Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Багышлаулар

Багышлаулар


Коръән багышлау


Йә, Раббем! Безнең шушы мөбарәк сәгатьтә үзеңнең ризалыгың өчен укыган аятьләрнең савабын пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиәссәламнең рухына һәм аның сәхәбәләренең һәм каумының рухына, барлык рәсүлләрнең һәм пәйгамбәрләрнең рухына, мөэмин-мөселман булган ирләрнең вә хатыннарның рухына, аларның терек булганнарына да һәм үлгәннәренә дә, ата-аналарыбызның, әби-бабаларыбызның рухына һәм барлык остазларыбызның, мөселман булган башка барлык якын кардәшләребезнең рухына ирештерсәң иде! Амин.
Йә, Раббем! Бу укылган Коръәнне, җитешмәгән урыннары булса, җитештереп, үзеңнең рәхмәтең белән бездән кабул итсәң иде! Амин.
Йә, Раббем! Рәхмәтләр кыйлгучыларның рәхмәтләрен кабул итеп алучы һәм аларга үзеңнең рәхмәтләреңне кыйлгучы раббәнә, син генә. Раббәнә, синнән башка олуг зат юктыр, бары тик син генә.


Коръән ашы мәҗлесендә, Коръән укыганнан соң багышлау


Бисмилләһир рәхман ир рахим!


Йә, раббем! Үзеңнең ризалыгың өчен укылган ошбу кәлями шәрифне кимчелекләре вә хаталарын, үзеңнең зур рәхмәтең белән гафу итеп, үзең дөресләп кабул итсәң иде. Кәлями шәрифне укудан (әҗер) хасыйл әҗер савапларны. Барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелмеш пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа Саллаллаһу галәйһивәссәламнең рухы шәрифләренә багышладым. Шулай ук атабыз Адәм галәйһиәссәлам белән анабыз Һәүа Разыәлләһе ганһенең рух шәрифләренә багышладым. Атабыз Адәм галәйһиәссәлам белән пәйгамбәребезнең, пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиәссәламнең әһли бәйтенә (гаиләсенә), сәхәбәләре барча
булган әнбия вә әүлияләрнең, барча чәһриярларның рухы шәрифенә багышладым. Шулай ук хаслап багышладым мәрхүм-мәрхүмә әни-әтиләребезнең, әби-бабайларыбызның, кайната-кайналарыбызның, ир туганнарыбыз, кыз туганнарыбыз, мөслим-мөслимәләрнең, остазларыбызның, дога кылышыйк дип сүз кушкан әрвахларның, бездән дога өмет иткән дин кардәшләребезнең рухларына багышладым. Җәмигы әрвахларның рух шәрифләренә ирештереп, рухларына шат кылсаң иде, булган гөнаһларның, хаталарын гафу кылып, изге җаннардан итеп, кабер газапларын күтәрсәң иде, каберләрен нурлы кылып, бәндәчелек белән кылган гөнаһларын ярлыкасаң иде, иманнарын юлдаш кылып, ахыр урыннарын җәннәттә кылсаң иде. Бу рәвешчә, бу сәгатьтә безне ошбу мәҗлескә җыйган, ошбу йорт хуҗаларының дога өмет иткән җәмигы әрвахларына, әби-бабайларына, әни-әтиләренә, хәләл җефетләренең, кайната-кайналарының, ир туганнарының, кыз туганнарының, ошбу йорт нигезеннән дога өмет иткән җәмигы әрвахларының рух шәрифләренә багышладым. Рухларын шат кылып, каберләрен нурлы кылсаң иде, белеп кылган, белми кылган, хаталык белән кылган гөнаһларын ярлыкасаң иде, ошбу йорт хуҗаларыннан разый кылсаң иде. Йә, раббем! Бу йортка хәерле гомер бир. Балаларына, балаларының балаларына миһербан-шәфкать насыйп итеп, картайган көннәрдә үзләренә шәфәгатче булып, үзләреннән соң коръән юлы белән яши торган, ислам кануннарын дәвам иттереп, биш вакыт намаз укучылар булырга насыйп ит. Ошбу мәҗлескә үзеңнең рәхмәтеңне өмет итеп килгән, догага кул күтәреп утырган дин кардәшләребездән дога өмет иткән әби-бабайларына, әни-әтиләренә, кайната-кайнаналарына, дога өмет иткән җәмигы әрвахларына, укыган догаларыбызны ирештереп, рухларын шат кылсаң иде, кабер газапларын күтәреп гөнаһларын гафу итсәң иде. Ошбу укыган кәлям шәриф хакы хөрмәтенә, барыбызны изге теләкләребезгә ирештереп, төрле бәла вә казалардан имин кылсаң иде, хәерле сәламәтлекләр насыйп итеп, изге теләкләргә ирештерсәң иде. Коръән нуры белән җөмләбезнең кара калебләребезне нурлы кылсаң иде. Йә, раббем! Бу хәерле эшләрне, барчабыз хакында рәхмәтеңә ирешергәһәм җәннәткә керергә насыйп итсәң иде. Амин.Бөтен Галәмнең бөек Раббысы булган бер Аллаһу тәгаләм! Сиңа безнең ихлас йөрәкләребездән чыккан санаусыз мактау сәламнәребез булса иде. Һәм шушы галәмгә, безгә рәхмәт итеп җибәрелгән безнең пигамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаллаһу галәйһиәссәламнең рухлары шәрифләренә һәм аның сәхәбәләренә салават вә сәламнәребез булса иде. Амин.Йә Раббым! Шушы хөрмәтле кәлями шәрифтән укылган Коръән аятьләреннән хасил булган әҗер вә савапларны сөекле булган пигамбәребез Хак рәсүлең Мөхәммәд Мостафа саллаллаһу галәйһиәссәламнең рухына ирештереп, без газиз өммәтләреңә, кыямәт көнендә, мәхшәр мәйданында, хисап көнендә пигамбәребезнең шәфәгатьләрен насыйп әйләсәң иде. Амин.
Шулай ук әҗер вә савапларын сөекле пигамбәребезнең гаиләсенең һәм якыннарының, сәхәбәләренең рухына ирештерсәң идең. Атабыз Адәм галәйһиәссәламнән алып бүгенге көнгә кадәр дөньяга килеп киткән җәмигы пигамбәрләрнең, сәхәбәләрнең, шәһәриярләрнең, әнбия-мүрсәлимнәрнең, әүлияләрнең, заһидләрнең, габидләрнең, табгы-табигыйннарның, шәһидларның, остазларыбызның рухларына ирештерсәң иде. Йә Раббым! Бөтен җир йөзендәге, нәселләре киселеп, дога кылучылары калмаган, безләрдән дога өмет итүче әби-бабайларыбыз һәм мөэмин-мөселман кардәшләребезнең рухларына ирештерсәң иде. Амин.
Ий Раббым! Мәетләребезнең дә, исәннәребезнең дә дөньяда яшәгәндә бәндәчелек белән, белеп вә белмичә кылган гөнаһларыбызны, көферлекләребезне, кимчелек-хаталарыбызны кичерсәң иде. Амин.
Ий Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен кылган изге гамәлләребезне, укыган намазларыбызны, тоткан уразаларыбызны, биргән садакаларыбызны, чалган корбаннарыбызны кабул кылып, үзеңнең фазыл вә рәхмәтеңә, дөнья вә ахирәт ирешүне насыйп әйләсәң иде. Амин.
Ий Раббым! Исәннәребезгә бу дөньяда яшәгәндә, калган гомерләребезне, Ислам һәм Коръән юлында булып, үзеңнең хикмәтле булган коръән хөкеме белән кушканнарыңны үтәп, тыйганнарыңнан тыелып, дин ислам юлында гамәлләребезне кылып яшәүләребезне насыйп итсәң иде. Амин, Илаһым.
Ий Раббым! Үз араларыбызга, семьяларыбызга һәм газиз бабаларыбызга, тигезлек һәм тынычлык биреп, мәхәббәт һәм мәрхәмәт белән яшәргә насыйп ит. Җаннарыбызга, тәннәребезгә тынычлык, исәнлек, сабырлыклар бир. Авыруларыбызга шифа биреп, күрер күзләребезне яктын-нурлы кылып, бәхет, тәүфыйк, рәхим-шәфкатьле, иманлы булып яшәргә насыйп ит. Ий Раббым! Үзебезне дә, якыннарыбызны да, газиз балаларыбызны да бәла-казалардан, хак-нахак булган бәлаләрдән, көферлектән, горурлыктан, саранлыктан, ялкаулыктан, гайбәт сөйләүдән, хөсетлектән, ямьсез булган халыктан, ширек катудан, фәкыйрьлектән, монафыйлыктан, фасыйклыктан, яман күзләрдән һәм гомумән бөтен начар гадәтләрдән безне үзең сакласаң иде. Амин.
Безнең өчен иң кадерле булган иманыбыздан аерма. Ий Раббым! Әҗәл вакытларыбыз җиткәч әҗәлләребезгә сабырлык вә җиңеллек бир. Тәннәребездән җаннарыбыз аерылганда тел вә калебләребездән лә иләһи илләллаһү Мөхәммәдеррасулуллаһ саллаллаһу галәйһиәссәлам кәлимәсен әйтеп, тулы иманыбыз белән мөэмин-мөселман булып, үз каршыңа якты йөз белән кайтып, үзеңнән вәгъдә иткән югары җәннәтләреңә, ризалыгыңа ирешергә һәммәбезгә насыйп ит. Амин.
Үлеп кабергә кергәч тә рәхмәт фәрештәләре каршы алса иде. Сорауга җавапларыбызны җиңеллек белән бирергә насыйп итсәң иде. Дөнья газапларыннан, кабер, кыямәт, җәһәннәм газапларыннан үзең сакла. Амин.


Ий Раббым! Коръәнне безгә дөньяда иптәш кыл, кабердә дус кыл, җәннәткә юлдаш кыл, җәһәннәмгә каршы пәрдә кыл. Син безне ишетүче һәм безнең күңелләребезне үзең генә белүче. Шиксез сиңа тиңдәш юк, син генә көч кодрәт ияседер, син һәр эшне үзең мәслихәт кылучыдыр. Амин.
Әссәламәгаләйкем вә рәхмәтуллаһ вә бәрәкәтүһү.


Әрвахларга дога кылу


Бисмилләһиррәхманиррахим!


Илаһи багышладым, Раббым. Үзеңнең ризалыгың өчен, ошбу укылмыш кәлям шәрифләрдә хасил булган әҗер савапларны, хаталыкларын, кимчелекләрен гафу иткән хәлдә киң рәхмәтең илә кабул итсәң икән.
Ошбу укылмыш кәлям шәрифләрдә булган әҗер савапларны хаслап дога кылабыз. Барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелмеш безнең пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаллаһу галәйһиәссәламнең рухлары шәрифләренә һәм дә аның әһле әүлиядларының рухлары шәрифләренә ирештерсәң иде.
Һәм дә атабыз Адәм илә анабыз Һава Разый Аллаһу ганһеләренең рухлары шәрифләренә ирештерсәң иде. Һәм дә газиз әнкәемнең, газиз әткәемнең, кадерле кайнанамның, кадерле кайнатамның рухлары шәрифләренә ирештер. Һәм дә кадерле кыз туганнарымның, кадерле ир туганнарымның рухлары шәрифләренә ирештерсәң иде. Һәм дә өсләребездә хаклары булган, гайбәтләренә төшкән әрвахларның рухлары шәрифләренә ирештерсәң иде.
Раббым! Ошбу укылмыш кәлям шәрифләренең хакы хөрмәтенә һәр гөнаһларыбызны ярлыка. Дөньяви, ахирәви изге морадларыбызга ирешергә насыйп ит. Кабергә барып кергәндә рәхмәт фәрештәләре каршыласа иде. Әй, Раббымыз, безгә дөньяда да, ахирәттә дә изге нигъмәтләр биргел. Вә һәм безне җәһәннәт газабыннан саклагыл.


Сәдакаларга дога кылу


Йә раббым! Үзеңнең ризалыгыңны, пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиәссәламнең шәфагәтен өмет итеп, бу бәндәләрнең биргән сәдакаларын үзеңнең зур рәхмәтең белән кабул итсәң иде.Үзеңнең зур рәхмәтең белән садака бирүчеләрдән дога өмет иткән җәмигы әрвахларына ирештереп рухларын шат кылсаң иде. Йә раббым! Бу сәдаканы бирүче ... кызын, үзеңнең рәхмәтең белән кабул итеп, аңа хәерле гомер, хәләл ризыклар биреп, хауф хәтәрдән имин кылсаң иде. Йә раббым! Ошбу сәдака бирүченең гөнаһларын гафу кылсаң иде, вә дәхи аларның малларын артырып, хәерле мәсүдләренә ирештерсәң иде. Раббәнә әтинә фиддуньйә хәсәнәтәү үәфил әхыйрати хәсәнәтәү үә кыйнә гәзәббәннәр.
Ошбу укылмыш кәлям шәрифләрдә булган әҗер савапларны хаслап дога кылабыз. Барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелмеш безнең пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаллаһу галәйһиәссәламнең рухлары шәрифләренә һәм дә аның әһле әүлиядларының рухлары шәрифләренә ирештерсәң иде.
Һәм дә атабыз Адәм илә анабыз Һава Разый Аллаһу ганһеләренең рухлары шәрифләренә ирештерсәң иде. Һәм дә газиз әнкәемнең, газиз әткәемнең, кадерле кайнанамның, кадерле кайнатамның рухлары шәрифләренә ирештер. Һәм дә кадерле кыз туганнарымның, кадерле ир туганнарымның ... рухлары шәрифләренә ирештерсәң иде. Һәм дә өсләребездә хаклары булган, гайбәтләренә төшкән әрвахларның рухлары шәрифләренә ирештерсәң иде.
Раббым! Ошбу укылмыш кәлям шәрифләренең хакы хөрмәтенә һәр гөнаһларыбызны ярлыка. Дөньяви, ахирәви изге морадларыбызга ирешергә насыйп ит. Кабергә барып кергәндә рәхмәт фәрештәләре каршыласа иде. Әй, Раббымыз, безгә дөньяда да, ахирәттә дә изге нигъмәтләр биргел. Вә һәм безне җәһәннәт газабыннан саклагыл.


Яңа өйгә күчкәннән соң укыла торган багышлау


Бисмилләһиррәхманиррахим!


Илаһи багышладым, Раббым. Үзеңнең ризалыгың өчен ошбу укылмыш кәлям шәрифләрдә хасил булган әҗер савапларны, хаталыкларын, кимчелекләрен гафу иткән хәлдә киң рәхмәтең илә кабул иткәй идең. Ошбу укылмыш кәлям шәрифләрдә булган әҗер савапларны хаслап дога кылабыз. Барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелмеш безнең пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллалаһу галәйһиәссәламнең рухлары шәрифләренә һәм дә аның әһле әүлядларының рухлары шәрифләренә ирештергәй идең. Һәм дә атабыз Адәм илә анабыз Һәүа Разый Аллалаһу ганһеләренең рухлары шәрифләренә ирештергәй идең. Һәм дә атабыз Адәм галәйһиәссәламнән алып, хәзерге көнгәчә җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәребезнең, барча габидләребезнең, барча заһидләребезнең, барча остазларыбызның, барча мәшаихларыбызның, һәм дә барча тәбгытабигыйннарыбызның, һәм дә барча әби-бабаларыбызның рухлары шәрифләренә ирештергәй идең. Һәм дә газиз әнкәемнең, газиз әткәемнең, кадерле кайнанамның, кадерле кайнатамның рухлары шәрифләренә ирештер.Һәм дә кадерле кыз туганнарымның, кадерле ир туганнарымның рухлары шәрифләренә ирештергәй идең.Һәм дә өсләребездә хаклары булган, гыйбадәтләренә төшкән әрвахларның рухлары шәрифләренә ирештергәй идең. Раббым, рухларын шат кылып, гөнаһларын ярлыкагай идең. Амин.
Яңа өй нигезенең тынычлыгын, ныклыгын, куанычын насыйп ит, Аллам. Шушы нигездә киң ризык, киң дәүләт, нигъмәт гамәл гыйбадәт кылып яшәргә насыйп илә. Җаннарыбызга тынычлык, ризыбызга бәрәкәт, малларыбызга үрсеш бир, насыйп кыл. Бәла-казалардан, ут-казаларыннан, табигатъ казаларыннан, нахак сүзләрдән, суд бәлаләреннән, дошманнардан үзең сакла, йә Раббым. Рәхмәт фәрештәләрең үзең җибәр, Ходаем. Бәндәләргә бәндә итмә, шайтаннарга җар итмә, дошманнарга дучар итмә, көферләргә тоткын итмә, Ходаем. Йә, Раббым, үзеңнең барлыгыңа, берлегеңә ышанып гамәл-гыйбадәт белән әйткәннәрне үткән тыелганнардан тыелып яшәргә насыйп ит. Калебезне иманлы ит. Амин.


Яңа өйләнгән парларга никах багышлавы


Бисмилләһиррәхманиррахим!


Илаһи багышладым, Раббым. Үзеңнең ризалыгың өчен ошбу укылмыш кәлям шәрифләрдә хасил булган әҗер савапларны, хаталыкларын, кимчелекләрен гафу иткән хәлдә киң рәхмәтең илә кабул иткәй идең. Ошбу укылмыш кәлям шәрифләрдә булган әҗер савапларны хаслап, дога кылабыз. Барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелмеш безнең пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллалаһу галәйһиәссәламнең рухлары шәрифләренә һәм дә аның әһле әүлядларының рухлары шәрифләренә ирештергәй идең. Һәм дә атабыз Адәм илә анабыз Һәүа Разый Аллалаһу ганһеләренең рухлары шәрифләренә ирештергәй идең. Һәм дә атабыз Адәм галәйһивәссәламнән алып, хәзерге көнгәчә җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәребезнең, барча габидләребезнең, барча заһидләребезнең, барча остазларыбызның, барча мәшаихларыбызның һәм дә барча тәбгы табигыйннарыбызның, һәм дә барча әби-бабаларыбызның рухлары шәрифләренә ирештергәй идең.Һәм дә газиз әнкәемнең, газиз әткәемнең, кадерле кайнанамның, кадерле кайнатамның рухлары шәрифләренә ирештер. Һәм дә кадерле кыз туганнарымның, кадерле ир туганнарымның рухлары шәрифләренә ирештергәй идең. Һәм дә өсләребездә хаклары булган, гыйбадәтләренә төшкән әрвахларның рухлары шәрифләренә ирештергәй идең. Раббым, рухларын шат кылып, гөнаһларын ярлыкагай идең. Амин. Бу яшь парларга тигез мәхәббәт, Йосыф вә Зөләйха мәхәббәтен насыйп ит, Ходаем. Ике як ата-анага да тигезлек күрсәтеп, тигез канат белән гомер кичерергә, бер-береңне хөрмәт итеп, ата-анага киңәш итеп яшәргә насыйп ит, йә Раббым. Амин.


Хәер биргәч әйтелә торган багышлау


Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен Мөхәммәд саллалаһи галәйһи вәссәлам рухларына багышлыймын. Атабыз Адәм, анабыз Һава, рәсүле Әкрәм, хәзрәтебез Хуҗа Насретдин рухына, остазларыбыз рухына, зиарат әһелләренә, оҗмах әһелләренә, әнбияләргә, әүлияләргә, җиде газизләргә. Хуҗа Баһаветдин рухына, Зәңги бабалар рухына, Сөләйман рухына, су әһелләренә, җир әһелләренә. Хәдичә разый аллаһы ганһе рухына. 4 шәһри ярларга, 28 пәйгамбәрләргә, 99 мөшерикләргә, 360 гәйб ирәннәргә. Мөэмин булган ирләргә, мөэмин булган хатыннарга. 4 рух уттан сакласын: иң элек яшен утыннан, берсе мылтык утынннан, берсе тәмуг утыннан, берсе дөнья утыннан. Җир әһелләре өчен, су әһелләре өчен, күк әһелләре өчен. Химмим исемле этләргә, Хораем атлы еланнарга багышлыймын. Мәгърибтән алып Мәшрикъкә булганнарга, ике якта булган әби-бабамнарга, әткәм белән әнкәм рухларына багышлыймын. Каен әтәмә, каен әнәмә рухларына багышлыймын.
Үле булган ир туганнарыма, үле булган кыз туганнарыма рухларына багышлыймын. Үле булган балаларыма, үле булган кыз балаларымның ризыклары өчен багышлыймын. Үземнең кендек әбиемә, хуҗамның кендек әбисенә, балаларның кендек әбиләренә, хәрдәш рухларыма, зират рухларыма, миннән өмет итеп ятучы рухларга. Һәр баласына аерым-аерым багышлыймын. Мөхәммәтебезнең әтисе Габдулла, әнисе Әминә рухына багышлыймын. Хәсән разый аллаһы гәнһе рухына, Хөсәен разый аллаһы гәнһе рухына, Фатыйма разый аллаһы гәнһе рухына багышлыймын. Барачак урыннарыбызга багышлыймын. Аллам кабул ит. Кабул итүче дә үзең, гафу итүче дә үзең. И Аллам, гафу ит, кабул ит. Амин.


Хәер биргәч әйтелә торган багышлау


Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен Мөхәммәд саллалаһи галәйһи вәссәлам рухларына багышлыймын. Атабыз Адәм, анабыз Һава, рәсүле Әкрәм, хәзрәтебез Хуҗа Насретдин рухына, остазларыбыз рухына, зиарат әһелләренә, оҗмах әһелләренә, әнбияләргә, әүлияләргә, җиде газизләргә. Хуҗа Баһаветдин рухына, Зәңги бабалар рухына, Сөләйман рухына, су әһелләренә, җир әһелләренә. Хәдичә разый аллаһы ганһе рухына. 4 шәһри ярларга, 28 пәйгамбәрләргә, 99 мөшерикләргә, 360 гәйб ирәннәргә. Мөэмин булган ирләргә, мөэмин булган хатыннарга. 4 рух уттан сакласын: иң элек яшен утыннан, берсе мылтык утынннан, берсе тәмуг утыннан, берсе дөнья утыннан. Җир әһелләре өчен, су әһелләре өчен, күк әһелләре өчен. Химмим исемле этләргә, Хораем атлы еланнарга багышлыймын. Мәгърибтән алып Мәшрикъкә булганнарга, ике якта булган әби-бабамнарга, әткәм белән әнкәм рухларына багышлыймын. Каен әтәмә, каен әнәмә рухларына багышлыймын.
Үле булган ир туганнарыма, үле булган кыз туганнарыма рухларына багышлыймын. Үле булган балаларыма, үле булган кыз балаларымның ризыклары өчен багышлыймын. Үземнең кендек әбиемә, хуҗамның кендек әбисенә, балаларның кендек әбиләренә, хәрдәш рухларыма, зират рухларыма, миннән өмет итеп ятучы рухларга. Һәр баласына аерым-аерым багышлыймын. Мөхәммәтебезнең әтисе Габдулла, әнисе Әминә рухына багышлыймын. Хәсән разый аллаһы гәнһе рухына, Хөсәен разый аллаһы гәнһе рухына, Фатыйма разый аллаһы гәнһе рухына багышлыймын. Барачак урыннарыбызга багышлыймын. Аллам кабул ит. Кабул итүче дә үзең, гафу итүче дә үзең. И Аллам, гафу ит, кабул ит. Амин.


Алфина Сибгатуллинаның "Татар Дини-Суфи әдәбияты"ннан.