Masguda I. Shamsutdinova's site


 

85. Кулым сузсам күзем тала


  1. Әпсәләмова Гөлсем Вәли кызы. 1903 нче елда Иманколда туган.
    Рәсүлюлла ятим булган, ятимнәрнең кадерен белгән,
    Аларның башларын сыйпап, аларның хәлләрен белгән.
    Аллаһөммә саллигалә мөхәммәдин вәсәллим.
    Рәсүлюлла ятим үзе, ятимнәрдә булган күзе,
    Әгәр күрсә ятимнәрне барып сөяр иде үзе.
    Аллаһөммә саллигалә мөхәммәдин вәсәллим.
    Васыяте аның безгә ятимне күрсәгез сездә
    Шуның кебек тәрбияләп башыннан сыйпагыз сез дә.
    Аллаһөммә саллигалә мөхәммәдин вәсәллим.
    Гает көнне рәсүлюлла урамнарга чыгар иде,
    Агач төбендә утырган ятим баланы һәм күрде.
    Аллаһөммә саллигалә мөхәммәдин вәсәллим.
    Агач төбендә утырган ятим баланың хәлен сорады,
    Атам да юк, анам да юк диеп ятим бала җавап бирде.
    Аллаһөммә саллигалә мөхәммәдин вәсәллим.
    Шулай итеп ятим бала Рәсүлюлла аркасына менде,
    Дәвә булып Рәсүлюлла ки анда монда йөрде.
    Аллаһөммә саллигалә мөхәммәдин вәсәллим.
    Дәвәләрдә моны күреп тамаша әйләде күп-күп,
    Сәхабәләр моны күргәч җыелдылар саф-саф булып.
    Аллаһөммә саллигалә мөхәммәдин вәсәллим.
    Ятимләр янына барсам күземдин яшьләрем ага,
    Бер Ходаның хозурында кадерле ул ятим бала.
    Аллаһөммә саллигалә мөхәммәдин вәсәллим.
    Боегып карап торырлар мине күз яшьләрен күргәч,
    Һәрвакыт каршы алалар мине кем икәнне белгәч.
    Аллаһөммә саллигалә мөхәммәдин вәсәллим.
    Ятим бала ...
    Башын иеп чыгып китә кызганучы булмаганга.
    Аллаһөммә саллигалә мөхәммәдин вәсәллим.
    Ятим балага сүз әйтсәң күңле сыныга, боега,
    Аталы баланы күргәч аның күңеле сыныга.
    Аллаһөммә саллигалә мөхәммәдин вәсәллим.
    Ятимнәрне юатыек һәрвакытта сүзләр эзләп,
    Ятим елаган вакытта фәрештәләр ...
    Аллаһөммә саллигалә мөхәммәдин вәсәллим.
    Үксез ятимне елатсаң бик күп фәрештәләр елар,
    Рәхимле күзләр белән баксаң фәрештәләр рәхмәт дияр.
    Аллаһөммә саллигалә мөхәммәдин вәсәллим.
    Салаватлар әйтим әле рәсүлюлла хөрмәтенә,
    Сигез оҗмахны яраткан рәсүлюлла хөрмәтенә.
    Аллаһөммә саллигалә мөхәммәдин вәсәллим.
    Без бит тормыш бит инде, кайдан эләкте шуннан өйрәндек инде. Беткән иде бит дин. Моның исеме Ятим бала. Мөнәҗәт – үзең чыгарган нәрсә була инде. Кайгың бармы, шатлыкмы.
    Әкертен, җил, монда кабер,
    Монда анам күмелгән.
    Монда ятимә баланың
    Моңлы яше түгелгән.
    Өрмә, җил, сызгырма, тукта,
    Куркыр әнкәем, җаным.
    Бирмисең тын моңаерга
    Әнкәм турында минем.
    Ул мине сөйгән иде,
    Кочкан иде шатлык белән.
    Аһ, хәзер калдым җиһанда
    Төрлечә михнәт белән.
    Безнең аннан-моннан гына эләккән уку. Бәет инде ул – берәүгә чыгаралар, я хәсрәтләнеп чыгаралар, я көлеп чыгаралар.
    Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә (Тукай шигырен көйләп укый.) Безнең заманда көйләп укыдылар. Кунак булдык өегездә (көйләп әйтә). (Кыстыра Аллаһөммә саллигалә).
    Без үскәндә дөнья ыгы-зыгы булды. Эт күрмәгәнне күрсәттеләр. Сугыш. Элек озаталар ие. Повестка килә обще.
    Без урамнан үткән чакта
    Ачуланма хәзерәт,
    Ир баласы бар кешегә
    Бу авыр хәсерәт .
    Бергә китерләр иде салдатка.
    Чуен чүлмәк – авызы тар,
    Пешә салдат ашлары,
    Аккош очып җитмәс җиргә
    Китә салдат башлары.
    (Сак-Сок бәетен көйли).
    Әлли-бәлли көйләрем, (Тукай )Әлли-бәлли итәр бу,
    Мәдрәсәгә китәр бу;
    Тыршып сабак укыгач,
    Галим булып җитәр бу.
    Йокла, угълым, йом күзен,
    Йом, йом күзең, йолдызым;
    Кичтән йокың кала да,
    Егълап үтә көндезең.
    Әлли-бәлли көйләрем,
    Хикәятләр сөйләрем;
    Сина теләк теләрем,
    Бәхетле бул, диярем.
    Гыйззәтем син, кадрем син,
    Минем йөрәк бәгърем син;
    Куанычым, шатлыгым
    Тик син минем, синсең, син!
    Төрки китаплары укыдык. 4нче классны гына бетердек. Бакырган эләкмәде безгә. (Йосыф китабын сөйли.) Өч бүкәнне уйнадык, дүрт бүкәнне уйнадык. (ничек уйнаганнарын сөйли). Ялгыз кеше - Алам-алам атар кош, дип йөгергәли, бирмим, бирмим, битәр кош дигән кешенең итәгенә әллә ничә кеше ябешкән була. Ул вакытта малайлар. Тәти кашык базарда, әби коймак пешерә, әбинең коймагын алыйм дисәң, бабай күткә төшерә. Йөзек салып уйнау бар иде. Наказ бирәләр. Ике матур суга бара. Элек каз өмәсе әйбәт була торган иде. Казанда көянтәгә асып егетләр-кызлар өмә ясыйлар. Бездә андый нәрсә юк иде. Бездә әби-чәби бармы, кемнең кулы җитә, өмәли дә, кунак чакыра. Туганнарын чакырып кичен ашата. Җырламыйлар.
    Абдушев Халит Губайдуллович. 1941 нче елда туган, 6 нчы августта туган. Татар Каргалы авылында туган. Сакмар районы. Әти Каргалыдан, әни – Башкирия. Әти – Абдюшев Гобәйдулла Абдрахманович, әнинеке – Абдюшева Миңниямал Шигаповна. Ләкабебез – Текә Бүрек. Безнең әтиебез күпертеп бүреген кияргә яраткан. Безнең вакытта бәеттә юк, җыр да юк.
    ХХ – мулла кеше, нәрсәкәй. Мәчеттә таяк сугып ачуланып кычкырып сөйли иде. Без әти белән утын кисә идек мәчеткә. Бик матур сөйли иде. Бик матур итеп вәгазь сөйли иде. Тәравих әйтә идек. Иртәнчәк өч яктан килә идек тәравих әйтеп. Мәктәп ачулана иде. ХХ бик көчле иде, бик каты алып барды. Пигамбәрләрне сөйли иде. Урыс динен югалтмады. Татар – йомшак, куркак. Рахматуллин Агзам: Җен белән очрашу минем бик бәләкәй вакытта башланды. Бәләкәй вакытта алар миңа күренделәр, рәхмәт яусыннар инде. Әни әйтте Җамбулда торган вакытта күргән җенне. Кинәт кенә килеп басты, яшел чапан, яшел – җенгә сөйләшергә ярамый, башыңны борырга ярамый. Өч мәртәбә кеше кабатлый. Ирем китте шулай, квартирантлар кая, - театрга. Мине нишләтсәм дә эшләтәләм, ди. Карадым – юк булды җен. Алты яшьтә беренче вакыт очраштым. Мәчеттә яттым йокларга. 5 минуттан уянып киттем. Бөтием бар иде Хәмидә ападан. Ат ялын үрә җен. Мине бәйләгәннәр ат ялы белән. Әни әйтте, су түгәргә чыктым, ди. Азан тавышы килә. Ишекне карасам, йозаклы. Азан әйтәләр ди җеннәр. Әни җеннәрдән курыкмый. Минем куркыш бар җеннәрдән. Минем двоюродныйлар бар, Аллага ышанмыйлар, җеннәргә ышаналар. Аҗдаһаны баглап алып менеп китәләр күккә фәрештәләр. Сөннәт бу – бер агач утыртырга, бер елан үтерергә, бер мәет юарга тиеш. 7 мәет юарга тиеш. Еланны үтерергә – иблис килгән вакытта елан килгән. Елан өчен Адәм гсм җәфа күргән. Җирнең дәппәтел арзы дигән җирдән кыямәт көнендә бик күп әшәке ниләр чыгар дип сөйләде әни. Бик әшәке җәнлекләр. Бер колагы белән ябыналар, бер колагын түшиләр ди. Стена аша үтәлмиләр ул әшәке нәрсәләр. Фәрештәләр аҗдаһаларны шунда атып ташлыйлар икән. Чыгалмасыннар өчен. Яшеллекне ашап үтәләр ди, аларны ашатмасаң. Без мәетне күмгән вакытта балчыкны өскә чыгарабыз. Өстә сары була. Алар барлыгы Адәм бугын гына ашамаслар ди. Мәетләргә тимәс өчен шул өстенә иң аскы балчыкны иң өскә куярга кирәк. Кыямәт көнне аларга рөхсәт була. Алар яшеллекне, җәнлекләрне ашап бетерәләр, ди. Әби сөйләгән, әнигә. Тәүбә капкасы ябыла. Син бер ни эшли алмысың. Эш беткән. Ахрызаман җитте дигән. Кояш батыр ди, тагын чыгып, тагын батыр ди. Гайса гм төшәр ди кылыч белән, кяферларны аерыр ди мөселманны. Мөэмин – иманлы халык, динле халык. Балык өстендә үгез, үгез мөгезендә җир тора. Бик зур үгез. Кыямәт көнне булганнан соң анабыз Марьямнең туе булыр. Шул үгезне суеп кунак итәрләр. Имам Газали генетика турында үз вакытында язды, кеше үзе гаепле түгел, аның баба бабалары гаепле, дип. Үзе генә гаепле түгел. Булган начарлыкларны күчермәскә балаларына. Безнең җиребез находится в созвездии быка, который находится в созвездии Рыбы. В магнитном притяжении. Шул нәрсәне күптән билгеле булган. Атеистлар көлделәр аңардан. ХХ – бер урыс чакырган Беловкага. Бик яраткан атка пәри ияләшә. Чияләтә. ХХ килгән дә караганда нәрсәден укыган.
    А ягы бетте.
    В ягы:
    ХХ. Урыс яшеренеп яткан да печән артында күргән – төн уртасында зур үрмәкчә кебек бер нәрсә килеп чыкты ди. ХХ өйрәткән тегене ни эшләргә. Атны кытыкларга тотынган. Урыс нидер укыган. Үзеңне белдермә. Чыкма, тавыш бирмә. Бик куркыныч булса да түзгән. Теге иртән сөйләгән ХХ. Чәчләре ап-ак булган урысның. Минем бабай сөйләгән әнигә – курыккан вакытта, бастырылган вакытта аякның баш бармагын кыймылдатыгыз. Башкириядә карстовая пещера 90 метр. Шунда белый спелеолог бар. Мунча – җен оясы, элек-электән әйтелгән. Җыелышалар, совещаниелары. Кояш баеганнан соң анда кермәсәкә кушканнар. Шунда киләләр. Хәзрәт әбие белән кич белән мунча керергә киткәннәр. Бәләкәй генә малай килеп кергән. Мынчада еш кына бер кешене кыйнаганнар җеннәр. Мынчада гармун уйнау өйрәнүе җиңел. Егетләр терәп куйганнар терәү белән. Теге гармун уйнаучы җеннәрдән гафу үтенгән, башка килмәм дип. Әнинең туганы сөйли, йоклаганда шален тарталар икән җеннәр. Мылтык алган, карасам, ишекләр бикле. Әрләп җеннәрне кирегә яттым ди. Хафаза, дип кычкыра ди күршенең тавышы белән җен. Киттем абзарларны карарга, бер мәртәбә генә кычкырган. Тургайны букка буяп өйгә кертеп җибәрәләр. Фырр итеп очып йөри тургай. Тыкваның эчен алып шәмнәр куеп кешене куркытып җибәр. Әни сөйли иде, кешене урлыйлар җеннәр. Үсмер балаларны урлыйлар. Алар мөселман җеннәр. Тау тишегендә укыган дигән сүз бар. Как отшельник. В пещере. Аларны алып китәләр җеннәр. Җеннәрдә укыгач 10-15 елдан кире кайтаралар. ХХ хәлфә укыган диләр тау тишегендә укыганнар. Аллаһы тәгалә әйтә Нур сурәсенең азагында бар – 1000 елны бер секундка кертә алам, 1 секундны мең ел ясый алам. Димәк, ул властитель времени. Вахыт хуҗасы. Мин үзем заман ди, Аллаһы тәгалә. Тәфсирдә. Без өйрәнгәнбез – һәрнәрсәнең чите бар, дип. Алла өчен чит юк. Мөхәммәд миграҗда очты, шул сөйләде ни булганын. Аллаһы тәгалә гыйбрәт бирә миграҗга ышанмаган кешегә. Суга китә бу кеше – суга чума кире чыккач бу хатын кыз кыяфәтендә чыга. Бер көтүче аны хатынлыкка алып китә. Балалары туа аларның, бер заман килә бу шул су читенә су алырга. Бу чумып алыйм әле дип суга чума. Кире чыкса бу теге беренче ир сыйфатында. Беренче алып куйган сулары калтырап утыра. Хатыны әйтә син ничек тиз кайттың ди. Шуннан бу хайран калып кире иманга кайта. Вакыт кодрәте Алла. Адәм баласына ял кирәк.
    Хөсниямал Аитова:
    Әнкәй мине тапкачтын
    Ак биләүгә биләгән,
    Ак биләүгә биләгән дә
    Бәхете булсын димәгән.
    Бием мөнәҗәте:
    Башым авырта, тыннарым бетә,
    Бәлки терелмәм – эчләрем поша.
    Әҗәл тырнагы тыныма ...
    Рәхмәт фирештәләре
    Арага җитте.
    Бу дөньяларны күреп туймамын,
    Туймасам да мин озак тормамын.
    Язып калдырам дога кыйлсын дип,
    Амин диегез.
    Бәбкәләрем, намазлар укыгыз, дөнья хәлләрен
    Гамәл дәфтәре уңга бирелсен.
    Салават белән алыгыз суны... аерма иманымдин. Тату торыгыз.
    Намаз укырга Ходаем кушты,
    Тәкъдиргә икән – эчләрем пошты.
    Үстердем, бәбкәләрем, зур михнәт белән.
    Үлермен диеп йөрмәгән идем.
    70 ел буе кулымда. Шуны күчереп алмаганмын.
    Күкрәгем кыскач авырыйм дидем,
    Җаным кузгалды – ашыга инде,
    Бер Ходаема тапшырам инде.
    Бу дөньяларда бик күп йөрербез,
    Кара ерләргә ялгыз керербез.
    Гүргә кергәчтен җавап алырлар,
    Бәбкәләрем елап калырлар.
    Алып киткәндә, бәбкәләрем, еламагыз,
    Ал-гасрыйны укып торыгыз.
    Сез тырышыгыз сабыр итәргә,
    Сабыр иткәннәр керер оҗмахка.
    Коръәннәр укып тәнем юыгыз
    Үзем күрсәткән җиргә күмегез.
    Сезгә, балалар, әйтәм сүземне,
    Дога кыйлыгыз йомсам күземне.
    Атналар саен өйгә кайтырмын,
    Догалар барса сөенеп ятырмын.
    Дога булмаса бик кыен булыр,
    Догалар булса рухым шат булыр.
    Күкрәк чәнечә, чыдый алмыймын,
    Тәкъдирләр җиткәч качып калалмыйм.
    Бисмилла дип әйтегез һәр эшкә,
    Хәеремне бирегез ятим кешегә.
    Ятимнәр белән бергә йөрегез дус булып,
    Биргән хәйрегез барсын кош булып.
    Барча дусларым үлеп китәбез,
    Гамәл булмаса нихәл итәрбез.
    Иманнар булса бик сөенербез,
    Гөнаһлар булса кара китәрбез.
    Ахирәткә без бушка бармаек,
    Ходай ни кушкан – шуны тыңлаек.
    Тәкъдир, дусларым, хәзер җитә ул,
    Теләсәң елап – кабул итә Ул.
    Әйткән нәрсәмнең берсе калмасын,
    Газиз тәннәрем утка янмасын.
    Изге җан булсак бер күрешербез,
    Ходаем кушса бер сөйләшербез.
    Мөэмин туганнар, мәчет барыгыз,
    Алып барганда әкрен барыгыз.
    Бу дөньяда торабыз инде,
    Гөнаһларны җыябыз инде.
    Гүргә кергәчтен бик кыен булыр,
    Сабыр булсак без Ходаем кичерер.
    Яным кузгалды, чыдый алмаем,
    Ходаем кушкач качып калаламыйм.
    Дуслар, бик авыр җаннар бирүе,
    Андыйн да авыр гүргә керүе.
    Кара гүрләргә куеп китәрләр,
    Гамәл булмаса газап итәрләр.
    Күзләрем күрмәс, кулларым йөрмәс,
    Хәлем бик авыр, кешеләр белмәс.
    Бу дөнььяларда бик михнәт чиктем,
    Бәхил булыгыз, мәңгегә китәм.
    Ахирәткә мин кайтып китәмен,
    Атна кич булса дога көтәмен.
    Кыямәт көнне бар да кубарлар,
    Кыйлган эшләрдән миндән сорарлар.
    Тамуг утларын күрмәсәк иде,
    Ялгыш җаваплар бирмәсәк иде.
    Иманыбызны белсәк иде без,
    Оҗмахка бергә керсәк иде без.
    Монсы икенче:
    Дөньялардан үтеп мин китәмен,
    Ком-сахраларенә барып җитәрмен.
    Барып җиткәч туган илләремдән
    Сагынып язган хатлар көтәрмен.
    Үтте яшьлек белән торган чаклар,
    Калды инде сагынып сөйләргә.
    Бар иде бит бергә торган чаклар,
    Алар кайда икән дияргә.
    Балаларым төштә күрдем,
    Очып китте бергә кагынып,
    Безнең бергә чаклар бар иде бит,

    Сөйлисезме сездә сагынып.
    Урман эче тулган чәчәк белән,
    Чүт-чүт итеп сайрый сандугач,
    Чит җилләрдә йөрим, чит җирләрдә,
    Фәкать минем бер ялгыз башым.
    Һичкем юк минем чит илләрдә,
    Сер сөйләргә юк бит сердәшем,
    Урам буйлап йөри идем яхшы атлар белән,
    Мине үлгәч искә алыгыз яхшы якларым белән.
    Минем каберемнең решеткалап куегыз,
    Җитте азаккы сулышым инде,
    Зинһар бәхил булыгыз.
    Каберемә күз салыгыз,
    Якынырак барыгыз,
    Берәр нәрсәмне сакларсыз төс итеп.
    Бисмилла дип башладым,
    Мөнәҗәтнең башларын,
    Минем өчен балаларым
    Түгәр инде яшьләрен.
    ..
    Чын күңел белән әйтәм,
    Намаз укыгыз,
    Бер Ходаемдан зинһар куркыгыз.
    Курыкмаганнар булыр арада,
    Гамәл дәфтәре барсы да кара.
    Сезгә, дусларым, актык сүзләрем,
    Бу дөньяларда рәхәт күрәдем.
    Кулларым сузсам күзләрем тала,
    Барча туганнар бар да дөньяда кала.
    Зифа буемны үлчәп алыгыз,
    Юып пакьләгәч кәфен салыгыз.
    Тәннәрем зәгыйфь, каты тотмагыз,
    Кире кайталмам, ашыктырмагыз.
    Кабрем өстенә чардак куегыз,
    Агач утыртып куанырыгыз.
    Яфраклар ярсын, кошлар сайрасын,
    Догалар барса рухым шат булыр.
    Җаным чыкканда җанымда торыгыз,
    Шәһит булсын дип дога кыйлыгыз.
    Күкрәгем кыса, тыннарым бетә,
    Ясин укырга вакытлар җитә.
    Җаным чыкканда тәнем суына,
    Юып салыгыз Кыйбла ягына.
    Бу Язуны язып кумын,
    Бер укырсыз диеп беләмен.
    Искә төшкәндә укып карарсыз,
    Укып карагач дога кылырсыз.
    Атна саен хәер бирегез,
    без гүребездә көтеп торырбыз.
    Йорт балалары, тиз онытмагыз,
    Баргач кайтмабыз, безне көтмәгез.
    Безне ләхеткә куеп китәрләр,
    Мәнкир Нәнкирләр килеп җитәрләр.
    Килеп җитәрләр, җавап алырлар,
    Җавап бирәлсәм тыныч ят диерләр.
    Тел ачкычлары бирсен Ходаем,
    Чын күңел берлән шуны теләем.
    Бу көннәр җиткәч бик авыр булыр,
    Җаным чыкканда тәнем ни кыйлыр.
    Бу көн җиткәнче сабыр итәрлек,
    Гөнаһларымны бетереп китәрлек.
    Калган балаларым, әйтәмен сезгә,
    Ничек булса да дога кылыгыз миңа.
    Эшләрем күп диеп тырышып йөрмәгез,
    Тәкъдир тиз килер, үлеп китәрбез.
    Андый эшләрне мин дә эшләдем,
    Бу көннәр җитте хәзер нишләрмен.
    Белегез, балаларым, бер сөйләшәек,
    Дөньялыкта без бәхилләшәек.
    Дөнья сүзләрен сөйләп үтәек,
    Дөнья бурычын бетереп китәек.
    Ахирәткә алып бармаек,
    Аның өчен без гафил булмаек.
    Кыйлган гамәлләр рия булмасын,
    Бер Ходаем үзе газап кыйлмасын.
    Актык сүземне язып үтәмен,
    Төп йортларыма кайтып китәмен.
    Балаларым, актык сүзләремне...
    Яздым мөнәҗәт сезгә калсын дип,
    Барча туганнарыма гыйбрәт булсын дип.
    Сау булыгыз инде, туганнар,
    Мин сезне яңадан күрмәмен,
    Сез җыелеып бергә утырганда
    җаныгызда булалмам.
    Сез һәрвакытта бергә булырсыз,
    Мин дә булмагач сезгә күңелсез.
    Мин үлгәч тә яхшы итеп җеназалап күмегез,
    Дусларымны кайтып күралмасам сәлам әйтегез.
    Балаларым күрә алмасам,
    Зиратым янына барып кайтсыннар.
    Мин китәрмен инде бу дөньядан,
    Сау булыгыз барча туганнар,
    Ул юк диеп мине онытмагыз,
    Һәрвакытта искә алыгыз.
    Дөньяда минем юклыгымны
    Балаларыма язып салыгыз.
    Дөньяда юк дип язган хатыгызны алсыннар.
    Мине үлгән диеп бәхил булсыннар.
    Бу дөньяга мин тудым, тудым да күп яшәдем,
    Бу дөньяда йөрер идем яхшы атлар белән,
    Мине искә алыгыз яхшы яклар белән.
    Кабремә күз салырсыз,
    Якынырак барырсыз,
    Минем берәр төс нәрсәмне яхшы итеп сакларсыз.
    Кабремнең өстенә решеткалар куегыз,
    Минем азаккы сулышларым зинһар бәхил булыгыз.
    Тәрәзәмне ачып сөйлим җәйге таңның моңсу җиленә,
    Балаларым барып җитсен туып үскән илемә.
    Мине тормыш үз илемнән алып китте читкә еракка,
    Күзләремнән кайнар яшьләр ага сагыну уты яна йөрәктә.
    Сандугачлар сайрый ак каенда...
    Әткәй белән Ташкентка барганнар ие бием, шунда авырып калган. Аннан кайткан монда. Галимә исемле иде Мулюкова фамилиясе. Шуның дәфтәрен укыдым.
    Васыятем шул сезгә – күп уйлар уйламагыз.
    Аитова Хөсниямал, 7 июль, 1991 ел. Галимә биесенең дәфтәреннән.
    Кассета тәмам Бухараева һәм мин яздык.
    Renat Safi
    К большому, шикарному дому подъехал роскошный тарантас. Услышав шум, человек в белом фартуке, только что подметавший двор, пошел открывать ворота. Спустившийся с тарантаса гость небрежно бросил ему вожжи и приказал вести к Ахмед-баю. Человек с метлой в руке спокойно сказал: "Какое у тебя дело к нему? Я и есть Ахмед-бай".
    Это был Ахмед-бай Хусаинов — обладатель миллионного состояния, построивший на свои средства свыше ста мечетей, медресе и мектебе и завещавший после своей смерти в пользу российских мусульман солидную часть своего капитала. Невероятное прилежание, трудолюбие, природный ум и деловая хватка помогали Ахмед-баю на протяжении всей его жизни успешно вести торговые дела.
    Он родился в 1837 году в Каргалинской слободе, неподалеку от Оренбурга. Предки его были состоятельными людьми, но отец Ахмед-бая промотал оставшееся наследство и оставил своих многочисленных детей в нищете. Ахмед и его братья с раннего детства познали тяжелый труд: ходили на поденные работы, пасли скот, изготовляли кизяк и саманные кирпичи, работая, по сути, ради куска хлеба. Главной мечтой Ахмеда было вырваться из этой унизительной нищеты. Откладывая заработанные крохи, собирая копейку к копейке, он накопил целых пять рублей! Неплохие для середины XIX века деньги! Почувствовав себя увереннее, он переехал в Оренбург и на эти средства затеял мелочную торговлю. Ему сопутствовала удача — вскоре начинающий предприниматель смог купить лошадь с телегой. Работать стало легче. По крайней мере, теперь он мог передвигаться на дальние расстояния и перевозить большее количество товара. Юноша решил, что не стоит заниматься торговлей в городе, где большая конкуренция, поэтому, нагрузив свою телегу различным штучным товаром, отправился искать удачу в казахские степи. Ахмед не прогадал — простота и наивность казахов и полнейшее отсутствие конкуренции помогли ему сколотить начальный капитал.
    Переехав в Оренбург, Ахмед-бай вместе с братьями начал профессионально заниматься торговлей и несказанно разбогател. После 35-летней совместной торговли братья заработали состояние в четыре миллиона рублей! Но Ахмед-бай захотел самостоятельности, перебрался в Казань, где и продолжил свою успешную коммерческую деятельность. Он работал не щадя сил, а неудачи и неизбежные провалы еще больше раззадоривали его, делали умнее и изворотливее. Хусаинов был уверен в том, что он запросто может сделать то, что умеют другие. Однажды он узнал, что группа еврейских и немецких купцов скупает в округе Оренбурга кишки забитого домашнего скота. Тогда он тоже стал скупать эти кишки и продавать их заезжим торговцам. Потом решил обойтись без их помощи и стал сам сдавать кишки в посредническую контору, которая раньше брала кишки у немцев. Дальше — больше. Татарский торговец дошел до того, что стал обходиться и без услуг конторы. В1893 году он открывает в Берлине свой торговый дом и привозит в Германию большую партию кишок. Подобное же предприятие он организует и в Париже.
    Помимо кишок Ахмед-бай продавал в Европу и шерсть. Немецкие посредники, которые и так неплохо кормились от этого, решили, что дорожные расходы теперь пусть покрывает татарский купец. Получив из Германии телеграмму такого содержания, Ахмед-бай приказал своим агентам скупить всю шерсть на территории от казахских степей до Монголии и лично повез груз в Германию. Там он назвал новую, более высокую цену. Немцы отказались. Тогда он вывез всю шерсть в окрестности Берлина и сжег ее без остатка. Посредники послали курьеров в казахские степи, чтобы приобрести шерсть самостоятельно, но оказалось, что Ахмед-бай скупил всю на корню. Немецкие суконные фабрики начали испытывать дефицит сырья и пригрозили крупным штрафом поставщикам. Тем не оставалось ничего делать, как идти на поклон к Ахмед-баю и соглашаться на его условия. При этом им пришлось дополнительно заплатить и за сгоревшую шерсть.
    Но незнание западных языков и реалий местного рынка не дали ему возможности развернуться на полную катушку. Чтобы нормально функционировать на западном рынке, он обратился к услугам еврейских маклеров.