Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Кулымдагы йөзегемнең исемнәре

Кулымдагы йөзегемнең...


Кулымдагы йөзегемнең исемен җуйган идем.
Рәхмәт инде ташлавыңа үзем дә туйган идем.


Кулымдагы йөзегемнең сакланган кашы гына.
Прогулыңа башлык чыдар, сөйләмә каршы гына.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәрен белмисез.
Мин бит торалмадым синсез, син торалгансың минсез.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре әллә кем.
Әллә кемнәр дә кавыша, без дә кавышырбыз бәлкем.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәрен беләсең.
Сахра былбыллары булып төшләремә керәсең.


Кулымдагы йөзегемнең исеме куелмаган.
Бүгеннән күмәрләр иде, каберем казылмаган.


Кулымдагы йөзегемнең исеме Абдулвахит.
Танк астында калмаса – кайтыр әле бер вакыт.


Кулымдагы йөзегемнең исеме булсын Аю.
Башка чакта бергә йөрдек, хәзер не принимаю.


Кулымдагы йөзегемнең исеме матур - Әбрар.
Дустым, синең йөзләреңдә ай-кояш нурлары бар.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Әбсәләм.
Мин әйтәмен айга сәлам, ай әйтер сезгә сәлам.


Кулымдагы йөзегемнең исеме матур – Әкрам.
Әкрамга бирмәсәгез – акырам да бакырам.


Кулымдагы йөзегемнең исеме матур – Әнвәр.
Күкрәгемә кадар идем чәчәкләр булсаң әгәр.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Әминә.
Акылларын сынамыйча сокланмагыз яменә.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Әминә.
Былбыл булып кунар идем яткан мендәрләреңә.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Әминә.
Матур да күп, чибәр дә күп – яр сөйгәнем син генә.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Әнисә.
Сезнең яктан җилләр исә, шул бәгыремне кисә.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Байтирәк.
Күреп һәркем түзә ала, күрми түзәргә кирәк.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Бануәнвәр.
Син генә саласың икән йөрәгемә әрнүләр.


Кулымдагы йөзегемнең исеме Бибигайшә.
СССРда, җир шарында беренче булып яшә.


Кулымдагы йөзегемнең исеме Бибигыйльми.
Кадер белмәгән ярларга ишләр буласым килми.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Биктимер.
Мине алай нык сагынсаң чык та багана кимер.


Кулымдагы йөзегемнең исеме Вәлиәхмәт.
Безне болай зурлаганга сезгә бездән зур рәхмәт.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Вәсилә.
Васыять итеп әйтәмен куш күлләрдән яр сөймә.


Кулымдагы йөзегемнең исеме Габделәхәт.
Бик күңелсез булыр иде әгәр ябылса мәктәп.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Габделбәр.
Хатын укып карагачтын “сөям” дигән сүзе бар.


Кулымдагы йөзегемнең исеме Габделвәли.
Сөюләре чыннан булса килеп белдерер әле.


Кулымдагы йөзегемнең исеме Габделгобәй.
Сөеп-сөеп ят кулында калдырыр идең бугай.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Габделхак.
Былтыр сөйләделәр нахак, быел сөйләсеннәр хак.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Габдулхак.
Сез җырлыйсыз, без тыңлыйбыз, безнең күңелләр бик шат.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Габделхак.
Сөйгән ярың артык булса Печән базарында сат.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Габделхак.
Сөйли дошман, сөйли дошман, әллә нахак, әллә хак.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Габдулла.
Колхоз кырларына чыксам күңелләрем шат була.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Габдулла.
Сөеп кенә яр буламы, сөймичә дә яр була.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Габделшәкүр.
Тормышымның сандугачы булырга тырыша күр.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гадилә.
Очрашып бер сөйләшсәң дә йөргән егете, диләр.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Газинур.
Иреннәре кызыл чия, яңаклары памидур.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Галимә.
Сөюемне беләсең бит күз салмыйсың хәлемә.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Галимә.
Уеннан соң доклад сөйләр комсомолка Сәлимә.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гандәли.
Туган илләрдә торуның бер минуты әллә ни.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гасимә.
Авторитетың югалтып авыл саен яр сөймә.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гашурә,
Тигез гомер кичералмадык әрнешәм шуңа күрә.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гөлгенә.
Узар ахры яшь гомерем гел сагыш, гел моң белән.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гөлмәрьям.
Мин югалсам эзләмәгез, суларда булыр гәүдәм.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гөлсемдер.
Януларым, көюләрем бар да синең өчендер.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гөлсинә.
Алсу гөлем, саф күңелем бүләк итәм мин сиңа.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гөлтуташ.
Гөл булсак аерылмас идек, гөл тамырлары тоташ.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гөлбану.
Син нишләсәң, ни кылансаң, шуны эшләргә могу.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гөлбану.
Бер миңа гына микәнни хәсрәт утында яну?


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гөлбаян.
Бик сагынган көннәреңдә гөл ботагына таян.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гөлзада.
Кемнәр ярын кемнәр сөймәс бу вафасыз дөньяда.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гөлзая.
Аклы күлмәгеңне киеп кая бардың син бая?


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гөлзәйнәп.
Күпме акча ала икән дошманнар безне чәйнәп?


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гөлүсә.
Таң алдыннан кошлар сайрый кавышырга булдисә.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гөлхөсни.
Ничек кеше ярга туймый, яр өстеннән яр өсти.


Кулымдагы йөзегемнең исеме булсын Гүзәл.
Яшьтән сөгән ярларымны кемгә калдырсам да жәл.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гыйният.
Иске дуслар истән чыкмый, яңалары җиде ят.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гыйният.
Сөясеңме, сөймисеңме, боргыламый гына әйт.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Диләфрүз.
Син түзгәнне мин дә түзәм, тагын берәр елга түз.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Дөрхөсни.
Ничек кеше ярга туймый, яр өстенә яр өсти.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Җәбраил.
Синең белән каушалмасам җаным алсын Газраил.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Зәлидә.
Безгә каршы килгәннәрне йөретмәбез бу илдә.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Зөбәйдә.
Мәңгелеккә дус булырга куллар бирешик, әйдә.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Зөбәйдә.
Сагынмас кешеләр булмас, сагынсаң да түз әйдә.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Зөбәрҗәт.
Укы , дустым, бул белемле, яр сөюе ни хаҗәт.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Зөлфия.
Йөрәгемә ут кабынды Зөлфия дия, дия.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Идрис.
Хат язарга теләсәң, менә минем адрес:
Деревня Алма-Ата, станция Чабата,
Урамыбыз улица, үзем ятам тактада.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Искәндәр.
Ара ерак китәм елап каушалмабыз тиз көннәр.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Искәндәр.
Сагынганда карый торган гөлләремне кискәннәр.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Искәндәр.
Сине басып карый торган талларымны кискәннәр!


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Исмәгыйль.
Быел кайгылы елларым - сайрама кош, исмә җил.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Камали.
Арага дошманнар кереп аерырга чамалый.


Кулымдагы йөзегемнең исеме матур – Касыйм.
Син гөл үстер, мин шул гөлгә сандугач булып басыйм.


Кулымдагы йөзегемнең исеме матур – Касыйм.
Синең кулны гомерлеккә мин каты итеп кысыйм.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Кәбирә.
Иске ярлар карап тора, яңалары кул бирә.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Кәримә.
Былбыл булып кунар идем яткан мендәрләреңә.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Клара.
Ике километр гына түгел бит безнең ара.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Клара.
Ир тапмасаң, райсовеска гариза биреп кара.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Клара.
Совет иле үсә, ныгый, көннән-көн алга бара.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Люция.
Хатын кызларга да ирек бирде революция.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Махинур.
Ике бите кызыл чия, иякләре памидур.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Мәдинә.
Быел түккән күз яшемдә кыр казлары коена.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Мәдинә.
Эх, дускаем, кеше алдында хатларыңны, мә, димә.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Мәдинә.
Чәнечкеле җырлар белән кадама йөрәгемә.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Мәрфуга.
Ат тугарып, җигә белми, кызлар сайлаган була.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Миләүшә.
Үзе гел сөймәгән була, бер карасаң көнләшә.


Кулымдагы йөзегемнең исеме Миңлебарый.
Синең кебек булса булыр сандугач балалары.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Миңлегата.


Безнең колхозның кызлары бар да эшне ярата.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Миңлегата.
Яшь башыңнан гашыйк тотсаң нурлы йөзең саргайта.


Кулымдагы йөзегемнең исеме Миңлекәрим.
Я утка сал, я суга сал, смнең утыңда яныйм.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Миңнурый.
Мин саргаеп үләр идем, әле ярый хат йөри.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Мортаза.
Аяк атлауларың матур, тагын да чык уртага.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Мортаза.
Кояш чыккан дип торамын – син икәнсең уртада.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Мортаза.
Шайтан таягы дип торам, син икәнсең уртада.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Мөбарәк.
Ныклап йөзеңә карасам яшьләр ята тәгәрәп.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Мөбарәк.
Яннарың килер идем алма булып тәгәрәп.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Мөдәрис.
Кеше кулларыннан алып яр сөюе интирис.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Мөкәрамә.
Авыр сүзләрем дә булыр – син миңа үпкәләмә.


Кулымдагы йөзегемнең исеме Мөнәварә.
Мәхәббәтле күзләр белән миңа карадың мәллә.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Мөнәвәрә.
Сиңа серләремне сөйлим, сөйләмә берәүгә дә.


Кулымдагы йөзегемнең исеме Мөнәвәрә.
Эчеңдәге серләреңне сөйләмә берәүгә дә.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Мөршидә.
Йөгереп кереп күрер идем әгәр булсам күршедә.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Мөхәммәт.
Араларга дошман керсә бозыла икән мәхәббәт.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Надия.
Кемне кемнән аермады рәхимсез Германия.


Кулымдагы йөзегемне исемнәре Николай.
Теге елга шул вакытта сездә булсын бер малай.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Нурулла.
Абзый, безгә дус-иш кирәк, я гармунчы, я мулла.


Кулымдагы йөзегемнең исеме Нурания.
Дошманнарның котын ала безнең Кызыл Армия.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Нургали.
Дөньясында син дә шунда – төрле хәлләр булгалый.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Нәби мени?
Ярларыңны ятлар сөйгәч йөрәгең әрни мени?


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Нәсимә.
Мәңгелеккә җырлар язам, сеңелкәем, мин сиңа.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Нәфисә.
Җанашымның маңгай чәчен тибрәндереп җил исә.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Оркыя.
Аерылганга уфтанмыймын, гөл дә чәчәген коя.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Оркыя.
Сезгә ошатып гөлләр чәчтем – ул да чәчәген коя.


Кулымдагы йөзегемнең исеме Өммегөлсем.
Онытырмын дип уйлымыйм, онытырлык түгел син.


Кулымдагы йөзегемнең исеме Өммегөлсем.
Тауга менсәң тотын талга, тал яфрагы бөгелсен.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Өммегөлсем.
Уйнамагач та көлмәгәч безнең туган түгелсең.


Кулымдагы йөзегемнең исеме Өммегөлсем.
Чакырганда биемәскә аксак-туксак түгелсең.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Рәисә.
Эх, дускаем, аерылышкач, сагынып җилләр исә.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Рәшидә.
Әллә нигә хәтре калган, дәшми дә, сөйләшми дә.


Кулымдагы йөзегемнең исеме булыр Сабыр.
Тукта, тукта хәзер бирәм, сиңа да йөзек булыр.


Кулымдагы йөзегемнең исеме матур – Самәт.
Янып сөйгән ярларымнан аерды военкомат.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Саҗидә.
Агымсуга агар идем, туктармын, дим, сай җирдә.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Саҗидә.
И, җаныем, барсаң суга сөйләшербез барсын да.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Сәкинә,
Биемәсә ялынмагыз тик утырсын сәкедә.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Сәлимә.
Аяк атлауларым саен төшәсең исләремә.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Сәлимә.
Малым түгел җаным фида бер кәлимә сүзеңә.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Сәлимә.
Сәгать саен, минут саен төшәсең исләремә.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Сәрия.
Акылымнан язам инде Сәрия дия, дия.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Сталин.
Сөйсәң - сөям, сөймәсәң юе, мин бит сине көчләмим.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Фатыйма.
Ал утлардан, сал суларга, су төбендә яткырма.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Фатыйма.
Җырлый белеп җырламыймын, җырлыйм дуслар хакына.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Фатыйма.
Исән йөреп, сау кайтыгыз - бездән хәер-фатиха.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Фатыйма.
Сөясеңме, сөймисеңме, җавап кайтар хатыма.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Фәнзаман.
Күтәрелгән борыннарың төшәр әле бер заман.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Хәдичә.
Әллә хәтерең калдымы – китеп бардың дәшмичә.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Хәдичә.
Башларымны юк итәргә уйладым әллә ничә.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Халисә.
Иртә истә, кичен төштә - насыйпмы әллә югыйсә?


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Хатирә.
Сирәк килгән хатларында, көт, дигән сүзе килә.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Хатирә.
Хатлары сирәк килсә дә көтәргә туры килә.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Хәдичә.
Син бәгъремне сагнып көтәм юлдан күзем алмыйча.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Хәдичә.
Җир йөзенне йөрдем инде Ленинны күралмыйча.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Хәдичә.
Синең белән бергә булсам, дөньялардан ваз кичәм.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Хәдичә.
Синең сөюләрең ничек? Минеке әвәлгечә.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Хәйбулла.
Тырай иткәч, гуляйт иткәч ашау ягы сай була.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Хәлимә.
Мин язылдым комсомолга, син язылмыйсың нигә?


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Хәсият.
Җәзаңны үти алмагач нигә чыктың, хәсерәт.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Хөсәен.
Мине ташлап китә калсаң – бизгәк тотсын көн саен.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Хөсәен.
Сөйгәнемә бирмисез, дип, үксеп елыйм көн саен.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Шәкүрә.
Үлгән кеше җир астында хайваннар көнен күрә.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Шәмсия.
Сеңлесенә сүз әйтмәгез,апасына күз тия.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Шәкүрә.
Авызында бер сүз тормый, ташладым шуңа күрә.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Ясавый.
Безнең закон шундый закон – эшләмәгән ашамый.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Ясавый.
Кызлар матур яр сайлый, дип, сандугач килеп сайрый.


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Зөбәрҗәт,
Укы, балам, бул белемле, яр сөюе ни хаҗәт.


Мәсгудә Шәмсетдинова тупланмасы.


2013 ел, Август. Сиэтл.


© Tatarica, 2011 Terms


Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Оркыя,
Ач корсакка туң бәрәңге чукындыра да куя.
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Хоббетдин,
Сине уйлап бара торгач бер чокырга хоп иттем.
Кулымдагы йозегемнен исемнәре Нургата,
Бер шөребен төшеп калган, кибет төбендә ята.
Тан этэчлэре кычкыра, ишетмисен, курмисен,
Подшипникларын бушаган, хэзер инде нишлисен
Безненчэ - кая барасын, урысча - куда пойдёшь ,
Бер бэлешне йотып куйдын - ничава себе даёшь!
Кулымдагы балдагымның исемнәре эрРәшит,
Сөйгән ярың безның кулда, судья белән киңәш ит.
Кулымдагы балдагымның исемнәре Фирая,
Сикреп-сикреп биегәндә кәкре аяк турая.
Кулымдагы балдагымның исемнәре Фирая,
Лыстыр чабатаңны киеп кая бардың син бая?
Кулымдагы балдагымның исемнәре Тәлгатем,
Синнән башка яр сөяргә теләми тәбигатем.
Кулымдагы балдагымның исемкәйләре Касыйм,
Син юри генә тавык бул - мин әтәч булып басыйм.
Кулымдагы балдагымның исемнәре Нуридә,
Ышанма кеше сүзенә, котырталар юри дә.
Саумысыз Мәсгудә ханым! Безнең Аскын якларында иде инде ул такмаклар! Без үскәндә дусларым белән җырлашып кич утырулар бар иде. Сагындыра...Нинди матур чаклар булган ул.


Кулымдагы балдагымның исемнәре Хәдичә.
Бәлки барып та чыгармын, өй нумерыгыз ничә?
Кулымдагы балдагымның исемнәре Хәдичә.
Тәрәзәңә пәрдә корып кем белән кундың кичә?
Кулымдагы балдагымның исемнәре Әүхәди.
Сөяр булсаң приходи, сөймәс булсаң уходи.
Кулымдагы балдагымның исемнәре Рәфкать.
Миннән алда үзең белеп ташлавыңа рәхмәт.
Куфайканы сырлатам, куфайкамны сырлатам.
Минем белән йөремәсәң әкәйдән сихерләтәм...
Кара пальто тектергәнсең, ә нигә билле түгел?
Кырык тугыз яр сөйгәнсең, ә нигә илле түгел?
Кулымдагы балдагымның исемнәре Баязит.
Ташлармын да яр сөярмен, диде быгай, паразит...
Әнә килә автомобиль төягәннәр оекбаш.
Безнең авыл егетләре барысы да кыек баш...
Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Тәрҗемә.
Синең ярны алып сөйдем, әй, дускаем рәнҗемә.
Минем иркәм армиядә военный атлар белән.
Үзем йөрим ятлар белән, алдыймын хатлар белән...
Сөйгән ярым туксан тугыз, йөзгә тутырам әле.
Йөзенчесе син булыр, дип, уйлап утырам әле.
Рәхмәт сезгә,үткәнне искә төшергәнегез өчен.
Хәтердә бик күп уелып калган яшьлек такмаклары. Җырласы да җырласы...
Кемнәр тагын нинди такмаклар белә, языгыз,дуслар.Читтә яшәгәннәргә шушы туган як такмаклары да, бик кадерле бит ул.
Гөлсимә Зиннатуллина-Халикова, Борай авылы, Борай Районы, Башкортостан