Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Минем Әтәем

Раушан Биктагирова (Яхина)
минем икетуган сеңлем хәтирәләреннән:


Инәем (Әтәемнең апасы Гөлдерәйхан-мш), мәрхүм сүзләре: "Әтәемнең 8 баласы арасында Шәмселислам иң матуры иде..." Ул нигәдер бервакыт та "инәем", "инәемнең" дип сөйләшми иде. Аның өчен һәрвакыт "әтәем", "әтәемнең" иде... Дәүәти, мәрхүм, һәр баласына белем бирергә тырышкан. Инәем Бирскида 1 ел укыгач, аның янына Шәмселислам абзыйны алып килгән. Алар бергә Әхмәт исемле итек тегүчедә фатирда торганнар. Дәүәтием, салкыннар җитүгә, аларга кышкы кием - салым,азык -төлек алып килгән дә, бер кич йоклап, кайтырга чыккан. Шәмселислам абзый, аның атына утырып, озатып киткән. Баралар икән, баралар икән, Шәмселислам абзый һаман "озата" икән. Дәүәти, аптырап, кирегә борылып килеп, тагын бер кич йоклап киткән...