Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Шундый инде ул безнең Мәсгудә

Үзе чибәр, үзе тере көмештәй җитез. Ничек өлгерә диген: әле кайчан гына “Мәһди” шоу-спектаклендә Үзәк стадионнан Сөембикә манарасына яшел нурдан ай куйган иде, инде чынлыкта ярымай куелган газиз манарабыз янындагы ачык сәхнәдә “Кыйссаи Сөембикә”не яңгыратып, бөтен Казанны сискәндерде, фаҗигале тарихыбызны бөтен нечкәлекләре белән күз алдына китереп бастырды. Бу ике спектакль йоклаган, телләрен, гореф-гадәтләрен оныткан байтак татарны уятты, сискәндерде, уйланырга мәҗбүр итте. Каян килгән аңа мондый көч, кыюлык? Үзәк өзгеч моң? Мәсгудә, әйтерсең лә, татар халкының гасырлар буена җыелган кайгы-хәсрәте, моңы, якты хыялларын туплаган бер чишмәсе. Әлеге чишмә җир өстенә бәреп чыккан, аны туктатырлык көч юк. Тау-ташларны актара, юлда очраган һәрнәрсәне үзе белән ияртеп ага да ага... Ләкин, әнә шул агышы, иҗат эше, бетмәс-төкәнмәс мәшакатьләре белән беррәттән, безнең Мәсгудә Шәмсетдинованың үзенә күрә сәер яклары, аның үз тирәсендә йөргән мәзәк хәлләре дә бар. Бүген мин әнә шундый берничә вакыйга турында сөйләргә телим.
Узган ел җәй көне, консерватория студентлары белән бәетләр, мөнәҗәтләр җыярга дип Ырынбур Каргалысына килгәч, композитор Мәсгудә Шәмсетдинованы эт тешли. Балтырының сум итен умырып ала. Врачлар карыйлар, тикшерәләр. Шөкер, котырган эт түгел икән. Бер айдан Мәсгудә терелә, ә эт аны тешләгәннең икенче көнендә ... җан тәслим кыла.
Биектау районының Чыршы авылында ике йорт бар. Берсе – җырчы Ринат Ибраһимовныкы, икенчесе Мәсгудәләрнеке. Бакчалары зур, җиләк-җимеш тә, яшелчә дә утыртырга җитә. Әле тагын бәрәңге утыртырга 20 сутый артып та кала. Базар экономикасына күчкән чорда 20 cутый җирең булу бик һәйбәт инде ул, җәмагать! Ире Таһир белән утырталар болар бәрәңгене, чүбен утыйлар, өяләр. Тик “Кыйссаи Сөембикә”не иҗат итеп, аны ачык сәхнәгә куеп мәш килеп йөргән арада Чыршы да, бәрәңге дә онытыла. Ул арада җылы яңгыр явып уза, бик матур булып бәрәңгеләр күтәрелә. Алабута да йоклап ятмый, бәрәңгене узып китә. Күршеләр көн саен чүп утый, колорадо коңгызы җыя. Тик, ни хикмәттер, Таһир белән Мәсгудәнең бәрәңгеләренә коңгыз төшми. Әллә бу гаиләгә ихтирамнары зур булып, бакчага керергә оялганнар, әллә алабута арасыннан бәрәңге сабакларын тапмаганнар.
Иҗат иткән әсәрләре арасында композитор күңеленә иң якыны “Әни кирәк” дигән, җырдыр, мөгаен. Ул аны телевидениеның балалар тапшыруы өчен яза. Сүзләре Роберт Миңнуллинныкы. Җыр әзер. Башкаручы эзләп ул чактагы 10 нчы интернат-мәктәпкә кереп китә Мәсгудә. Бик матур җырлый диеп, алтынчы класстан бер укучыны тәкъдим итәләр. Мәсгудә аны студиягә алып керә, җырның көен, камера алдында ничек басып торырга, тыңлаучыга җырны ничек җиткерергә кирәклеген өйрәтә. “Әни – иң кадерле кеше, әни – иң изге исем. Аны яратуың күзләреңдә чагылсын, әниең сине телевизордан карап, сөенеп утырыр”, - ди. Малай бик зирәк икән, тапшыруны язганда һәммәсен бик төгәл үти. Тавышы бик матур, андагы моң, күзләрендә сагыш! Чын артист диярсең. 8 нче мартка багышланган бу тапшыруны язгач, интернат кызлары килеп әйтә Мәсгудәгә: - Апа, аның әтисе моннан берничә ел элек үлгән. Бер ай элек әнисен җирләде. Дөм ятим ул. Бу хәбәр композиторга бик авыр тәэсир итә, ул сулыгып-сулыгып елый. Шул вакыйгадан соң ятим малай Мәсгудәнең үз улы кебек якын була, ул аларның өйләренә еш кунакка килә һәм композиторның күп кенә көйләрен тамашачыга беренче булып җиткерә.


Рәсимә Сибгатуллина.