Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Мәсгудә Шәмсетдинова. Җырлар.

Жыр текстлары


Ай-һай дөнья
Мәсгудә Шәмсетдинова
Харрас Әюпов


Ай-һай дөнья, чал башың,
Иңнәремә сал башың,
Бер тибрәтим чал башыңны
Хәсрәтләрең калмасын.


Күкрәгемдә йөрәк бу,
Авыр чакта терәк бу,
Синең борчуларың төяп
Китәр өчен кирәк бу.


Буйлыйм Иделләреңне,
Уйлыймын илләреңне,
Яндырып кал, беләсең бит,
Мәңге түгелләремне.


Ай-һай дөнья, чал башың,
Йөрәгемә сал башың,
Кайгыларың алып китим,
Бүтәннәргә калмасын.


Рамазан
МәсгудәШәмсетдинова
Разил Вәлиев


Дөнья буйлап җырлап киләм,
Җанга мең өмет сыйган,
Җырларыма якты моң бир,
Бир, Ходай, безгә иман.
Кушымта:
Рамазан, Рамазан,
Ишетелә бер азан,
Рамазан, Рамазан,
Кайты безгә яңадан.


Туган яктан гүзәл җир юк,
Илен кем сөеп туйган?
Ватаныма иминлек бир,
Бир, Ходай, безгә иман.
Кушымта:


Таңнар атты, ай да батты,
Уян син, халкым, уян!
Халкыма тел, хөррият бир,
Бир, Ходай, безгә иман!
Кушымта:


Китмә, сөю
Мәсгудә Шәмсетдинова
Резеда Вәлиева


Китмә, сөю, китмә күңелемнән,
Ялгызлыкка мине ташлама.
Күрәсеңме, язның назлавына
Пар тургайлар ничек шатлана.
Китмә, сөю, китмә күңелемнән,
Көзләр хөкеменә күнмә син.
Күзләремә нурлар сирпеп янган
Зәңгәр йолдызларым сүнмәсен.
Үрелмәсен күңелем гөлләренә
Көзге кырауларның салкыны,
Язлар булсын һаман йөрәгемдә,
Сүрелмәсен яшьлек ялкыны.


Казан турында җыр


Шигырь кемнеке? Мәсгудә көе


Илләр килә, илләр китә,
Кала хәтер.
Нигә китә, нигә бетә -
Хәтер әйтер.
Кушымта:
Гасырларның төпкелендә
Исән калган Казаным,
Бүгенгенең хәтеренә
Исемеңне язармын.


Илләр туа, илләр үлә,
Үлми хәтер.
Киләчәккә соңгы сүзне
Хәтер әйтер.
Кушымта:


Киләчәккә караш төбәп
Күтәрелә Казаным,
Мәңгелеккә ядъкар итеп
Исемеңне язармын.


Гомерләр узып бара
Харрас Әюпов сүзләре
Мәсгудә Шәмсетдинова


Агач башлары шаулыйдыр җилдәнме яңгырданмы,
Әллә елларга сөйлисе моңнары авырданмы.
Кушымта:
Җилләргә сибелә җырлар,
Яфраклар тузып кала,
Көзге урман өсләреннән
Гомерләр узып бара.


Cыгыла агач башлары безнең бәгырьгә тиеп,
Шуларны тыңлыйсың бугай агачлар шаулый диеп.
Кушымта:
Җилләргә сибелә җырлар,
Яфраклар тузып кала,
Көзге урман өсләреннән
Гомерләр узып бара.


Киткән-озаткан чакларда түзәдер кемнең җаны,
И сабыр икән урманнар шаулыйлар гына бары.
Кушымта:
Җилләргә сибелә җырлар
Яфраклар тузып кала,
Көзге урман өсләреннән
Гомерләр узып бара.


Быел да күкеләр кычкыра
Харрас Аюпов
Мәсгудә Шәмсетдинова


Җилләргә кушылып җырлама,
Көй эзләп интекмә гыйшкыма,
Язларын кошларга колак сал,
Быел да күкеләр кычкыра.


Яшәрә дөньялар бүгендә,
Инде бу ничәнче кабаттыр,
Искәртә шикелле тәбигать,
Яратты, ярата, яратыр.


Быел да күкеләр кычкыра,
Әле без киткәч тә кычкырыр,
Танырлар, танырлар сөюне,
Җирдә ул иң моңлы кыш булыр.


Татар атлары
Илдар Юзеев
Мәсгудә Шәмсетдинова


Чаба атлар, томрылып чаба,
Кыңгыраулар чыңлый юлларда,
Ил шатлыгы тынмас булгангамы,
Ятлар чыга куллар болгарга.
Кушымта:
Без мәңгегә, мәңгегә монда,
Эх, бу җирне күпме таптады,
Безнең йөрәк бәйрәмнәребезнең
Кыңгыраулар таккан атлары.


Чәчте-урды горур халкым,
Үз язмышын ятка бирмәде,
Татарларның бүген туган бирдән
Үлемсезлек алган көннәре.
Кушымта:


Кагылулар, сугылулар булса,
Дошманнарга каршы чыгарбыз.
Без туган тел булып җырларбыз да,
Без туган ил булып сугарбыз.
Кушымта:


Талбасма
Рәшит Әхмәтҗанов
Мәсгудә Шәмсетдинова


Талбасмадан чыктым әле
Тынгы эзләп җаныма,
Ай миңа сукмак күрсәтте
Сандугачлар ягына.
Кушымта:
Җил тия тирәкләремә,
Серләрем алып китә.
Ярың бик ерак икән, дип,
Яфраклар хәбәр итә.


Тар сукмакта әллә сагыш,
Әллә айлар яктысы,
Синдә генә калган икән
Җаннарымның яртысы.
Кушымта:


Талбасмалар аша гына
Барып булмый ярыңа,
Талбасмалар илтә бары
Сандугачлар ягына.
Кушымта:


Яфракларны кисә көзнең
Алтынсу кайчылары,
Сиксән сигез керфегемдә
Сагыну тамчылары.
Кушымта:


Салкын кышлар
Рәшит Әхмәтҗанов
Мәсгудә Шәмсетдинова


Салкын кышлар аккош булып очты,
Эреп тамды ап-ак канатлары,
Көнгә баккан иң беренче гөлләр
Сөя, диеп, мең кат кабатлады.


Кылыч булып ялтыраган яшен
Сынып төште җиргә, җәйләремә,
Дөрләп көзләр килгәч барлык утлар
Әйдә, диләр, сөю бәйрәменә.


Салкын кышлар аккош булып кайтты,
Кара җиргә язды канатлары,
Урап-урап яуган төнге буран
Сөя, диеп, мең кат кабатлады.


Халкым өчен


Шаехзадэ Бабич
Мәсгудә Шәмсетдинова


Ап-ак алтын җырларымны җырламыйм данлык өчен,
Җырлыймын алтын илемчөн, үз туган халкым өчен.
Саф көмештик җырларымны җырламыйм алтын өчен,
Җырлаем тик саф көмештик саф йөрәк халкым өчен.
Чәчкә төсле җырларымны җырламыйм зәүкым өчен,
Җырлаем тик чәчкәдәй кызларга бай халкым өчен.
Дәртле кайнар җырларымны җырламыйм дәртем өчен,
Җырлаем тик мәңге шат, дәртле, көләч халкым өчен.
Егъламыйм мин көннәрем сыргак, суык, салкын өчен,
Егълыем тик ярлы, мескен, кызганыч халкым өчен.
Яшь чагым, алтын чагым, ялкын чагым булсын фида
Халкым алдында минем биргән таза антым өчен.


Казан турында җыр
Шигырь кемнеке? Мәсгудә көе


Илләр килә, илләр китә,
Кала хәтер.
Нигә китә, нигә бетә -
Хәтер әйтер.
Кушымта:
Гасырларның төпкелендә
Исән калган Казаным,
Бүгенгенең хәтеренә
Исемеңне язармын.


Илләр туа, илләр үлә,
Үлми хәтер.
Киләчәккә соңгы сүзне
Хәтер әйтер.
Кушымта:


Киләчәккә караш төбәп
Күтәрелә Казаным,
Мәңгелеккә ядъкар итеп
Исемеңне язармын.


Гомерләр узып бара
Харрас Аюпов
Мәсгудә Шәмсетдинова


Агач башлары шаулыйдыр җилдәнме яңгырданмы,
Әллә елларга сөйлисе моңнары авырданмы.
Кушымта:
Җилләргә сибелә җырлар,
Яфраклар тузып кала,
Көзге урман өсләреннән
Гомерләр узып бара.


Cыгыла агач башлары безнең бәгырьгә тиеп,
Шуларны тыңлыйсың бугай агачлар шаулый диеп.
Кушымта:
Җилләргә сибелә җырлар,
Яфраклар тузып кала,
Көзге урман өсләреннән
Гомерләр узып бара.


Киткән-озаткан чакларда түзәдер кемнең җаны,
И сабыр икән урманнар шаулыйлар гына бары.
Кушымта:
Җилләргә сибелә җырлар
Яфраклар тузып кала,
Көзге урман өсләреннән
Гомерләр узып бара.


Быел да күкеләр кычкыра
Харрас Аюпов
Мәсгудә Шәмсетдинова


Җилләргә кушылып җырлама,
Көй эзләп интекмә гыйшкыма,
Язларын кошларга колак сал,
Быел да күкеләр кычкыра.


Яшәрә дөньялар бүгендә,
Инде бу ничәнче кабаттыр,
Искәртә шикелле тәбигать,
Яратты, ярата, яратыр.


Быел да күкеләр кычкыра,
Әле без киткәч тә кычкырыр,
Танырлар, танырлар сөюне,
Җирдә ул иң моңлы кыш булыр.


Татар атлары
Илдар Юзеев
Мәсгудә Шәмсетдинова


Чаба атлар, томрылып чаба,
Кыңгыраулар чыңлый юлларда,
Ил шатлыгы тынмас булгангамы,
Ятлар чыга куллар болгарга.
Кушымта:
Без мәңгегә, мәңгегә монда,
Эх, бу җирне күпме таптады,
Безнең йөрәк бәйрәмнәребезнең
Кыңгыраулар таккан атлары.


Чәчте-урды горур халкым,
Үз язмышын ятка бирмәде,
Татарларның бүген туган бирдән
Үлемсезлек алган көннәре.
Кушымта:


Кагылулар, сугылулар булса,
Дошманнарга каршы чыгарбыз.
Без туган тел булып җырларбыз да,
Без туган ил булып сугарбыз.
Кушымта:


Талбасма
Рәшит Әхмәтҗанов
Мәсгудә Шәмсетдинова


Талбасмадан чыктым әле
Тынгы эзләп җаныма,
Ай миңа сукмак күрсәтте
Сандугачлар ягына.
Кушымта: Җил тия тирәкләремә,
Серләрем алып китә.
Ярың бик ерак икән, дип,
Яфраклар хәбәр итә.


Тар сукмакта әллә сагыш,
Әллә айлар яктысы,
Синдә генә калган икән
Җаннарымның яртысы.
Кушымта:


Талбасмалар аша гына
Барып булмый ярыңа,
Талбасмалар илтә бары
Сандугачлар ягына.
Кушымта:


Яфракларны кисә көзнең
Алтынсу кайчылары,
Сиксән сигез керфегемдә
Сагыну тамчылары.
Кушымта:


Салкын кышлар
Рәшит Әхмәтҗанов
Мәсгудә Шәмсетдинова


Салкын кышлар аккош булып очты,
Эреп тамды ап-ак канатлары,
Көнгә баккан иң беренче гөлләр
Сөя, диеп, мең кат кабатлады.


Кылыч булып ялтыраган яшен
Сынып төште җиргә, җәйләремә,
Дөрләп көзләр килгәч барлык утлар
Әйдә, диләр, сөю бәйрәменә.


Салкын кышлар аккош булып кайтты,
Кара җиргә язды канатлары,
Урап-урап яуган төнге буран
Сөя, диеп, мең кат кабатлады.


Айдала
Рафикъ Юныс сүзләре, Мәсгудә Шәмсетдинова сүзләре


Айдалада ай нуры да, Айдалада таң нуры,
Ай нуры да, таң нуры, аткаем тоттым туры.


Айдалада зәңгәр күккә чөйдем соры карчыга,
Карчыгам, карчыгам очты кояш каршына.


Айдалада йөргән чакта аттым кара капланны,
Капланны, капланны аттым-ектым – капланды.


Айдалада ак кылганнар айкалада чайкала.
Айдала, Айдала, айдалада эз кала.


Туган телдә дәшсәм
Разил Вәлиев сүзләре
Мәсгудә Шәмсетдинова


Каршы ала туган якта
Тургай тавышы.
Бары тургай аңлый бугай
Минем сагышны.
Сайра, тургай, мәңге сайра, —
Аңлыйм телеңне.
Син сайрасаң, дөнья ямьле,
Яшәү күңелле.
Туган телдә җырлый чишмә,
Туган телдә шаулый таллар.
Туган телдә дәшсәм генә,
Туган җирем мине аңлар.
Сайрый тургай туган җирдә,
Шатлык түгелә.
Тургай җыры, тургай моңы
Минем күңелдә.
Җырлый бүген бөтен дөнья
Тургай телендә.
Мин кушылып җырлыйм аңа
Туган телемдә.
Туган телдә җырлый чишмә,
Туган телдә шаулый таллар.
Туган телдә дәшсәм генә,
Туган халкым мине аңлар.


Еллар-йолдызлы елгалар
Рәшит Әхмәтҗанов
Мәсгудә Шәмсетдинова


Еллар-йолдызлы елгалар...
Бата да калка йөрәк,
Кемнеке җырсыз да гамьсез –
Шуныкы җиңелерәк
Кушымта:
Елларым-елгаларыма
Йөрәкне салган идем,
Тау кадәр авырлыкларга
Чыдаган саллар идем.
Ярлардан өстәп өстемә
Ни генә салмадылар,
Болары авыр булыр дип
Яңадан алмадылар.


Кушымта:
Елларым-елгаларыма
Йөрәкне салган идем,
Тау кадәр авырлыкларга
Чыдаган саллар идем.
Өзелдем, илдән акмадым,
Кагылдым дымлы ярга,
Тагын таң нурлары тамды
Ямь-яшел яфракларга.


Еллар-йолдызлы елгалар
Агалар – ярсу алар.
Үз кыяңа утырталар
Кемнәрдер батырсалар.
Кушымта:
Елларым-елгаларыма
Йөрәкне салган идем,
Тау кадәр авырлыкларга
Чыдаган саллар идем.
Елларым күтәрде мине
Йолдызларына кадәр,
Күкләрне кочар идемме
Моңнан ваз кичсәм әгәр.


Исемсез җыр
Гәрәй Рәхим
Мәсгудә Шәмсетдинова


Таң белән күңелгә
Килә дә сарыла,
Килә дә сарыла исемсез җыр.
Ул нинди җыр икән,
Ул нинди җыр икән,
Бәлки, таң җырыдыр.


Көндез дә,кичен дә,
Килә дә сарыла,
Килә дә сарыла исемсез җыр.
Ул нинди җыр икән,
Ул нинди җыр икән,
Бәлки, таң җырыдыр.


Көзен дә, кышын да.
Килә дә сарыла,
Килә дә сарыла исемсез җыр.
Ул нинди җыр дисәм,
Ул нинди җыр дисәм,
Сагыну җырыдыр.


Кадерле авылдашларым
Харрас Аюпов
Мәсгудә Шәмсетдинова


Үсмер чакта бер җырлаган идек,
Җырлыйк әле чәчләр агаргач,
Авыллардан килгән назлы җилдә
Яланаяк калыйк, яланбаш.
Кушымта:
Әллә ялгыш, әллә язмыш булды,
Сизмәдем ничек адашканым,
Шушы җырда бер күрешик әле,
И, кадерле авылдашларым.


Авылларда килгән назлы җилдә
Яланаяк калыйк, яланбаш,
Бергә чакта төрле-төрле идек,
Бер моң булдык инде таралгач.
Кушымта:


Ишетәсезме икән югалтышкан
Киек казлар каңгылдашканын,
Җаннар бергә сарылсыннар әле,
И дусларым, и яшьтәшләрем.
Кушымта:


Безнең канат карала
Фәйрүзә Мөслимова
Мәсгудә Шәмсетдинова


Каз канаты, каз канаты
Кагына да агара.
Нигә соң без, нигә соң без
Ошамаган казларга?


Болгана агымсулар да,
Ләм утыра ярларга.
Чумсалар да, йөзсәләр дә
Кер дә кунмый казларга.


Без коенган сулар көмеш,
Чүп тә кунмый аларга.
Тик алай да безнең каурый,
Безнең канат карала.


Зәңгәр күлдә дулкын уйный,
Агымсулар болгана.
Казлар кагынганга карап
Күңелләрем моңлана.


Туган авылым, имин бул!
Гөлшат Зәйнашева
Мәсгудә Шәмсетдинова


Туган авылым, имин бул дип, мин җыр башлыйм,
Рухияте изгеләргә мин багышлыйм.
Туган туфрак кадрен белик, авылдашлар,
Яшик бергә, исән булсын газиз башлар.


Мәчетебез җирнең рушан көзгеседер,
Авылыбызга иман биреп кабызды нур.
Йолдыз кебек якты, нурлы безнең авыл,
Изге Мәккә, Мәдинәдән нур ала ул.


Авылыбызның су буйлары ямьле алан,
Аккош оясы булгандыр борын заман,
Гөлбакчалы яңа йортлар урамында,
Һәр очар кош моңлы бер җыр суза монда.


Һай, бу тормыш
Әхмәт Гадел
Мәсгудә Шәмсетдинова


Ике кашы арасында
Мәрҗәндәй бер миңе бар.
Өнемдә йөрим төш күреп,
Телемдә гел ярым-яр.


Һай, бу тормыш диңгезенең
Иге-чиге бар микән?
Яр сөюләр шатлык микән,
Әллә ачы зар микән?


Тик беләм бу саф чишмәдән
Су эчү миңа язык.
Бу түгел эчәсе суым,
Бу түгел хәләл азык.


Һай, бу тормыш диңгезенең
Иге-чиге бар микән?
Яр сөюләр шатлык микән,
Әллә ачы зар микән?


Мәхәббәт ул якты кояш —
Биек таулар артында.
Тау-таш ларны җиңәр идем
Тик сөюем хакына.


Һай, бу тормыш диңгезенең
Иге-чиге бар микән?
Яр сөюләр шатлык микән,
Әллә ачы зар микән?


Исеңдәме?
Фәйрүзә Мөслимова
Мәсгудә Шәмсетдинова


Исеңдәме Казан урамнары,
Күккә ашкан биек-биек йортлар,
Безгә карап бәхет юрагандай
Күз кысышкан аллы-гөлле утлар?


Икәүләшеп очып уздык бугай
Иксез-чиксез озын урамнарны,
Җаныбызны җылы өермәдәй
Бары шатлык, шатлык урап алды.


Исеңдәме, яңгыр яуган иде,
Җитәкләшеп гөрләвекләр кичтек,
Бөтен Казан карап торган чакта
Алдыбызга йолдыз төште?


Диңгезләрне гизә алам
Гөлшат Зәйнашева
Мәсгудә Шәмсетдинова


Басып торам Идел ярында,
Сызылып таң аткан чагында,
Әллә нигә күңелем җилкенә,
Ашкынам дулкыннар иркенә.
Кушымта:
Колач салып йөзә алам,
Диңгезләрне гизә алам,
Бер генә сүз, бер генә сүз,
Бер генә сүз әйт син миңа.


Басып торам Идел ярында,
Камышлар тирбәлә янымда,
Чык бөртеге бөдрә талларда,
Ярсу дулкын кага салларга.
Кушымта:
Мин дә дулкын була алам,
Сине күрсәм канатланам,
Бер генә сүз, бер генә сүз,
Бер генә сүз әйт син миңа.


Казаным-язмышым
Әхмәт Гадел
Мәсгудә Шәмсетдинова


Таш йортлар, борынгы урамнар,
Ни уйлап шаулый бу юкәләр?
Тарихны тетрәткән туфаннар
Саташып чәчләрен сүтәләр.
Кушымта:
Аһ нинди гашыйкмын сиңа мин,
Синсез юк минем бу тормышым,
Шатлыгым, хәсрәтем, бәхетем,
Казаным – язмышым, сулышым.


Мәчетләр, чиркәүләр янәшә,
Көрәшләрдән арып талганнар,
Чал чәчен туздырган, кем дәшә?
Кремель тавында кылганнар.
Кушымта:


Йөрәккә биредә, һай, рәхәт,
Матур да Кабанның буйлары,
Таңнарда яр буйлап каршыма
Ханбикә киләдер уйланып.
Кушымта:


Әй, дәрья, дәрья
Сөләйман
Мәсгудә Шәмсетдинова


Дөньяларда ай-кояш бар, ай кояш,
Дөньяларда ниләр бар, дип, кил сораш,
Дөньяларда таптым сагыш, таптым моң,
Әти җаным, киңәшергә инде соң.


Минем яну-көюләрне ни басыр,
Безнең алда күрешүләр ни гасыр?
Дөньяларда таптым сагыш, таптым моң,
Әти җаным, киңәшергә инде соң.


Дәрья чиге коеп куйган кыядыр,
Нечкә күңел җан-рухларны тоядыр,
Дөньяларда таптым сагыш, таптым моң,
Әти җаным, киңәшергә инде соң.


Юк өсте дә, юк асты – тирән икән,
Бер керәм дә, бер чыгам димә икән,
Сыкрансам да кайчан, әй, дәрья, диеп,
Язмыш баса, бу үзең, дөньяң, диеп.
Дөньяларда таптым сагыш, таптым моң,
Әти җаным, киңәшергә инде соң.


Китмә, сөю
Резеда Вәлиева
Мәсгудә Шәмсетдинова


Китмә, сөю, китмә күңелемнән,
Ялгызлыкка мине ташлама.
Күрәсеңме, язның назлавына
Пар тургайлар ничек шатлана.


Китмә, сөю, китмә күңелемнән,
Көзләр хөкеменә күнмә син.
Күзләремә нурлар сирпеп янган
Зәңгәр йолдызларым сүнмәсен.


Үрелмәсен күңелем гөлләренә
Көзге кырауларның салкыны,
Язлар булсын һаман йөрәгемдә,
Сүрелмәсен яшьлек ялкыны.


Пәри кызы
Хади Такташ
Мәсгудә Шәмсетдинова


Пәри кызы, ник чыктың да юлларыма
Тамуг утын тотып гүзәл кулларыңа,
Күз аттың да күзләремә, ник ыргыттың
Уйнап-уйнап мине тамуг утларына?


Таң кызы Гөл, ник чыктың да юлларыма
Бәхет гөлен тотып нечкә кулларыңа,
Маңгаемнан үбеп мине ник югалдың
Тагын кире төренеп таң нурларына?


Таң кызы Гөл, ник чыктың да юлларыма
Кискен хәнҗәр тотып гүзәл кулларыңа,
Чәнчеп бәгърем уртасыннан хәнҗәреңне
Ник югалдың төренеп таң нурларына?


Cәләт гимны
Сөләйман
Мәсгудә Шәмсетдинова


Тәңре, синнән үткен зиһен сорыйм,
Кояш, синнән – рухи чисталык,
“Сәләт” – дәүләт, Сәлкеш – яңа татар,
Аң-фәһемгә гашыйк бу халык.
Кушымта:
Биек таулар, чиксез дәрьялардан
Талган чакта адәм баласы –
Көмеш сулы талгын чишмә булыр,
Җиләс алан булыр дәвасы.


Җир-йорт безгә очар канат бирде,
Кыйбла булды “Сәләт” аланы.
Җан җепләре бәйли сәлкешләрне
Якын итеп ерак араны.
Кушымта:


Рәхмәт, Тәңрем, Татар теле өчен,
Татар теле – җиһан ачкычы.
Сакла, Тәңрем, сакла “Сәләт” илен,
Хакыйкатьнең тәүге баскычын.
Кушымта:


Төштә күрдем сине
Роберт Әхмәтҗанов шигыре
Үткән төндә төштә күрдем сине:
Мин каршыңа, имеш, чабамын.
Кыска гына төшемә нигә кердең?
Бик күрәсем килә,
Бик күрәсем килә дәвамын.


Болын буйлап каршы килә идең,
Кулым сузып сиңа үрелдем.
Арабызга төште ташкын сулар —
Син тауларга,
Син тауларга китеп күмелдең.


Үткән төндә төштә күрдем сине:
Мин каршыңа, имеш, чабамын.
Кыска гына төшемә нигә кердең?
Бик күрәсем килә,
Бик күрәсем килә дәвамын.


Тау артыннан килә синең җырың —
Ерагая бара үткәнгә.
Мин кузгалмый шунда басып торам —
Сабырлыклыр,
Сабырлыклыр бирсен көткәнгә.


Ай-һай дөнья, чал башың
Харрас Әюпов шигыре
Ай-һай дөнья, чал башың,
Иңнәремә сал башың,
Бер тибрәтим чал башыңны
Хәсрәтләрең калмасын.
Күкрәгемдә йөрәк бу,
Авыр чакта терәк бу,
Синең борчуларың төяп
Китәр өчен кирәк бу.
Буйлыйм Иделләремне,
Уйлыймын илләремне,
Яндырып кал, беләсең бит,
Мәңге түгелләремне.
Ай-һай дөнья, чал башың,
Йөрәгемә сал башың,
Кайгыларың алып китим,
Бүтәннәргә калмасын.


Гомерләр узып бара
Харрас Әюпов шигыре
Агач башлары шаулыйдыр җилдәнме яңгырданмы,
Әллә елларга сөйлисе моңнары авырданмы.
Кушымта:
Җилләргә сибелә җырлар,
Яфраклар тузып кала,
Көзге урман өсләреннән
Гомерләр узып бара.
Cыгыла агач башлары безнең бәгырьгә тиеп,
Шуларны тыңлыйсың бугай агачлар шаулый диеп.
Кушымта:
Җилләргә сибелә җырлар,
Яфраклар тузып кала,
Көзге урман өсләреннән
Гомерләр узып бара.
Киткән-озаткан чакларда түзәдер кемнең җаны,
И сабыр икән урманнар шаулыйлар гына бары.
Кушымта:
Җилләргә сибелә җырлар
Яфраклар тузып кала,
Көзге урман өсләреннән
Гомерләр узып бара.