|
|
Түбән Мактамада табылган мөнәҗәт-бәет-васыятьләр
Якты дөньяны күреп туймадым
Әҗәл ширбәтен бер көн эчәрмен, Якты дөньядан бер көн кичәрмен.
Әҗәлем җитәр, тыннарым бетәр, Ясин укырга вакытлар җитәр.
Укый алмамын, бетәр сулышым, Артымнан калсын дога кылучым.
Газраил килер, җанымны алыр, Кызыл йөзләрем саргаеп калыр.
Якты дөньяны ташлап китәрмен, Караңгы гүрдә ни хәл итәрмен.
Караңгы гүрдә калыр бу башым, Фәрештәләрме булыр юлдашым.
Мөшкел хәл икән җанны бирүе, Авыр хәл икән гүргә керүе.
Зифа буемны үлчәп алырлар, Караңгы гүргә илтеп салырлар.
Зәгыйфь тәнемне каты тотмагыз, Кире кайталмам, ашыктырмагыз.
Ерак җирләрдән дуслар килгәннәр, Карап калсыннар якын күргәннәр.
Йорттан чыкканда ашыгып чыкмагыз, Бик елашмагыз, зинһар, чыдагыз.
Тордым дөньяда бераз вакытлар, Салкын туфрактан безгә ястыклар.
Бу ят җирләргә кемнәр китергән? Безгә йортларны кемнәр җиткергән?
Иптәш калмаган, түшәк җәймәгән...
Картлык нишләтә
Явыз бу картлык, шәфәгать юк анда, Кара җирләргә илтеп тә кертә.
Бу картлык шул ягы белән ярый – Бөтенәйсен дә бер тигез карый.
Булсын бик бай, булсын ул түрә, Фәкыйрь булса да бик тигез күрә.
Алтмыштан узгач картлык башлана, Дөнья кирәкми, эшләр ташлана.
Җитмешкә кадәр ул барыбер эшли, Бу картлыкка ул әле бирешми.
Җитмеш биштә әз эшли башлый, Авыр эшләрне бөтенләй ташлый.
Сиксәнгә җиткәч эшләми башлый, Авыр эшләрне кулыннан ташлый.
Ул чыга юлга өч таяк белән, Әкрен генә бара да бара, Алай да үзе байтак юл ала.
Сиксән бишкә җиткәч бераз туктала, Бераз ял иткәч бераз юл ала.
Бара-бара да юлдан адаша, Туксан яшенә җитеп маташа.
Туксанга җиткәч таягын ташлый, Караватыннан төшми дә башлый.
Ята да тора, бераз утыра, Утыргач арый, яту ягын ул карый.
Картлыкның соңгы чарасы – Сиксән белән туксан арасы.
Ана васыяте
Сөйлим әле, балакайларым, сүзләремне, Сүзләрем түгел моңнарымны, Мин үлгәчтен Коръән укытыгыз, Тәрәзәдән кайтып тыңлармын.
Зинһар, балакайларым, онытмагыз, Уздырыгыз минем өчемне, Белгәннәргә биреп дога кыйлдырыгыз, Буш үткәрмәң атна кичемне.
Зинһар, балам, уздырыгыз җидемне, Минем рухым кайтыр сезләргә, Шушы сүзләремне калдырамын Үлгәчтен дә сагнып сөйләргә.
Тар ләхетләр эчендә ятканда Кырыгымны уздырганны көтәрмен, Догаларыгыз барса шатланырмын, Онытсагыз нихәл итәрмен.
Балам, илле бер көнемне үткәрегез, Минем сезгә актык сүзләрем, Карчыкларыр җыеп укытсагыз – Якты нурлы булыр гүрләрем.
Тар кабергә илтеп кую белән Җавап алыр өчен килерләр, Амин-иман белән барган булсам Җәннәтләрдә урын бирерләр. Әрвахларга дога багышлау
Бисмилләһир рахмәниррахим
Иләһи багышладым Раббым үзеңнең ризалыгың өчен ошбу укылмыш кәламе шәрифләрдә хасыйл булган әҗер савапларны хаталарын, кимчелекләрен гафу иткәй хәлдә киң рәхмәтең белән кабул иткәй идең. Ошбу укылмыш кәламе шәрифләрдә булган әҗер савапларны хаслап багышлыйбыз барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелмеш безнең пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллалаһу галәйһиссәламнең рухлары шәрифләренә багышладым. Һәмдә аның әһле әүләтләренең рухлары шәрифләренә ирештергәй идең. Һәмдә атабыз Адәм илә анабыз Һава разыйаллаһуганһеләренең рухлары шәрифләренә ирештергәй идең. Һәмдә атабыз Адәм галәйһиссәламнән алып хәзерге көнгәчә җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәрләребез, барча габитләребезнең, барча заһитларыбызның, барча остазларыбызның, барча мәшәехләребезнең, һәмдә барча табиги-табигинләребезнең, һәмдә әүлияләр-әнбияләребезнең, барча әти-бабаларыбызның рухлары шәрифләренә багышладым. Үзең киң рәхмәтең белән рухларын шат кыйлгай идең. Әмин. Әгәр мәҗлесләрдә укырга туры килсә әүвәл шул йорт хуҗасыныннан өмет иткән әрвахларга багышлап дога кыласы. Раббым ошбу укылмыш кәламе шәрифләребезнең хакы хөрмәтенә һәрки гөнаһларыбызны ярлыка, дөньяви, әхыйрәви изге морад мәкъсутларыбызга ирешергә насыйп ит. Аннан соң раббәнә әтинә укып дога кылабыз. Раббана атина фиддунья хасанатан уа филь ахырати хасанатан
Кунакта көйләп укыла торган мактау шигыръләре
Килеп кердек өегезгә Иман нуры йөзегездә, Озын гомер, бәхет, тәүфыйкь Саулык бирсен Ходай сезгә.
Өйләргез катлы-катлы, Кигән киемегез затлы, Безгә булдыгыз шәфкатьле Рәхмәт яусын үзегезгә.
Килеп кердек өегезгә, Күзебез төште йөзегезгә, Безне каршы алгын өчен Рәхмәт яусын үзегезгә.
Шәфәгать кыйл, Рәсүлюлла Кадыйр Алла калям өчен, пәйгамбәрнең хакы өчен, 18 мең галәм өчен, шәфәгать кыйл, Рәсүлюлла. Мәккә белән Мәдинә өчен, Кәгъбәтулла хакы өчен, Анда Зәмзәм суы өчен, шәфәгать кыйл, Рәсүлюлла. Мөэминнәрнең җаны өчен, Шәhитләрнең каны өчен, Салават хөрмәте өчен, шәфәгать кыйл, Рәсүлюлла. Хаҗиларның туфрагы өчен, җәннәттәге хурлар өчен, Фәкыйрьләрнең сабры өчен, шәфәгать кыйл, Рәсүлюлла. Котлы булсын Ислам әhле, шатлык cезгә Иман нуры Сөенеч безгә Коръән әhле, шәфәгать кыйл, Рәсүлюлла.
Теләк
Аллаһы кәрим сән, рәхим сән, рәхмәтләрең илә кылган гөнаһларымны ярлыкагайсан, сөйгән колларың илә сөйгәйсән, сөймәгән колларыңнан ерак кыйлгайсан, эчемне-тышымны мәхәббәтең илә тутыргайсан. И Ходаем, укыган намазларымны, тоткан уразаларымны кабул кыйлгайсан, рәхмәтең белән кыйлган гөнаһларымны җуйгайсан. Гамәл дәфтәрләремне уң ягымнан биргәйсән, бу кичәләрдә кыйлган истигъфарларымны кабул кыйлгайсан. Ахирәттә дидарыңны насыйп иткәйсән. Йа Рабби, гөнаһларымны гафу кыйлгыйл, йа Рабби, тар каберләремне киң кыйлгыйл, караңгы гүрләремне якты кыйлгыйл, йа Рабби, гүр газапларын күрсәтмә, йа Рабби, сигез оҗмахың нурын биргел, йа Рабби, күршеләрем белән, татлы җимеш-балаларым белән, хәләл җефетем белән, газиз әткәм-әнкәм белән, остазларым белән, ахирәт дусларым белән, пәйгамбәрем Мөхәммәт галәйһиссәлам белән, шәһриярлар белән, Хәдичәи Кубра, вә Гайшә, Ситдыйка вә Фатыйма разыйаллаһыганһе белән, имам Хәсән-Хөсәен хәзрәтләре белән, рәсүлебез галәйһиссәлам белән, барча пәйгамбәрләр беән Гарше-Көрсинең күләгәсендә кыйлгайсан, йа Рабби, мәхрүм кыйлмагайсан. Йа Рабби, мөэмин колларың беән, пәйгамбәрләрең белән җәннәтең түрендә кыйлгайсан. Хуҗа Әхмәт Ясавиның 99 мең мөшәехләре белән мин фәкыйрьне ярлыкагайсан. Йа Кәрим, йа рахмануррахим, Падишаһ – Сән.
Агыйделләр акмый ул, Ахак салсаң батмый ул, Узган гомер, калган хәтер – Кир[е]әйләнеп кайтмый ул.
Мәсгудә Шәмсетдинова
|