Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Стокгольмда Tатар аһәңе

“Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе композитор Мәсгудә Шәмсетдинова, Швед институты чакыруы буенча, Стокгольмның Король музыка колледжында тикшеренү эшләре алып бара. Швециягә китәр алдыннан Мәсгудә ханым бу илдә алган тәэсирләре белән уртаклашырга вәгъдә иткән иде. Безгә беренче хатын җибәргән”.
Швециягә килеп чыккач, җәннәт турындагы хыялның бу дөньяда ук чынбарлыкка ашырга мөмкинлегенә инандым. Халык үзе һәм аның хөкүмәте Бәхет, Тынычлык һәм Ышаныч дигән нәрсәләрне барлыкка китерә ала икән. Монда барысы да кеше өчен. Хөкүмәт үз халкы турында кайгырта, ә халык хөкүмәтенә үзе турында кайгыртырга булыша. Швеция – әкияттәй бай тормышлы ил, бер-берсен хөрмәт итә торган кешеләр яши торган ил.
Мин Швециягә Швед институты чакыруы буенча килдем. Бу дәүләт оешмасы Швеция турында мәгълүматләр тарату, чит ил һөнәриләрен укыту, фәнни һәм мәдәни өлкәдә алмашулар, семинар, конференцияләр һ.б. үткәрү белән шөгыльләнә. Әгәр мондый оешма Татарстанда булса ул аның сәнгатен, тарихын пропагандалауга юнәлтелгән проектларын тормышка ашыру буенча эшләр иде.
Гади Европалылар Россиянең бөтен халкын руслар дип йөртәләр. Башка бүтән бер илдә булсам, мин үземнең нинди милләттән икәнемне аңлату авыр булыр иде. Ләкин шведлар үзләренең тарихын, бигрәк тә миңа якын булган тарихларын, әйтик, бабаларыбызның моннан мең ел элек безнең территориядә очрашуларын бик яхшы беләләр. Алар Ибн Фадлан турында хәбәрдар. Ә менә соңрак вакыт – Алтын Урда чоры, Казан ханлыгы һәм 1552 нче ел аларга билгеле түгел.
Ибн Фадлан “Идел Болгарына сәяхәт” дигән китабында: “Мин сәүдә эшләре белән Ител буена килеп чыккан русларны (викингларны – М.Ш.) күрдем. Гәүдә-тәннәре мондый камил булган башка кешеләрне күргәнем юк иде әле”, - дип яза. Чыннан да, шведлар бик матур халык, бигрәк тә хатын-кызлары. Алар һәрвакыт яхшылык теләүчән, һәрвакыт мөлаем. Бу ил елмаючан хатын-кызлар иле. Мин аларны умырзая чәчәкләре, дияр идем. Үзләрен бик ирекле тоталар. Ирләре чибәрлектә хатын-кызлардан күпкә калыша. Алар авыррак, тулырак гәүдәле, йөзләрендә сорау билгесе катып калган диярсең. Моның сәбәбен швед хатын-кызлары тормыш проблемалары – акча эшләү, йорт-җирне тоту, балаларны тәрбияләү алар иңбашында булу белән аңлата. Ирләр йөзендәнге сорау билгесе – биредәге демократия нәтиҗәседер дип уйлыйм. Шуның аркасында ир-атлар хатын-кыздан өстенлекләрен югалтканнар бит. Әйе, Скандинавиянең бу илендә закон алдында барысы да тигез: ишегалды себерүчесе дә, король дә, ирләр дә һәм хатын-кызлар да.
Швед теле шулкадәр музыкаль, әйтерсең, сөйләмиләр, ә көйлиләр. Шундый сәер тойгы туа: мин бу телне кайчандыр белгәнмендер дә онытканмын кебек.
Швециянең иң югары могҗизасы – балалар. Мин бер мәртәбә дә елаган баланы да, кечеләргә тавышын күтәргән олы кешене дә күрмәдем. Ата-аналар балалары белән шулхәтле рәхәтләнеп сөйләшәләр, озак аерылып торган мәһәббәт каһарманнары очрашкан диеп белерсең. Олылаларның ял көннәре – гаилә белән аралашу бәйрәме. Гаилә әгъзаләре бергә-бергә музейга, концерт, кино, театр, ресторан, кафега бара.
Мин монда барысына да ияләндем кебек. Ләкин... һава торышы һаман да бик сәер тоела. Кояш кайдан чыга, кая китә – һич аңлап булмый. Бүген яңгыр ява, төн буе ява, икенче көнне иртән кулыңа зонтик аласың, ә урамда бер тамчы яңгыр юк. Шунысы кызык, шведлар үзләренең һава торышын, без үзебезнекен сизгән кебек, алдан ук тоемлыйлар.
Менә инде ничә төннәр буе күктә йолдызлар күренми. Бәлки аны икенче яктан күргәнгәдер, ай да бик сәер. Тирә-юньнән сине ниндидер сагыш баса, үзеңне тартылган кыл сыман сизәсең. Ә Казанда мондый сагыш өстән иңә иде. Швеция – гасырлар буе шведлар үзләре өчен төзегән гүзәл ил. Ләкин ул минем илем түгел.
Беренче мәртәбә “тере” шведны 1989 елда Варшавада композиторларның “Варшава көзе” дигән Халыкара фестивалендә күргән идем. Фолке Рабе – композитор, швед радиосының музыкаль тапшырулар редакторы. 1990 нчы елда аның булышлыгы белән швед радиосыннан минем “Мәһди” моно-операм яңгырады. Ул мөфти Тәлгать Таҗетдин үтенече буенча Идел Болгарында ислам диненең кабул ителүенә 1100 ел тулуга багышлап язылган иде. Аны Альбер Әсәдуллин башкарды.
Озак кына хатлар язышканнан соң швед радиосы журналистларын Татарстанга чакырырга мөмкинлек туды. Шунда Татарстан халыкларының рухи мәдәнияте турында егермеләп тапшыру әзерли алдык. Ә 1995 елда, моңа җавап итеп, Алевтина Булдакова җитәкчелегендәге хор Швециягә сәфәр чыкты: без халыкара хор музыкасы фестиваленә бардык, анда Татарстанны ил буларак күрсәттек. Шунда минем “Адәм Балалары” дигән канататамны башкаргач, яныма Швециянең хор ассоцияциясе президенты Христиан Люнтгрен килеп котлады. “Бик көчле хисләр – без мондыйга ияләнмәгән”, - диде ул. Кантата Швеция радиосыннан да башкарылды. 1997 нче елның гыйнварында ул радиодан тагын кабатланды. Шулай ук “Сөембикә бәете” дигән вокал-драматик монолог та (“Кыйссаи Сөембикә”нең камера варианты) аларның радиосыннан башкарылды.
Швед институты минем тугыз ай уку, эшләү дәверендә чыгымнарны үз өстенә алды. Бу координацияләүче оешма, ул мине Швеция король музыка колледжына, (безнеңчә, консерватория), төгәлерәк әйткәндә, Швед Фольклор департаментына беркетте. Департаментның җитәкчесе яшь профессор Свен Албек, бик мөлаем кеше. Бөтен кызыксындырган сораулар буенча аңа мөрәҗәгать итәм. Минем туплаган фольклор материалларын компьютерлаштыру белән шөгыльләнәбез. Бу бик авыр шөгыль: ни әйтсәң дә, компьютер галәмәтләрен белеп бетермим. Һәр атна саен фольклор турындагы лекцияләргә (өчәр, дүртәр сәгать) төрле илләрдән лекторлар чакырыла. Татар музыкаль фольклоры турында мин дә лекция укырга тиеш. Атнасына бер тапкыр швед музыкаль фольклоры буенча белгеч Сусанна Розенберг белән швед һәм татар фольклорына чагыштырма анализ ясау өчен очрашабыз. Ул колледжның фольклор ансамбленә җитәкчелек итә һәм музыкаль осталык буенча дәресләр алып бара. Аңа татар музыкасы бик ошый. Үзебезнең ансамбль белән “Викинглар эзе буенча” йөреп чыгу турында хыялланабыз. Һәркөнне композитор, этномузыколог, доктор Гуннар Валкаре белән очрашабыз. Ул озак еллар чит илләрдә укыткан, берничә тел белә, кайсы халыкныкы булуына карамастан этник музыканы өзелеп сөя. Хәзер аның җитәкчелегендә халык инструментлары өчен “Югарыга омтылганнар” дигән яңа әсәр төгәлләп ятам.
Үзем килгәнче үк Фольклор департаменты минем өчен Стокгольм янындагы урман эчендә коттедж алып куйган. Ләкин ул минем яклаучым һәм һимаячем швед татары Тюркер Суокканга ошамады, бәясн дә югары дип тапты. Тюркер мине үзенең танышы төрек хатыны Зөлфия ханым катына урнаштырды. Дүрт бүлмәле фатирның бер бүлмәснендә торам, консерваториягә барырга да нибары 20 минут вакыт кирәк. Тюркер Суокканнан да ерак түгел. Ул миңа һәрвакыт һәм һәр нәрсәдә ярдәм итеп килә. Аның компьютерыннан үземнең гаиләмә хатлар җибәрәм. Алар аны шул ук көнне укыйлар.
Минем өчен монда иң кызыклы очрашуларның берсе Стокгольм опера һәм балет театры дирижеры Ренат Салаватов белән күрешү булды. Ул монда гаиләсе белән килгән. Мин яшәгән районда йорт алып торалар. Казан халкы Ренат Салаватовны хәтерлидер әле. Татарстанның халык артисты, күренекле дирижер Ренат Салаватов үзенең музыкаль белемен Алма-Атада алган, Мәскәүдә, Ленинградта укыган. Ул алты ел Казанда Татарстан Дәүләт симфоник оркестрының баш дирижеры булып эшләде. 1989 нчы елда Ленинградка чакырыла, аннан алты ел Мюнхенда эшли. Менә хәзер Швециядә. Салаватовларның Швециядә яшәве минем тормышымны ямьләде. Бу бик күркәм гаилә. Ренат Наилә исемле гүзәл татар кызына өйләнгән. Ике кыз үстерәләр.
Бүген беренче кар яуды. Ул аяк астында шыгыр-шыгыр килә. Төн аяз, күк йөзе чиста. Ниһаять, йолдызлар күренә...


Мәсгудә Шәмсетдинова
20 гыйнвар, 1997 ел. Ватаным Татарстан.