Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Агыла да моңнар агыла

Чаллы шәһәренең 7 нче музыка мәктәбендә концерт бара. Сәхнәдә РСФСРның атказанган артисты, халыкара конкурслар лауреаты, Казан консерваториясенең проректоры Шәүкәт Әмиров һәм Уфа сәнгать институтының халык уен кораллары бүлеге мөдире, Башкортостанның һәм РСФСРның атказанган артисты, профессор Рәҗәп Шәйхетдинов балалайкада һәм баянда уйный. Залга моң агыла. Зал тулы балалар йотлыгып татар моңнарын тыңлыйлар. Кечкенә чакларында Шәүкәт һәм Рәҗәп исемле малайлар да сихерләнеп әниләренең бишек көйләрендә тибрәлгәннәрдер. Шәүкәт Әмиров тумышы белән Чиләбе якларыннан, татар-башкорт халкы борын-борыннан бу җирләрне үз иле итеп сайлаган – тау, күл, авыл исемнәрен шигъри атамалары моңа дәлил. Шәүкәтнең әнисе Мөнәвәрә ханым үз вакытында татар мәдәниятенә шифалы су биреп торучыларының берсе була. Дөнъя мәшәкатьләреннән изелеп илаһи сәнгатькә багышлаган хыялларын тормышка ашыра алмаса да, улы Шәүкәт аның омтылышларын чынбарлыкка иреәштерә... “Тәфтиләү”, “Рәйхан”,“Уел ” көйләрен тыңлап үскән татар егете бөтендөнья күләмендә танылды. Агыла да моңнар агыла.... Залда балалар, әниләре, әтиләре, укытучылары белән тын да алмыйча мөгҗиза дөньясында сәяхәт гизәләр. Концерт тәмамлангач, музыка мәктәбе директоры Лениза Харис кызы Баһаветдинова белән әнгәмә кордык.
- Лениза Ханым, нинди ысуллар белән шәһәр балаларына илһам нуры кундыра алдыгыз?
- Татар балалары бигрәк сәләтле. Ул бәлки гасырлардан килгән таланттыр. Мин күп еллар сәнгать структурасында эшләдем. Музыка мәктәпләренә санаулы балалар гына ала идек. Күрсәгез иде керә алмаган балаларның илереп җылаганнарын. Музыка белән шөгыльләнәселәре килә, укыйсылары килә. Шунда гел уйлап йөри идем, балалар теләкләреннән мәхрүм булмасын өчен нинди мәктәп ачарга соң? Чаллының вице-мэры Фәйрүзә Мостафина һәм элек бездә эшләгән, хәзер Татарстан мәдәният министры урынбасары Илдус Тарханов фатихалары белән 51 нче рус һәм 52 нче татар татар мәктәпләре базасында 7 нче музыка мәктәп-лицеен ачтык. Бездә күмәк җырлау, гомуми эстетик, хореография, музыка уен кораллары класслары эшли. Сәләтле музыкантларыбыз мәктәпте тәмамлагач турыдан-туры консерваториягә керәчәкләр.
- Казанда барлык музыка мәктәпләре Мәдәният министрлыгына карый, ә сез шәһәр халык мәгарифе идарәсе канаты астына сыенгансыз...
- Сәнгатькә бүген өч тиен бирсәләр, иртәгә бер тиен бирәләр. Хәзер музыка уен кораллары бик кыйммәт, укыту кыйммәт, класслар бизәлеше нәфис дизайн таләпләренә буйсынырга тиеш – бу, әлбәттә, зур матди чыгымнар таләп итә. Нинди генә сораулар белән барсак та, Рәис Фәлихович Шәһхелисламов, аның ярдәмчесе Илдус Шәрипович Шәрипов ярдәм итәргә тырышалар.
- Мәктәп коллективы сезгә теләктәшме?
- Без ике мәктәп дирекциясе белән уртак тел таптык, планнарны бергә төзибез, бәйрәмнәребездә бергә үтә... Иң якын булышчыларым – урынбасарым Әлфия Иванова, методист Ирина Илларионова.
- Хөкүмәт структураларыннан нинди дә булса ярдәмгә мохтаҗмы?
- Татар теле белгечләре юк дәрәҗәдә, тел белгәннәрнең белеме сай, методика ягыннан көчлеләрнең теле юк, ноталар юк, татар телендә методик кулланмалар юк. Музыка белгечләре татарча белми, шуңа йөрәк әрни. Без Татарстан министрлыгына, Казан дәүләт консерваториясенә зур өметләр баглыйбыз. Көйсезлек, телсезлек баткагыннан энтузиаст укытучылар берүзләре генә балаларны чыгара алмый.
Бөтен Татарстан балалары кечкенәдән үк сәнгать тәрбиясендә үссеннәр иде. Билгеле, алар барысы да сәнгатькәр булмаслар. Ләкин төрле һөнәр сайлап, сәнгатькә хас нәзакәтлелек белән илебезгә хезмәт итә алсалар, кешелекле булсалар – мин үземне бәхетле итеп сизәр идем, ди, - Лениза ханым. Һәрбер кеше үзенең ана телен белгән кебек, дөньяви сәнгать белән уртак телдә аңлашырга тиеш.


Мәсгудә Шәмсетдинова
Татарстан хәбәрләре, 25 нче апрель, 1995 ел.