Masguda I. Shamsutdinova's site


 

"Бөеклекнең тылсым серләре дә шушы дәртле нәфис җырдадыр"

Уфа “Китап” нәшриятында татар һәм башкорт халкының халык артисты Фәридә Кудашеваның 85 еллык юбилее уңаеннан тирән эчтәлекле һәм матур бизәкле альбом дөнья күрде. Шулай ук Рәфкат Кантюков ярдәме белән Роберт Миңнуллин тырышлыгында Фәридә Кудашеваның тулысынча диярлек аудио язмалары тупланган биш компакт-диск та әзерләнде. Үткән елның азагында Татарстан китап нәшриятендә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин тарафыннан төзелгән Татарстан һәм Башкортостан җыр сәнгате горурлыгы, ике милләт арасында дуслык илчесе булган Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Фәридә Кудашевага багышланган күләмле вә бик тә эчтәлекле китабы дөнья күрде. Анда бөек җырчының тормышы һәм иҗаты турында мәкаләләр, истәлекләр, әңгәмәләр, хатлар, шигырьләр кертелгән, фотосүрәтләр дә урын алган. Китапның эченә бик күп тирән фикерләр, уй-кичерешләр, матур-матур тасвирламалар, якты хәтирәләр тупланган.


Бик күп язучылар, шагыйрьләр, галимнәр, сәнгаткярләр, журналистлар, музыка белгечләре үз мәкәләләрендә җырчының башкару осталыгына сокланып, “Ф.Кудашева моңы”ның серен эзлиләр һәм һәрберсе бу сорауны үзләренчә аңлатуга ирешә, укучыны да бу серне ачуга җәлеп итәләр кебек. Мин дә ниндидер яңалык ачармын дип уйламыйм. Югары музыка белемле булып, вакытында җырчы, хор-ансамбльләр белән эшләү тәҗрибәм дә булганга, кулыма каләм алырга булдым. Минем үземне дә бала чактан ук Фәридә апа Кудашеваның сихерле моңы озата килде. Аның җырлауын пластинкаларда, һәм соңрак радиодан тыңлап, аларны үзем дә өйрәнеп, җырлый-җырлый сәнгать дөньясына кереп киткәнемә мәшһүр җырчыга рәхмәтлемен. (урыны җәннәттә булсын) Җырлау – Фәридә апаның яшәү рәвеше булып, аның иң беренче остазы да ҖЫР булган дип әйтер идем... Халык җыры – ул үзе бер консерватория һәм иң көчле остаз!


Әйе, Наҗар Нәҗми әйткәнчә - Фәридә Кудашеваның башкару сәнгате турында мәкалә язу үтә кыен, чөнки аны тыңларга, йөрәк белән тоярга кирәк. Аңа бәя бирү дә җиңел түгел, чөнки аның сәнгате үзе башкаларны бәһаләү үлчәме дәрәҗәсенә күтәрелгән сәнгать.


Әдип язучыбыз Әмирхан Еники аның җырлауында иң башта табигатьтән – Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән Моң төшенчәсен атый, икенчедән – бу бай моңны тыңлаучыга җиткерә белүендә, ди.


Фольклорчы, музыка белгече Мәхмүт Нигъмәтҗанов: “Фәридә Кудашеваның башкару сәнгате, әлбәттә, башка җырчылар өчен үзенә бер эталон. Репертуарга таләпчәнлеге дә үзенә генә хас, үзенә генә лаек кабатланмас осталык, стиль, үз йөзе. Милләтебезнең милли моңнарын саклап килүче сәнгать белгечләренә өйрәнер өчен бетмәс-төкәнмәс чыганак”.


Халык шагыйре Сибгат Хәким: “Фәридәне мин тыныч кына тыңлый алмыйм, гел эчтән елыйм, җирем, тарихым, халкымның бөтен узганы алга баса, әнкәй күз алдына килә, аның тавышын ишетәм, саф татар теле, андый тел белән җырлаган бер генә җырчы да юк. Телендә аның бөтен моң!”.


Фольклор белгече Илбарис Надиров: “Аның моңында җанны тергезә торган яктылык, тылсым бар. Ул моңда кайгы-сагышлар бергә үрелгән, бергә ишелгән”.


Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов: Ф.Кудашеваның җырлауы, аның ягымлы, йөрәкләрне иркәли торган моңлы тавышы һәркемнең - өлкәннәрнең дә, яшьләрнең дә - күңел түрендә, бәгырендә. Халкыбыз көйләрен, композиторларыбыз җырларын үзенә генә хас халыкчан моң белән җырлап, ул һичкемне кабатламый торган мәшһүр башкару остасы булып, бөтен мөселман дөньясына танылды. Аның йөзләгән җырлардан торган репертуарында халкыбызның Г.Тукай шигырьләренә җырлана торган борынгы озын көйләре “Әллүки”, “Зиләйлүк”, “Тәфтиләү”, тылсымлы моң булып, һәркемнең күңелендә илаһи хисләр уята. Ә “Туган тел” Фәридә Кудашева башкаруында милләтебезнең гасырлардан килгән кайгы-шатлыкларын, өмет-хыялларын чагылдыручы мәңге үлмәс җыр булып


яңгырый. Фәридә апаны мин безнең газиз ана телебез сагында торучы фидакяр, көрәшче җырчыбыз дип бәялим”


Фәридә Кудашева кешенең эчке халәтен, кайгы-хәсрәтен, шатлыгын аңлатыр өчен тавыш мөмкинлекләрен киң файдаланып, классик югарылыктагы моң калдырган, һәм ул моң өлгесе булып тарихта калачак җырчы. Моңлы кеше – гамьле кеше дибез. Аның моңы – тәрбияче дә, шифалы табиб та, психолог та, якту нур да. Композитор Җ. Фәйзи юкка гына: “Моң ул – күңелгә тәэсир көче зур булган, тирән тойгылар уятучы матур авазларның аһәңдәшлеге”- димәгән. Моңның үзенә буйсындыра алырдай көче бар. Моң табигатьтә дә, кешеләрдә дә матурлык тудыра. Грек мифлары батыры Орфейның моңы нинди тылсымлы көчкә ия булган кебек, Ф.Кудашева да шундый серле моңга ия.


Моң ул – серлелекнең чыганагы. Фәридәне дә гомере буе моң озатып йөри. Моңлы тавыш, гади кешегә караганда, зур магнит көченә ия, ул тыңлаучыны үзенә тарта, буйсындыра, җырлаучы һәм тыңлаучы бер дулкында тибрәлеп, бербөтенгә әверелә. Моңның үзенә тарту көченең сере дә шундадыр. Моң ул табигый тавышта гына яшидер, каты кычкырып җырлаучыдан моң куркып качадыр сыман..


Моңлы гына түгел аның тавышы, күкләрдән иңгән гаҗәеп тирән сер дә бар, диләр җырчы таланты турында журналистлар В.Гыймазова белән Р.Идрисов. Алар аны табигать могҗизасы, феномен, мәшһүр җырчы, хатын-кыз, ана, сәнгать музасы дип атыйлар. Ф.Кудашева – халкы, заманы, нәселе тудырган бербөтен шәхес. Таланты өстенә табигать аңа шул бербөтенлекне тәэмин итәрлек кешелек сыйфатлары биргән – акыл-зиһен, намус, саф күңел, рухи ныклык, үз-үзеңә хөрмәт һәм тугрылык, яманнан һәм ялганнан ерак тору... Олы Сәнгать юлында Фәридә апа хезмәтне үзәккә куйган, намусны сайлаган, сафлыкны үз иткән. Бербөтен шәхеснең үткәне, бүгенгесе, киләчәге дә бербөтен – талант һәм иман тантанасы!” Зур талант күбрәк әдәплеләр, акыллылар, намусчаннар өлешенә төшә, ниндидер билгесез көчләр аңарга яшәргә, яратырга, изгелек эшләргә... теләк уята.


“Моң” төшенчәсен Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Идрис Газиев менә ничек аңлата: “Моң термины татар музыкасы фольклорында халык көйләрен милли башкаруны характерлауга карый. Эстетик категория буларак, ул күп мәгънәне аңлата һәм сагыш, көйлелекне, җырчанлыкны күздә тота. Татар халык җырларын башкаруның милли үзенчәлекләрен караганда, “моң” термины халык үзләштергән орнаменталь бизәкләрне (бигрәк тә озын көйләрдә) табигый сәнгати нечкәлек, тирән хисләр аша башкару белән бәйләнә, бу аларга эчкерсезлек, моң белән өретелгән җылылык хисләре өсти...”


“Илаһи моң иясе” дип язып куйдым да, уйга калдым. Илаһи моң иясе бер Аллаһы Тәгалә генә түгелме соң? Һәр җырчының үз моңы, әмма Раббыбыз моңлы тавышны теләгән кешесенә мул итеп бирә, теләмәгәненә бөтенләй бирми дә, яисә саранрак бирә . Фәридә Кудашевада Аллаһы Тәгалә бүләк иткән искиткеч матур тавыш. Пәйгамбәрләр тарихыннан бер мисал китерәсем килә: Даут пәйгамбәргә Аллаһы Тәгалә могҗизадай искиткеч гүзәл тавыш биргән. Даут пәйгамбәр үзенә иңдерелгән китапны укыганда кошлар очуыннан туктап калган, сулар агышыннан, җилләр исүдән туктаган, ... бөтен дөнья таң калып аны тыңлаган, аңа кушылып бар дөньяның хуҗасы бер Аллаһны зикер кылган. Бәлки пәйгамбәр Даут токымыннан киләдер Фәридәнең моңлылыгы? Моны Аллаһы Тәгалә Үзе генә белә. Ф. Кудашева, зур хезмәте, тырышлыгы белән үзенә бирелгән олугъ бүләкне яраткан газиз халкы белән бүлешә... Аллаһы Тәгалә аңа сынауларны да мул яудыра, ләкин Фәридә бирешми, үз язмышына тугры калып, гомере буе туган җиренә, халкына хезмәт итә. Җырчы, халык мәхәббәтенең кадерен белеп, аның уй-хисләре белән яшәп, җырларында шул тойгыларны гәүдәләндерә. Халыкның гасырлардан килгән фаҗигале, драматик язмышы аның җырларына “татар моңы” булып күчкәндер. “Дүртөйле” җырында юкка гына:


Кайгы-хәсрәт бетсә дә, моңнары кала икән...” дип җырламый ул.


Аллаһы Тәгалә аңа табигый сәләт өстенә зиһен дә биргән. Репертуары бай булу – 3 меңләп җырның сүз-көйләрен истә калдыру – бу мөкәммәл


ишетү, зиһен- зирәклек түгелме? Җырчыны – җыр, җырны – җырчы күтәрә дибез. Репертуарының төзелеше дә, үзе кебек үк, матурлык һәм моңнан яратылган шагыйрьләрнең (Г.Тукай, Х.Туфан, С.Кудаш, Ә.Атнабаев, Ш.Биккол, М.Кәрим, Н.Исәнбәт, Г.Зәйнәшева һ.б.) сүзләренә композиторлар (З.Исмәгыйлев, Х.Әхмәтов, С.Сәйдәшев, М.Мозаффаров, С.Садыйкова, М.Макаров, Р.Мортазин, Ф.Әхмәдиев, Б.Гайсин һ.б.) иҗат иткән җырлардан тора. Шагыйрь, көйче һәм җырчының үз сагышлары да гомумкешелек сагышлары белән кушыла.


“Халыкны ике нәрсә яшәтә: дин һәм моң”, - ди, халкыбызның горурлыгы булган җырчыбыз Илһам Шакиров. Фәридә ханым үзе белән бер әңгәмәсендә: “Авылда бездән ерак түгел мәчет бар иде. Манарадан азан әйткән тавыш миңа ниндидер бер илаһи, сихри моң булып ишетелә иде. Шуңа карата күңелемә бер җыр сеңеп калган. Авылдан киткәндә җырлангандыр, күрәсең: “Иртә тордым, иртә дип, намаз вакыты җитә дип; Азан әйтә, мин җылыймын, башым читкә китә” дип. Әйе, манарадан яңгыраган азан тавышы авыл өстендә илаһи моң булып яңгырый шул. Бөек Тукаебыз моң турында: “Кичке азан! Кичке азан! Моңнар, уйлар килә аннан...”; “Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан (“Кичке азан”)..., ди. Күңелендә Аллаһыны сөю, хөрмәт вә ихтирамы булган кеше азан әйтүдән, догалар, мөнәҗәтләр укудан һәм тыңлаудан ләззәт алыр, ди Мөхәммәт хәзрәт Галләм дә.


Фәридәнең җырлау осталыгы белән моң төшенчәсен аерып карап булмый. Һәр кешенең тавышы беренче чиратта үзенә генә хас тембр яки тавышның бизәге (матурлыгы) белән аерыла. Аһәңле, моңлы, көмештәй чыңлый, метал сымак яңгырый – яхшы тембр шулай характерлана. Ф.Кудашева - көчле түгел, әмма кабатланмас, үзенә генә хас төсе-бизәге булган, яңгырауы буенча ягымлы, җылы, якты моңлы уникаль тавыш тембрына ия. Мондый тембрлы тавыш үзгәртүгә, төзәтүгә бирелми. Ясалма юл белән тавышны көчлерәк, сулышны киңрәк итәргә була, әмма тембрны моңлырак итеп үзгәртеп булмый. Бәллүр савытны тагын да матурлатам дип


кирәгеннән артык тырышсаң, челперәмә китереп ватып җибәрергә була. Фәридә ханым гомере буенча үзенә бирелгән табигый тавыш тембрын бозмыйча, саклап кына эш итә.


Вокаль осталыкның иң мөһим күрсәткече – дөрес сулыш алу - җырлау тынын үзләштерү, аңа ия булу. Ф.Кудашеваның тын алу осталыгы аңа табигатьтән бирелгән дип әйтеп булмый. Ул аңа зур тырышлык, күнегүләр, күпъеллык тәҗрибә аркылы ирешкәндер дияргә кирәк. Фәридә ханымның сизелер-сизелмәс кенә алган тыны озын көйләрдә 4 юллы куплетның бер юлына тулысынча җитә, ә кыска көйләрдә бер куплетка җиткәннәре дә бар. Татар һәм башкорт озын көйләренең язмаларында сүз уртасында тын алганын очратмассың. Ул, тыныч һәм сиздермичә генә тын алып, нәзакәтле, җиңел тавыш чыгара. Җырчының сәхнәдә үзен иркен, гади итеп тотышы да тамашачыны гел үзенә җәлеп итеп, аның белән бәйләнештә булырга ярдәм итәдер. Табигыйлек, гадилек, эчкерсезлек... Мондый иҗатның сере нидә дисәк – бербөтен гармоник камиллектә, дияр идем. Югары интеллектлы иҗатчы бөтен яклап та гармоник камиллеккә омтыла. Шушы гармонияне без Фәридә ханым иҗатында һәм тормышында таныйбыз.


Ф.Кудашева халыкча җырлау остасы буларак, сулыш алуда күбрәк күкрәк ысулын куллана, шуның белән бергә аның тавышы обертоннарга бай. Тавыш тембры обертоннар белән генә түгел, вибрато (тавыш җепселләренең җиңелчә тирбәлүе) белән дә билгеләнә. Вибрато – тавышның очучанлыгын – ераккарак ишетелү сәләтен арттырып, җанландыра. Резонаторлар да дөрес эшләгәнгә, көчле булмаган тавыш та тамашачы залының иң соңгы рәтләренә хәтле табигый тембрда ишетелә. Табигать тудырган, бәллүрдәй чиста, яңгыравыклы, “оча торган” тавышка ия Фәридә ханым.


Җырлау рәвешендә халыкча башкару алымнары бик ачык ишетелә. Җанга ятышлы йомшак тембр, сәйләндәй ачык дикция, тулып аккан елгадай көйнең тигез генә агышы, күкрәк түреннән чыккан аһәң - халык җырларының бөтен гүзәллеген тамашачыга җиткерергә ярдәм итә.


Җыр-көй һәм аны башкару - һәр милләт өчен үзенчәлекле әйбер, татар җырлауында да үзенә генә хас йолалар, үзе яраткан алымнар, манералар бар, ди әдибебез Нәкый Исәнбәт. ... Андагы моң техник момент кына түгел, ул халык җыр-моң традициясе белән дә бәйле бер нәрсә. “Моң”ны кайгы-сагыш мәгънәсендә аңларга ярамый. Моң ул халыкның күңел ихтыяҗын үти. Җырчының осталыгы озын көйләрне җырлый белүендә сынала, дип үз фикерен белдерә. Чыннан да безнең халыкка Фәридәнекедәй көчәнүсез, йомшак, тигез яңгыраган моң хас та инде. Тукай җырлау рәвешебез турында: “Безнең бер көйне татар булмаган бер кешедән җырлатсаң, көемезнең алтынын кояр шикелле тоела... Халык җырлары үзенең мөһмәлияте вә җитешсезлекләре белән бергә, әлбәттә, үземезгә генә сөекле булырга тиеш һәм сөекле дә...” дигән төпле фикере бүгенге көндә дә актуаль.


Ф.Кудашева – халык көйләре җырчысы. Халык көйләрен ул балачактан ук тыңлап, үзенә сеңдереп үскән. Башкортостанның гүзәл табигатендә Урал таулары итәкләре, Дим буйларындагы камышлар, суга башлары иелгән бөдрә таллары белән “серләшеп”, башкорт җырчыларын да тыңлап үсә Фәридә. Морзалар нәселеннән булган музыкаль гаилә мохитендә үсү дә моңа сәбәпче булгандыр.


Ф.Кудашеваның киң диапозонлы, озын сулыш таләп итә торган җырларны югары кимәлдә башкаруы сокландыра һәм аңа ул үз хезмәте, үз тырышлыгы белән ирешә. Чөнки табигать биргән тавышны оста файдалана белү дә кирәк. Бигрәк тә озын көйләрдә ул һәр җырның образын ачып бирергә омтыла. Җыр сүзләренә дә саклык белән мөрәҗәгать итә. Озын көйләрне башкарганда артык мелизмнар-бизәкләр белән мавыкмый – халык көйләренең үзенчәлеген тирәннән аңлап, төгәл һәм гади итеп башкара.


Фәридә ханым башлыча лирик җырларны үз итә дисәк дөрес булыр, әмма ул аларны төшенке рухта түгел, ә бәлки тормышка ышанучан, оптимистик төсмерләрдә бирергә омтыла. Һәр җыры аның үзенчә, беркемне дә кабатламый, һәр җыры – үзенә күрә бер мини-спектакль.


Ул халык җырының классик традицияләрен дәвам итеп, бер үк вакытта концерт эстрадасының башкару сәнгатенә оргиналь яңалыклар да алып керде һәм ул алымнарны уңышлы файдаланды. Чама хисен һич тә онытмыйча, хәрәкәтләре дә бик табигый, сәхнә культурасы югары, затлы булды. Вакчыл мөхиттә яшәсәк тә, ул “вакланмый”, иҗатка кире йогынтысы булган вак-төяккә ул игътибар итми.


Андагы җырлау культурасы, репертуар байлыгы күп җырчылар өчен үрнәк булырлык, бәрхет тембрлы тавышы, авазларның ачыклыгы, сөйләмнең төгәллеге дә осталык эталоны булып тора. Ф. Кудашева җырның кульминация урыннарында тавыш көчен чамадан тыш арттырмыйча, матур тембрын саклап җырлый. Бу бигрәк тә озын һәм салмак җырларда ачык ишетелә. Күп кенә җырлаучылар кебек азаккы куплетның соңгы юлын 2-3 кабат кабатламый, җырларның азагын югары ноталарга менеп тәмамламый. Җырда көйне һәм текстның образын саклый.


Җырчы колоратур бизәкләрне дә үзенчә - фәридәчә ала. Сузык һәм тартык авазларның тигез бәйләнеп, бер-берсенә үрелеп баруы табигый легато барлыкка килә. Фәридә ханым глиссандо алымын да урынлы куллана, аның моңлы авазы ясалма эффектлар кулланмыйча да тыңлаучыны елатырга мөмкин. Җырчы кирәк-кирәкмәгән урында “Ай-һай”ламый. “Шофер җыры”нда, м-н, “Яннарыңа барыр идем” – ул андый урыннарны сак кына серле итеп ала, кычкырмый яки “ух”ылдамый.


Ф.Кудашева баян, курай, аккордеонга кушылып җырлый, тавышы белән аларның тембрына тоташа, әйтерсең бер аһәң яңгырый – “Дим буе” җырында камыштан ясалган курай тавышы күк, “Ашказар”да – Ашказар суының агышы башкорт курае белән кушыла. “Туган тел”нең азагында - синтезатор һәм фортепиано аккомпанементы белән җырчы тавышы космик аһәң белән күкләргә китеп югала күк...


Халыкча башкару алымнарының берсе – тартык авазлар янына сузык авазларны өстәп яки кыскартып җырлау. М-н, бизәкле лә; д(ы)ранча ла; табал(ы)мадым; гом(е)рем; килә(й); уйный шул...; Әри бу(й)на кил...


Аның башкаруында ярдәмче тавышлар, яңгыраш паузалары куллану, кайбер сүзләрдә туган диалектында җырлау (ал булмай, булмай...), “и” һәм кайбер авазларны “ачыграк” һәм “йомыбрак” , кайбер урыннарда борын авазы җибәрү... яңгырашка хилафлык китермичә, тавышны аерылып торган тембраль буяуларга баета. Аһәңне чама белән филировкалау да аңа ят түгел. Мондый алымнар җырлауны бизи, аны җанландыра, динамик палитрасын баета, тавышны тәэсирле итүгә китерә. Җырларда, бигрәктә композиторлар әсәрләрендә, ул вокализлар кертеп җибәрә, бу алым лирик әсәрне драматик яңгырашка якынайта.


Бик күп халык җырларына ул халыкта элек-электән традицион булган башка сүзләр табып җырлый: борынгы халык җырлары “Кара урман аша”, “Аккош”ка ... үзәкне өзәрдәй сүзләр тапкан.


Ф.Кудашева Зифа Басыйрова, Әлфия Авзалова, Абдулла Солтановлар кебек үк консерваториядә яки музыка уку йортында белем алмаган. Ничә буын җырчылар аларча җырларга тырышты! Фәридә бердәнбер кабатланмас моңы белән ( Фәридә исеме гарәпчәдән бердәнбер, кабатланмас дигәнне аңлата) үзе бер вокаль мәктәп булдырган җырчы. Ул бер әңгәмәсендә: “Мин музыка белемем булмаса да, халыкча җырлауга укыта алыр идем, ди. Элек-электән татар-башкортның халыкча җырлауга телдән телгә, авыздан авызга өйрәнү методы кулланылган һәм алар җырлауның милли мәктәбен булдырганнар.


Фәридәнең җырлау осталыгын баетуда, аңа яңа төсмерләр кертүгә хәләл җефете – оста музыкант, композитор, башкаручы солист, яхшы аккомпаниатор Бәхти Гайсин сәнгате зур роль уйный. Ул Фәридәсе җырлаганда аның тын алышына, авызын ачуына, күз карашына тиклем тоя торган була. Талантлы музыкантның аккордеонда уйнавын беркемнеке белән дә чагыштырып булмый. Композитор буларак, башкорт, татар халык иҗатының борынгы үрнәкләренә нигезләнгән җырларын тыңласаң, һәр әсәре халыкчан һәм заманча яңгырый.


Б.Гайсин тарафыннан Фәридә өчен яңадан-яңа интонацияләр, ритмик бизәкләр белән баетылган, заманча аранжировкалардан төзелгән репертуар барлыкка килә һәм җырчы иҗатында яңа юнәлеш туа. Б.Гайсин ансамбле белән Ф.Кудашева башкарган җырлар дискын тыңлагач, музыкантның синтезаторны моң дигән сихри хәзинәгә буйсындырып уйнавына сокланмый мөмкин түгел. Җыр һәм синтезатор яки ионика аһәңнәре сине сихри космик дөньяга алып китә кебек. “Ике аккош”, “Кайтырсың шикелле”, “Кермә төшкә”, “Су буйлап”... шундыйлардан. Ә инде “Йөрәк сере”ндә (С.Садыйкова, И.Ганиева) йөрәгенең серен – Дәрья суыдай ташып аккан сүнмәс рухлы йөрәк авазын җыр аһәңе – моң белән ачып бирә. Ф.Кудашева үз моңының серен җырларында ачып бирә дә инде.


Бәхти Гайсин – виртуоз аккордеончы. Башкорт халык көе “Зөлхиҗә”не беркемнең дә аның кебек оста уйнаганы булмады, дип яза Р.Гәйнетдинов. Минем үземнең дә бу могҗизага шаһит булганым бар: көй белән берүк вакытта бас ягында гармоник вариацияләр бара. Ышанып булмый: аккордеонның басларыннан кыллы уен коралларының пиццикатосы яңгырый, әйтик, кисәк кенә көтмәгәндә габой тавышлары ишетелә. Сул кулы белән музыкант төп көйнең имитацияләрен ясый. Музыкант өчен мондый бик авыр эшне Бәхти генә булдыра ала. Ул аккордеонын нәни бер оркестрга әверелдерә иде.


Ф.Кудашеваның аккомпаниаторлары күп булмый. Бик тә үзенчәлекле композитор, баянчы Таһир Кәримов белән иҗатының башлангыч чорында хезмәттәшлек итә. Иң беренче язмалары да Т.Кәримов белән язылган. Төрле вакытта төрле күренекле музыкантлар – баянчылар Әлфәрит Солтанов, Рәис Сафиуллин, курайда Азат Аетколов, Бәхти Гайсин җитәкчелегендәге инструменталь ансамбле, фортепианода Александр Ключарев, Радик Хәбибуллин, Рөстәм Яхин аккомпанементлыкларында җырлаган ул. Аның аккомпаниаторлары - баянмы ул, аккордеон яки фортепианомы, синтезатор яки ансамбльме җырчыга комачауламыйча, аның белән бер үк дәрәҗәдә образ тудыру өстендә эшлиләр, бердәй гармоник дуэт тудыралар.


Фәридә Яһүдә кызы татар җыр сәнгатенең бүгенгесе һәм үткәне турында гаҗәп дәрәҗәдә хәбәрдар була. Бик күп халык көйләренең бүгенге көннәргә кадәр яшәве өчен дә без Фәридә Яһүдә кызына бурычлыбыз.


Ф.Кудашеваның табигатьтән куелган тавышын итальян мәктәбенә хас – белькантога тиңләп була. Вокаль башкару стиле бельканто - озын көй башкару техникасының төп таләпләренә туры килеп, җырлауның сыгылмалылыгын, талгынлыгын, хәрәкәтчәнлеген, виртуоз алымнарга сәләтлелеген, бертуктаусыз агучы тигез тавышны аңлата. Ә Фәридә ханымның җырлауы – нәкъ әлеге санап киткән төшенчәләргә туры килә дә инде!


Татар музыка сәнгатендә соңгы елларда поэтик һәм көй ягыннан җитешсез, профессиональ дәрәҗәсе түбән булган җырлар өстенлек алды. Җырчылар – “композитор” булды, композиторлар “җырчы” булды. Профессионаллык югалды. Югыйсә Фәридә Кудашевалар заманында профессионал иҗатчылар табасыннан төшкән әсәрләрне тамашачы өзелеп көтеп ала, аларны күтәреп җибәрә иде һәм халык теленнән төшми торган чын халык композиторлары, җырчылары, шагыйрьләре бар иде.


Хәзерге җырчылар арасында да Ф.Кудашева репертуарыннан үз тавышларына туры килердәй җырларны өйрәнеп башкаручылар булды. Мәсәлән, “Таулар юлы”н З.Фәрхетдинова, башкорт халык җыры “Каравансарай”ны З.Шакировалар үзләренчә башкардылар. В.Шәмиева, Асылъяр... кебек үзенчәлекле тавышлы яшь артистлар Ф.Кудашева репертуарындагы җырларны сайлап алып, яңача яңгырашта бирә алырлар иде дип уйлыйм.


Ф.Кудашева репертуарын саклау, аның кабатланмас тавышы белән таныштыру ниятеннән, аның язмаларын радио-телевидениедән ешрак яңгыратасы иде. Телевидениедән атна саен барган “Музыкаль дистә”, “Музыкаль каймак”, “Оныта алмыйм” кебек тапшыруларга “Ретро җырчылар” номинациясен ачып, Фәридә Кудашева җырларын да кертәсе иде.


Фәридә Кудашева – бүгенге көнге җырчылар өчен бәяләп тә бетермәслек энциклопедик җырчы – аның башкаруындагы мирас булып калган язмаларны тыңлап, татар-башкорт җыр сәнгатен тирәнтен өйрәнергә, “моң” төшенчәсен аңларга, музыкаль фразаларны дөрес төзергә, тын алу культурасына, татар-башкорт мелизмнарын бер-берсеннән аерып, аларны чама белән генә кулланырга, халык җырларын артык “чүптән” арындырырга бер этәргеч булып, киләсе буынга эталон булырдай музыкаль язмалар калдырырга ярдәм итәр иде.


Филүсә Арслан.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе