|
|
Арыш та юк, алабута да беткән...
Алабаута таптым. Инәй зарлана иде, сугыш вакытында алабута күп ашадык, дип. 100 дән артык төре бар икән алабутаның. Русча лебеда да диләр, марь дә диләр. Ашап карадым, бик тәмле икән. Салатка салалар. Бер төрен кинуа дигәнен махсус үстереп орлыкларын кибетләрдә саталар. Кинуадан ботка пешерәләр. Турыдан да пешереп була, төрле яшелчәләр дә кушып пешереп була. Алабута орлыкларын амазазон компаниясеннән алып була. 400 орлык бөртекләре 3 доллар. Бер орлыгы якынча бер сум, дигән сүз. Безнең авылда бәрәңге бакчасыннан алабута утап җаннар чыга иде. Витамин Е, С, калий, рутин, төрле минераль тозлар, каротин, эфир майларын, унҗиде төрле аминокислоталар (болар барысыда алабутада) утаганбыз икән.
|