Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Бу дөнья да бездән калыр

Оча торган кошлар кеби һаваларда йөрсәң иде,
Кереп Җәннәт сараена дидарыңны күрсәң иде.
Барыр җирем кара туфрак, ятар җирем кызыл балчык,
Кыямәт көне булганда йөземне кыйл, Раббым, ачык.
Әҗәлләргә дәвалар юк, әҗәлләргә гозерләр юк,
Бакый Иман белән үтсәк, булыр эшләребез бөек.
Ата-аналарыбыздин аерадыр ачы үлем,
Ходаем рәхмәтен салса – якты булыр бәнем гүрем.
Яшеннәр яшьнәгән кеби сиратыңнан күчерсәнә,
Кәүсәр дигән елгалардин суларыңны эчерсәнә.
Бу дөнья да бездән калыр, кара туфрак чорнап алыр,
Кара туфрак астында кол күзен ачса хәйран калыр.
Бер Ходаем, сабыр әйлә, теләгемне кабул әйлә,
Фирдәвеси җәннәтеңне барчабызга насыйп әйлә.