Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Роза Кожевникова

Ике йөрәк
Көзге айның көмеш яктысында
Сукмакларга сагыш, моң ята.
Шул яктыда ялгыз ике йөрәк
Сак-Сок кебек үксеп төн ката.
Кушымта: Ялгыз ике йөрәк көзләрдә,
Әйтче, көзем, ничек түзәргә?
Ялгыз ике йөрәк без ул, иркәм,
Салкын кышка кереп барабыз,
Сулды инде, сулды җәй гөлләре –
Ерагая бара арабыз.
Кукшымта: Ялгыз ике йөрәк көзләрдә,
Әйтче, көзем, ничек түзәргә?
Безнең йөрәк кавышалмас инде,
Йолдызларда сүнде күкләрдә.
Ә күкләрдә язмыш күләгәсе
Безгә йөри, ахры, үпкәләп.
Кушымта: Ялгыз ике йөрәк көзләрдә,
Әйтче, көзем, ничек түзәргә?


Төнге күл
Бу җәйге төн бүләк итте миңа,
Бүләк итте сөю кайтавазын,
Арабызда яткан кичүләрне
Кичә-кичә сиңа кайтыр язым.
Кушымта:
Күңелләрем, юк, онытмас,
Төнге күл, айлы эзне,
Айның көмеш толымнары
Сихерләде ич безне.
Елмаюың серле, карашларың,
Нинди серләр анда яшеренгән?
Без үзебез адаштырган Сөю
Кул изәде гүя яшьлегеңгән.
Кушымта:
Югалтулар әле бик күп булыр,
Юатулар булыр үзебезне.
Әйдә, Сөю, бергә эзләп табыйк
Күл буенда калган айлы эзне.
Кушымта:
Газинур Морат тәрҗемәсе.