Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Зөлфәт

Тупырдап алма коела
Кош очып үткән саен;
Көзнең бөтен матурлыгы
Алмададыр, мөгаен.
Алдым, каптым, ал икән шул,
Эче тулы бал икән;
Кабынмастай булсаң гына
Сылуга күз сал икән.
Алъяпкычка алма җыеп
Чыгып килешең иде,
Бакчагызның бер алмасын
Татып карыйсым килде.
Кабынмассың!- Яшьлеккә мең
Янгын сыенып тора,
Кошлар очып үткәнгә дә
Алма коелып тора.
Чишмә ярында икебез
Чишмә акты да акты..
Күз дә йоммады йолдызлар
Таңнар атканга чаклы.
М.Шәмсетдинова музыкасы.