Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Тал бишеге бар аның

Мәсгудә белән озак еллар аралашу дәверендә мин аның музыка белән мөнәсәбәтләре бик үзгә икәненә инанганмын инде.
Аныңча, сәнгатьнен һәр төре дә музыка булырга «хыяллана». Музыка — иң югары сәнгать. Иҗат ярдәмендә иң бөек рухи канәгатьлеккә ирешергә мөмкин. Андый рәхәтлек тойгысын алкоголь дә, яратышу да, наркотиклар да уята алмый.
Казанда «Нәүрүз» фестивале барган көннәрдә кыргыз, кумык, казакъ, тыва, хакас артистлары арасында микрофон-диктофонын тоткан апаларын күреп, татар театрлары артистларының: «Бәрәкәт, Мәсгудә апа кайткан икән», — дип сөенешүләре үзен акламады. Төрле-төрле спектакльләренә музыка язган режиссерларның да кулларын узып барышлый гына кысып үтте ул.
Сөбханалла! Композитор Мәсгудә Шәмсетдинова бер Америка журналистына интервью сөйләгәненчә, иҗади исереклек халәтенә кергән түгелме соң?!
…Америка журналисты Мәсгудәне аңлый алмый интеккән, имеш. Ул үзе бик бай кешенең хатыны икән. Анда сәнгать белән байлар гына мавыга ала, дип уйлый ул. «Менә син йокыдан торасың, үз-үзеңне тәртипкә китерәсең, тешләреңне чистартасың, иртәңге ашыңны әзерлисең, ашыйсың… ә аннары музыкаң белән шөгыльләнеп алу өчен өстәл янына барып утырасыңмы, әллә пианино янынамы? — дип сорый бу. Мәсгудә аңа болай дип җавап биргән: “Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, күзгә күренмәс биек-биек колонналар арасында энҗе-мәрҗәннәр пышылдашуын ишетә башлауга, нота дәфтәрен алып утырам. Туалетка да бармыйм, тешемне дә чистартмыйм, ашамыйм да — музыкам янына ашыгам. Музыкам мине «очындыргач» кына туалетка барып киләм, аннан кабат ноталарга тотынам, тешемне чистартып киләм дә янәдән нота дәфтәремә ябышам, арада ашап алам. Тагын музыкама әйләнеп киләм”.
“Мин нота дәфтәрен күрүгә ук кызыша башлыйм. Менә-менә минем яныма музыка кошы очып килер дә дәфтәремдә оя корыр кебек. Авазлар күп түгел, фәкать бер аваз. Тик аның аһәңнәре мең төсмерле”.
Ничек итеп авазларны «таный» башлаганын да сөйләгәне бар аның. Бик бәләкәй чагында Рәхилә апасы белән урманга җиләккә баргач, «җиләк җыярга бер дә яратмаган Мәсгудә биегрәк берәр агач төбенә баса икән дә тын гына тирә юньне күзәтә икән. Шулай табигатьне тыңлап тын торган мизгелләрдә кинәт ул ачыш ясый: һәр агачның үз тавышы бар икән, ләбаса! Яфракларын көйле генә ләпердәткәне — өрәңге, менә бу тыныч пышылдашу – чыршылардан. Аяк астындагы үлән узенчә сөйләшә. «Җил, гомумән, хуҗа булып исә! Кызны һәp тарафтан авазлар төреп алган икән бит. Җилсез көндә дә җил тавышын ишетеп гаҗәпләнгән кызның тумыштан музыкант булуына бер дәлил түгелмени бу! Мәсгудә бу табигать авазларын тыңлау сәләтен тора-бара бүтән тирәлектә дә һаман-һаман сынап карый торган булып китә. Авазлар уяткан хисләр өермәсенә чыдаша алмыйча, кызның тыелгысыз елап җибәргән чаклары да була. Ай! Ничек түзә икән бу дөнья! (Мәсгудә Шәмсетдинованың Харрас Эюп сүзләренә язган җырын тыңлаганда композитор хисләре тыңлаучыны да коендыра:
…Агач башлары шаулыйлар – җилдәнме, сагыштанмы?..
Табигать белән аралашу зарурлыгы аның өчен иртәнге намаз кебек изге бер йолага әйләнә. Мондый ихтыяҗы булган шәхес, әлбәттә, ирек дигән изге төшенчәне һәмма нәрсәдән өстен күрә. Әнә шул иреккә сусау Америкага алып китмәде микән Мәсгудәне?
Америкада яшәү дигәне ничек кенә көйләнгән, иҗаты өчен әйбәт мөмкинлекләр тудырылган булмасын, Сибгат Хәким әйтмешли, арышлар серкә кыскан вакытта Мәсгудә Шәмсетдинова Татарстана кайтып төшә. «Әлбәттә, минем уз кабыгыма бикләнеп, берәү белән дә аралашмыйча иҗат итү теләгемнең басылганы юк. Әмма татарларымнан аерылып берәр ел яшәүгә, миндә бер сусау барлыкка килә. Шул чагында мин тиз-тиз генә җыенам да Казанга очам», — ди ул.
Татарлары арасына кайту, милләттәшләре сулаган һаваны сулау да җитә. Кунактан кунакка йөрту мөмкин түгел аны. Иҗатына һаман җим җыймакта. «Беләсеңме, мин күпме бишек җырлары җыйдым?! Шуларны эшкәртеп, радиотапшырулар эшләп, җырларны дискларга яздырып, университетларда лекцияләр укып — тулы иҗат тормышы белән әллә ничә ел яшәрлек байлык бар миндә. Интернетта үзем ачкан «онлайн-радио»да (www.tatars.com) тәүлек әйләнә төркиләрнең фольклор музыкасы һәм татар композиторларының әсәрләре яңгырап тора. Үзем яшәгән Сиэтл шәһәренең үзәк колледжында ислам дине, татар музыкасы һәм татар этносы турында лекцияләр укыйм. Миңа Америкада уңайлы. Иҗат лабораториям шунда. Мин анда бернинди дә өй салмадым. Америка хөкүмәте миңа фатир бирде. Әмма мин татар халкының рухи йортын төзү, шунда милләттәшләремне туплау өчен армый- талмый эшлим. Сиэтл шәһәрендэ бергә-бергә тату яшәп ятучы йөз милләт минем татарлыгымны раслап кына тора. Мин монда акчам юк дип кайгырмыйм. Ул турыда хөкүмәт уйлый. Америка үлчәмнәре буенча караганда, мин — философия фәннәре докторы», — ди ул.
Иҗатын җыр жанрында башлап җибәргән Мәсгудә Шәмсетдиновага чын-чынлап танылуны «Мәһди» рок-операсы китергән иде. Шуның премьерасыннан соң композитор татарларның бәйрәм йолаларын музыка аша тергезү эшенә ныклап торып тотынды. «Корбан бәйрәме», «Рамазан» ата-баба йоласына кайтырга өндәү иде ул.
«Кадер киче» ораториясе, «Көмеш кашык болытта» балеты артыннан язылган «Карга боткасы». Композиторны иҗатының бүгенге мәгънәви чагылышына китергән әсәрләр булгандыр болар. «Ибне Фадлан», «Чыңгыз хан», «Дәрвиш» кебек симфоник поэмалар, «Адам балалары» кебек кантаталар язарга егәре җиткән композиторның балалар тематикасына өстенлек бирә башлавы кешелекнең асылын, җирдә яшәү хикмәтен эзләүдәндер. Тәүге куелышы Төркиядә — халыкара фольклор фестивалендә булган «Көмеш кашык болытта» балет-фрескасында ук балаларның яңгыр теләве, ягъни табигать белән кушылу йоласы гәүдәләнә. Сюжетның нигезендә Кеше һәм Галәм, Кеше һәм аның җаны, Кеше һәм бүтән дөньялар идеясе ята. Без бит барыбыз да Җиһан тамчылары. Табигать көчләренә — Кояшка, Җилгә, Суга ялварган вакытта адәм баласының әллә нинди тоем күзенекләре ачылып китә торгандыр.
Әнә шул тоем күзәнәләрен ачуның иң үтемле чарасы сабый балага бишек җырлары җырлаудыр. Мәсгудә Шәмсетдинова шулай уйлый. «Бишек җыры — кешелекнең иң беренче гены түгел микән?» — ди фәлсәфә фәннәре галиме. Менә шуңа күрә моннан җиде ел элек дөньяның бишек җырларын җыя башлый да инде ул. Композиторның ни белән мәшгуль булуын белеп алган Дибора Фант дигән ханым — ул Төньяк-Көнбатыш фольклор фестиваленең директоры – аңа ун ярдәмче беркетә. Шуннан соң аның янына халык агыла башлый. «Гаҗәп хәл – бөтен дөнья бишек җырлары җырлый икән. Бу икәүнең җан бөтенлегене ирешкән мизгелләренә Ай гына шаһит. Шуңа күрә бишек җырларында Ай бик еш телгә алына торгандыр да инде. Миңа йөзләрчә кешеләр бишек җыры җырлады. Азга гына булса да мин аларның бебиләре булып алдым. Бишек җыры бала аңына анасының аны өзелеп яраткан мизгелләрнең график язылышы булып сеңеп кала. Җырларны җыя башлаганда мин үземнең нинди мөһим катламны аралый башлаганымны аңламаган да идем. Әйтик, 90 нан узган бер норвег карты миңа атасыннан (!) отып калган бишек җырын яздырды. «Хәзер инде үлсәм дә була. Атамнан калган ядкарь миннән соң да яшәячәк!» — диде ул. Миңа балаларның әне-сеңеллеренә җырлый торган җырларын да язып алырга туры килде. Яһүдиләрдән җиде җыр язып алып, языла торган симфониямә кертеп җибердем.
Уңышлы проект булды бу. Беренчедән, мин шушы җырлар аша инглиз телен нечкәләп өйрәндем. Кешеләр йөрәгенә яшерелгән серләрне ачу өчен уникаль ачкыч таптым. Бер кызык очрак. Берәүнең әнисенең бер де инде моңы булмаган. Менә хәзер шул кеше, көйне бозып җырлаучы берәрсен ишетсә, шуңа ияреп китә, шул рәвешле әнисен сагыну хисен баса икән».
Җырларны эзләп, композитор үзе дә күп йөри. Резервациядәге кабиләләр янына да барып чыга. Күптән түгел тулейлеб кабиләсе индеецларының җырларын яздырып алмакчы булып йөргән. Һәм… чын-чынлап аптырап калган. Ни өчен килгәнен һич кене дә аңлата алмый йөдәп беткән ул. Композиторны тагын бер ачыш көткән икән ләбаса: «Безнең сабыйлар аркабызда йөри. Анасының йөрәк тибеше — балага бишек көе инде ул!» — дигән бер зирәк хатын Мәсгудәнең тел төбен төшенеп алгач. Яшәү рәвеше бу! Африка негрлары да, баланы йоклату өчен, йөрәк ритмына тәңгәл китереп, барабан кага икән.
Югыйсә, бөтенесе дә гади генә бер очрактан башланып китә. Ире Таһир кулын сындырып, хастаханәгә кергәч, хәл белергә килгән Мәсгудә курше ятакта яткан икенче бер хастаның йокысызлыктан интегүенә игътибар итә. Йокы һәм йокысызлык турында киңәш-табыш итешүләр үзеннән-үзе бишек җырларына алып чыга. Кемдер саный, кемдер хәтерендәге ямьле, ләззәтле мизгелләрне уятырга тырыша, кемгәдер… Ә менә бер шәфкать туташын ире — христиан рухание — алдына утыртып, хатыны өчен үзе махсус уйлап чыгарган бишек җырын җырлап йоклата икән. Эштән тәмам арып кайткан хатын шунсыз йоклый алмыи ди. Мәсгудәнең үзенә, йоклап китү өчен еракта калган авылын, авыл яны әремәләрен сарган аксыл томанны, томанга төренеп утырган сыгылмалы талларны — талбишеген искә төшерү җите: ойый да китә.
Мәсгудә Шәмсетдинованың «Дөнья беби тирбетә» дип исемләнгән коллекциясенде Эквадордан, Эфиопиядән, Бангладештан, Тунистан, Сомалидан, Вьетнамнан, Һиндстаннан, Украинадан бишек җырлары тупланган инде. Композитор бала бишеге тирбәткән аналарның җырын мөмкин кадәр күбрәк җыярга омтыла. Ул үзе бишек җырларын йокыга оюның этно—символлары дип атый. Италиядә бездәге Йокы бабайны – Яшел кеше, Британиядә Ком кеше дип йөртәләр икән. Кайдадыр йокы шуышып килә, кайдадыр — очып… Төрки телле аналар бебиләрен «бәлли-бәлли-бәү» дип, славяннар «люли-люли», «лу-лу», «ло-ло» дип, гарәпләр «дәлиләй-дәлиләй» дип, Америка инглизлере «һаш-һаш» дип, испаннар «ро-ро» дип, Африка әниләре «ре-ре», «ро-ро» дип тибрәте икән. Шушы авазлар артында төрле этносларның тарихы тора түгелме соң? Төркиләрнең «үбү» сүзенә охшаган «бәү»ләре, урысларның «целую»га аваздаш «люли»лере бишек җырларының нигезендә наз, ярату хисләре ятуга ишарә.
Җәнлеклер ырылдавына охшаш «ре-ре», «ро-ро»лар нәрсә — иркә песи (юлбарыс, арыслан) балаларының мырлавымы ул, әлле бу авазлар рәтенең тагын да тирәнгәрәк киткән тарихи кыйммәте бармы? Бу язмамны сызгалап утырганда Айзек Азимовның «Египет» диген тарихи-популяр китабын укый идем. Шунда бер җөмлә зиһенемә уелып калды. Мисырның борынгы халыклары Кояшны Ре яки Ро дип йөрткән һәм аны таңда туа торган алсу йөзле бала дип уйлаган икән. Шунысы кызык: дөньяның барлык аналары да сабыйларын урман яки диңгез шаулавын хәтерләтә торган «ш-ш-ш» авазлары белән тынычландыра.
Сиэтлда бишек җырларыннан тупланган диск дөнья күргән инде. Монда Мәсгудә Шәмсетдинова фәкать Сиэтлда гына җыйган 300 җырның бер өлеше кергән. Узган ел инглизчә җырлана торган җырлардан тагын бер диск таратылган. «Сиэтл – этнография белән шөгыльләнүче музыкант өчен хәзинә сандыгы ул», — ди Мәсгудә.
«Нәүрүз» фестивале, бишек җырлары җыю жәһәтеннән, Мәсгудәгә тагын бер хәзинә сандыгы булды. Узган ел Америкада узган төрки халыклар фестивале кысаларында Вашингтон исемендәге университетның Шәрык цивилизацияләре факультетында төрки халыклар турында лекция укыган икән. Телевидениедән күрсәтелгән «Мәсгудә — Татарларның королевасы» дигән фильмнан соң гаять популярлашып киткән Мәсгудәне бик кызыксынып тыңлаганнар. Тыңламаслык та түгел шул. Бишек җырларында – hәp халыкның җан ачысы, йоласы, яшәү рәвеше. Әйтик, кайчандыр башкаласын югалткан Византия токымы — грек хатыны, баласы матур гына йоклап китсә, сабыена Константинополь каласын алып бирергә вәгъдә итә. Якут хатыны да юмарт — ул бу дөньяда үзе күргән иң гаҗәеп гүзәллекне – төньяк балкышын нәниенең өстене япмакчы, айны калфак итеп башына кигермәкче. Кыргыз әни бәбигә симез куйның күрдүк маен имезлеккә салып бирмәкче. Төркиләрнең бишек җырларында өркетү-куркыту юк. Күбесенчә бишектәге нарасый мактала. Алма да ул, чәчкә дә ул, асылташ та ул. Үсә дә ул, укый да ул. Юк-юк, безнең җырларда баланы бүре алып китми, елан чакмый. Аны фәрештә саклый. Йокыдагы сабый күңеленә җырлар ярдәмендә уңай оеткы салына.
Бу язма дөнья күргәндә Мәсгудә Шәмсетдинова кабат Америкага киткән булыр. Ул хәзер «Бишек җырларының атласы»н төзү хакында хыяллана.
Асия Юнысова
“Сөембикә” журналыннан, №7 Июль, 2011