Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Җил капкаларын бикләмә

Дилә Булгакова сүзләре, Мәсгудә Шәмсетдинова көе


Яфрак бураны әйләнә -
Тайпылдым мең төсләрдән,
Җил капкаларын бикләмә -
Качып киләм көзләрдән.


Кушымта:
Кулларымда ал күбәләк,
Тыным белән җылыттым,
Моң-күңелгә җан өрергә
Җитә икән җылы тын.


Чәчләремдә җиләк исе,
Чәчәк кенә су юлы.
Синең янга җәйләр буйлап
Кайтып киләм бу юлы.


Кушымта:
Кулларымда ал күбәләк,
Тыным белән җылыттым,
Моң-күңелгә җан өрергә
Җитә икән җылы тын.


Җәй гамьнәрен җанга урап
Тайпылдым мең төсләрдән,
Капкаларың ачык калдыр -
Кайтып киләм көзләрдән.


Кушымта:
Кулларымда ал күбәләк,
Тыным белән җылыттым,
Моң-күңелгә җан өрергә
Җитә икән җылы тын.