Зинфира Арсланова шигырьләре
Үкенү-ялгышларың
Дүрт аяклы ат та абына ла Китә ары тагы тырышып. Кешеләрнең ялгышлары исә Язмышларга бара сырышып...
Абынмыйча атлап була микән Сикәлтәле тормыш юлыннан? Ялгышлардан, үкенү, сагышлардан Бик катлаулы киртә корылган.
Саклый ялгыш матур кыз булып та, Яшел елан булып сагалый... Аңны томалаган төтен булып, Көнчел дусың булып куалый.
Кара сакал булып иярә ул Кайчагында гомер буена. Ачы үкенү булыпяши кайчак Бик тирәндә - төнге уеңда... Февраль. 2009 ел.
Ай һәм сөю
Мәхәбәттән шашкан чакларында
Шахит-фәлән безгә кирәкми
Тик йолдызлар тәрәзәдән күреп
Тулган айга безне эләкли.
Җылы учларыңның тансык назын
Сагыныплар шундый илерәм.
Кайнар иреннәнең тию белән
Мәхәббәттән шундук исерәм...
Гашыйкларны ашыктырмыйм диеп
Җир әйләнә акрын, җай гына.
Мәхәббәткә күз тимәсен диеп
Тәрәзәдә саклый ай гына.
2011 ел. Март
Сөйгәнемә
Миңа атап шигырь язмыйсың дип,
Үпкәләмә миңа, сөйгәнем,
Син үзең дә матур бер җыр кебек
Биләп алдың минем йөрәгем.
Яңгырдан соң чыккан кояш кебек
Язмышыма балкып килеп кердең.
Бәхет ишекләрен бергә ачыйк дип
Кулларыма алтын ачкеыч бирдең.
Син аңлыйсың мине ярты сүздән,
Ә мин сине – ярты караштан.
Син тиңлисең мине назлы язга,
Ә мин сине – кайнар кояшка.
Тормыш үрләренә менгән чакта
Ычкындырмыйк кына кулларны!
Пар канатлар кагып үстерик без
Чибәр кызлар, батыр улларны!
2013ел
|