Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Сагышың исән икән

Рәшит Әхмәтҗанов сүзләре
Мәсгудә Шәмсетдинова көе


Ай яктысын шәлләр итеп
Ябармын иңнәреңә,
Тагын бер кат сөенерсең
Дөнъяга килгәнемә.


Сәфәрдә чакта гөлләрне
Мин эзләп үбеп китәм,
Кайгыларың таралса да,
Сагышың исән икән.


Һавадан да килә тавыш,
Һәм җирдән дә ишетәм,
Ачылыр да күк капусы -
Әнкәй керер ишектән.


Ай яктысын шәлләр итеп
Ябармын иңнәреңә,
Тагын бер кат сөенерсең
Дөнъяга килгәнемә.


Оригиналы:
Исемдә, әнкәй, исемдә,
Чәчәкләр яратканың,
Хәтерлим нинди чәчәкләр
Кайгыңны таратканың.
Сәфәрдә чакта гөлләрне
Мин эзләп үбеп китәм,
Кайгыларың таралса да,
Сагышың исән икән.
Зәңгәр чәчәкләр – шатлыгың,
Сарысы – сагышларың,
Ишетәм – әнкәң сагынган,
Кайт, - дигән тавышларын.
Һавадан да килә тавыш,
Һәм җирдән дә ишетәм,
Ачылыр да күк капусы -
Әнкәй керер ишектән.
Ай яктысын шәлләр итеп
Ябармын иңнәреңә,
Тагын бер кат сөенерсең
Дөнъяга килгәнемә.


Ноты к этой песне находятся lib.tatars.com
http://lib.tatars.com/media/lib/scores/pdfs/rashitaxmetzanov_luPH7Wi.pdf