Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Татарның Кыйбласы үзендә

Разиль Валиев
Җанга уелган уйлар
(Күренекле шәхесләр белән әңгәмәләр)


Композитор Мәсгудә Шәмсетдинова
Разил ВӘЛИЕВ: Мәсгудә Шәмсетдинованың иҗат юлы мәктәп елларында ук башланган. Казан консерваториясендә уку чорында да, аны тәмамлагач та ул һәрчак иҗат казанында кайнады, аның исеме дә, язган әсәрләре дә һәрчак халыкка ишетелеп, күзгә күренеп торды. Әмма татар кешесе, шул исәптән мин дә, "Мәһди..." дастанын һәм "Сөембикә кыйссасын" тыңлагач кына Мәсгудәне чын-чынлап аңлый башладык, композитор буларак ачтык һәм тулаем кабул иттек, дисәм, ялгыш булмастыр кебек.
1989 елның 22 август киче. Казанның үзәк стадионына 20 меңнән артык кеше җыелган. Юк, футбол карарга түгел, татар җыры, татар моңы, татар дастаны тыңларга дип килгән алар монда. Аларны монда композитор Мәсгудә Шәмсетдинованың иҗат тылсымы чакырып китергән. Ялгышмасам, мин белгән тарихта татар моңы җыйган иң зур тамаша шушы булгандыр. Билгеле, гаҗәеп талантлы режиссер Дамир Сираҗиев, бөтен Советлар берлегенә танылган җырчы Альберт Әсәдуллинның да өлеше зур бу тамашада. Әмма, ни әйтсәң дә, иң үзәктә — музыка, ә ул музыканың авторы — Мәсгудә Шәмсетдинова!
Мәсгудә ханым, ул көннәрдә, ул чакта кичергән хисләрне әле дә булса хәтерлисеңме?
Мәсгудә ШӘМСЕТДИНОВА: Мин ул елларны иң бәхетле еллар дип санар идем. Без милләт буларак шулкадәр оештык, милли идея, милли фикер, очар кошны тотардай милли талпынулар тоя идек ул вакытта.
Ул көнне генә түгел, гомумән, бик хисләнеп эшләдем мин бу эшне. Чөнки 450 ел буена татар милләте шушындый күплектә җыелганы булмагандыр. Бәлки ул җыелгандыр. Тик сугыш өчен, яу өчен, динен саклар өчен, ниндидер шундый авыр фаҗигаләрдә. Шушы көнне халыкның татарча сөйләшеп стадионга агылуы мине бик дулкынландырды. Аннан соң унике еллап вакыт үтте инде. Бу чор үзебезне милләт булып сиземләгән чорыбыз иде, җаннарыбыз нечкә кылдай тартылган иде. Шундый вакытыбыз биш еллап булды. Милләт шагыйрьләре, милләт композиторлары, милләт җырчылары бик оешкан идек, бурычларыбыз күп иде кебек. Шуңа күрә ул минем өчен бик кадерле көннәр.
Р.В. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай гасыр башында ук мондый сүзләр әйткән: «Безнең милләт үлгәнме әллә йоклый гынамы?» – дип үз-үзенә дә, безгә дә бик борчылып сорау биргән. 1989 елның шушы кичендә мин үз күзләрем белән милләтнең уяна башлаганын күрдем. Дистә ел буена шушы уяну дәвам итте.
Һәр кешегә инде туганчы ук үзенә тиешле иҗат оеткысы, талант оеткысы салып куелган була. Әмма күп кеше, үзендәге талант оеткысын белмичә-сизмичә, гадәти генә бер адәми зат булып кала. Чөнки аның талантын ачучы, аңа канат куючы, юл күрсәтүче булмый... Ә синең күңелеңдәге серле иҗат сандыгына кем ачкыч тапты, кем синең талантыңа юл ачты, Мәсгудә ханым?
М.Ш. Чынлап та, мин үземнең яраткан шөгылем белән шөгыльләнәм. Кечкенә чакта мин бераз сәер бала булдым кебек. Абыйларым-апаларым мине гел этеп-төртеп йөртәләр иде, әнием бик каты яклый иде.
Бервакыт апам мине кура җиләге җыярга алып барды. «Бу куакта ничә җиләк икән?» – дип, мин 360 җиләк санадым Кешеләр ул вакытта яртышар чиләк җиләк җыйганнар иде. Апам мине ул вакытта бик нык ачуланган иде.
Аннары моң, музыкаль аһәңнәр, хисләр минем өчен җиләк төсендә. Чөнки бала тәпи йөри башлауга табигатькә урман эченә кереп китә. Без урман эчендә, тайгада үстек. Мин агач төбенә басып: «Бу усак бабай леперди икән, бу каен болай чылтырый икән», – дип, һәр агачның тавышын тыңлап тора идем. «Бу тавышны кушсаң, ничек була икән?» – дип ике тавышны кушып карый идем. Ул вакытта нәни генә булсам да, киләчәк шөгыльдәге эшләр турында уйлаганмын. Хәзер бит уйлыйм: «Скрипка белән икенче уен коралын кушсам, ничек булыр икән?» Мин шушы шөгылем белән кечкенәдән мавыкканмын. Авылдагы прагматик караш һәм шуңа карамастан, авылдагы илаһи табигатьтә яшәү кешегә этәргеч бирә. Аннары кешегә этәргечне әнисе бирәдер. Безнең әни шулкадәр матурлыкны сизә иде, шундый матур җырлый иде. Кунакларга баргач әтигә: «Шәмселислам, Рафиганы җырлатыйк әле», – дип әйтәләр иде. Әти инде: «Җырла, җырла, Рафига», – ди икән. Әни җырлагач, барысы да таң калып тыңлый , әти дә сокланганын күрсәтә. Әмма әнине өйгә кайтып җиткәнче тирги икән: «Нигә ирләр алдында авызыңны ачып җырладың?», – дип. Көнләшүе булгандыр инде. Чөнки әни җырлаганда, минем дә аны кешегә тыңлаттырасым килми иде. Кайвакыт була бит ниндидер җыр, моң, шушы матурлыкны сизәсең, комачауламасыннар иде, бу матурлыкны минем генә карыйсы килә, дип уйлыйсың.
Мин этнография белән шөгыльләнә башлагач, халыктан музыка җыя башлагач, әйттеләр: «Нигә син моның белән шөгыльләнәсең?» – дип. Әнием вафат, мин әнинең тавышын эзлим. Кая барсаң да әни тавышын, авыл тавышын һәм балачактагы бәхет төсмерләрен эзлисең. Балачакта бит төсләр дә матуррак иде, әни пешергән ризыклар да тәмлерәк иде. Композитор булырга этәрүчеләр – авылымның табигате, кешеләре дип саныйм.
Р.В. Иҗат кешесе турында сөйләгәндә без аның таланты белән бергә милли колоритын, милли үзенчәлеген дә телгә алабыз. Ә нәрсә соң ул миллилек? Милли хис, милли моң, милли үзенчәлек синеңчә нидән гыйбарәт?
М.Ш. Разил, синең соравың шундый мәгънәле, шундый якын, минем инде бу сорауны егерме ел ишеткәнем юк. Минемчә, музыка тирәсендә андый сораулар, андый уйланулар, андый фикерләр бөтенләй юк. Бу бик сискәндергеч сорау, чөнки оныта башлаганбыз: без бит милли республикада яшибез. Нәрсә ул милләт? Нәрсә ул милли моң? Нәрсә ул милли шигырь? Нәрсә ул милли төс? Бездә бу төшенчәләрне өйрәнүче институт та юк. Шундый зур байлыгы булган халык үзен өйрәнә торган институт ача алмый.
Бу сорауга җавапны, әлбәттә, фәнни итеп биреп була. Беренчедән, территориаль бердәмлек булырга тиеш. Икенчедән, дин берлеге, тел берлеге. Психологик һәм рухи яктан булган үзенчәлекләр һәм бу үзенчәлекләрнең мәдәнияттә күренеше.
Без Төмәнгә барсак та, Чиләбегә барсак та, Финляндиягә барсак та: «Без татарбыз!» – дибез. Кызганычка каршы, соңгы вакытта безнең фикеребездә, аңыбызда, үзебезне шәрехләвебездә тарлык бар. Безне бик акыллы һәм хәйләкәр төстә, «Татарстан» дип билгеләделәр. Мин моны «милли офис» дип күрәм. Бу – милләтнең оеткысы, монда сәясәт, сәнгать, монда шәхесләр кайный. Әмма без оныттык, татарыбыз бөтен Россиядә бит. Нигәдер татарлар Татарстанда гына дип хис итәргә өйрәндек. Беренчедән, безгә бөтен Россия территориясен үзебезнеке дип карарга кирәк. Чөнки бездә җырчылар күп, бездә – көч. Әле беркөнне Сургуттан килгән бай татар егете белән сөйләштем: «Без – татарбыз дисез, җырчыларны чакырасыз, яхшы түлисез. Рәхәтләндереп машиналар алып кайталар. Сезнең башыгызга килмиме симфоник оркестрны анда алып барырга? Бер кичне дөнья классикасын, икенче кичне рус классикасын, өченче көнне татар классикасын уйнасын симфоник оркестр. Һәр кичне дә татарлар киләчәк», – дим. Ул миңа әйтә: «Кара әле, Мәскәүдә миңа әле генә шушы фикер белән Спиваков чыкты. Ул әйтте: «Нинди татар музыкасын телисез – шуны уйныйбыз», – диде. Мин шулхәтле горурланып аңа сүз бирдем. Минем башыма симфоник оркестрны алып китеп, аны Себернең бөтен нефть регионнарында йөртү килмәгән», – ди.
Милләтнең офисы буларак, монда бөтен акыл, акча тупланырга тиеш.
Р.В. Мәсгудә ханым, сез әйткәч, искә төште. Франциянең Шарль Азнавур дигән атаклы җырчысы бар. Ул милләте буенча әрмән. Азнавур бер интервьюсында болай дип әйтә: «Кем ул әрмән? Әрмән ул Әрмәнстанга ярдәм итә торган кеше. Кайда гына яшәсә дә, Әрмәнстанга, әрмән халкына ярдәм итсә, ул чын әрмән була», – ди. Татар да шулай булырга тиештер.
М.Ш. Яһүдләр дә бит нинди акыллы халык. Бөтен дөньяга сибелеп яшәсәләр дә, табигый, тарихи ватаннары Израиль барлыгын беләләр. Без, әлбәттә, бөтен Россия җирлеген Татарстан дия алмыйбыз. Әмма чынлап та монда милләт, милли фикерләр оеша. Без монда милләтне исән калдыру өчен эшлибез. Татарстан читтәге татарларга юнәлеш бирергә тиеш. Моның өчен безнең президентыбыз янында сез генә түгел, өч-дүрт шагыйрь генә түгел, ниндидер бер үзәк булырга тиеш. Ул үзәк милли горурлыкны үстерү буенча ориентацияләр бирә торган программалар эшләргә тиеш.
Бездә, әлбәттә, ниндидер эшләр эшләнә, фестивальләр үтә. Әмма бу фестивальләр булганны гына барлыйлар. Ә нигә Җиһанов фестивале яисә А.С.Ключарев исемендәге фольклор фестивале үткәрмәскә?
Р.В. Яшерен-батырын түгел, рәссамнар, артистлар, музыкантлар арасында әдәбиятны, тарихны ныклап, тирәнтен өйрәнгән кешеләр бик сирәк. Син менә шул сирәкләрнең берсе буласың инде. Китапка мәхәббәт, әдәбиятка, тарихка мәхәббәт каян килә сиңа?
М.Ш. Кечкенә чакта әкият китаплары укый идем. Шул чакта китапны тиз генә ачып карый идем. Кешеләре шунда йөрми микән дип. Һәм тиз генә ябып та куя идем. Андагы фикерләр шушы образлар, сурәтләр буларак йөрергә тиеш иде.
Кешене китап яратырга өйрәтеп булмый. Ул тумыштан килә, ул генетик фонд. Бу мәхәббәт бер даирә кешеләренең китап яратуыннан, дәү әтиләрнең, әниләрнең ярамаган вакытта Коръәнне чоланнан-чоланга качырып йөртүләре, моның яшерен булуы, сер булуыннан, ниндидер шундый нюанслардан төзелгән компонент һәм гашыйклыктыр.
Шәһәрдә үскән шагыйрьләребезгә, композиторларыбызга рус телендә укырга туры килде, алар башта рус теленең матурлыгын тойдылар. Ә без татар теленең матурлыгын беренче тойдык, безгә татар телендә бишек көйләре көйләделәр. Без дип әйтим инде, чөнки мин ялгызым гына түгел, безнең үзешчән композиторларыбыз бар. Мин аларны бик яратам. Чөнки алар әдәбиятыбыз белән дә, тарихыбыз белән дә бик кызыксыналар.
Р.В. Әдәбиятта үзешчән язучы, үзешчән шагыйрь дигән сүз юк. Нишләп шулай икән? Мин кайвакыт моны аңлый алмыйча аптырыйм. «Солдатлар»ны язган Фәтхерахман Әхмәдиев үзешчәнме ул? Атаклы композиторыбыз Сара Садыйкованы да озак еллар буе «үзешчән» дип йөрделәр.
М.Ш. Ниндидер темага кагылсаң, аның терминологик критерийларыннан чыгарга кирәк. Композитор дигән кеше ул, әлбәттә, опера, балет, симфония кебек зур әсәрләрне нота белән язып, алар ике йөз елдан соң да уйналырга тиеш. Кызганычка каршы, Ф.Әхмәдиевләр, С.Садыйковалар билгеле түгел әле. Сара апаның нинди җырларын халык җырлый? Һәм кайда җырлыйлар? Сара апаның җырларын хәзер җырламыйлар, аның җырлары тик радиодан гына ишетелә.
Мин Тукайны татарның иң бөек һәм иң дөрес юлдан алып барган музыка белгече дим. Ул әйткән: «Бу җырны ярминкәдән алып кайттылар. Быел җырларлар да, икенче елга иске дип ташларлар», – ди. Татар милләтенең шундый кызык ягы бар – ул җырларны умырып бара, «тагын, тагын» дип сорый. Бу яктан безнең үзешчән композиторларыбыз бик зур эш эшлиләр. Профессиональ композитор буларак, мин симфония язам.
Чит илдән киләләр дә: «Кем шагыйрьләрегез, кем композиторларыгыз? Нинди тарихыгыз бар?» – дип сорыйлар. Чит ил кешеләренең халыкның аңын, үз фикерен аңлыйсы килә икән, халык арасына бара һәм халыкның көйләрен тыңлый.
Р.В. Безнең «Карурман»нар, «Зиләйлүк»ләргә бәлки ике йөз генә ел түгелдер. Бәлки өч йөз, дүрт йөз елдыр, бәлки мең елдыр. Ә аларны язган авторлар үзешчәнме, профессионалмы?
М.Ш. Алар көчле профессионаллар. Алар милли хисне, милли төсмерләрне үзләренә бик көчле оеткы итеп җыеп, зур әсәргә яшәеш биргәннәр. Чөнки бу җырлар үзләре симфония бит.
Р.В. Мәсгудә, син – гаҗәеп киң колачлы, бай күңелле шәхес. Иҗатыңа күз салсак, анда симфония һәм рок-опера да, балет һәм дастан да, бәет һәм җырлар да, спектакльләргә язган музыка һәм гыйльми эзләнүләр дә бар... Соңгы вакытта кылган гамәлләрең күбрәк тарих, фольклор, ислам фәлсәфәсе өлкәсенә карый кебек. Киләчәктә композитор Мәсгудәнең галим Мәсгудәгә әйләнеп китүе дә мөмкин түгелме?
М.Ш. Син бездә галимнәр бик күп дип саныйсың мәллә? Композитор булу җиңел бит ул. Минем урынга килерләр әле.
Үземнең фәлсәфи, тарихи эзләнүләремдә мин нигә татар халкында лидерларны күрү, үстерү һәм аларны һәйкәл урынына күтәрү дигән хисләр юк, дип язам. Композиторлар, шагыйрьләр, язучылар күп. Көз көне Фуат Мансуров тарафыннан минем «Ибн Фадлан» дигән симфониям башкарылачак. Мин күрәм, бездә темалар шул хәтле күп – Атиллалар, Искәндәр Зөлкарнәйләр, Чыңгызханнар, Батыршалар, Сөембикәләр, Алмышханнар. Шундый бөек образлар күпме!
Милли идеяләрне күтәрүче, милләт өчен эшләүче шәхесләребезгә – рәссамнарыбызга, композиторларыбызга, язучыларга, җырчыларга ничек ярдәм итәргә? Милли аң белән эшләгән шәхесләр иң соңгы рәттә бара. Нигә алар авыр хәлдә яшиләр? Шул ук Сара апа нигә шул хәтле изелергә тиеш иде?
Р.В. Моның җавабы да күп тапкырлар әйтелгәндер. Соңгы елларда эшләнгән эшләребез шушы юлдан бара, шушы бәладән котылу өчен эшләнә. Безнең иң авырткан җиребез – ул да булса дәүләтебез булмау. Дәүләтсез халык һәрвакыт шундый хәлдә була. Без, милли балалар бакчаларыбыз, милли мәктәпләребез, милли институтларыбыз булсын, дибез. Әгәр дә шушы ихтыяҗларыбыз, теләкләребез, максатларыбыз дәүләт канаты астына алынмаса, бу кешеләргә уңышка ирешүе авыр булачак.
М.Ш. Әмма безнең дәүләт канаты астында милләткә бер ярдәме тимәгән күпме фестивальләр үтә. Шуларга сарыф ителгән матди чыгымнар безнең милләтне күтәрү чыгымнары була алмыймыни?
Р.В. Бездә бит «Европа – Азия» дигән музыка фестивале бар. Аны бөтен Европа белә. Ул үзенең исемен аклый микән? Анда Азия бармы? Япониядән бер-ике кеше килә дә, калганнары Европадан.
М.Ш. Европа белми ул фестивальне. Аны алты-җиде кеше белә Европада. Шушы фестиваль безнең милләткә ни өсти дә, безне – татарны бөтен дөнья дәрәҗәсендә танытуга ни бирә? Ул Европада өч-дүрт композиторны танытырга мөмкин. Һәм ул композиторлар да әле дөньяның каймаклары түгел. Аның исеме зур булса да, ул зур уңышларга, зур табышларга китерә торган һәм милләтне күрсәтә торган фестиваль түгел. Минемчә, Татарстан үзен күрсәтер өчен, беренчедән, милли идеяне алга куярга тиеш.
Р.В. Мәсгудә ханым, сез «Европа – Азия»дә үзегез дә катнаштыгыз түгелме соң?
М.Ш. Без катнашабыз, чөнки «Европа – Азия»дә катнашмасаң, безгә акча бирмиләр. Бу фестивальдә катнашканнан соң, Мәдәният министрлыгына хат языла: «Европа – Азия» фестивалендә катнашты, шуңа күрә акча-гонорар бирик», – дип.
Симфоник дастан язам: «Бу дастан дөрес түгел, болай язарга кирәкми. Моңа акча бирергә кирәк түгел», – диләр. Шуңа күрә Язучылар берлеге дә, Композиторлар берлеге дә Сталин заманында: «Дөрес фикерләмисең, көтүдән чыгасың, Солтан Габәши кебек икенче фикер белән уйларга тырышасың, милли традицияләрне күтәрәсең килә, юк синеке дөрес түгел. Ачка үл. Ачка үләсең килмәсә, безнеңчә яшә», – дигән принцип белән төзелгән.
Р.В. Инде әйткәнемчә, композитор булу өстенә, син әле халык иҗатын туплау һәм өйрәнү белән дә шөгыльләнәсең. Авылдан-авылга йөреп, әби-бабайларны сөйләтәсең, җырлатасың, ишеткәннәреңне язып аласың, А.Ключарев, Җ.Фәйзи, М.Нигъмәтҗановлар кат-кат йөреп чыккан «халык иҗаты» дигән болында яңа чәчәкләр, яңа табышлар очрыймы? Үзең туплаган байлыкны алар кебек бер басма итеп чыгарырга җыенмыйсыңмы?
Моннан берничә ел элек Татарстанга швед композиторла¬рын һәм музыка белгечләрен чакырып, алар белән бергәләп татар авылларыннан музыкаль фольклор җыеп йөргән идегез... Салкынрак холыклы шведларга безнең татар моңы ничегрәк тәэсир итте? Татар моңы белән швед моңы арасында якынлыклар таптыгызмы?
М.Ш. Разил, төзәлмәгән яраларыма тоз саласың. Безнең татар халкының рух йозагына әле ачкыч табылмаган.
Р.В. Илһам Шакировның да, башка кешеләрнең дә әйткәне бар: «Татар халкын, дәүләтсез калгач, Ислам дине коткарып калган», – дип. Кызганыч, бүгенге көндә Ислам динен чын күңел белән аңлаган, бөтен җаны белән бирелгән диндар кешеләребез күп түгел. Киләчәктә безнең милләтне кем коткарып калыр икән?
М.Ш. Соңгы ун ел эчендә татар алга омтылды һәм бик күп эшләр эшләнде. Дәүләт җитәкчеләребез дә күп гамәлләр кылды. Минем исемдә, Казанда трамвайда мин татарча да сөйләшә алмый идем. Мине Казакъстанда да татар булганыма мендәр каплап кыйныйлар иде.
Татар ул бетми, әмма татар сыегаерга мөмкин. Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Тукай, Такташ, Туфан, Җиһанов, Ключарев, Сара Садыйкова дәрәҗәсендәге шәхесләренең кыйблалары үзгәрә. Татар Көнчыгышка да, Көнбатышка да мөкиббән китәргә тиеш түгел. Җиде дәүләт төзегән татарның кыйбласы үзендә. Ул үзенең нинди матур, бөек халык булуын аңласын иде.
2001 ел