Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Татарларда моң бетәрме?

Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитеты, халык иҗаты фәнни-методик үзәге тарафыннан югары дәрәҗәдә оештырылган Беренче Бөтентатар “Барлау” музыка фестивале җыр-моң бәйгесеннән миндә укучылар белән уртаклашырлык берничә фикер туды.
Татар моңы катып калмаган, ул үзгәрү процессын кичерә. Б у күренешне ничек бәяләргә соң? Без үзебез Татарстанда яшәгәч, йөрәк белән дөнья татарларын кабул итсәк тә, фикер белән халыкның моң лабораториясенә бик үк игътибар итмибез. Музыка фольклорчыларыбыз тарафыннан оештырылган экспедицияләр дә тик республикабызда үткәрелә. Балтач, Кайбыч ары китә алган юк. Шуңа күрә “Барлау” төрле яктан караганда да зур эш булды. Кызганычка каршы, музыка фольклорчыларыбыз, җырчыларыбыз, шагыйрьләребез концерт вакытларында сирәк күренделәр. Күпме талантлы композиторлар килгән иде. Шагыйрьләр үзләренең шигырь җимешләрен аларга бүләк итеп бирсәләр, җырчылар яңа җырлар алып калсалар, бу фестивальнең файдасы тагын да югарырак күтәрелер иде. Бу, әлбәттә, киләсе фестивальләрдә оештыручылар тарафыннан алдан хәстәрләнер. Шагыйрьләр фестивале белән бер вакытта барса сүз белән моң очрашуы тамашачыларны да ләззәтләндерер иде. Концертлар озын булды. Аңа карамастан, тамашачы бик игътибарлы булып, чын көйләрне алкышлады, ошамаганнарына, тәрбиялек саклап, килгәннәр бит, сәхнәгә менгәннәр бит, дип, хуплап, моңсу гына кул чапты.
Моң яшәү һәм үзгәрү процессында Татарстан чикләреннән күп чакрымнарга киткән. Казахстаннан килгән композитор Габдулхак Ахунҗанов өчен пентатоника кадерле булса, Башкортостан һәм Пермь өлкәсе композиторлары бик тырышып диатониканы җиккәннәр. Һәм ул диатоника татарча яңгырый. Моның сәбәбе – диатоникага татар төсмерен бирү, бормалаулар, бизәкләүләр бу төбәк композиторларының иҗатына гүзәл аһәң бирә. Әгәр дә чаманы белми бу юл белән мавыксалар татар моңын татар сүзе генә коткара алачак. Кызганычка каршы, сүз, шигырь мәсьәләсе үзешчән генә түгел, прфессиональ композиторлары өчен дә проблема. Чын шагыйрьләр китапларын чыгара алмаудан файдаланып, төзсез-тозсыз шагыйрьләрнең кәгазь өеме басты. Мин шагыйрьләрне үпкәләтәсем килми. Һәр кошның үз сайравы. Сүзләр сайлый алмаган композиторлар халык зәвыгын бозарга үзләренә юл куялар. (Мәсәлән: Әрем әче, әрем әче, ... сезнең туйда да үбешү татлы идеме, әйтче.)
Җырларны халык барлый, үзенең күңеленә яраганын сайлап ала. Шулай чишмә-көйләрдән, моң-елгалардан халык күңеленә гүзәллек дәрьялары кереп урнаша. Берничә төбәктә композиторларның моң лабораториясе яшәп килә. Кызганычка каршы, Чаллы композиторлары беренчелекне Түбән Кама һәм Алабуга шәһәрләренә тапшыра башлаганнар. Озак еллар төрле стильдәге җырлары белән куандырган Илгиз Закиров фестивальдә катнашмады. Ринат Гөбәйдуллин да иске җыры белән белән Казан тамашачысын шаккаттыра алмады. Ринат зур татлант иясе. Ул мондый фестивальләрдә игътибарлырак булсын иде. Түбән Кама композиторы Илһам Хисматуллинның иҗаты мине күп еллар шатландыра инде. Аңарда кабатланмас интонацион табышлар була. Үзенең эчкерсезлеге, мөлаемлыгы белән ул һәвакыт тамашачы күңелен җәлеп итә. Алабуга композиторы Владимир Мироваев иҗатына юмор хас. Әгәр дә ул бу җәһәттән эзләнүләр алып барса тиздән популяр композиторга әйләнәчәк. Юмор ягы бездә, композиторларда сай шул. Әмма бөтенләй үк түгел. Бу өлкәдә Ифрат абый Хисамов матур нәтиҗәләр күрсәткән иде, шул юлдан китеп Вәсим Әхмәтшин (Чаллы), Владимир Мироваев (Алабуга), һәм Семипалат (Казахстан) композиторы Габделхак Ахунҗанов әйбәт үрнәкләр күрсәттеләр. Композиторлар балаларга багышланган иҗатларын тәкъдим итмәделәр. Бәлки ул максат куелмагандыр да. Әмма Семипалаттан килгән балалар җырлап-биеп фестивальгә ямь өстәделәр.
Шулай ук башкару дәрәҗәсе дә (кайберләрен күрмәмешкә салышсак) югары иде. Казаннан профессиональ җырчылар катнашты, Уфадан Мөфтәдим Гыйләҗевның югары сыйфатлы гаилә квартеты, Сәүбән Чуганаев башкаручылары, Ижау шәһәреннән музыкантлар фестивальне ямьләделәр.
Оештыручыларның, әлбәттә, беренче максаты Казан тамашачысын бу концертка җәлеп итү булса, ул аңа иреште. Әмма композиторлар семинарларга, ярдәмгә мохтаҗ иде. Кызганычка каршы, бик түбән сыйфатлы фонограммалар кәефне бозды. Безнең моң ияләре – үзешчән композиторлар сыйфатлы аранжировкага лаек. Кайбер әсәрләргә симфоник оркестр дәрәҗәсендәге оркестровкаларны бирергә була. Казанда 15 оркестр була торып! Нигәдер безнең татар музыкасына рус инструментлары оркестрыннан югары күтәрелергә ярамый. Икенче фестиваль оештырганда дәрәҗә ягын да уйларга кирәк. Профессиональ композиторлар дип атарлык Казан композиторлары Мәсгут Имашев, Рамил Курамшин, Зөфәр Хәйретдинов, Марс Макаров икенче фестивальгә симфоник әсәрләре белән килер дип ышанычта калам. Шөкер, ярдәм кулын сузарга бездә профессионаллар бар. Андый концертлар фестивальнең дәрәҗәсен үстерәчәк. Ышанам ки, бу фестиваль тора-бара көч җыячак, камилләшәк, бөтендөнья татарларының моң-аһәңен барлау бәйрәменә әйләнәчәк.


Ватаным Татарстан, 10 март, 1999 ел.
Мәсгудә Шәмсетдинова