|
|
Тауда торган тауны күрми
Алар үзләрен радиоактив татарлар атыйлар. Казахстанда Семипалат шәһәрендәге Советлар Союзы заманындагы атом-төш полигонының ябылуына быел 10 ел тула. Семипалат шәһәрендә 16 мең татар яши. Кай заман килгәннәр алар бу далаларга, ниләр эзләп йөргәннәр? Мин бу турыда Семипалаттан килгән үзешчән композитор Габделхак Ахунҗанов белән сөйләшәм. Ул үзенең биш буын нәселен хәтерли, һәм әйтүенчә, 16 мең татар Семипалатны һәм Казахстанны туган ил дип саный. Бу шәһәр, рәсми документларга таянганда, Петр I указы буенча Русия чикләрен казакъ-кыргызлардан саклау өчен 280 ел элек барлыкка килә. Монда чукынырга теләмәгән, үз туган җирләрендә коточкыч мәсхәрәләүләрдән качып киткән татарлар һәм казакълар булган. Габделхакның әнисе Мәрьям апага бу сәяхәт турында бабалары бик тәфсилләп сөйләгәннәр. ХХ нче гасыр азагында поезд белән өч тәүлек барырга кирәк җиргә татарлар атларга утырып киткәннәр. Айлар үткән, еллар үткән. Килеп җиткән җирләрендә урнашып иген чәчә башлаганнар. Ул иген уңмаса, бөтен ил-йорт белән тагын күченеп, уңдырышлы җир эзләп йөргәннәр. Иделләрен сагынып, су буйларын эзләгәннәр. Һәм, ниһаять, ямьле Иртеш буйлары, уңдырышлы җирләре белән туган илләрен хәтерләткән хәзерге Семипалат шәһәре тирәсенә авыллар салып яши башлаганнар. Хәзер татар авыллары бетү дәрәҗәсендә. Татар кайда гына булмасын, үз көнен үзе күрергә өйрәнгән. Дала баласы Габделхак үз иленә гашыйк, аның өчен Абай Тукай кебек бөек, аның өчен казакъның горур көйләре – Ватан моңы. Габделхакның фикерләве бик оригиналь һәм милли. Мин мондый сөйләмне Чиләбе һәм Ырынбур татарларында ишеткән идем инде. Җөмлә саен мәкаль. Габделхак Семипалаттагы Татар иҗтимагый үзәгенең рәисе, “Иртеш моңнары” дип исемләнгән татар халык җыр һәм бию ансамбленең, өлкәннәрнең “Истәлек” җыр коллективының, “Гөрләвек” исемле нәниләр ансамбленең җитәкчесе. Габделхак Ахунҗанов Семипалатта сәнгать мәктәбе ачкан. Анда 16 укытучы Казахстан дәүләтеннән эш хакы ала. Кызганычка каршы, дөньяда искән кризис җилләре бу мәктәпне дә тынычлыкта калдырмаган. “Факультатив алып барган кайбер укытучылар белән хушлашырга туры килде”, - ди, Габделхак ачынып. “Хәзер бу мәктәпкә казахлар да, руслар да балаларын алып киләләр. “Габделхак, тик безнең балаларны татар ясама инде, казах, рус булып калсыннанар,” – дип шаярталар”. Тоташтан моң булып дөньяга килгән Габделхакка әнисе Мәрьям апа милли тәрбия биргән. “”Әни андый булмаса, мин җырлар яза алыр идемме үземнең туган телемдә?” – ди Габделхак. Чык тамчысы кебек саф, татар моңы кебек гүзәл бу ханым Казахстан татарларын татар булырга ярдәм итүче Габделхакка әледән-әле иҗади фикерләр биреп тора. Татарстанда балалар конкурсында гран-при алып киткән Диас Мөсәлимовны Мәрьям апа телевизорда күреп, ярты ел эзләп, улына китереп бирә. Әле генә бик зу уңыш белән узган үзешчән композиторларның җыенында катнашкан Диас Габделхакның җырларын җырлап Казан тамашачысын таң калдырды. Казахстаннан 3 тәүлек буена әти-әниләре белән үз акчаларына килгән Семипалат нәниләре татар моңын җиренә җиткерүләре белән безне тирән уйга калдырдылар. Без Казаныбызда яшәп бәхетебезне аңламыйбыз икән. Тауда торган тауны күрми, ди Габделхак. Бездә “Сарман” көен ишетсәләр, казахлар да җырлый. Казанда булмаган татар имәc (түгел), - диләр Семипалатта. 16 мең татар без Казанга киткәндә көнләшеп ак юллар теләп калдылар, - ди Габделхак. Мин сорадым: “Ничек соң без сезгә булыша алабыз?” Ярты елга бер генә булса да Татарстаннан татар композиторлары, татар язучылар, җырчылары, галимнәре килеп торсалар тде. Безне рухи илебездән ваз кичермәгез, безгә сезнең сәламнәрегез дә шифалы, сезнең яктан искән җилләр – Ватан сәламе. Сез безгә түгел, без сезгә ярдәм итәргә тиешбез, - ди дала татары Габделхак. Без татарларга ихтирамлы халык илендә яшибез. Алибек Днишевның, Бибигөл Тулегенованың, Ренат Салаватловның һәм башка талант һәм акыл ияләренең әниләре татар. Үз вакытында бөек Абай татар әдәбиятенә рәхмәтле булган. Шуңа күрә без ышанабыз – безне сыендырган тугандаш казах иле, минем туган җирем Казахстан татарлары сезгә матди ярдәм кулын сузарбыз, тик сез безне рухи ярдәмнән ташламагыз, - диде Габделхак. Хәзерге вакытта татар мәдәнияте Семипалатта авыр хәлдә. Сәнгать уяну вакытын уңышлы кичерде. Икенче этап үстерелеш көтелгәндә моңа мөмкинлек булмады. Шуңа күрә Казахстан татарларының иң зур бурычы – булган мәдәниятне, сәнгатьне саклап калу. Бер энҗе бөртеген дә югалтмыйча рухи Ватанга – Казанга китереп тапшыру. Мин профессиональ композитор буларак үзешчән композитор Габделхакка ярдәм кулы суза алмадым, чөнки ул көчле иде, ул милли иде. Ул ярдәмгә мохтаҗ түгел иде. Пентатониканы ягымлы, назлы шәкелдә файдалануы белән аның көйләре мине җәлеп китте. Татарстан композиторларының көйләрендә хәзерге вакытта пентатониканың эзе югалып бара. Габделхак өчен пентатоника Ватан төшенчәсе кебек кадерле.
Мәсгудә Шәмсетдинова Март, 1999 ел
|