|
|
89. Сulture and History of Tatars: Orenburgskaya oblast, Sakmarskii raion, Tatar Kargalisi
Key words: Sabantuy, Tuy, Kara Sabit Badri, Shakur Karak Ключевые слова: Сабантуй, Туй, Кара Сабит Бадри, Шакур Карак
Мөрсәлимов Рафаэль (1925), Батталова Мәрзия, Мөрсәлимова Галия Шакир кызы (1926). Әтисе – Сулимов Шакир, әнисе Шакирә.
Мурсалимов Рафаэль саратовский гармунда бик матур уйный. 4 июль, Батталова Мәрзия. Шигырь: Төрле вакытлар була, аптырыйлар бик шуңа, Була күңелгә ямансу, я була йөрәк ярсу. Кайвахыт бик шат буласың, кайвахыт килә ачу, (Казан татарлары “кайвакыт” дип сөйләшә – мш.) Ямансу булса сәбәбен таба белергә кирәк, Ярсу икән әгәр йөрәк - яна белергә кирәк. Урынсыз икән ачуың - баса белергә кирәк, Шатлана белсә күңелең - ача белергә кирәк. Җырлый: Сибелә чәчем, сибелә чәчем, Сибелә җилләр искәндә, шул, Сибелә чәчем, түгелә яшем Исләремә төшкәндә. Ерла, дустым, ерла, дустым, (Казан татарлары сөйләмендә “җырла” з- мш.) Ерла, көең бар чакта, Ерласаң көең бар чакта Моңаймассың һәрчакта. Шигырь укый: ...пальтосы капрон микән, Эчендә торган кешесе татар микән рус микән, Капкасына барып җиткәч – эченә кертер микән, Ишегенә барып җиткәч куып чыгармач микән. Бер кайтмасам, әнкәй, бер кайтырмын... Ай былбылым... 4 июль, Мурсалимова Галия, Шакир кызы. 1926 нчы елда туган. Әтисе Шакир Сулимов Каргалыда туган, әнисе Шакирә дә Каргалыда туган. Әтисе саратовский гармунда уйнаган. “Элек күңелле иде. Сахраларга чыга идек, балалар белән. Әти җырлаган җыр: Безнең урам киң урам ла, Тыкрык буе – су юлы, шул, Сез туганнарымны уйлап Йоклый алмыйм төн буе. Безне атка төяп сахраларга алып чыгалар иде. Пыяла ышкаф эчендә Тора минем каләмем, Иртәнге җил, кичке салкын Сезгә булыр сәламем. (Алмагачтырмы инде бу?) Аллаһу, Аллаһу, Кәҗәләрне тауга ку, Чыпчык, тәрәзәдән очып чык. Яшь вакытта йөргән кешең була. Шулар белән йөреп киләсең инде. Кәмәгә утырып йөри идек. Тамак җитми озын җырларга. (Идел бит ул...). Бер туган апалары килде яучылыкка. Мәһәр бер өс-башлык иде. Үзе апаенда торды. Нигә кирәк булгандыр инде ул туйлар. Иң беренче чәй чыга. Чак-чаги. Аннан аш, ит, бәлеш – иттән пешкән. Третьига бәлеш чыга. Ширбәт суы никах укыгач. Баллы су чыга. Егет ягына җибәрәсең ул баллы суны. Егет ягындагылар эчәләр. Кияү өеннән соң керәсең мунчаны. Бездә еларга кушмыйлар. Никахта бөтен чәчне чишеп куясың. Башыңа яулык бәйлисең. Ерлашалар инде. Ничек килдегез сез безгә, Батмаенча диңгезгә, Кадерле кунак сез безгә, Ни хөрмәт итим сезгә. Син дә булдың кодагый, Мин дә булдым кодагый, Үсеп утырган гөлләр бирдем, Чәчәк атар, кодагый. И басар ул, басар ул, Басар өчен килгән ул, Безең күңелләребезне Ачар өчен килгән ул. Биетәбез, биетәбез, Биетәбез без аны, Үзебезнең күршеләргә Килен итәбез аны. Безнең туебыз вакытында кызлар аерым, егетләр аерым. Егетне күтәрәләр. Чем-чыкыр кызлар гына була. Бас әле, Сынса ямарбыз әле, Оста табарбыз. Бу йөзләрең ник саргайган, җизнәкәй... Ай былбылым... 5 июль, Мөрсалимов Рафаэль, Фәрхетдин улы. 1925 ндә елда туган. Саратовский гармунда уйный бик матур. “Сабантуйда чыгалар. Җырлыйлар. Балаларны яланга алып чыга идек. Без подаркалар җыйдык. Тавар, сөлге. Булмаса, күкәй. Сельсовет комиссия төзи. Шулай подарка җыябыз. Шуны яланга алып киләбез. Кем көрәшә. Ат чабышы. Баганага менүчегә сарык бирәләр. Хәзер колхоз акча бирә. Сабаннан соң үткәрәләр. Мурсалимова Галия: Яңгыр астында йөрегез дип әйткәннәр әниләр. Чәчегез үсәр, үзегез үсәрсез дип. Рафаэль гармун уйный. Калада Кара Сабит Бәдри дигән кеше җырлый торган иде Шәкүр каракны, ишкәкче картны. Үзе Каргалыныкы. Махуп көе. В ягы: Галия апа җырлый, Рафаэль абый гармунда уйный. Эльмира Бухараева язды
|