Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Ошбу айларда Рәсүл һиммәте

Ошбу айларда Рәсүл һиммәте,
Булсакчы безләр аның өммәте,
Иман нурлары булсын безләрдә,
Рәсүл шәфәгать кыйлсын безләргә.
Кыямәт көне – мондый авыр көн,
Безләргә шәфкать, Раббым, үзең кыйл.
Оҗмахны бизәр, юлларны төзәр,
Өммәтләр килә, дип, Рәсүл көтәр.
Тар каберләргә кереп ятарбыз,
Аллаһ каршына ничек барырбыз.
Гөнаһы кыйлсак, гайбәт сөйләсәк,
Бер Хода бездән тәмам бизәчәк.
Дин кардәшләрем, уйлап карыйк без,
Дөньяда чакта аны таныйк без.
Газраил килер, җаннарны алыр,
Иманлы булса рәхмәтен салыр.
Ирекле кыйлма Иблис мәлгунне,
Рәхимсез кыйлма Мөнкир, Нәкирне.
* Һиммәт – ният


Аһ, дәрига


Аһ, дәрига, гомер үтте белалмадым,
Ихлас берлә Хакка коллык кылалмадым.
Ахры бер көн хәзрәтемә баралмадым,
Инде белдем, хәсрәт миңа төште, дуслар.
Аһ, дәрига, гомер үтте, тоймый калдым,
Бу дөньяда малны җыеп кулыма алдым,
Дөнья куып дин эшене артка салдым,
Бу дөньяны ярты акчага саткым килер.
Әле мин яшь торырмын дип әйтер идем,
Һәр нә хасыйл булса аз дип торыр идем,
Төрле-төрле дәгъвалы эшләр кыйлыр идем,
Инде белдем, мин әйткәннәр булмас икән.
Дөнья - минем милкем, дигән солтаннарга,
Залим булып кеше малын җыйганнарга,
Гыйш-гыйшерәт белән мәшгуль булганнарга,
Үлем килсә бере вафа кыйлмас ирмеш.
Гакыл ирсәң гүрестаннан гыйбрәт алгыл,
Мин һәм шунда барырмын дип еглап йөргел,
Мәүте каблә әт-тәмугка гамәл кыйлгыл,
Бу җирләрдә үлмәс борын дога кыйлгыл.
Руза тотып, намаз укып тәүбә кыйлгыл,
Хәзрәт булса аның сари йөри торгыл,
Чын дәрвишләр тагатьләрын пинһан кыйлур,
Кәси күрсен өчен гамәл кыйлмаң, дуслар.
Дәрвиш булсаң тагат кыйлгыл, кыйлма рия,
Һәр төштә намаз кыйлсаң Аллаһ күрә,
Ялган дәрвиш кайда барса ризкы һава,
Гадел патша тагатларын гыйсъян кыйлур.


Дәрига - үкенеч
Мәүте-каблә - үлмәстән борын
Сари йөрү – тяреп йөрү
Тагат -буйсыну
Пинһан кыйлу - яшерү
Кәси – кеше
Рия – ике йөзле
Гыйсьян – буйсынмау


Гайса пәйгамбәр


Кадыйр кодрәтен тыңлаб бер сүзем яд кыйлдиа,
Гизләп аны тотсам булмас Мәүлем гыйтга бирдийа,
Мәрьям углы ул Гайса хасс кол ирде Мәүлегә,
Мәүлем аны агырлап Инҗил гыйтга бирдийа.
Бу дөньяны бакмаган малга күңел бу микән,
Ил эчендә тормаган Гайса сәүче ирдийа.
Талак бирде дөньяга, кадәм орды гакбегә,
Тагат кыйлды Мәүлегә, төнлә уйаг тордыйа.
Мәрьям ирде анасы, һич юк ирде атасы,
Әнбияләр иясе йилдин тугмыш ирдия.
Кайу эйүгә ул керсә, эйүдә күзсезне күрсә,
Торуб догалар кыйлса, күзле улыр улия.
Гайса әйтүр, әй, Ана, бер пәнд итәлүм сәңа,
Ул пәндемне син аңла, бер сүзем яд кыйлдия.
Ана-углы кубалум, келим тунын киялем,
Бу дөньяны куалум, тагат вакты булдыйя.
Мәрьям әйтүр, әй, Углым, күрер күзем, колагым,
Киләседер бу үлем, йимиш йитдең тидия.
Ана-углы кубдылар, келим тунын киделәр,
Бу дөньяны куйдылар, ахирәткә йандыйя.