар). Җавапнамә.. (суфыйча догалар...). Мөхәммәд гс сүзләре. (Нәсимә апада Бакырган китабы бар. 15 ноября 1896 года дозволено С-Петербургом, отпечатано на литографии Чирковых). 1902 нче елда туган. Мәргубә Габдулла кызы (Әтисенең фамилиясе Абдуллаев ). (Мөхәммәдиядән бик матур көй укый. Салават укый – бик матур.) (Тукай шигыреннәндер, дип уйлый. Бу Сәгыйть Сүнчәләй шигыре –МШ) ДОГА Йа Ходайя! Рәхмәтеңнән безне мәхрүм кыйлма син! Күңелебезнең ак күгәрчендәй теләген тыңла син! Аллаһүммә саллигалә мөхәммәдин вәсәллим Күңлебездә шулкадәр тәмле теләкләр, Раббыбыз! Пакь иман берлән тибә безнең йөрәкләр, Раббыбыз! Аллаһүммә саллигалә мөхәммәдин вәсәллим Я Ходай, күкрәкне пакълә, андагы дәрт хисләрем, Ялтырап чыксын җиһанга эчтәге ... Аллаһүммә саллигалә мөхәммәдин вәсәллим Бир җылы тулган күңелгә ..эреп Син күтәр золмәтне өстән куй йөрәккә нур тезеп Аллаһүммә саллигалә мөхәммәдин вәсәллим Чиш телемне бәйләгән җепләрне, ач зекрем, Ходай, Ямьле нур чәчсен минем тормыш күгемдә изге ай. Аллаһүммә саллигалә мөхәммәдин вәсәллим. Менә шулай итеп укып утырам инде. Мәңге мәгъсум, мәңге нурлы булса иде күңлебез! Әкрен-әкрен, ямьле, һәйбәт үтсә иде гомребез! Мәңге күрсәт безгә, мәүла, яктылыкка якты юл! Күңлебезнең ак күгәрчендәй теләген кыйл кабул! Ятлап калганмын инде. Шуңарга салаватны кушам, яраксыз сүзләр түгел бит әле.(Әлвидагны матур итеп укый, Таравихны әйтә, салаватынмы дип сорый. Сөбехан әзил... Мәүлид китабыннан өзекләр укый – бик матур) 1902 нче елда туган. Мәргубә Габдулла кызы (Әтисенең фамилиясе Абдуллаев ). Беренче Иманголда туган. Икенче Иманголда яши. Бабайлар игенчелек белән шөгыльләнгәннәр, крестьянар. Әнисенең әтисе тимерчелек белән эш иткән. Без татар. Башкортларның телләре башкорт. Башкорт очына суга баралар иде әтиләр. Пичкә белән. Мал эчерергә аларның күлләренә баралар иде. Имеш башкортлар суларына ат бугы салып җибәрә торган булганнар. Мин аңа ышанмыйм, туганнар. Рәдом тордык башкортка. Ышанмыйм. Бик дус булып яшәдек. Алар динне тотарга яраталар. Алар бик динле халык. (Карурманны бик матур җырлый). Җырны тормыштан алган элекк кешеләр. (Шәмшәрифне җырлый карурман көенә). (Зимагурлар ны җырлый.) Сабыр итим, сабыр итим, сабыр итми нихәл итим, Сабырларны Ходай сөйгән, сабырсызны Ләгыйнь cөйгән. Ләгыйнь ул Тәңрегә дошман, сабырлык бирсәнә Алла. Безнең вакытта бәет әйтеп киләләр ие, кияү егетләре килә чанага төялеп, “Ач ишегең, абзый керсен, инде шәфакъ баеган”. “Бәет әйтеп киләләр кияү егетләре”, дип без чыгып тыңлыйдыр иек үскән чакта. Кычкырып җырлыйлар ие. “Аягыңдагы читегең ука белән каеган, ач ишегең, абзый керсен, инде шәфакь баеган”. Егетне алып баралар кыз янына иптәш егетләре. Чыгып тыңлыйдыр иек. Курай юк. Курайны башкортлар уйнады. Татарда курай булмады, гармун уйныйлар ие. Скрипканы уйнадылар. Скрипкачылар башкортлар мәхәлләсендәләр ие. Никрутлар җыелалар икән шул кешегә дип, ишетәбез инде үскән чакта. Скрипка уйнап килә абый, дип. Скрипкага кушылып җырлыйлар ие. Ахирләре бергә җыелешып җырлыйлар. Капканы ачып куялар, бәетне әйтеп чаптырып киләләр. Курыкмыйбыз, җиңги бар яныбызда. Кияүгә тапшырып чыгып китә инде җиңги. Мылтык аталар ие, кияүне бүлмәгә кереткәннәр. Кечкенә балаларны аунаталар, тәуфыйклы булсыннар дип аунатып алалар ие. Билбауны үзем чишмәдем. Бәете дә, орбагые да, мөнәҗәте дә шул. Кияүгә чыкканда җырламыйлар. Битне каплап йөрмәдек. Әле дә аптырыймын, туй бара бит инде, кияүнең йортына барабыз кызлар белән бергәләп. Кызлар белән түгәрәкләнеп ашап утырабыз, шул вакытта җиңги мине шунда яшертен генә ашата, шәлемне каплап утырам. Нигә шулай булдык икән. Шуннан ачып ташлыйбыз да шәлләрне, әти-әниләре белән утырып чәй эчәбез. Егетнең әти-әниләре белән. Безнең әти калды инде үз йортларында. Егет читтәрәк тора. Хәзер кияү килде бит инде, икенче көнне әти-әниләр туганнары белән кияү белән кызны алып чыгып күрештерәләр. Кияү күрешәбез динән сүз инде, вич туганнар, агай-энеләр кияү белән күрешә. Танышалар кыз йортында. Кияү бүләк бирә барысына да. Чөпрәк, сабын инде. Яучылар килә, миңа бабай килде. Яучы килгәндә менә фәлән хәтле фәлән нәрсәләрне бирәсез инде, дип, безнең әтиләр әйтәләр инде. Шуннан диннең башы Коръән, комган, сандыкка бирә торган мәһәрне егет ягыннан тутырып салалар да шуннан иң өскә комганны куялар, Коръәнне куялар. Коръәнем дә, сандыгым да бар әле. Диннең башы Коръән. Бездә бит госелләнү иде бит, кызым. Ләгән, комган. Яучы кайта инде килештек, дип. Яучы сөйләшеп китте бит инде, фәләнчә көнне туй ясыйбыз. Яучы килешеп кайтып киткәннән соң егет әтиләре чакыра инде кодаларны. Кода-кодагыйны. Егет ягына. Егет утырмый анда. Ата-аналар киңәшләшә. Туйны кыз ягында үткәрәләр. Расходны кыз ягы ала. Элек бит ул агай-эне белән иде, бит. Ул вакыттагы зур корытага тутырган юачалар, чәлпәкләр, аның астында каз. Симез ит. Хисапсыз. Юача инде түгәрәкләп аш тәлинкәдән зурырак була инде. Аны бик оста әбиләр ясыйлар. Аны күкәй белән сауган сөттә генә әчетеп ясыйлар иде. Колмак белән әчеткән чөпрә. Җырлау ул вакытта юк. Шыпыртын гына ашап эчәләр. Муллалар белән кодалар килә. Кыз ягында никах укып ашап-эчеп кайтып китәләр. Никах ашы була. Шул көнне кичкә кияү килә. Бәет әйтеп киләләр. Кияү белән кыз бүлмәдә. Кияү егетләрен кызның әти-әнисе ашата инде. Ансы кияү егетләренең ашы. Егетләр ашы. Торып калды, никах укыган вакытта кыз ахирәтләрен җыйнап үзенең янында утыралар бүлмәдә. Никах укып ашап-эчеп кайтып киткәннән соң кызлар ашап-эчәләр. Никах вакытында кызны утыртмыйлар. Кереп кенә сорадылар, риза булып бардыңмы. Риза инде. Әти рөхсәтендә булгач инде. Егет кызда. Иртән мунча ягалар. Кияү ягыннан бер пар хәл белергә киләләр бүлмәгә кыз белән егет ягына. А ягы тәмам, в ягы: 7 нче июль, Имангол авылы, Мәргубә Хәлилова. 1902 нче елда.
Аларны ашаталар, эчерәләр. Бүләк бирәләр инде. Кыз бирә. Чәк-чәккә салу дигән бар бит инде. Алар чәк-чәккә сала инде. Безнең вакытта тотанаксызлар булмагандыр инде. Никахка ирләр генә килгән иде бит, хәзер инде хатыннар килә. Ашап-эчеп китәләр кыз ягында. Икенче көнне егет ягына баралар, ирләр бара, аннан икенче көнне хатыннар бара. Шулай булды, туй бетте. Киленне күчендереп кияү йортына алып кайталар иде. Шул көнне инде кызның әти-әниләре, туган-тумачалары баралар кунакка егет ягына. Башкорт ягында булган су күрсәтү. Килен токмачы бездә. Минем чорда бер кыз бер ел ятты аталарында, баласы тугач кына китте. Әтием алып кайтты ирем үлгәч. Бу семьяда торалмыйсың, дип. Беренчесе мир йоласы, икенчесе – йөз карасы диләр. Икенчегә барырга бик куркасың, бармыйча да хәлең юк. Тегесе дә эндәшә, монсы да эндәшә. Җәй буе йөрде ялынып икенче бабаем. Бик ярлы иде. Аттан төштең дә тайга атландың дип әйтәләр иде ярлы булгач. Шулай да ким-хур булмадык, эшләдек тә ашадык. Колхозыны төзүчеләр без булдык. Сызганып эшләдек. Икенче чыкканда җиңел генә чыгасың да куясың. Никах укыталар. Ул вакытта загс бар иде. Безнең чорда яр-яр булмаган. Җыр булган. Кемнәр әйткәндер. Бәеттә ишетмәдем. Үзенә күрә бәетчеләрнең китаплары бар иде. Никрутлар яшьләр урам көен җырлыйлар. Урамнарда йөриләр. Хәзер проводы диләр. Урамда җырлаганга урам җыры дигәннәр. И алма бит, алма бит, Алма битләр кала бит, Алма битләр калмас ие – Патша салдатка ала бит. Халилова Фәүзия, килене. 1928 нче елгы. Яңа Биккол авылында, Октябрьский районнында туган. Японнар туп аталар, Порт-артурны ваталар, Кайсы кулсыз, кайсы аяксыз Тилмерешеп яталар. (Мәргубә Мәрхәбәне башкара көйләп). Озын көйләрне, әти-әниләр “сәхрага чыгабыз” диләр ие. Шунда җырлап утыралар ие инде. Озын көйләрне. 5-6 кеше, агай-эенесе, дуслары белән. Печәннән алдан.. Шиллык дип тә әйткәннәр аны, сәхрага дип тә. Элек сабантуй юк иде ул. Зөлхиҗәне бик матур итеп җырладым, оныттым. (Бишек көен җырлый). Аллаһу, аллаһу, кәҗәләрне тауга ку, таудан качса – суга ку, судан качса – суй да куй дип тибрәтәм балаларны. (Тукай сүзләре белән бишек җырын көйли). Әлли-бәлли бәбкәсе, бал китерсен әнкәсе, кармакласын бәбкәсен. Кармагы – бармагы белән ашасын дигән сүз булгандыр инде. Бердә белмим сихырчыларны. Егылганны – зәхмәт кагылган дип әйтәләр иде инде. Халилова Фәүзия, 1928 нче елгы: Урамнан узып бара, Күзеннән кашы кара, Керфегеннән нурлар тама, Күрсәм йөрәгем яна. Кашыңның каралыклары Күземне чагылдыра, Киткән чакта сау бул дигән Сүзләре сагындыра. Мәргубә: Каш карасы тартмасамда Кара минем кашкаем, Исән йөреп саулар кайтсын Синең газиз башкаең. Армияга озатканда җырлаганнар инде. Эй алма бит, алма бит, Алма битләр кала бит, Алма битләр калмас иде Патша салдатка ала бит. Халилова: Халык хәзер боегып яши. Шиллык бәйрәме дип әтәләр ие. Хәзер сабантуй диләр. Мәргубә: Эчиек, дуслар, чәйләрне, Чәй эчәләр, дисеннәр, Ашап, эчеп, уйнап көлик, Бертуганнар, дисеннәр. Туганлыкны белгертә инде. Татарларның әбиләре җөн эрли дә эш итә, башкортларның әбиләре чәй эчә дә пес итә. Чөнки алар кул эшенә безнең татар кебек кул эшенә бик шәп булмаганнар, ахры. Ногайлар юк бездә. Барлар алар – телевизорда сөйлиләр. Фәлән хәтле башкорт, татар, ногаен да кыстырды радиодан кемдер сөйләгәндә. (мулк сурәсен башлый - онытты, алхам, әлиф ләм мим, ). Шуларны укыйбыз Коръән мәҗлесендә. Ахырында – колху ахаде. Хөрмәтеңә кәнагатем, Рәсүлемә салаватым, Җөмләбезгә насыйп итсен Рәсүлюлла шәфәгатен. Кунак булдык өегездә, Зекер кыйлдык түрегездә, Әйтик әле салаватлар, Бу мәҗлес нур белән тулсын, Бу мәҗлесне ясаучыга Сигез оҗмах насыйп булсын. И туганнар, сыйладыгыз, Төрле нигъмәтегез белән, Ходаем сезне зурласын, Сезнең белән дәхи безне. Безне хөрмәтләгән өчен Хурлар каршы алсын сезне. Килеп кердем өегезгә Тәсбих күрдем чөегездә, Тәсбих әҗерләре бирсен Бер Ходаем үзе сезгә. Минем сезгә бүләгем юк, Ни бүләкләр бирим сезгә, Ходаем кушкан бүләгем – Хәер-дога кылам сезгә. (Тәхлил әйтә). Кабер эче караңгылык, ишек тәрәзәсе булмас, Караңгы гүргә кермәскә берәү дә хәйләләр тапмас. Тәннәрем суыныр, күзләрем йомылыр, Ясин укырга вакытлар җитәр. Юа башларлар, киемнәремне алып ташларлар, Юып пәкъләгәч кәфен сарырлар, Тәннәрем зәгыйфь – каты тотмагыз, Кире кайтмыймын – ашыктырмагыз. Айя, туганнар, айя, дус-ишләр, дога кылыгыз якын кардәшләр, Үтенәм сездән дога кылуны, кыямәт көндә бергә булуны. Кабрем өсиенә чатыр корыгыз, агач утыртып нурландырыгыз, Яфраклар ярса, кошлар сайраса, рухым шатланыр догалар барса. Хуш киләсең шәхре Рамазан. Йосыфны оныттым. Бакырганнан укый. Бакырганның көе. Бәдавам. Убырлы карчык уйнаганнар. Өйдә уйный идек. Әбиләр күлмәген киеп. Җиз бүкән, 4 бүкән, өч бүкән. Җитәкләшеп йөгерешәбез. Түгәрәкләп йөгерешәбез. Бәрелгән кеше утыра, бүкән тора. Сукыр тәкә уйнадык. Нардуганны уйнамадык. Карга боткасына чыгулар бар иде. Ботка ашый идек. Каргалар килгән вакытта чыккаебыздыр. Яңгыр боткасында теләклиләр. Ике рәкагать укыйлар, теләк телиләр. Аятелкөрсине укыйсың. Юлыгызга укыдым аны. Хантемиров Хәмит Гаязович. 1957 нче елгы. Иманкол авылында тудым. Гармунда өйрәндем беренче. Мортазин Марс күрше уйныйдыр иде. Аңардан өйрәндем. Баянда өйрәндем. Мишәрләр ун километр Баткак авылында яшиләр иде. (Җырлый үз җырларын. Тавышы матур.) Алтынчач. Яшел күз турында җырларым бар. Лауреат бирделәр. Минем жанрым портрет. Башкорт көйләрендә нюанслар күп.
|
|