Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Каен Каргышы

Бу шигырьгә күптән инде язган идем көй. Сүзләре кемнеке икәнен бер кайдада язмаганмые. Бәлки кем дә булса авторын беләдер. Анан соң "аклан" дигән сүз бармы ул бездә, әллә алан дигән сүздә хата ясадыммы икән?
Акланнарда шомлы аваз
Үзәннәрдә изелә наз,
Чаң кага кыңгыраулар -
Каенны сындыралар.
Өзгәләп тондыралар.
Каен тузлары ята,
Зифа буйлы каеннарны
Тураклап үткән балта.
Шыңшыган арба тәгәри,
Сыкранып ыңгыраша,
Сискәнеп атлар пошкыра
Үткәндә урман аша.
Каен тузлары ята,
Зифа буйлы каеннарны
Тураклап үткән балта.
Түзмәде, арба таралды
Урманда кайгы барда,
Озын керфекләрен сирпеп
Ат карый каеннарга.
Каен тузлары ята,
Зифа буйлы каеннарны
Тураклап үткән балта.


"Тамгалар" дигән әсәремә "Каен Каргышы" дигәнне кертәм. Миңа бу фикер килде Казанга кайткач. Халык Каен Суын эчәргә дип, каеннарны тураклый яз көне. Шунда бер апа әйтте "Каен Каргышын" аласым юк әле, дип. Мине бик тетрәндерде аның әйткәне.