Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Вәйс әл-Карани

Вәйс әл-Карани;
Әгәр бу Коръән иңсә иде;
Ялгыз агач


Һәр сәхәр вакытында калкып гизәр иде,
Япаны я чүле сәйран идәр иде,
Гадәти бу иде, тәвә көтәр иде,
Ямән илләрендә Вәйс әл Карани,
Гарәп чүлләрендә Вәйс әл Карани.
Һәр сәхәр вактында бу иде касде,
Ястыгы таш иде, түшәге пусты.
Алланың хәбибе, сәүдеге дусты,
Ямән илләрендә Вәйс әл Карани,
Гарәп чүлләрендә Вәйс әл Карани.
Һәр сәхәр вактында бу иде эше,
Арпадан икмәге, йидеге ашы,
Акариде мөбарәк яше,
Ямән илләрендә Вәйс әл Карани,
Гарәп чүлләрендә Вәйс әл Карани.
Гасасы бар иде аның әлендә,
Камәре бар иде аның билендә,
Алланың зикере даим телендә,
Ямән илләрендә Вәйс әл Карани,
Гарәп чүлләрендә Вәйс әл Карани.
Гасасы бар иде хөрмә талындин,
Хиркасы бар иде тәвә йөнендин,
Хата сүз сүләмәс иде телендин,
Ямән илләрендә Вәйс әл Карани,
Гарәп чүлләрендә Вәйс әл Карани.
Пәйгамбәр мәчеттин өенә керди,
Өйгә кем керди, дип, Гайшәдән сордый.
Дустының килдеген урныннан белди,
Ямән илләрендә Вәйс әл Карани,
Гарәп чүлләрендә Вәйс әл Карани.


Әгәр бу Коръән иңсә иде


Әгәр бу Коръән иңсә иде биек тауларның башына,
Куркыб таулар ярылыр иде, тәфәккер кыйлмыйбыз аслә.


Бу Коръән бик мокаддәстер, аның барча сүзе хактыр,
Аның хөкеме шәригатьтер, тәфәккер кыйлмыйбыз аслә.


Ватакыллаh аятьләрен иштеб егларларыр таулар,
Ходайдан куркыб еглыйлар, тәфәккер кыйлмыйыз аслә.


Бу чишмәләр шуңа татлы, аларның күз яше ирмеш,
Башындан кар-сулар агар, тәфәккер кыйлмыйбыз аслә.


Ләү Әңзәлнә аятьләре язылмыш Коръән эчендә,
Үземез укыймыз көндә, тәфәккер кыйлмыйбыз аслә.


Изге гамәл бармы бездә, яшемездә, картымызда,
Адәм диеп йөримез бездә, тәфәккер кыйлмыйбыз аслә.


Камил таhәрат алганда укысаң Иңнә Әңзәлнә,
Ки бер ел руза тотканың савабын табыр ул бәндә.


Икенче мәртәбә дахи укысаң Иннә Әңзәлнә,
Ибраhим белән Мусага барәбәр булыр ул бәндә.


Өченче мәртәбә дахи укыса Иннә Әңзәлнә,
Каю җәннәти теләсә керер мәхшәрдә ул бәндә.


Дүртенче мәртәбә дахи укыса Иннә Әңзәлнә,
Рәсулюллаh мәҗлесендә сәйран кыйлыр ки ул бәндә.


Бишенче мәртәбә дахи укыса Иннә Әңзәлнә,
Бер Ходайның дидарыни курер мәхшәрдә ул бәндә.


Чыгып киттем мин сәхрәгә йөрәгем чыдамаганга
Башкаемны кайгы басты, сабыр бирче Тәгаләлла.
Ки чыктым мин сәхрәләргә һәм күрдем бер ялгыз агач,
Агач төбенә утырдым, сөаль кыйлдым, бераз торгач.
Дидем агач яшең күпме, түгелгән яфрагың күпме
Минем тик моңнарың күпме дәйүб сордым бераз торгач.
Диде агач Яшем күп шул, түгелгән яфрагым күп шул
Синең тик моңнарым күп шул дәйүб әйтте бераз торгач.
Нинди сәхрәләрдә үстең, нинди чишмәләрдән эчтең,
Ботакларыңны кем кисте дәйүб сордым бераз торгач.
Сафалы сәхрәдә үстем, шифалы чишмәдән эчтем,
Ботакларны язмыш кисте дәйүб әйтте бераз торгач.
Диде агач алма пешә, үсеп җиткәч өзелеп төшә,
Минем түккән күз яшьләрдән сәхрәләрдә үлән үсә.
Иляһи рәхмәтең киңдер үзем кереп йөзәр идем
Кыямәттә әҗер бирсәң бу дөньяга түзәр идем