|
|
86. Сulture and History of Tatars: Orenburgskaya oblast, Sakmarskii raion, Tatar Kargalisi
Key words: Al-Qanun fi'l-tibb (The Canon of Medicine), al-Farabi, Bartold, Solomon, Iblis, Shaitans, Jinns, Healers, Folk Medicine, Khaliulla Khalfa, Mudjakhir Khalfa, Khalida apa, Angels, Khozir-Ilyas, Gates of the Sky, Makam, Tadjvid, Ghosts… Kлючевые слова: Аль-Ганун Фи ат-Тибб Ибн Сины, Аль-Фараби, Бартольд, Соломон, Иблис, Шайтаны, Джинны, знахарство, Халиулла Халфа, Муджафир Халфа, Халида апа, Ангелы, Хозыр-Ильяс, Врата Неба, Макам, Таджвид, Привидения...
Рәхмәтуллина Галиябану, 1966, Рәхмәтуллин Әгъзәм, 1962. 1991, 6 нчы июль. Татар Каргалысы. Рахматуллина Галиябану, 1966 нчы елда туган.
Галиябану: Кешеләр җеннәрне төштә күрә алалар. Аларны кеше өндә күрсә бик курка. Алар бик куркыныч. Алар кешегә я эт, я песи сыйфатында күренәләр. Үз сыйфатларында күренмиләр. Кеше күрсә җенне үз кыяфәтендә йөрәкләре ярылып үлә. Кешеләрнең үз җеннәре бар, алар башка җеннәрне керетмиләр, кешене саклап йөриләр. Мәсгудә: Зәхмәт кешегә махсус кагыламы, ялгыш кагыламы? Галиябану: Ялгыш та, махсус та кагылырга мөмкин. Кеше аның юлында торса мөмкин. Бала туганда зәхмәт кагылырга мөмкин. Яңа тугач та баланы калдырсаң, зәхмәт кагыла, бала аксак кала. Җеннәр күбрәк малайларны яраталар. Әгәр сизсәң баланы җен алыштырганын, ул баланы кыйнарга кирәк акыртып. Җен үз баласын жәлләп кире бирә алмаштырып алып киткән баланы. Җәлләсәң җен баласын, ул синең балаңны үстерә, син аныкын. Җен баласының сөякләре күренми. Алар кеше сыйфатында йөриләр, аларның сөякләре күренми. Ат бугын кимереп утыралар. Кайнана сөйләде, аларның авылы Башкириядә, тау арасында, авыллар, читтә Җеннәр күбрәк була. Мөселман җеннәре кяфер җеннәрне керетмиләр. Җеннәрнең границалары бар. Алар кешеләрне карыйлар. Урысның сихырын ватарга кыенырак. Алар бик көчле итәләр. Кешенең эченә сихыр китсә кеше кибә, үлә. Хәмидә апа сихырны кайтара иде. Ташкент ягында сөйләделәр, бер кыз как кич башлана җенләнә, урын табалмый, көндез әкрен генә йөри. Кояш баегач иң көчлесе килә. Таңга хәтле йөриләр. Әби әйткән 3 көн гомере калган. 3 көннән үлде. Без сәҗдәгә киткән вакытта ике мәртәбә сәҗдәгә китәбез. Шайтан котырта. Явыз иблис. Һәрбер кешенең йөрәк янында шайтаны йөри. Малның, кош-кортның йөрәк арасында урыны бар шайтанның, шуңа күрә без аны кисеп ташлыйбыз, хәрам ашарга. Шайтаннар да күмәк яшиләр. Һәрбер кешенең 40 шайтаны була. Төрле әшәкелекне өйрәтәләр. Аларның патшалары Иблис. Шайтаннар белән җеннәр беләләрме, белмиләрме бер-берсен, аны мин белмим. Шайтан котырта кешене. Аллаһы тәгаләдән бирелгән акыл белән шайтан коткысы. ХХ шәһәргә барган вакытта бер вакыт машинага утырмады, җәяү йөрде. Әйдә мулла абзый, утыр, без сине алып барабыз, юк, кирәкми, үзем барам, дип әйтә. Шәһәргә кергәндә теге машинадагылар аны күрәләр, ул тагын машинадан алда бара. Алланың рәхмәте белән. Ул үлгәндә бер аккош каберенә кереп китте, диде Хәмидә апа. Без күрмәдек аны, каян килеп чыкканын, диде. Фирештә булгандыр. Җиңел үлгән. Үлән белән күп кешене карады Хәмидә апа да. ХХ дә. Хәмидә апа гөлҗимеш чәчәген җыя иде. Юкә чәчәкләрен. Җеннәр өйрәнә балалардан, бииләр, җырлыйлар. Суны эчкәндә утырып эчәргә кирәк (догасын укый). Басып эчсәң 70 төрле яктан бәла килә, ди. Агзам азан укый. 1991 нче ел, 7 нче июль. Әгъзам Рәхмәтуллин, 1962 нче елда туган. Әтисе Үрге Чебенленеке, әнисе Зианчура районыннан, Башкорт Үргене дигән авылдан. Һәркемнең үзенең мәкамы була. Татар мәкамнәре кыска. Коръән укыганда основной 7 мәкам. Коръәнне матур итеп укыгыз, аны ишеткәннәрнең күзләрендә мәхәббәт артсын, дигән хәдис бар. Әллә нинди мәкамгә салып укы, тәҗвиде дөрес булсын. Мәкамны һәркем үзе таба. Татарныкы татарчарак, төрекмәннеке төрекмәнчәрәк, урысныкы урысчарак була инде. Главное, тәҗвидне бозмаска. Коръәннең һәрберсе бер. Бөтен сүрәләре барысы бер. Кайсы иртәрәк, кайсы соңрак, кайда керде. Коръән ул сезгә шифа. Мин сезгә авыру да бирдем, дәва да бирдем. Шифа бирдем. Үзегез эзләп табыгыз. ХХ кебек кешеләр тапканнар, Шәмгун хәзрәтләр. Коръәннең тиешле аятьләрен галимнәр тапканнар шифа өчен. Өшкерү – кайсы сүрә, алар язылган. Әлеге аятъне алып, шул аять шифа икән. Кеше үз тәҗрибәсе белән таба. Безнең иң Тип китабы – медицина китабы, өшкерү китабы. Россия галиме Бартольд әйткән – мы должны благодарить ислам, что находимся на данной ступени развития человечества. Ал-Фараби килгән патша янына, уйнаган сазда. Бөтен вәзирләр елаганнар, икенче настрой биргән – биегәннәр, перестроить иткән – барысы да йоклаганнар. Җен ул бәндә кебек бер зат, безнең күзгә күренми торган зат, безнең кебек иман китереп, аларга кодрәт бирелгән безгә караганда күберәк. Шайтан бәндәләрне котырта. Ул безнең канда таралган. Агып йөри канда. Адәм баласы нәфесенә бирелсә шайтанга бирелә. Без малны суйганда йөрәк җиреннән шайтан урнашкан җирне кисеп алабыз. Кешенең җене була, җен ияләшсә. Ике фирештә бар. Сәләм бирәбез, саләм галәйкем, дип фирештәләргә һәм Аллаһы Тәгалә. Ялгыз яшәгән кешеләргә ияләшә җеннәр. Мөселман җеннәре никах укыталар. Җен беркайчан да үз кыяфәтендә күренми. Бик ямьсезләр алар. Аллаһы тәгалә яраткан җеннәрне һәм адәм балаларын. Әни сөйләде, аны җеннәр йөреткәннәр. Урген су буена бардык, ди. Бер җирдә җеннәр фәкыйрь ди, икенче җирдә баерак җеннәр яши икән. Минем дәү әнине шулай йөреткәннәр. Өшкергән вакытта көчең җитмәсә шул авыру сиңа күчә. Защитаң булмаса. Хәмидә апа бер көчле авыруны караган ул. Тегенең ачулы җеннәре Хәмидә апаның аягы авырган. Көчле җеннәр бозганнар. Җеннәрнең төрләре – ачулы зәхмәт җеннәре була. Фәкать им-том белән генә лечить итеп була. Врачлар булыша алмый. Жамбулда бер хәзрәт бар иде. Җеннәр әйтеп тора, ди ничек итеп лечить итәргә. Алар ничектер җеннәрнең ачкычларын беләләр. Башкириядә Мөҗәвир хәлфә бар иде. Сугыштан әни барып йөрегән. Аңа җеннәр хезмәт иткәннәр. Ярамаган кеше булса әрәмәдән үгезме, этме чыга тегене якларга. Ул җеннәргә приказ бирә. Шәмгун хәзрәт булган Башкириядә. Шул хәтле көчле булган өшкерүче. Әнигә бөти язарга өлгермәгән. Үлгән. Шуннан әни Мөҗәвир хәлфәгә баргач теге әйткән, менә Шәмгун хәлфә язарга өлгермәгән бөтине язып бирәм, дип. Әнинең үзендә. Әүхәди дигән кеше бар, ул бөти язып бирә. Чайкап эчәргә, дип язып бирде. Тамгалар язып бирә үзенә мәгълум. Печән чабалар Мөҗәфир хәлфәгә җеннәр, тавышлары ишетелә, үзләре күренми. Әкиятне карсүз дип әйтәләр бездә. Ишек алдына керсәң, Мөҗәвир хәлфәгә утын ваталар, эшен эшләп йөриләр. Табибчыга чир күчмәсен өчен бик зур проблема. Бетте А ягы, Б ягы: Кешенең эчендә ышану булса, ул җиңәлә чирне. (кемдер сөйли китаптан алынган сүзләрне). Әгъзам: Тукайның шигыре бар, рамазан аенда шайтаннар богаулы була. Нигә безгә сылтыйсыз, дигән шигыре. Бер хәзрәт булган, мәчеткә йөргән. Әбиләр, урыс әбиләре әйтәләр икән, хәзрәт, сез һәрвакыт изге киемдә, эштә, сенең янда бер шайтан юктыр, бит. Киресенчә, алар минем янымда кырмышып йөриләр, алар тулган минем янымда. Ә менә сезнең яныгызда алар юк. Сез азгансыз инде. Аларның эше эшләнгән инде. Намаз уку, олы җиһат, без кайттык кече сугыштан. Шайтанның муенын сындыру, үзеңне җиңү. Өй иясе, бичуралар – алар җеннәр затыннан. Өй ияләре, зәхмәт – алар җен затыннан. Аларның патшалары. Алар озак яшиләр, җен хатыны 1000 бала китермичә үлми. Хәзерге яшәгән җеннәр, күп тәҗрибәле. Алар кодрәтле, безгә күренмиләр. Мунча пәриләре дә җеннәр. Йондыз төште дибез бит. Бик зур скорость белән йөриләр. Җеннәр фәрештәләр янына барып аларның секретларын урлыйлар икән. Үзләренә кулланырга. Шулвакытта Аллаһы тәгалә аларга йондоз ата. Яндыралар җеннәрне. Звезда упала, диләр бит. Һәлак булалар. Гагариннар инде алар. Метеоритлар башка. Яшен атканда шайтанны атыр Аллаһы Тәгалә. Аллаһы Тәгалә кушкан, һәркайсы – Алланың эшен эшләп йөриләр. Яшеннәрнең хуҗасы – Микаил. Җабраил – посредник. Әни сөйли, яшен ташы дигән сүзне сөйли иде. Кара таш Кагбада – яшен ташы – миниатюра кагба ташы. Ак еланның мөгезен тапкан кеше бай була ди. Яшен ташы инде, шайтанның сурәтен эшләгәннәр. Шул сурәте йөреп торган. Яшен вакытында култыгыгызны кысыгыз диләр. Култык астына кермәсен өчен. Шайтанга атам дип кешегә ата икән. Я агачка тия. Шайтан шул заманны качып тора. Мечется. Эшләгәннәр җенне селкенеп тора торган икән. Яшен ташы җиргә кереп китә икән. Таш кереп баштан кеше табаныннан килеп чыга. Электричество сукса кайдан тишек булган. Бай кешеләр тотканнар. Һәрнәрсәнең патшасы бар. Минем бабай күргән, намаз укыган вакытта ак елан килеп яткан. Бабай куган, теге елан киткән. Еланнарның патшасы ак. Аны үтерергә ярамый. Үтерсәң, алар шул кешене табып чагалар. Кара таш ник дәшми? (Баллада) «Юк мин өстен, — диде ак мәрмәр, — Сезнең һәммәгездән, Элладаның данлы үткәне Атлый минем эздән. Тарихтагы бөтен матурлыкның Җансыз игезәге мин, Дөньядагы иң бай сарайларның Яме, бизәге мин. Аллаларның үлмәс истәлеге — Сыны калган миндә, Микель Анджелоның өтергесе Сынып калган миндә». «Юк, мин, — диде яшма, — ташларның Иң-иң асыл төре — Беләсезме минем өстемдәге Сызыкларның серен? Укып карагыз, бу «чөй хәреф» тә, Иероглиф та түгел. Гарәп кылычы өстендәге серле, «Лям-әлиф» тә түгел. Кешеләрнең серле киләчәге — Язмыш сызыгы бу, Тарихтагы кызык серләрнең дә Иң-иң кызыгы бу». Түзә алмады шунда яшен ташы: «Сез бит җирдән, — диде, — Ә мин күктән, минем әһәмият Тагы да тирән, — диде. Күк юллады мине сез ташларга Баш булырга җирдә, Кеше миңа кәгъбә дигән изге Җирдән урын биргән. Күпме халык шунда яныма килеп Үбеп китә мине, Кайсың белә җирдә изгелектә Менә миңа тиңне?» Бөтен ташлар үзен-үзе мактап Масаешып туйды. Масаймасалар да, кайберләре Бер сүз кушып куйды. Мактануда кайсы өстен чыгып, Горурлыкка талды, Ышандыра алмый, кайсы шунда Көлке булып калды. Шундыйларның берсе болай диде, Сынатмаска теләп, Үз исемен артта калдырмаска, Хурлатмаска теләп: «Без һәммәбез үзенең барын-югын Әйтеп салды монда, Ә ник менә кара чуерташы Дәшми калды монда? Безнең белән бүген сөйләшергә Дәрте юкмы әллә? Безнең алда бер дә мактанырлык Рәте юкмы әллә? Мактануда артта калырыңны Алдан сизеп алсаң, Серне бирмәс өчен, мәгълүм инде, Дәшми калу ансат. Дәшмәсә дә, ачык күренеп тора Гади таш бит инде, Кая анда, әйтик, гүзәллектә Ак мәрмәргә тиңлек? Кая аның яшманыкы төсле Серле сурәтләре? Кая аның яшен ташы кебек Изге сыйфатлары? Бөтенесе борылып карадылар Кара ташка шундук. Бөтенесе аннан җавап көтте, Тынлык. Тавыш-өн юк... Гасырларның авыр кайгыларын Тыңлап узган бу таш. Ул утырган шулай дәшмиенчә Бик күп чорлар тоташ. Ул утырган кайгы диңгезендә Сүзсез утрау булып, Мең-мең еллар җанда әйтелмичә Калган сорау булып. Ач дулкыннар ярсып килгәннәр дә Моңа сыенганнар. Усал җилләр моңа сугылу белән Кинәт тыелганнар. Һәм яшеннәр утлы сөңгеләрен Шунда туктатканнар, Күк күкрәүләр аның күкрәгендә Бала йоклатканнар. Тынар урын тапмый, адашкан Күп сораулар, туктап, Тыныш тапкан шунда, алар өчен Бу таш булган нокта. Дөньяның иң үзәк дәүләтендә, Җирнең маңгаенда, Шул дәүләтнең үзәк шәһәренең Үзәк мәйданында Бер чардуган тора көрән таштан, Дүрткел баскычсыман, Каплый алмый аны караңгы төн, Каплый алмый томан. Ул зур түгел, әмма дөньяга ул Зурлык булып тора, Биек түгел, әмма бөтен дөнья Аны күреп тора. Анда йоклый җирнең зур кешесе Мәңге йокы белән, Тик үтүче моннан кабынып үтә Яшәү уты белән. Аннан үтә меңнәр, миллионнар Акрын гына, дәшми, Бу дәшмәүдә күп сүз, чөнки монда Үлемсезлек яши. Юксынмасын таулар, кыялар Ташлар ярларында. Кара таш шул бөек чардуганның Ишек маңгаенда. Дүрткел итеп тигез киселгән ул, Көзге кебек керсез, Һәм өстендә аның «ЛЕНИН» дигән Биш хәрефле бер сүз. Һәм кара таш дәшми, үткәннәрне Кузгатуны сөйми. Маңгаена язган бер сүз чөнки Бөтенесен сөйли. Җен төрле сыйфатка керәлә. Бөтен яфраклар, үсемлекләр Аллаһы Тәгаләга зекер әйтәләр. Һәрбер нәрсәнең җаны бар. Хәтта ташның. Атеистлар көләләр иде, кошлар, чәчәкләр сөйләшәләр, дигәннән. Соломон бар җеннәрнең патшасы. Хозыр Ильяс – Аллаһының бер заты, бик озак яши торган. Ул яхшы кешеләргә кеше сурәтендә күренә. Минем әби күргән аны. Бер карт кеше кергән, матур гына, аның галәмәте – күрешкән вакытында сөяге булмас бармакларының. Сиңа бер сары егет начарлык эшләргә йри. Бер нәрсәне өшкереп бирәм, дигән. 3-4 көннән бодаебыз юк булды. Сары егет урлаган. Каргалы суы өстендә оялары бар җеннәрнең – пәриләр, җеннәрнең бер төре, очып йөриләр алар чукмар кебек. Ут сыйфатында алар. Таң вакытларында бер тирәктән икенче тирәккә очып йөриләр. Кешегә тисәләр – кеше авырый. Зарница – кадер кичәсе. Күк капусы ачылу турында. Күк капусы һәрбер кешегә күренми. Бергә барасыз, берсенә күренә, берсенә күренми. ХХ турында: кодрәте булган. Үлән белән дә өшкергән. Ике җене булган. Ике эт сыйфатында йөргәннәр җеннәр саклап. Бабай укыткан да. Бер укучысы сөйләгән иде: утны ярган, кыйнаган, диеп, тимә миңа, мин сиңа тимәм. Убырлы – җеннең бер төре. Большевиклар хх ны зиратта тапканнар. Аяклары ябешә икән большевикларның. Ул хх Каберстанда күп йоклаган. Бер кеше сөйләде, төнлә зират янында үбешеп торган бер парлы. Алар өстеннән зырлап нидер оча икән. Бер виражда ХХ тавышы белән, бәдбәхетләр, зират янында үбешеп торалар. Китегез моннан, дип әйткән. Без аякларны кулга алып йөгердек. Машина барганда, әйдә бабай, утыр. Инде барып җиткәндә ХХ бабай, тагын тегеләрнең алдыннан барып ята икән. Бер вакытта атка утырмаган. Без атта барабыз, бабай алга килеп бара икән. Себердә төрмәдә утыртканнар. Кайчан карама ишеге ачыла ди, аптырап беткәннәр. Рөхсәт иткәннәр чыгарга. Чыкса төрмәдән, аны көтеп тора икән яхшы атлар, чаналар. 61 дә үлгән. 100 ел яшәгәндер. Кызы сөйли иде, әллә кемнең китабын алган, ХХ үлеп китте ди. Бу кеше килде миңа. Китабымны бир, дип килгән. Әти үлде,белмим нинди. Теге кеше тагын йөгереп килгән, өйгә әллә кем килде дә 10 тәңкә акча бирде, ди. Артыннан чыксам беркем дә юк. Әз булды дип күренде. Зиратка менеп укыдым да, төшеп килә, юлда акча сибелеп ята, Хәмидә әйтте, ди, син бит кәнагать түгел идең, ХХ сиңа шул акчаны биргән, ди. Төрле кеше төрлечә сөйли инде галәмәтен. Уйларны белгән кешеләрнең. Өшкертергә килгән бер хатын. Бераз күберәк булыр, яшереп куыйм әле дигән күчтәнәчен. Эше беткәч, онытма теге яшергәнеңне, дип әйткән ХХ. Җеннәр дарыдан куркалар, истән куркалар. Көтүчегә килә ди бер яшь бала, я матур чәчле хатын килә ди. Ал кызымны дип. Мылтык аттым, ди. Килмәделәр. Исне яратмыйлар. Хәмидә апа сөйләде, җеннәр китереп салганнар кеше мәетен бер өйгә. Бер каз сөягенә әйләнде. Эчендә каз сөяге. Укып сихырны кайтарган. ХХ чакырганнар, тегермән ташы кереп баскан яңа йортны. Тагын укып куган. Перәүгә пич салалар икән, түшәм башында сыер ята. ХХ укынган, теге сыер юк булган. Бер әби торган бер зәхмәтле йортта. Намаз укыйм, дип әйтә икән сәкедә бу әби. Янында тагын бер кеше укый, идәндә. ХХ әйткән курыкма. Үзеңнең эшеңне эшлә. Теге әби тагын кигән ХХ гә, тегеләр күбәйделәр бит әле, 10лап, 20 ләп. ХХ әйткән эндәшмә, үзеңнең эшеңне эшләп йөре. Тагын килгән әби ХХ, алар миңа бозау китереп бәйләделәр, тимә, эндәшмә. Бозауны акбур белән сызып куй, синең ягыңа үтмәсен, дигән. Әби килгән, ХХ, теге бозау үсә бит әле, өйгә сыймый башлады. ХХ әйткән, тимә, эндәшмә. Теге бозауны урамга алып чыккан хх, теге бозау шар кебек тутырылып күккә очып киткән. Җеннәр әнә шулай подсадной игрушкалар ясыйлар икән. ХХ мәчеттә яшәгән. Хәмидә апа әйтте, әтисенә ашарга алып барган. Манара булган, киселмәгән. Карасам уянып, мине алып китеп баралар манара башына. Әти орышып тегеләрне, бәдбәхетләр, дигәч, җеннәр мине ташладылар да юк булдылар. 40 көнгә хәтле яшь баланы җеннәр алыштырырга мөмкин. Баш очына шамаилләр, пычак, коръән куеп саклыйлар баланы. Минем күргәнем бар, җен алыштырган баланы, акылга зәгыйфьләр алар. Әни сөйләде, җен кызы белән үскәнен. Кеше баласын алыштырып кире китерсәләр – тегеләрнең акыллары зәгыфьләнә. Каты кыйнарга кирәк, әгәр сизсәң, җеннәр балаңны алыштырсалар. Җеннәр жәлләп баласын кире алып китәләр. Ярка утын елап ята, ди. Синең балаңны алып китеп ярка салалар синең балаң урынына. Китереп ташлыйлар кире кеше баласын бер 10 елдан. Йөрүләре, кыяфәтләре дөрес булмый. Хәмидә апа Коръәнне, Тәфсир ача иде. Догасын укый да, ача, язылган, дөрес туры килә. Коръән на все случаи жизни туры килә. Кешенең соравы була. Хәмидә апа әйткән, кызыңны эзләмә, аны үтергәннәр. Малың шунда диеп җавап бирә ала иде Хәмидә апа.
|