|
|
Энҗеләрне җыяр чак
Быел мин улларым белән Үзбәкстанда ял иттем. Союз республикалары арасында чикләр тәмам ябылып беткәнче балаларга ил күрсәтеп калыйм, дидем. Әлбәттә, бүгенге тынгысызлык, өметсезлек турында уйламасаң, бу оҗмахка тиң як. Биредә җылылык, муллылык, кунакчыллык искиткеч. Тик башта бер нәрсә сәер иде. Казан-Ташкент поездында элеккечә җылы якка кунакка йөрүчеләр түгел, Татарстанга эш белешергә, фатир алышырга, дип кайткан кешеләр күпчеллекне тәшкил итә иде. Болар, нигездә, урта буын кешеләр. Кайсы белән генә сөйләшсәң дә, күңелләрендә бер әрнү, - Казанның үзендә дә, тирә-юнендә дә сатып алырга йортлар юк диярлек. Авылларга барып чыгучыларга да бик үк якты чырай күрсәтмәгәннәр. Тел белән әйтмәсәләр дә: “Бездә начар чакта яхшыны эзләп читкә киткән идегез. Бездә яхшыргач кайтырга йөрисез”, - дигән үпкә сиздерүчеләр булган. Чынлыкта, хәзер Татарстанга кайтырга йөрүчеләр үзләре туган җирне ташлап китүчеләр түгел. Алар, репрессиядән, һәр төрле эзәрлекләүләрдән качып киткән зыялылар, муллалар, эшмәкәрләрнең балалары. Аларның ата-бабалары шулай төрлесе-төрле якка сибелеп телне, динне саклап калганнар. Ташкенттагы күп санлы очрашуларда мин үземә ачыш ясадым. Читкә китәргә мәҗбүр булганнарның балалары – милләтнең затлы буыны озын буйлы, матур, зәвыклы кешеләр. Тормышлары җиңел булмаса да алар сыгылып төшкәнгә ошамаганнар – вәкарьлек, горурлыкны җуймаганнар. Ташкент телевидениесеннән Татарстан Республикасындагы хәлләр турында чыгыш ясаганнан соң аларның күбесе мине эзләп тапты. Гаяз Исхакыйның туганнан-туган сеңлесе Сөембикә ханым җыйган кунак мәҗлесендә рәссам Чынгыз Әхмәров, архитектор Мәхмүт Булатов, рәссам Рафаэль Такташ һәм милләтебезнең күрке булырлык башка зыялылары бар иде. Аларның әнгәмәсе сәнгать, әдәбият, Татарстан, Казан... Әйе, зыялы татар кунакка җыелган җирдә китап хакында гәпләшә. Әлбәттә, Ташкент һавасында сагыну, рәнҗү авазлары да яңгырап ала. Әмма безнең халыкта бу бәлаләребез өчен кемне дә булса гаепләп, дошман эзләп утыру юк. Мин бит үзем дә 16 гасырда чукындырудан, буйсындырудан качып башкорт якларына чыгып киткән татар нәселеннән. Мине дә Казан, Татарстан чакырып кайтарды. Сөембикә ханым да, аның балалары да: “Бүген үк чыгып китәр идек”, - диләр. Юк, аларны кумыйлар. Тормышлары да иркен, бай. Алар һәм алар кебек меңнәр аңлый: Милләтнең бергә җыелыр вакыты җитте. Энҗеләрне җыяр вакыт. Чөнки горбәтлектә яшәүнең вакыты күпләр өчен чыгып бара. Үзбәкстанда гына түгел, Казахстанда да меңнәрнең күзе Казан ягына төбәлгән. Алар буш кул белән кайтмаячаклар. Аларның белеме, тәҗрибәсе, байлыгы төрле якка сибелеп эзсез калмасын иде. Алар бит инде читтә дә хуҗа булып түгел, килгән кеше, кимешәк булып яшәделәр. Милләттәшләребез биредә тагын бер мәртәбә кимсетелү кичермәсен өчен кайтучыларны урнаштыруның һәр як өчен дә кулай вариантын эзләп табасы иде. Минемчә, һәр төбәктән кузгалып кайтучыларга бергә-бергә укмашып яшәү мөмкинлеге тудырырга кирәк. Казан янында Ташкент, Алма-Ата ... шәһәрчекләрее үсеп чыксын иде. Болар башкалабызның үзенчәлекле юлдашлары булырлар. Мондый юлдаш шәһәрчекләрне Чаллы, Алабуга тирәсендә дә корырга мөмкин. Бу мәсьәләнең хөкүмәт дәрәҗәсендә хәл ителүе шарт. Ул эш, мөгаен, Татарстан Югары Советының миграция турында закон кабул итүеннән башланырга тиештер.
Татарстан хәбәрләре, 24 октябрь, 1992 ел Мәсгудә Шәмсетдинова
|