Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Җырлар: Язылганнар һәм язылганны көтүчеләр

Саҗидә Сөләйманова сүзләре
Мәсгудә Шәмсетдинова көе
Казан вальсы
Сагынып киләм Идел ягын, Казаным,
Миннән башка узган җәйләр, язларың,
Шаулый Идел, кайный Казан каласы,
Якыная ике күңел арасы.
Саумы, Казан, зул хыяллар каласы,
Якыная ике күңел арасы.
Мәрмәр таштан киртләч-киртләч баскычлар,
Борылмалы юлар, еллар, язмышлар,
Кайнар эзләр, кайнар хисләр каласы,
Синдә кайныйм мин дә – дала баласы.
Кайнар эзләр, кайнар хисләр каласы,
Синдә ярым, үзем – дала баласы.
Алланнарда көтә калды пар атлар,
Алып килде мине сиңа канатлар,
Таң атканда алсу-зәңгәр дулкыннар,
Ул дулкыннар йөрәкләрдә сулкылдар.
Таң атканда алсу-зәңгәр дулкыннар,
Онытылмас, йөрәгемдә сулкылдар.


Хәлисә Хәкимуллина сүзләре
Мәсгудә Шәмсетдинова көе
Язгы тамчы
Тып-тып-тып тамчы тама,
Тамчы тама талларна,
Талларымның бөреләре
Куаныша шуларга,
Куаныша шуларга.
Тып-тып-тып тамчы тама,
Яз тама тамчы булып,
Кояш еурлары биешә
Шул тамчыларга кунып,
Шул тамчыларга кунып.
Тып-тып-тып-тып...


Таптым гына...
Җир тетрәтер көч бар кебек синең җанда,
Күк тетрәтер көч бар кебек синең җанда,
Кояш булып балкыр идем синең таңда,
Булсаң янда, минем янда һәрбер таңда.
Булсаң янда, минем янда һәрбер таңда,
Сиңа табынып башлар идем иртәләрне,
Гомерем буе эзләп-эзләп таптым гына,
Ал юлымнан газапларны, киртәләрне.
Таптым гына, күзләреңә бактым гына,
Инде килеп шатланыйм да көлим дисәм..
Миһербансыз язмыш белән килешә-килешә
Бәгыремне үзем турыйм, үзем кисәм.
Көттем сине, көтте җаным, вөҗүд көтте,
Читлегеннән чыгар булыр йөрәк типте,
Чишәсе сер тагын калды йомгагында,
Санаулы көн “ә” дигәнче үтте-китте.
Барлыгыңны, бу дөньяда яшәвеңне
Ник белгерттең икән миңа, ник белгерттең?
Чарасызлап, бәйгедәге йөрәгеңнән
Ник сөйдерттең икән мине, ник сөйдерттең?
Җир тетрәтер көч бар кебек синең җанда,

Күк күкрәтер көч бар кебек синең җанда,
“Аягыңа уралам да җибәрмим”, - дип,
Томан йөри, салкын томан – синең таңда...


Разил Вәлиев сүзләре
Мәсгудә Шәмсетдинова көе
Кояш турында җыр
Елмаеп карыйлар,
Ал, зәңгәр үзләре...
Җрдәге чәчәкләр
Кояшның күзләре.
Йөргәнмен ишетми
Мин аны элгәре...
Сандугач теледер –
Кояшның телләре.
Манды ул алтынга
Җәйләрне, көзләрне,
Урманда, кырларда
Кояшның эзләре.
Кояшның үзе күк
Хыяллар югары,
Кояшлы булсын гел
Балачак юллары.


Китмә, сөю
Резеда Вәлиева сүзләре
Мәсгудә Шәмсетдинова көе
Китмә, сөю, китмә күңелемнән,
Ялгызлыкка мине ташлама,
Күрәсеңме, язның назлавына
Пар тургайлар ничек шатлана.
Китмә,сөю, китмә күңелемнән,
Көзләр хөкеменә күнмә син,
Күзләремә нурлар сибеп янган
Зәңгәр йолдызларым сүнмәсен.
Үрелмәсен күңелем гөлләренә
Көзге кырауларның салкыны,
Язлар булсын һаман йөрәгемдә.
Сүрелмәсен яшьлек ялкыны.
Урманнарга барам карлар ерып,
Урманнарда язгы ярым бар,
Анда һәрчак кошлар, ак ландышлар,
Анда һшрчак яшел каеннар.
Ай-ай-ай ук,
Акланнары калган, ландышы юк.
Карлар яуган яшьлек урманыма,
Аһ, тапмадым, дустым, юлларын,
Бураннарга кушылып еладым да,
Озын-озын уйлар уйладым.
Оялары калган, ландышы юк,
Гәүдәләрем бар ла, ушым юк.
Ничик китим яшьлек урманымнан,
Монда минем язгы ярым бар,
Килеп чыгар төсле чәчәк тотып,
Һәм яшәрер төсле каеннар.
Оялары калган - кошы юк,
Күңелкәйләремнең кышы юк.


Нөкърәт – көмеш су
Мидхәт Миншин сүзләре
Мәсгудә Шәмсетдинова көе
Нөкърәт ага кыйблаларга,
Чулман-елга каршы ала,
Гасырлардан гасырларга
Уйлар бара, моңнар бара..
Кушымта:
Нөкърәт – син кодрәтле,
Дулкының куатле,
Суларың көмештәй -
Йөрәккә сихәтле.
Идел-йортның сүнмәс утын
Саклап бара синең дулкын,
Мәңне яшәр көчләр алам –
Суың эчсәм берәр йотым.
Кушемта:


Әллә сөю, әллә ни...
Шәриф Биккол сүзләре
Алларыма килеп бастың
Ай нурына күмелеп,
Утка очкан күбәләктәй
Сиңа тартты күңелем.
Кушымта: Мондый чакта аерма юk:
Сөенеч ни, бәла ни...
Әлләли-әлләли,
Әлләрәли-әлләли;
Йөрәгемдә давыл купты –
Әллә сөю, әллә ни...
Йөзләремә ялкын капкан –
Җаным белән сизәмен;
Барлык дөнья йөзләрендә
Торып калдык син дә мин.
Кушымта:
Әйткән назлы сүзләреңне
Салып куям хәтергә;
Чакырмый тор кочагыңа –
Куркам әле хәзергә.
Кушымта:
Февраль – март 1989 ел. Уфа. Автографы бар.


Кояш калыкты, нуры балыкты,
Никтер калыкмый безнең аталар,
Башкалар торды, тозаклар корды,
Нигә соң тормый безнең аталар.
Мәктәп ачалар, гыйлем сачәләр,
Ник соң качалар безнең аталар.
Уку заманы, язу заманы,
Тырышу заманы, белең, аталар.
Мәктәп салайык, гыйлем алайык,
Хәбәс ятамайык, зинһар, аталар.
Атмаң учакка, салмаң курчакка,
Алың кочакка безне, аталар.
Бер көн киләчәк, картлар үләчәк,
Безгә калачак дөнья, аталар.
Уку бездәндер, сәбәп сездәндер,
Тырышу бездәндер, белең, аталар.
1913 ел. Аң журналы. 15 нче гыйнвар.
“Зур шатлык! Әлегә чаклы булмаган нәрсә... Үз үзеннән мандолина һәм нота өйрәнүчеләр өчен татарча нота дәфтәре басылып чыкты. Бу китап Казанда Харитонов матбагасында яңа матур хәрефләр белән выставкага куелыр өчен дип соң дәрәҗәдә иҗтиһад белән, татарларда әлегәчә мисле мисле булмаган дәрәҗәдә нәфис вә гүзәл итеп эшләнде. Китап гаять яхшы кагәзьдә.. Тышына берничә төсле буяу белән кулына мандолина тоткан татар кызы тәрсим ителгән. Бу китап белән музыкадан һичбер хәбәре булмаган егетләр дә мандолина уйнарга бик тиз өйрәнә алачагына катгый кәфилмез.”


Равил Рахмани шигыре
Яшьлегеңдә кыя-тауга менсә идең,
Кыю басып очларына йөрсә идең;
Гомереңне шуннан торып күрсә идең,
Күңлеңдәге тарлыкларны белсә идең.
Мендем тауга: ачылды күк-җир, киңлекләр,
Якты нурдай тулды җанга иркенлекләр,
Онытылды бәгърең өткән хур-кимлекләр,
Мескенлекләр, өстенлекләр, мин-минлекләр...
Бу җиһанда биеккәрәк менсә идең,
Сазлык җирнең тарту көчен җиңсә идең,
Елый-елый дөньясыннан көлсә идең,
Газиз җаның нурга төреп бирсә идең!


Маҗаралар дөньясында
Разиль Вәлиев шигыре
Мәсгудә Шәмсетдинова көе
Маҗаралар дөньясында
Маҗаралар бетәрме?
Маҗарасыз картлыгымны
Бу йөрәгем көтәрме?


Дөнья тулы күзләремнән
Бу юләрлек китәрме?
Зәңгәр дулкын, ап-ак бәхет
Миңа кагылып үтәрме?


Зөһрәләрдән калган серне
Ул соң миңа сүтәрме?
Күлгә төшкән Ай шикелле
Әллә соң тик үртәрме?


Маҗаралар дөньясында
Маҗаралар бетәрме?
Бер мәхәббәт табар өчен
Бер яшьлегем җитәрме?..


Укучы яшьләр җыры
Хәкимҗан Халиков шигыре
Мәсгудә Шәмсетдинова көе
Без яшь әле, алда әле
Яулыйсы үрлзребез.
Халкыбызга бүләгебез –
Бишле билгеләребез.
Шуңа якты, шуңа көләч
Һәммәбезнең йөзебез,
Гөлләр булып калсын иде
Һәрбер эзебез.
Кулларыбыз алтын безнең,
Саф безнең уйларыбыз,
Якты булсын иде шулай
Барасы юлларыбыз.
Эшебездән аерылмый
Безнең әйткән сүзебез,
Гөлләр булып калсын иде
Һәрбер эзебез.
Яшь булсак та, тормышта без
Җиңеллек эзләмибез.
Йолдызларда калыр әле
Нур булып эзләребез.
Халкыбызның киләчәген
Күрсәтүче көзге без.
Гөлләр булып калсын иде
Һәрбер эзебез.


Кем уяткан Ләйләне
Саҗидә Сөләйманова сүзләре
Мәсгудә Шәмсетдинова көе
Иртүк торып битен юган,
Кем уяткан Ләйләне?
Уятмаган, үзе торган —
Бүген әни бәйрәме.
Пәрдәләрне ачып куйды,
Көн кояшлы, көн ямьле!
Якты булсын, балкып торсын —
Бүген әни бәйрәме.
Өстәл өстен кат-кат сөртте,
Җәйде ап-ак җәймәне.
Чиста булсын, пөхтә булсын
Бүген әни бәйрәме.
Күмәкләшеп без дә, дуслар,
Җырлап алыйк, әйдә әле:
Котлы булсын!
Гөрләп торсын
Әниләрнең бәйрәме!
Йоклыйсым килә
Шәмсия Җиһангирова сүзләре
Мәсгудә Шәмсетдинова көе
Кешеләр күптән
Йоклаган инде,
Машиналар да
Туктаган инде.
Уенчыкларым
Йоклыйлар күптән,
Тәти сеңлем дә
Бәү-бәүгә киткән.
Күзләрем әйтә:
“Йокым килә” – ди,
Телем дә әйтә:
“Әзерәк сөйлә”, - ди.
Киемнәрем дә
Ял итә чөйдә,
Минем дә бик.. бик..
Йоклыйсым ки..лә..
Әй, дәръя, дәръя.
Җәүдәт Сөләйман сүзләре.
Мәсгудә Шәмсетдинова көе
Дәръяларда ай-кояш бар, ай-кояш,
Дөнъяларда ниләр бар, дип, кил сораш,
Дәръяларда таптым сагыш, таптым моң,
Җанкай-җаным, киңәшергә инде соң.
Минем янып-көюләрне ни басыр,
Безнең алда күрешүләр ни гасыр,
Дөнъяларда таптым сагыш, таптым моң,
Җанкай-җаным, киңәшергә инде соң.
Дәръя чиге коеп куйган коядыр,
Нечкә күңел җан-рухларны тоядыр,
Дөнъяларда таптым сагыш, таптым моң,
Җанкай-җаным, киңәшергә инде соң.
Юк асты да, юк өсте – тирән икән,
Җер керәм дә, чыгамын димә икән,
Сыкрансам да кайчан,әй, дәръя диеп,
Язмыш дәшә: бу үзең, дөнъяң диеп.
Дөнъяларда таптым сагыш, таптым моң,
Җанкай-җаным, киңәшергә инде соң.
Җәүдәтнең: Сыкрансам да кайчан,әй, дәръя диеп,
Язмыш баса: бу үзең, дөнъяң диеп,
дигәнне алыштырдым “Сыкрансам да кайчан,әй, дәръя диеп,
Язмыш дәшә: бу үзең, дөнъяң диеп.” “Язмыш баса”га караганда “Язмыш дәшә” яктырак. (М


Ап-ак канат
Рәшит Әхмәтҗанов сүзләре
Мәсгудә Шәмсетдинова көе


Кыр казы дәште тиңенә:
- Әй, парым, ап-ак канат,
Китәсең инде.. йөрәгең
Туктар бит тиздән канап.
Каңгылдап куйды яралы:
- Дөньяга каргышым юк,
Дөнъя яраламады ла,
Кешеләр аттылар ук.
Китәмен, калдырам инде
Ап-ак канатларымны.
Мин җирне кешеләр кебек
Әллә яратмадыммы?!
Көч булса, күзләремне тик
Мин алып китәр идем,
Аларны кояшның кире
Үзенә илтәр идем...


Мәдинә
Гөлшат Зәйнашева сүзләре
Мәсгудә Шәмсетдинова көе


Туган аулым Мәдинә дип, мин җыр башлыйм,
Рухияте изгеләргә мин багышлыйм,
Туган туфырак кадрен белик авылдашлар,
Яшик бергә, исән булсын газиз башлар.
Мәчетебез җирнең рушан йолдызыдыр,
Аулыбызга иман биреп кабызды ул,
Йолдыз кебек якты нурлы безнең авыл,
Изге Мәккә-Мәдинәдән нур ала ул.
Аулыбызның су буйлары ямьле алан,
Аккош оясы булгандыр борын заман,
Гөлбакчалы яңа йортлар урамында
Һәр очар кош моңлы бер җыр суза монда.
Мәчетебез җирнең рушан йолдызыдыр,
Аулыбызга иман биреп кабызды ул,
Йолдыз кебек якты нурлы безнең авыл,
Изге Мәккә-Мәдинәдән нур ала ул.


(Сагынам Гөлшат апаны. Урыны җәннәттә булсын - МШ)
Салават күпере
Гөлназ Маликова, Лаеш районы Хәерби урта мәктәбе укучысы
Кояшлы яңгырлар артыннан
Салават күпере калыкты.
Аллы-төсле төсләр уйнады,
Күкләр балкытты, балкытты...
Зәңгәр, сары, яшел, ал...
Төрле төсләр арасыннан
Берсен генә сайлап ал.
Хыяллары – очар канатлар:
Миңа – зәңгәр, йөзәр кораблар.
Серле күпердән күз алмадым,
Зәңгәр корабларны сайладым.
Зәңгәр, сары, яшел, ал...
Төрле төсләр арасыннан
Берсен генә сайлап ал.
Бу шигырьне “Ялкын” журналыннан Фәйрүзә Мөслимова биргән иде. Шигырьне “Мәсхүдә Шәмсетдиновага “Ялкын” өчен”, диеп, Фәсил абый Әхмәтов кул куйган. (МШ архивында саклана)


Ике йолдыз
Мәсгудә Шәмсетдинова көе, РавильБикбаев сүзләре
Синең йолдыз белән минем йолдыз
Галәмнәрне күпме гизмәгән,
Синең йолдыз белән минем йолдыз
Бер-бересен күпме эзләгән.
Бу һавалар нигә балкый диеп,
Сорасыннар әле аптырап,
Синең йолдыз белән минем йолдыз
Табышканга дөнья яктырак.
Синең йолдыз белән минем йолдыз
Болытларны ертып тараткан,
Мине язмыш сине яратырга,
Сине яратырга яраткан.
Бу һавалар нигә балкый диеп,
Сорасыннар әле аптырап,
Синең йолдыз белән минем йолдыз
Табышканга дөнья яктырак.
Синең йолдыз белән минем йолдыз
Бездән башка кемнәр аңласын,
Берсе яңа дөрләп кабынганын,
Берсе соңгы кабат янганын.
Бу һавалар нигә балкый диеп,
Сорасыннар әле аптырап,
Синең йолдыз белән минем йолдыз
Табышканга дөнья яктырак.
Син кирәк
МШ көе, Дания Галәми сүзләре
Син минем күңлем көзгесе
И, минем, газиз телем,
Язар җырым, сөйләр сүзем
Җаныңа иңгән синең.
Ислами тел, татар телем,
Һәр сүзең олы бүләк,
Милләтемне яшәтергә
Син бик кирәк, син кирәк.
Үз телемдә сәлам юллыйм,
Сезгә болын, кырларым,
Телемне саклар каләмем –
Шигырьләрем, җырларым.
Бөрлегән
Мәсгудә Шәмсетдинова, Гөлшат Зәйнашева
Бөрлегәнем, җиләгем, дип
Иркәли мине әни.
Мин бит әле бик кечкенә,
Мин бит әле бик нәни.
Зур түгел шул, бик кечкенә
Бөрлегән мин, бөрлегән.
Бөрлегән генә булсам да,
Һәр эшкә дә өлгерәм.
Иртә белән көн саен мин
Су сибәм гөлләремә.
Алсу-кызыл гөлләр чиктем
Ак мамык мендәремә.
Зур түгел шул, бик кечкенә
Бөрлегән мин, бөрлегән.
Бөрлегән генә булсам да,
Һәр эшкә дә өлгерәм.
Мин кечкенә, портфелем зур,
Күтәрәм көчкә генә.
Кечкенә булсам да укыйм
Дүрткә һәм бишкә генә..
Зур түгел шул, бик кечкенә
Бөрлегән мин, бөрлегән.
Бөрлегән генә булсам да,
Һәр эшкә дә өлгерәм!..
(Гөлшат апаның автографы бар. Архивымда саклана.)
Китмә, сөю!
Резеда Вәлиева сүзләре, Мәсгудә Шәмсетдинова көе
Китмә, сөю, китмә күңелемнән,
Ялгызлыкка мине ташлама.
Күрәсеңме, язның назлавына
Пар тургайлар ничек шатлана.
Китмә, сөю, китмә күңелемнән,
Көзләр хөкеменә күнмә син.
Күзләремә нурлар сирпеп янган
Зәңгәр йолдызларым сүнмәсен.
Үрелмәсен күңелем гөлләренә
Көзге кырауларның салкыны,
Язлар булсын һаман йөрәгемдә,
Сүрелмәсен яшьлек ялкыны.


Марш молодежи
Слова Розы Кожевниковой, музыка Масгуды Шамсутдиновой
Двадцатый век, ты молод,
Ты весь в космическом разбеге.
Двадцатый век, твой голос
Летит по Млечному Пути.
За города и нивы,
За Землю эту мы в ответе,
Двадцатый век, счастливым
Запомнись людям ты!
Пусть солнце всем народам светит,
И вёсны звонко голосуют,
Чтоб отстоять планету
Идем на марши мира мы.
За день грядущий светлый
Трудом и сердцем голосуем.
Не быть войне ракетной! –
Мы говорим: да будет мир!
Цвети всегда, Отчизна!
Твоею силой мы крылаты.
Как щедро мир пронизан
Твоей высокой добротой!
Мечтаем мы и любим,
И покоряем мирный атом.
И помыслы, а судьбы
С твоею связаны судьбой.
Пусть солнце всем народам светит,
И вёсны звонко голосуют,
Чтоб отстоять планету
Идем на марши мира мы.
За день грядущий светлый
Трудом и сердцем голосуем.
Не быть войне ракетной! –
Мы говорим: да будет мир!
Мәһабәт Казаным
Фәннүр Сафин сүзләре, Мәсгудә Шәмсетдинова көе
Елга һәм күлләрең
Буйлап мин киләмен.
Җыр суза яшь күңел:
“Көзләрем юк түгел,
Тик синдә – язларым!...”
Яратам кичләрен
Йомшак җил искәнен,-
Гөлгә кул сузамын.
Җир-суым тын гына
Кушыла җырыма:
- Казаным, Казаным...
Ал офык читендә
Нур сибеп битемә
Таң туа кызарып.
Сокланып барсына
Барам таң каршына, -
Каршымда Казаным!
Нәни мәргән
Шәүкәт Галиев шигыре, Мәсгудә Шәмсетдинова көе
Күземне кысып, тынымны тыеп,
Мылтык түтәсен иңемә куеп,
Куян чыкканны сагалап торам,
Атып егарга чамалап торам.
Чыкты да чапты, әнә ул, әнә,
Атуын аттым, тимәде янә...
Кургаш салдым да, мылтыкны кордым,
Төлкегә табан көпшәне бордым.
Бәхет бер булса, була бит инде,
Төлкегә дидем, бүрегә тиде.
Тирдагы абый мактады мине,
Үскәч шәп солдат булырсың диде.
Бер атнада ничә көн?
Гөлшат Зәйнашева сүзләре,
Мәсгудә Шәмсетдинова көе
Бер атнада ничә көн?
Бер атнада җиде көн.
Җиде төрле исеме —
Җидесен дә яттан бел:
Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе,
Пәнҗешәмбе, җомга,
Шимбә, якшәмбе —
Онытма мәңге!..
Шимбә белән якшәмбе —
Икесе ял көннәре.
Ял көннәре атнаның —
Чәчәкләре, гөлләре.
Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе,
Пәнҗешәмбе, җомга,
Шимбә, якшәмбе —
Онытма мәңге!..
Ял көннәре атнаның
Чәчәкләре, гөлләре.
Атнаның яфраклары,
Димәк, калган көннәре.
Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе,
Пәнҗешәмбе, җомга,
Шимбә, якшәмбе —
Онытма мәңге!..
Тормыш, исәнме!
Кеше бәхетенең беренче мәгънәсе – тормыш, икенчесе – туган ил. Ә калганнары – иҗат, гаилә, балалар – ул тормышның бизәкләре. Кешегә гомер бүләк итүче хатын-кызлар шушы бәхетне тоюдан беркайчан да мәхрүм калмасыннар иде.
Сезнең игътибарыгызга яраткан шагыйрәм Саҗидә Сөләйманованың “Тормыш, исәнме?” дигән шигырен тәкъдим итәм. Мин бу шигырьгә җыр яздым (youtube masguda). Саҗидә апаның Бу шигырьгә мин музыка язганда Саҗидә апа каты авыру иде. Шул авыруыннан терелә алмады, вафат булды. Әмма Тормышка мәдхиясе белән Саҗидә апа мине әле дә таң калдыра.


Мәсгудә Шәмсетдинова


Бу язда да, тагын бу язда да
Шомырт чәчәкләрен иснәдем.
Чәчәк алып килде кем дисәм,
Син икәнсең, Тормыш, исәнме!


Артта торсын юллар исәбе дә,
Арта торсын еллар исәбе.
Сахраларга чыксаң җырлап туймас
Җыр икәнсең, Тормыш, исәнме!


Гомер озын дисәм, рас булырмы,
Сиздерми дә узды, дисәмме?
Күп тә түгел, гомер, аз да түгел,
Бер икәнсең – Тормыш, исәнме!
Мәсгудә Шәмсетдинова. Балалар өчен җырлар.
Минем гөлем
Әзгар Габиди
Мәсгудә Шәмсетдинова


Тәңкә карларны себереп
Тышта буран котыра,
Тәрәзә төбендә гөлем
Ал чәчәктә утыра.


Янып торган чәчәкләре
Бүлмәбезне яктырта,
Тышта январь, ә чәчәкләр
Җәй исләре аңкыта.


Кояшлы җыр
Разиль Вәлиев
Мәсгудә Шәмсетдинова


Елмаеп карыйлар, —
Ал, зәңгәр үзләре…
Җирдәге чәчәкләр —
Кояшның күзләре.


Йөргәнмен ишетми
Мин аны элгәре…
Сандугач теледер —
Кояшның телләре.


Манды ул алтынга
Җәйләрне, көзләрне.
Урманда, кырларда —
Кояшның эзләре.


Кояшның үзе күк
Хыяллар югары.
Кояшлы булсын гел
Балачак юллары.


Син кирәк
Дания Галәми
Мәсгудә Шәмсетдинова


Син минем күңлем көзгесе,
И, минем, газиз телем,
Язар җырым, сөйләр сүзем,
Җаныма иңгән минем.


Ислами тел, татар телем,
Һәр сүзең олы бүләк,
Милләтемне яшәтергә
Син бик кирәк, син кирәк.


Үз телемдә сәлам юллыйм
Сезгә болын, кырларым,
Телемне саклар каләмем
Шигырьләрем, җырларым.


Cөмбелә


Мәсгудә Шәмсетдинова
Гөлшат Зөйнашева


Сөмбелә дип матур исем
Кушты икән кем генә,
Сөмбел гөлдән өзелеп төшкән
Чәчәк кебек Сөмбелә.
Сөмбелә, Сөмбелә,
Сөмбел гөлдән өзлеп төшкән
Чәчәктер ул, кем белә.


Әткәсенә, әнкәсенә
Ул күз карасы кебек,
Гөл арасында сайраган
Былбыл баласы кебек.
Сөмбелә, Сөмбелә,
Гөл арасында сайраган
Былбыл баласы кебек.


Чәчәк кебек сөйкемле ул,
Былбыл кебек моңлы ул,
Таң аткачта сүнми торган
Йолдыз кебек нурлы ул.
Сөмбелә, Сөмбелә,
Таң аткачта сүнми торган
Йолдыз кебек нурлы ул.


Кышкы ямь
Мәсгудә Шәмсетдинова
Резеда Вәлиева


Тәрәзәләр көмеш сурәт,
Көмеш кенә урамнар,
Бар агачлар, алмагачлар
Көмеш кебек булганнар.


Зәңгәр күктән җем-җем итеп
Көмеш йолдызлар ява,
Көмеш йолдызлар чыңыннан
Зыңлап торгандай һава.


Әйтерсең лә җир өстенә
Көмеш нурлар таратып
Гаҗәеп бер аккош оча
Җилпеп ап-ак канатын.


Яңгыр
Мәсгудә Шәмсетдинова
Роберт Миңнуллин


Кешеләр яңгыр көткән,
Яумаган яңгыр күптән,
Яңгыр кирәк, дигәннәр,
Яусын тизрәк, дигәннәр.


Яңгыр ялындырмаган,
Көттереп тә тормаган,
Яңгыр ява башлаган,
Шактый явып ташлаган.


Ә кешеләр өркешеп,
Этешеп тә төртешеп,
Чатырларын ачканнар,
Чатыр чабып качканнар.


Ә яңгыр үпкәләгән,
Әз генә сипкәләгән,
Бер ике тамган аннан,
Тиз генә китеп барган.


Кар бәйрәме
Мәсгудә Шәмсетдинова
Роберт Миңнуллин сүзләре


Кар агыла, кар агыла
Безнең авыл ягына,
Әй ява кар, өр яңа кар,
Безнең авыл ягына.


Кар бәйрәме, кар бәйрәме,
Куаныч кар булганда,
Ак кызлар да, ак малайлар
Уйный безнең урамда.


Кирәк түгел Кар бабай да
Явып торгач кар болай,
Һәр кыз бүген Кар кызы бит,
Һәрбер малай – Карбабай.


Кояшлы җыр


Мәсгудә Шәмсетдинова
Разил Вәлиев


Елмаеп карыйлар, —
Ал, зәңгәр үзләре…
Җирдәге чәчәкләр —
Кояшның күзләре.
Йөргәнмен ишетми
Мин аны элгәре…
Сандугач теледер —
Кояшның телләре.
Манды ул алтынга
Җәйләрне, көзләрне.
Урманда, кырларда —
Кояшның эзләре.
Кояшның үзе күк
Хыяллар югары.
Кояшлы булсын гел
Балачак юллары.


Көлке көн (нәниләргә)
Мәсгудә Шәмсетдинова
Роберт Миңнуллин


Кояш көлә, гел көлә,
Кояш көлгәч көн килә,
Көн килгәчтен гөл көлә,
Гөл көлгәчтен мин көләм.


Кояш көлә мин көлгәч,
Шуңа да мин гел көләч.


Колын бара каладан
Мәсгудә Шәмсетдинова
Шәүкәт Галиев


Колын бара каладан,
Ияргәннәр балалар,
Артыннан һич калмыйлар,
Бик яратып карыйлар.


Колын кала күрмәгән,
Кала колын күрмәгән,
Колын бара каладан,
Кала аңа караган.


Наян куяннар
Мәсгудә Шәмсетдинова
Җәүдәт Дәрзаманов


Бу ояда кемнәр яши?
Кемнәр булсын – куяннар,
Борыннарын кыймылдатып
Карап тора наяннар.


Ак кардан да ак туннары,
Кызыл төймә күзләре,
Колаклары яфрак кадәр,
Йодрык кадәр күзләре.


Үлән салгач сөенешеп
Ашыйлар кетер-кетер,
Күзгә карап әйтәләр күк -
Иртәгә тагын китер.


Нәни мәргән
Мәсгудә Шәмсетдинова
Шәүкәт Галиев


Күземне кысып, тынымны тыеп,
Мылтык түтәсен иңемә куеп,
Куян чыкканны сагалап торам,
Атып егарга чамалап торам.


Чыкты ул, чапты, әнә ул, әнә!
Атуын аттым, тимәде янә...
Кургаш салдым да мылтыкны кордым,
Төлкегә табан көпшәне бордым.


Бәхет бер булса була бит инде –
Төлкегә дидем, бүрегә тиде!
Тирдагы абый мактады мине:
Үскәч шәп солдат булырсың, диде.


Чәчәкләр
Мәсгудә Шәмсетдинова
Мәрзия Фәйзуллина


Ак чәчәкләр, күк чәчәкләр,
Күк чәчәкләр аланда,
Без исемен белми торган
Чәчәкләрдә бар анда.


Кем буяган? Ничек алар
Күп төрле төскә кергән?
Ә аннан соң кем аларга
Ислемай сөртеп йөргән?


Кайсы сары, кайсы кызыл,
Кайсы аның зәп-зәңгәр,
Тик шуңарга искитәлек
Уйлап карасаң әгәр.


Кыңгыраулы бозау
Мәсгудә Шәмсетдинова
Шәүкәт Галиев


Атласа да тын гына,
Тавыш бирә кыңгырау,
Чең-чең чең-чең чең итә,
Ишеткән ди чикерткә.


Мин дә монда ялгызау,
Кил, бергә сайрыйк, бозау.
Чең-чең чең-чең чең-чең чең,
Чең-чең чең-чең чең-чең чең.


Күбәләк


Мәсгудә Шәмсетдинова
Шәүкәт Галиев


Кар өстендә Күбәләк,
Өшемиме икәнни?
Әле язгы иртәрәк,
Төшенмиме икәнни?


Кар өстендә сары нур,
Каян килгән көлгәләк?
Салкын карны эретеп
Яз ясый бер күбәләк.


Сагындырып киләсеңдә…
Мәсгудә Шәмсетдинова
Рәшит Гәрәй


Кыш бабай булган өчендер
Ак-кына керфекләрең,
Якаларыңа тезгәнсең
Энҗе кар бөртекләпен
Кушымта:
Кыш бабай, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай,
Туның иркен, күңлең киң,
Һәммәбезне коч бабай.


Сагындырып киләсеңдә,
Бүләкләр бирәсең дә,
Безне уйнатып йөрисең
Чыршылар тирәсендә.
Кушымта:


Кыш бабай куша биергә,
Матур шигырь сөйләргә,
Аркабыздан сөеп кала
Озатканда өйләргә.
Кушымта:


Йоклыйсым килә (нәниләр өчен)
Мәсгудә Шәмсетдинова
Шәмсия Җиһангирова


Кешеләр күптән
Йоклаган инде,
Машиналар да
Туктаган инде.


Уенчыкларым
Йолклыйлар күптән,
Тәти сеңлем дә
Бәү-бәүгә киткән.


Күзләрем әйтә:
“Йокым килә”, ди,
Телем дә әйтә:
“Әзрәк сөйлә”, ди.


Киемнәрем дә
Ял итә чөйдә,
Минем дә бик-бик
Йоклыйсым килә.


Уятыйм әле Җир шарын
Мәсгудә Шәмсетдинова
Роберт Миңнуллин


Уятыйм әле Кояшны,
Көннәрем якты булсын,
Уятыйм әле бакчаны,
Көннәрем татлы булсын.


Уятыйм әле Әнине
Көннәрем җылы булсынн,
Уятыйм әле кошларны,
Көннәрем җырлы булсын.


Уятыйм әле дусларны,
Көннәрем якты булсын,
Уятыйм әле Җир шарын,
Көннәрем гөрләп торсын.


Сыерыбыз югалды
Мәсгудә Шәмсетдинова
Резеда Вәлиева


Сыерыбыз югалды,
Көтүдән кайтмый калды,
Эзли-эзли арып беттем,
Авылның очына җиттем,
Авылның очына җиттем.


Чатта Саттар бабай тора,
Җайлап кына сораштыра,
Сыерыгыз югалдымы,
Көтүдән кайтмый калдымы?


Сыерыбыз югалды,
Көтүдән кайтмый калды.
Саттар бабай күрмәдеңме,
Бу тирәдә йөрмәдеме?


Сыерыгыз аламы?
Койрык очы карамы?
Дугадай зур мөгезлеме?
Шайтан кебек зур күзлеме?


Шул, нәкъ үзе, бабакай!
Күрмәдем шул, балакай...


Әни кирәк
Мәсгудә Шәмсетдинова
Роберт Миңнуллин


Көннәр якты булсын өчен,
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк.
Җил-яңгырдан саклар өчен,
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк.
Ашлар тәмле булсын өчен,
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк.
Гөлләр чәчәк атсын өчен,
Бәхет-шатлык артсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Иң кадерле кеше җирдә
Әни, димәк.


Шуны да бит белмиләр
Мәсгудә Шәмсетдинова
Резеда Вәлиева


Әллә нәрсә булды минем,
Әти белән әнигә,
Йөдәтәләр сорау биреп,
“Ник?”, “Нәрсәгә?”, “Нигә?”


Кушымта:
Ник икеле алдың? – диләр,
Нигә соңга калдың? – диләр,
Ник дәресең карамадың,
Белмәгәч ник сорамадың?


Ник тагын пычракка кердең?
Нигә дип сугышып йөрдең?
Ник сугыштың Салих белән?
Әйтерсең инде мин беләм.
Кушымта:


Иң башларымнан тарталар,
Җиң очларымнан траталар,
Бик каты итеп тарталар,
Бөтенләй аптыраталар.
Кушымта:
Яле, бире кил! – диләр,
-Тизрәк әйтеп бир, - диләр,
Белмәгәч, ничек әйтим соң?
Шуны да бит белмиләр.
Әй, шуны да бит белмиләр.


Туган телем
Хакимҗан Халиков
Мәсгудә Шәмсетдинова


Нинди җәберләр күрмәгәнсең син,
Алай да ничек үлмәгәнсең син,
Бабаларымның иң зур мирасы,
Сынмас канатым кебек миңа син.
Кушымта:
Яшә мәңгегә, и батыр телем,
Былбыл моңыдай, и матур телем.


Хәтта кошның да туган теле бар,
Теле булганның гына иле бар,
Бабаларымның иң зур мирасы,
Чиксез галәмнең гүя моңы син.
Кушымта:


Син исән булсаң халкым да яшәр,
И туган телем, үс һаман, яшәр.
Бабаларымның изге мирасы,
Сынмас канатым кебек миңа син.
Кушымта:


Таң
Разил Вәлиев
Мәсгудә Шәмсетдинова


Зәңгәр яулык япкан иртә
Йокысыннан уянды,
Ул күзләрен ачу белән
Алланып офык янды.


Һәм ул күрде шаян җилнең
Агачны уятканын,
Тулган айның тау артында
Югалганын, батканын.


Аннан күрде юынганын
Чык белән үләннәрнең,
Һәм ишетте чәчәкләрнең
Чылтырап көлгәннәрен.


Тыңлады ул тыпылдавын
Иң соңгы тамчыларның,
Кояш алтын нуры белән
Тәрәзә шакыганын.


Әни кирәк
Роберт Миңнуллин
Мәсгудә Шәмсетдинова


Көннәр якты булсын өчен,
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк.


Җил-яңгырдан саклар өчен,
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк.


Ашлар тәмле булсын өчен,
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк.


Гөлләр чәчәк атсын өчен,
Бәхет-шатлык артсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Иң кадерле кеше җирдә


Кем уяткан Ләйләне?
Саҗидә Сөләйманова
Мәсгудә Шәмсетдинова


Иртүк торып битен юган,
Кем уяткан Ләйләне,
Уятмаган, үзе торган –
Әниләрнең бәйрәме.


Пәрдәләрне ачып куйды,
Көн кояшлы, әй ямьле,
Якты булсын, балкып торсын
Әниләрнең бәйрәме.


Күмәкләшеп без дә, дуслар,
Җырлап алыйк, әйдәле,
Котдлы булсын, гөрләп торсын
Әниләрнең бәйрәме.


Капитан булачакмын
Роберт миңнуллин
Мәсгудә Шәмсетдинова музыкасы


Үсеп җиткәч мин барыбер,
Капитан булачакмын,
Корабымның штурвалын
Туйганчы борачакмын.
Кушымта:
Яңа Гренландиядә,
Папуаслар илендә,
Юлбарыслы джунглида,
Йөрисем бар минем дә,
Йөрисем бар минемдә.


Кораб белән мин иң ерак
Илләргә барачакмын,
Диңгезләрдә ачылмаган
Утраулар табачакмын.
Кушымта:


Диңгез давылына гына
Булыр иде түзәргә,
Ләкин башта ничек кенә
Өйрәнергә йөзәргә?
Кушымта:


Көлеп тора һәр эше


Мәсгудә Шәмсетдинова
Хәкимҗан Халиков


Мине бакчага илткәч әни эшкә йөгерә,
Ачылганчы ашханә аш әзерләп өлгерә.
Кушымта:
Аш сулары еш кына керә минем төшемә,
Яшәр идем үзем дә шатлык биреп кешегә.


Ак халаты шикелле ап-ак аның куллары,
Ә йөзендә нур булып балкый якты уйлары.
Кушымта:


Йөзе якты булганга көлеп тора һәр эше,
Көлеп тора чәкчәге, өчпочмагы, бәлеше.
Кушымта:


Тукай абый
Мәсгудә Шәмсетдинова
Зәкия Туфайлова


Әле укый белмәсәк тә
“Туган телне” җырлыйбыз,
Бу Тукай абый бүләге,
Иң гүзәл бер җыр, дибез.
И туган тел, и матур тел!


Әкиятләрен сөйләп, тыңлап
Телләребез ачыла,
Су анасы, Шүрәлеләр
Безнең дуслар барсы да.
И туган тел, и матур тел!


Гимназистлар маршы
Мәсгудә Шәмсетдинова
Җәүдәт Сөләйманов


Гасырлар буе күңелдә
Йөртте дә түзә-түзә,
Халык иң бөек мирасын
Тапшыра бүген безгә.
Кушымта:
Барганда якты язларга
Бормалы юллар аша.
Гимназия, кем яз дия,
Шул безнең сафка баса.
Без белемле булсак кына,
Без кыюлар булсак кына
Без көрәшче булсак кына
Теләкләр чынга аша


Караңгы еллар артыннан
Елмаеп кояш чыгар,
Без татарларга азатлык
Ачкычын табучылар.
Кушымта:


Татар иленең күзләргә
Ышанып карар чагы,
Без горур Татарстанның
Өметле киләчәге.
Кушымта:


Мәсгудә Шәмсетдинова. Җырлар.


Жыр текстлары


Ай-һай дөнья
Мәсгудә Шәмсетдинова
Харрас Әюпов


Ай-һай дөнья, чал башың,
Иңнәремә сал башың,
Бер тибрәтим чал башыңны
Хәсрәтләрең калмасын.


Күкрәгемдә йөрәк бу,
Авыр чакта терәк бу,
Синең борчуларың төяп
Китәр өчен кирәк бу.


Буйлыйм Иделләреңне,
Уйлыймын илләреңне,
Яндырып кал, беләсең бит,
Мәңге түгелләремне.


Ай-һай дөнья, чал башың,
Йөрәгемә сал башың,
Кайгыларың алып китим,
Бүтәннәргә калмасын.


Рамазан
МәсгудәШәмсетдинова
Разил Вәлиев


Дөнья буйлап җырлап киләм,
Җанга мең өмет сыйган,
Җырларыма якты моң бир,
Бир, Ходай, безгә иман.
Кушымта:
Рамазан, Рамазан,
Ишетелә бер азан,
Рамазан, Рамазан,
Кайты безгә яңадан.


Туган яктан гүзәл җир юк,
Илен кем сөеп туйган?
Ватаныма иминлек бир,
Бир, Ходай, безгә иман.
Кушымта:


Таңнар атты, ай да батты,
Уян син, халкым, уян!
Халкыма тел, хөррият бир,
Бир, Ходай, безгә иман!
Кушымта:


Китмә, сөю
Мәсгудә Шәмсетдинова
Резеда Вәлиева


Китмә, сөю, китмә күңелемнән,
Ялгызлыкка мине ташлама.
Күрәсеңме, язның назлавына
Пар тургайлар ничек шатлана.
Китмә, сөю, китмә күңелемнән,
Көзләр хөкеменә күнмә син.
Күзләремә нурлар сирпеп янган
Зәңгәр йолдызларым сүнмәсен.
Үрелмәсен күңелем гөлләренә
Көзге кырауларның салкыны,
Язлар булсын һаман йөрәгемдә,
Сүрелмәсен яшьлек ялкыны.


Казан турында җыр


Шигырь кемнеке? Мәсгудә көе


Илләр килә, илләр китә,
Кала хәтер.
Нигә китә, нигә бетә -
Хәтер әйтер.
Кушымта:
Гасырларның төпкелендә
Исән калган Казаным,
Бүгенгенең хәтеренә
Исемеңне язармын.


Илләр туа, илләр үлә,
Үлми хәтер.
Киләчәккә соңгы сүзне
Хәтер әйтер.
Кушымта:


Киләчәккә караш төбәп
Күтәрелә Казаным,
Мәңгелеккә ядъкар итеп
Исемеңне язармын.


Гомерләр узып бара
Харрас Әюпов сүзләре
Мәсгудә Шәмсетдинова


Агач башлары шаулыйдыр җилдәнме яңгырданмы,
Әллә елларга сөйлисе моңнары авырданмы.
Кушымта:
Җилләргә сибелә җырлар,
Яфраклар тузып кала,
Көзге урман өсләреннән
Гомерләр узып бара.


Cыгыла агач башлары безнең бәгырьгә тиеп,
Шуларны тыңлыйсың бугай агачлар шаулый диеп.
Кушымта:
Җилләргә сибелә җырлар,
Яфраклар тузып кала,
Көзге урман өсләреннән
Гомерләр узып бара.


Киткән-озаткан чакларда түзәдер кемнең җаны,
И сабыр икән урманнар шаулыйлар гына бары.
Кушымта:
Җилләргә сибелә җырлар
Яфраклар тузып кала,
Көзге урман өсләреннән
Гомерләр узып бара.


Быел да күкеләр кычкыра
Харрас Аюпов
Мәсгудә Шәмсетдинова


Җилләргә кушылып җырлама,
Көй эзләп интекмә гыйшкыма,
Язларын кошларга колак сал,
Быел да күкеләр кычкыра.


Яшәрә дөньялар бүгендә,
Инде бу ничәнче кабаттыр,
Искәртә шикелле тәбигать,
Яратты, ярата, яратыр.


Быел да күкеләр кычкыра,
Әле без киткәч тә кычкырыр,
Танырлар, танырлар сөюне,
Җирдә ул иң моңлы кыш булыр.


Татар атлары
Илдар Юзеев
Мәсгудә Шәмсетдинова


Чаба атлар, томрылып чаба,
Кыңгыраулар чыңлый юлларда,
Ил шатлыгы тынмас булгангамы,
Ятлар чыга куллар болгарга.
Кушымта:
Без мәңгегә, мәңгегә монда,
Эх, бу җирне күпме таптады,
Безнең йөрәк бәйрәмнәребезнең
Кыңгыраулар таккан атлары.


Чәчте-урды горур халкым,
Үз язмышын ятка бирмәде,
Татарларның бүген туган бирдән
Үлемсезлек алган көннәре.
Кушымта:


Кагылулар, сугылулар булса,
Дошманнарга каршы чыгарбыз.
Без туган тел булып җырларбыз да,
Без туган ил булып сугарбыз.
Кушымта:


Талбасма
Рәшит Әхмәтҗанов
Мәсгудә Шәмсетдинова


Талбасмадан чыктым әле
Тынгы эзләп җаныма,
Ай миңа сукмак күрсәтте
Сандугачлар ягына.
Кушымта:
Җил тия тирәкләремә,
Серләрем алып китә.
Ярың бик ерак икән, дип,
Яфраклар хәбәр итә.


Тар сукмакта әллә сагыш,
Әллә айлар яктысы,
Синдә генә калган икән
Җаннарымның яртысы.
Кушымта:


Талбасмалар аша гына
Барып булмый ярыңа,
Талбасмалар илтә бары
Сандугачлар ягына.
Кушымта:


Яфракларны кисә көзнең
Алтынсу кайчылары,
Сиксән сигез керфегемдә
Сагыну тамчылары.
Кушымта:


Салкын кышлар
Рәшит Әхмәтҗанов
Мәсгудә Шәмсетдинова


Салкын кышлар аккош булып очты,
Эреп тамды ап-ак канатлары,
Көнгә баккан иң беренче гөлләр
Сөя, диеп, мең кат кабатлады.


Кылыч булып ялтыраган яшен
Сынып төште җиргә, җәйләремә,
Дөрләп көзләр килгәч барлык утлар
Әйдә, диләр, сөю бәйрәменә.


Салкын кышлар аккош булып кайтты,
Кара җиргә язды канатлары,
Урап-урап яуган төнге буран
Сөя, диеп, мең кат кабатлады.


Халкым өчен


Шаехзадэ Бабич
Мәсгудә Шәмсетдинова


Ап-ак алтын җырларымны җырламыйм данлык өчен,
Җырлыймын алтын илемчөн, үз туган халкым өчен.
Саф көмештик җырларымны җырламыйм алтын өчен,
Җырлаем тик саф көмештик саф йөрәк халкым өчен.
Чәчкә төсле җырларымны җырламыйм зәүкым өчен,
Җырлаем тик чәчкәдәй кызларга бай халкым өчен.
Дәртле кайнар җырларымны җырламыйм дәртем өчен,
Җырлаем тик мәңге шат, дәртле, көләч халкым өчен.
Егъламыйм мин көннәрем сыргак, суык, салкын өчен,
Егълыем тик ярлы, мескен, кызганыч халкым өчен.
Яшь чагым, алтын чагым, ялкын чагым булсын фида
Халкым алдында минем биргән таза антым өчен.


Казан турында җыр
Шигырь кемнеке? Мәсгудә көе


Илләр килә, илләр китә,
Кала хәтер.
Нигә китә, нигә бетә -
Хәтер әйтер.
Кушымта:
Гасырларның төпкелендә
Исән калган Казаным,
Бүгенгенең хәтеренә
Исемеңне язармын.


Илләр туа, илләр үлә,
Үлми хәтер.
Киләчәккә соңгы сүзне
Хәтер әйтер.
Кушымта:


Киләчәккә караш төбәп
Күтәрелә Казаным,
Мәңгелеккә ядъкар итеп
Исемеңне язармын.


Гомерләр узып бара
Харрас Аюпов
Мәсгудә Шәмсетдинова


Агач башлары шаулыйдыр җилдәнме яңгырданмы,
Әллә елларга сөйлисе моңнары авырданмы.
Кушымта:
Җилләргә сибелә җырлар,
Яфраклар тузып кала,
Көзге урман өсләреннән
Гомерләр узып бара.


Cыгыла агач башлары безнең бәгырьгә тиеп,
Шуларны тыңлыйсың бугай агачлар шаулый диеп.
Кушымта:
Җилләргә сибелә җырлар,
Яфраклар тузып кала,
Көзге урман өсләреннән
Гомерләр узып бара.


Киткән-озаткан чакларда түзәдер кемнең җаны,
И сабыр икән урманнар шаулыйлар гына бары.
Кушымта:
Җилләргә сибелә җырлар
Яфраклар тузып кала,
Көзге урман өсләреннән
Гомерләр узып бара.


Быел да күкеләр кычкыра
Харрас Аюпов
Мәсгудә Шәмсетдинова


Җилләргә кушылып җырлама,
Көй эзләп интекмә гыйшкыма,
Язларын кошларга колак сал,
Быел да күкеләр кычкыра.


Яшәрә дөньялар бүгендә,
Инде бу ничәнче кабаттыр,
Искәртә шикелле тәбигать,
Яратты, ярата, яратыр.


Быел да күкеләр кычкыра,
Әле без киткәч тә кычкырыр,
Танырлар, танырлар сөюне,
Җирдә ул иң моңлы кыш булыр.


Татар атлары
Илдар Юзеев
Мәсгудә Шәмсетдинова


Чаба атлар, томрылып чаба,
Кыңгыраулар чыңлый юлларда,
Ил шатлыгы тынмас булгангамы,
Ятлар чыга куллар болгарга.
Кушымта:
Без мәңгегә, мәңгегә монда,
Эх, бу җирне күпме таптады,
Безнең йөрәк бәйрәмнәребезнең
Кыңгыраулар таккан атлары.


Чәчте-урды горур халкым,
Үз язмышын ятка бирмәде,
Татарларның бүген туган бирдән
Үлемсезлек алган көннәре.
Кушымта:


Кагылулар, сугылулар булса,
Дошманнарга каршы чыгарбыз.
Без туган тел булып җырларбыз да,
Без туган ил булып сугарбыз.
Кушымта:


Талбасма
Рәшит Әхмәтҗанов
Мәсгудә Шәмсетдинова


Талбасмадан чыктым әле
Тынгы эзләп җаныма,
Ай миңа сукмак күрсәтте
Сандугачлар ягына.
Кушымта: Җил тия тирәкләремә,
Серләрем алып китә.
Ярың бик ерак икән, дип,
Яфраклар хәбәр итә.


Тар сукмакта әллә сагыш,
Әллә айлар яктысы,
Синдә генә калган икән
Җаннарымның яртысы.
Кушымта:


Талбасмалар аша гына
Барып булмый ярыңа,
Талбасмалар илтә бары
Сандугачлар ягына.
Кушымта:


Яфракларны кисә көзнең
Алтынсу кайчылары,
Сиксән сигез керфегемдә
Сагыну тамчылары.
Кушымта:


Салкын кышлар
Рәшит Әхмәтҗанов
Мәсгудә Шәмсетдинова


Салкын кышлар аккош булып очты,
Эреп тамды ап-ак канатлары,
Көнгә баккан иң беренче гөлләр
Сөя, диеп, мең кат кабатлады.


Кылыч булып ялтыраган яшен
Сынып төште җиргә, җәйләремә,
Дөрләп көзләр килгәч барлык утлар
Әйдә, диләр, сөю бәйрәменә.


Салкын кышлар аккош булып кайтты,
Кара җиргә язды канатлары,
Урап-урап яуган төнге буран
Сөя, диеп, мең кат кабатлады.


Айдала
Рафикъ Юныс сүзләре, Мәсгудә Шәмсетдинова сүзләре


Айдалада ай нуры да, Айдалада таң нуры,
Ай нуры да, таң нуры, аткаем тоттым туры.


Айдалада зәңгәр күккә чөйдем соры карчыга,
Карчыгам, карчыгам очты кояш каршына.


Айдалада йөргән чакта аттым кара капланны,
Капланны, капланны аттым-ектым – капланды.


Айдалада ак кылганнар айкалада чайкала.
Айдала, Айдала, айдалада эз кала.


Туган телдә дәшсәм
Разил Вәлиев сүзләре
Мәсгудә Шәмсетдинова


Каршы ала туган якта
Тургай тавышы.
Бары тургай аңлый бугай
Минем сагышны.
Сайра, тургай, мәңге сайра, —
Аңлыйм телеңне.
Син сайрасаң, дөнья ямьле,
Яшәү күңелле.
Туган телдә җырлый чишмә,
Туган телдә шаулый таллар.
Туган телдә дәшсәм генә,
Туган җирем мине аңлар.
Сайрый тургай туган җирдә,
Шатлык түгелә.
Тургай җыры, тургай моңы
Минем күңелдә.
Җырлый бүген бөтен дөнья
Тургай телендә.
Мин кушылып җырлыйм аңа
Туган телемдә.
Туган телдә җырлый чишмә,
Туган телдә шаулый таллар.
Туган телдә дәшсәм генә,
Туган халкым мине аңлар.


Еллар-йолдызлы елгалар
Рәшит Әхмәтҗанов
Мәсгудә Шәмсетдинова


Еллар-йолдызлы елгалар...
Бата да калка йөрәк,
Кемнеке җырсыз да гамьсез –
Шуныкы җиңелерәк
Кушымта:
Елларым-елгаларыма
Йөрәкне салган идем,
Тау кадәр авырлыкларга
Чыдаган саллар идем.
Ярлардан өстәп өстемә
Ни генә салмадылар,
Болары авыр булыр дип
Яңадан алмадылар.


Кушымта:
Елларым-елгаларыма
Йөрәкне салган идем,
Тау кадәр авырлыкларга
Чыдаган саллар идем.
Өзелдем, илдән акмадым,
Кагылдым дымлы ярга,
Тагын таң нурлары тамды
Ямь-яшел яфракларга.


Еллар-йолдызлы елгалар
Агалар – ярсу алар.
Үз кыяңа утырталар
Кемнәрдер батырсалар.
Кушымта:
Елларым-елгаларыма
Йөрәкне салган идем,
Тау кадәр авырлыкларга
Чыдаган саллар идем.
Елларым күтәрде мине
Йолдызларына кадәр,
Күкләрне кочар идемме
Моңнан ваз кичсәм әгәр.


Исемсез җыр
Гәрәй Рәхим
Мәсгудә Шәмсетдинова


Таң белән күңелгә
Килә дә сарыла,
Килә дә сарыла исемсез җыр.
Ул нинди җыр икән,
Ул нинди җыр икән,
Бәлки, таң җырыдыр.


Көндез дә,кичен дә,
Килә дә сарыла,
Килә дә сарыла исемсез җыр.
Ул нинди җыр икән,
Ул нинди җыр икән,
Бәлки, таң җырыдыр.


Көзен дә, кышын да.
Килә дә сарыла,
Килә дә сарыла исемсез җыр.
Ул нинди җыр дисәм,
Ул нинди җыр дисәм,
Сагыну җырыдыр.


Кадерле авылдашларым
Харрас Аюпов
Мәсгудә Шәмсетдинова


Үсмер чакта бер җырлаган идек,
Җырлыйк әле чәчләр агаргач,
Авыллардан килгән назлы җилдә
Яланаяк калыйк, яланбаш.
Кушымта:
Әллә ялгыш, әллә язмыш булды,
Сизмәдем ничек адашканым,
Шушы җырда бер күрешик әле,
И, кадерле авылдашларым.


Авылларда килгән назлы җилдә
Яланаяк калыйк, яланбаш,
Бергә чакта төрле-төрле идек,
Бер моң булдык инде таралгач.
Кушымта:


Ишетәсезме икән югалтышкан
Киек казлар каңгылдашканын,
Җаннар бергә сарылсыннар әле,
И дусларым, и яшьтәшләрем.
Кушымта:


Безнең канат карала
Фәйрүзә Мөслимова
Мәсгудә Шәмсетдинова


Каз канаты, каз канаты
Кагына да агара.
Нигә соң без, нигә соң без
Ошамаган казларга?


Болгана агымсулар да,
Ләм утыра ярларга.
Чумсалар да, йөзсәләр дә
Кер дә кунмый казларга.


Без коенган сулар көмеш,
Чүп тә кунмый аларга.
Тик алай да безнең каурый,
Безнең канат карала.


Зәңгәр күлдә дулкын уйный,
Агымсулар болгана.
Казлар кагынганга карап
Күңелләрем моңлана.


Туган авылым, имин бул!
Гөлшат Зәйнашева
Мәсгудә Шәмсетдинова


Туган авылым, имин бул дип, мин җыр башлыйм,
Рухияте изгеләргә мин багышлыйм.
Туган туфрак кадрен белик, авылдашлар,
Яшик бергә, исән булсын газиз башлар.


Мәчетебез җирнең рушан көзгеседер,
Авылыбызга иман биреп кабызды нур.
Йолдыз кебек якты, нурлы безнең авыл,
Изге Мәккә, Мәдинәдән нур ала ул.


Авылыбызның су буйлары ямьле алан,
Аккош оясы булгандыр борын заман,
Гөлбакчалы яңа йортлар урамында,
Һәр очар кош моңлы бер җыр суза монда.


Һай, бу тормыш
Әхмәт Гадел
Мәсгудә Шәмсетдинова


Ике кашы арасында
Мәрҗәндәй бер миңе бар.
Өнемдә йөрим төш күреп,
Телемдә гел ярым-яр.


Һай, бу тормыш диңгезенең
Иге-чиге бар микән?
Яр сөюләр шатлык микән,
Әллә ачы зар микән?


Тик беләм бу саф чишмәдән
Су эчү миңа язык.
Бу түгел эчәсе суым,
Бу түгел хәләл азык.


Һай, бу тормыш диңгезенең
Иге-чиге бар микән?
Яр сөюләр шатлык микән,
Әллә ачы зар микән?


Мәхәббәт ул якты кояш —
Биек таулар артында.
Тау-таш ларны җиңәр идем
Тик сөюем хакына.


Һай, бу тормыш диңгезенең
Иге-чиге бар микән?
Яр сөюләр шатлык микән,
Әллә ачы зар микән?


Исеңдәме?
Фәйрүзә Мөслимова
Мәсгудә Шәмсетдинова


Исеңдәме Казан урамнары,
Күккә ашкан биек-биек йортлар,
Безгә карап бәхет юрагандай
Күз кысышкан аллы-гөлле утлар?


Икәүләшеп очып уздык бугай
Иксез-чиксез озын урамнарны,
Җаныбызны җылы өермәдәй
Бары шатлык, шатлык урап алды.


Исеңдәме, яңгыр яуган иде,
Җитәкләшеп гөрләвекләр кичтек,
Бөтен Казан карап торган чакта
Алдыбызга йолдыз төште?


Диңгезләрне гизә алам
Гөлшат Зәйнашева
Мәсгудә Шәмсетдинова


Басып торам Идел ярында,
Сызылып таң аткан чагында,
Әллә нигә күңелем җилкенә,
Ашкынам дулкыннар иркенә.
Кушымта:
Колач салып йөзә алам,
Диңгезләрне гизә алам,
Бер генә сүз, бер генә сүз,
Бер генә сүз әйт син миңа.


Басып торам Идел ярында,
Камышлар тирбәлә янымда,
Чык бөртеге бөдрә талларда,
Ярсу дулкын кага салларга.
Кушымта:
Мин дә дулкын була алам,
Сине күрсәм канатланам,
Бер генә сүз, бер генә сүз,
Бер генә сүз әйт син миңа.


Казаным-язмышым
Әхмәт Гадел
Мәсгудә Шәмсетдинова


Таш йортлар, борынгы урамнар,
Ни уйлап шаулый бу юкәләр?
Тарихны тетрәткән туфаннар
Саташып чәчләрен сүтәләр.
Кушымта:
Аһ нинди гашыйкмын сиңа мин,
Синсез юк минем бу тормышым,
Шатлыгым, хәсрәтем, бәхетем,
Казаным – язмышым, сулышым.


Мәчетләр, чиркәүләр янәшә,
Көрәшләрдән арып талганнар,
Чал чәчен туздырган, кем дәшә?
Кремель тавында кылганнар.
Кушымта:


Йөрәккә биредә, һай, рәхәт,
Матур да Кабанның буйлары,
Таңнарда яр буйлап каршыма
Ханбикә киләдер уйланып.
Кушымта:


Әй, дәрья, дәрья
Сөләйман
Мәсгудә Шәмсетдинова


Дөньяларда ай-кояш бар, ай кояш,
Дөньяларда ниләр бар, дип, кил сораш,
Дөньяларда таптым сагыш, таптым моң,
Әти җаным, киңәшергә инде соң.


Минем яну-көюләрне ни басыр,
Безнең алда күрешүләр ни гасыр?
Дөньяларда таптым сагыш, таптым моң,
Әти җаным, киңәшергә инде соң.


Дәрья чиге коеп куйган кыядыр,
Нечкә күңел җан-рухларны тоядыр,
Дөньяларда таптым сагыш, таптым моң,
Әти җаным, киңәшергә инде соң.


Юк өсте дә, юк асты – тирән икән,
Бер керәм дә, бер чыгам димә икән,
Сыкрансам да кайчан, әй, дәрья, диеп,
Язмыш баса, бу үзең, дөньяң, диеп.
Дөньяларда таптым сагыш, таптым моң,
Әти җаным, киңәшергә инде соң.


Китмә, сөю
Резеда Вәлиева
Мәсгудә Шәмсетдинова


Китмә, сөю, китмә күңелемнән,
Ялгызлыкка мине ташлама.
Күрәсеңме, язның назлавына
Пар тургайлар ничек шатлана.


Китмә, сөю, китмә күңелемнән,
Көзләр хөкеменә күнмә син.
Күзләремә нурлар сирпеп янган
Зәңгәр йолдызларым сүнмәсен.


Үрелмәсен күңелем гөлләренә
Көзге кырауларның салкыны,
Язлар булсын һаман йөрәгемдә,
Сүрелмәсен яшьлек ялкыны.


Пәри кызы
Хади Такташ
Мәсгудә Шәмсетдинова


Пәри кызы, ник чыктың да юлларыма
Тамуг утын тотып гүзәл кулларыңа,
Күз аттың да күзләремә, ник ыргыттың
Уйнап-уйнап мине тамуг утларына?


Таң кызы Гөл, ник чыктың да юлларыма
Бәхет гөлен тотып нечкә кулларыңа,
Маңгаемнан үбеп мине ник югалдың
Тагын кире төренеп таң нурларына?


Таң кызы Гөл, ник чыктың да юлларыма
Кискен хәнҗәр тотып гүзәл кулларыңа,
Чәнчеп бәгърем уртасыннан хәнҗәреңне
Ник югалдың төренеп таң нурларына?


Cәләт гимны
Сөләйман
Мәсгудә Шәмсетдинова


Тәңре, синнән үткен зиһен сорыйм,
Кояш, синнән – рухи чисталык,
“Сәләт” – дәүләт, Сәлкеш – яңа татар,
Аң-фәһемгә гашыйк бу халык.
Кушымта:
Биек таулар, чиксез дәрьялардан
Талган чакта адәм баласы –
Көмеш сулы талгын чишмә булыр,
Җиләс алан булыр дәвасы.


Җир-йорт безгә очар канат бирде,
Кыйбла булды “Сәләт” аланы.
Җан җепләре бәйли сәлкешләрне
Якын итеп ерак араны.
Кушымта:


Рәхмәт, Тәңрем, Татар теле өчен,
Татар теле – җиһан ачкычы.
Сакла, Тәңрем, сакла “Сәләт” илен,
Хакыйкатьнең тәүге баскычын.
Кушымта:


Әлли-бәлли, бәбием
Фәйрүзә Мөслимова
Йомшак җил иркәләсә
Яфраклар лепердәшә,
Йоклар әле алар да
Җил әкият сөйләсә.
Әлли-бәлли, бәбием,
Син дә йокла, нәнием.
Кәрниздәге күгәрчен
Күптән йокыга талган,
Бакчадагы миләшне
Зәңгәрсу томан сарган.
Әлли-бәлли, бәбием,
Син дә йокла, нәнием.
Җирнең йокысын саклап
Йолдызлар яна күктә,
Нурланып, җемелдәшеп
Керерләр синең төшкә.
Әлли-бәлли, бәбием,
Син дә йокла, нәнием.
Йокла, балам, былбылым,
Минем өмет йолдызым,
Уянырсың таң аткач
Уйнатырмын көнозын.
Әлли-бәлли, бәбием,
Син дә йокла, нәнием.


Калдыр, аккош, каурыеңны..
Ильдар Юзеев шигыре
Калдыр, аккош, каурыеңны,
Кояш нурына маныйм,
Күңел җылысын салыйм да
Хисләрдән утлар ягыйм.
Калдыр, аккош, каурыеңны,
Мин аны изге саныйм,
Аккоштай саф ак кәгазьгә
Җылы хис булып тамыйм.
Ак кышларны яндырырлык
Учаклар булып яныйм,
Аккошларны калдырырлык
Утлы җыр булып тамыйм, -
Калдыр, аккош, каурыеңны...


Без – Октябрь балалары
Роберт Миңнуллин сүзләре, Мәсгудә Шәмсетдинова көе
Ватаныбыз – кояш иле
Күмелгән гөл чәчәккә,
Ленин бабай безнең белән
Атлый ул киләчәккә.
Без – яшь буын, яшь буынның
Корыч кебек ныклары,
Без – Октябрь балалары,
Без – Ильич оныклары.
Көрәшләрдә алгы сафка
Иң беренче ул баса,
Без бәхетле булмас идек
Әгәр Ильич булмаса.
Без – яшь буын, яшь буынның
Корыч кебек ныклары,
Без – Октябрь балалары,
Без – Ильич оныклары.
Безнең тормыш бабайларның
Чынга ашкан теләге,
Октябрьнең һәм Ильичның
Безгә дигән бүләге.
Без – яшь буын, яшь буынның
Корыч кебек ныклары,
Без – Октябрь балалары,
Без – Ильич оныклары.


Казан
Әхмәт Гадел шигыре, Мәсгудә Шәмсетдинова көе
Таш йортлар, борынгы урамнар,
Ни уйлап шаулый бу юкәләр,
Тарихны тетрәткән туфаннар
Саташып чәчләрен сүтәләр.
Аһ, нинди гашыйкмын сиңа мин,
Синсез юк минем бу тормышым,
Шатлыгым-хәсрәтем-шәһәрем –
Казаным-язмышым-сулышым.
Мәчетләр, чиркәүләр янәшә,
Көрәштән бер арып тынганнар,
Чал чәчен туздырган, кем дәшә?
Кремель тавында кылганнар (“кремель” урынына икене сүз табарга кирәк - МШ)
Аһ, нинди гашыйкмын сиңа мин,
Синсез юк минем бу тормышым,
Шатлыгым-хәсрәтем-шәһәрем –
Казаным-язмышым-сулышым.
Язмышлар чаты син – шәһәрем,
Иделнең саф йомшак җилләре,
Болагың буенда гүя мин
Күрәмен Ханбикә килгәнен (оригиналда “Күрәмен Тукайның килгәнен” иде - МШ)
Аһ, нинди гашыйкмын сиңа мин,
Синсез юк минем бу тормышым,
Шатлыгым-хәсрәтем-шәһәрем –
Казаным-язмышым-сулышым.
Гаделнекеме?:
Ак җилкән – күгеңдә ак болыт,
Иделдә көймәләр тынганнар,
Чал тарих сәламе моң булып
Чайкала ярларда кылганнар.
Ак кала – хисләрем җәүһәре,
Кабан күл – халкымның күз яше,
Язмышлар чаты син, Казаным,
Яп-якты күңелем кояшы (яп-якты ны үзгәртергә =- МШ)


Сәлисә Гәрәева
Ах! Яңгыр ява Уфада,
Күк тә, җир дә тоташкан,
Уфада гел яңгвырмы, дип,
Сорадым бер тутуштан.
Күзләре кара карлыган,
Иреннәре пешкән чия,
Яңгыр да кояшлы ул,
Безнең ак Уфа, дия.
Ах! Яңгыр ява Уфада,
Туктауда юк исәбе,
Яңгырлы Уфага дәшәм:
Ак шәһәр!– дим, - Исәнме?
Яңгыр да да нур балкытып
Яктырасың, син, Өфә,
Башкорт халкына гыйшкымны
Арттырасың, Син, Өфө.


Идел борылмасына карап
Зиннур Мансуров, Мәсгудә Шәмсетдинова
Борылып-борылып карый Идел
Чишмә булып аккан чагын,
Болыттагы ләйсән яңгыр
Тамчысыдай ак-пакъ чагым.
Итәк җиленнән дә авып
Кабат торып баскан чагым,
Колын кебек үз-үземне
Белештерми чапкан чагым.
Борылып-борылып карый Идел
Чишмә булып аккан чагын,
Боз өстенә учак ягып,
Малайлыктан качкан чагым.
Мәхәббәтне, беркемне дә
Кабатламый ачкан чагым –
Җир бетереп эзләгәнем
Күрше йорттан тапкан чагым.
Борылып-борылып карый Идел
Чишмә булып аккан чагын,
Бүгенгемә алып барыр
Сукмак башын сапкан чагым.
Борылып-борылып карый Идел
Чишмә булып аккан чагын,
Борылып-борылып карый Идел
Чишмә булып аккан чагын...


Мәхәббәт каргышы
Роберт Әхмәтҗанов шигыре
Бигрәк серле синең тылсымнарың,
Карашларың әллә сихырле,
Киңлекләрдә тынгы тапмый җаным
Яраланган җәнлек шикелле..
Качтым синнән – юлны урман бүлдн,
Көзге ташлап юлны күл иттең...
Карурманнар ярып киттем синнән,
Мәхәббәтне ватып көл иттем!..
Эзләремне каргадыңмы,
Соңгы тапкыр әрнеп карадың...
Гомерлеккә сагынып яшәр иттең, -
Кырыс та соң хөкем карарың!
2 март, 1992 ел. (кулъязма миндә саклана - МШ)


Элегия
Роберт Әхмәтҗанов шигыре
Җете иде әле гөлнең таҗы –
Яшь йолдызым яшел болында...
Күңелемдә балкып калды назы,
Җан җылысы янды кулымда.
Болын белән гөлләр бәхилләшә,
Күбәләкләр китә эңгергә..
Шат йолдыздай яшьлек, нурын чәчеп,
Китеп барды... бөтен гомергә!
Җиләс җилдә уйнап моңлы сазын,
Сүсәрделәр инде кылганнар...
Тузганаклар булып очты, язын
Чәчәк булып җиргә кунганнар.
(кулъязма миндә саклана - МШ)


Соң ялвару
Роберт Әхмәтҗанов шигыре
Сез кайда соң безнең пароходлар,
Боз астында язны көтә Идел,
Идел тупылына сөялеп мин,
Яз көткәндәй, сине көтә идем!
И бәхетле мизгел, көтү фасылы,
Сулкылдавы яшьлек сутларының!
Җылысын тоям бөреләрнең җилдә
Җетеләнгән яшел утларының!
И иркә җан, ник көтмәдең язны?...
Ихлас булса әгәр синең антың,
Барып җитәр иде Вавилонга
Чөйъязмалар белән язган хатым!
Яз бу чаклы соңламас та иде,
Табылыр иде дәрткә дәрманнары.
Күңел кыйблам буйлап, җырлый-җырлый,
Агылыр иде бәхетем кәрваннары!
Куанышып кошлар кайткан күктә
Тезелер иде алар җиде рәткә...
Канатланып, мәңге китмәс өчен,
Кайтыр идем бөек Шигърияткә!
14 март, 1992
Мәсгудәгә – илаһи күңелле Кешегә талантлы композиторга – Ихтирам белән Роберт Әхмәтҗанов. 16 март 1992нче ел. (Кулъязма минем архивда - МШ)


Туган илем туфрагы
Роберт Әхмәтҗанов шигыре
Көлсу туфрак та, кара туфрак –
Туган җирем туфрагы.
Дага эзе иңгән яудан,
Тарих үзе эзен салган,
Туган илем туфрагы!
Кара туфрак та, кызыл туфрак –
Туган җирем туфрагы,
Йөрәгеннән каны тамган
Бабам буразнага ауган
Туган илем туфрагы!
Комлы туфрак та, моңлы туфрак –
Туган җирем туфрагы,
Буыннарның моңы калган,
Оныкларың отыр калган,
Туган илем туфрагы!
Көлсу туфрак та, ярсу туфрак -
Туган җирем туфрагы.
Сабан ярган, уклар яуган,
Күкрәгеңдә утлар янган
Туган илем туфрагы!
Татлы туфрак та, ачы туфрак –
Туган җирем туфрагы!
Яңгырлар вә күз яшь яуган,
Гел ярларга карап барган
Туган илем туфрагы!
Сиңа күчкән ата-анамның
Җиңел улсын туфрагы,
Түшәк улсын туфрагы,
Амин!...
(кулъязма минем архивда - МШ)
Язгы яфраклар яңгыры
Роза Кожевникова шигыре
Яфраклар яуды яз көне!
Була шул ялгышулар:
Кайчагында җәһәннәмгә
Җәннәтне алышулар.
Яфраклар сибелә җиргә
Өметләр каеныннан.
Безнең Сөю агачының
Канаты каерылган.
Безнең Сөю апреле дә,
Егерме яшьлек яз да
Узды сине танымый
Төсмерләми бераз да.
Бизәсе дә яңа язлар
Җирне яфраклар белән,
Яфрак коелып беткәнне
Мин үзем генә беләм.


Дилә Булгакова шигырьләре
Вакытның минутын санап
Яңгырлар тамчыларлы,
Гүя, ярышып яшеннәр
Болытны камчылады.
Кургаш болытларны җайлап
Чакырды җилләр ары,
Әмма йөрәгемдә калды
Яшеннең чаткылары.
Ашыга тулып ташырга
Күптән көтелгән минут,
Мин бергә атылган яшен
Бергә тулышкан болыт.
(кулъязма миндә - МШ)
Бөрлегән
Мәсгудә Шәмсетдинова көе, Гөлшат Зәйнашева сүзләре
Әнием мине иркәләп,
Бөрлегән, ди, кечкенә.
Эшләп үс, ди, кешеләрне
Үстерә, ди, эш кенә.
Зур түгел әле, кечкенә,
Бөрлегән мин, бөрлегән.
Бөрлегән генә булсам да,
Һәр эшкә дә өлгерәм.
Иртә белән көн саен мин
Су сибәм гөлләремә,
Алсу кызыл гөлләр чиктем
Ак мамык мендәремә.
Зур түгел әле, кечкенә,
Бөрлегән мин, бөрлегән.
Бөрлегән генә булсам да,
Һәр эшкә дә өлгерәм.
Мәктәпкә барам портфельне
Күтәреп көчкә генә.
Кечкенә генә булсам да
Укыйм мин бишкә генә.
Зур түгел әле, кечкенә,
Бөрлегән мин, бөрлегән.
Бөрлегән генә булсам да,
Һәр эшкә дә өлгерәм.


Җилләр.
Муса Җәлил шигыре, Мәсгудә Шәмсетдинова көе
Җилләр, җилләр, исегез,
Болытларны кисегез!
Зәңгәр диңгез өстендә
Ак дулкыннар ишегез!
Алтын бодай кырларын
Тибрәндереп үтегез!
Боз тауларын куарга
Төньякларга китегез!
Җилләр, җилләр, сез җитез,
Сез исәсез нинди тиз!
Тик бер сорау бирергә,
Зинһар, рөхсәт итегез!
Җир йөзендә шундый тук,
Шундый иркен тормышлы,
Шундый киң һәм шундый нык,
Шундый матур күренешле,
Әллә ничә диңгезле,
Әллә ничә урманлы,
Шат кояшлы, көндезле,
Тагын берәр ил бармы?
Җилләр, җилләр әйттеләр:
— Мондый ил тик бер генә;
Чәчәк кенә, гөл генә
Безнең Туган ил генә.


Мәдинә
Мәсгудә Шәмсетдинова көе, Гөлшат Зәйнашева сүзләре
Туган авылым Мәдинә, дип, мин җыр башлыйм.
Рухиятем изгеләргә мин багышлыйм.
Туган туфрак кадерен белик, авылдашлар,
Бергә булыйк, исән булсын, газиз башлар.
Мәчетебез җирнең раушан йолдызыдыр,
Авылыбызга иман биреп кабызды нур!
Йолдыз кебек якты нурлы безнең авыл,
Изге Мәккә, Мәдинәдән нур ала ул....
Аулыбызның су буйлары ямьле алан,
Аккош оясы булгандыр борын заман.
Гөлбакчалы яңа йортлар урамында,
Һәр очар кош моңлы бер җыр суза монда.
Мәчетебез җирнең раушан йолдызыдыр,
Авылыбызга иман биреп кабызды нур!
Йолдыз кебек якты нурлы безнең авыл,
Изге Мәккә, Мәдинәдән нур ала ул....


Укучы яшьләр җыры
Хәкимҗан Халиков шигыре
Мәсгудә Шәмсетдинова көе
Без яшь әле, алда әле
Яулыйсы үрләребез.
Халкыбызга бүләгебез –
Яхшы билгеләребез.
Шуңа якты, шуңа көләч
Һәммәбезнең йөзебез.
Гөлләр булып калсын иде
Һәрбер эзебез.
Кулларыбыз алтын безнең,
Саф безнең уйларыбыз.
Якты булсын иде шулай
Барасы юлларыбыз.
Эшебездән аерылмый
Безнең әйткән сүзебез.
Гөлләр булып калсын иде
Һәрбер эзебез.
Яшь булсак та, тормышта без
Җиңеллек эзлзмибез.
Йолдызларда калыр әле
Нур булып эзләребез.
Халкыбызның киләчәген
Күрсәтүче көзге без.
Гөлләр булып калсын иде
Һәрбер эзебез.


Бөрлегән
Мәсгудә Шәмсетдинова көе, Гөлшат Зәйнашева сүзләре
Әнием мине иркәләп,
Бөрлегән, ди, кечкенә.
Эшләп үс, ди, кешеләрне
Үстерә, ди, эш кенә.
Зур түгел әле, кечкенә,
Бөрлегән мин, бөрлегән.
Бөрлегән генә булсам да,
Һәр эшкә дә өлгерәм.
Иртә белән көн саен мин
Су сибәм гөлләремә,
Алсу кызыл гөлләр чиктем
Ак мамык мендәремә.
Зур түгел әле, кечкенә,
Бөрлегән мин, бөрлегән.
Бөрлегән генә булсам да,
Һәр эшкә дә өлгерәм.
Мәктәпкә барам портфельне
Күтәреп көчкә генә.
Кечкенә генә булсам да
Укыйм мин бишкә генә.
Зур түгел әле, кечкенә,
Бөрлегән мин, бөрлегән.
Бөрлегән генә булсам да,
Һәр эшкә дә өлгерәм.


Җилләр.
Муса Җәлил шигыре, Мәсгудә Шәмсетдинова көе
Җилләр, җилләр, исегез,
Болытларны кисегез!
Зәңгәр диңгез өстендә
Ак дулкыннар ишегез!
Алтын бодай кырларын
Тибрәндереп үтегез!
Боз тауларын куарга
Төньякларга китегез!
Җилләр, җилләр, сез җитез,
Сез исәсез нинди тиз!
Тик бер сорау бирергә,
Зинһар, рөхсәт итегез!
Җир йөзендә шундый тук,
Шундый иркен тормышлы,
Шундый киң һәм шундый нык,
Шундый матур күренешле,
Әллә ничә диңгезле,
Әллә ничә урманлы,
Шат кояшлы, көндезле,
Тагын берәр ил бармы?
Җилләр, җилләр әйттеләр:
— Мондый ил тик бер генә;
Чәчәк кенә, гөл генә
Безнең Туган ил генә.


Мәдинә
Мәсгудә Шәмсетдинова көе, Гөлшат Зәйнашева сүзләре
Туган авылым Мәдинә, дип, мин җыр башлыйм.
Рухиятем изгеләргә мин багышлыйм.
Туган туфрак кадерен белик, авылдашлар,
Бергә булыйк, исән булсын, газиз башлар.
Мәчетебез җирнең раушан йолдызыдыр,
Авылыбызга иман биреп кабызды нур!
Йолдыз кебек якты нурлы безнең авыл,
Изге Мәккә, Мәдинәдән нур ала ул....
Аулыбызның су буйлары ямьле алан,
Аккош оясы булгандыр борын заман.
Гөлбакчалы яңа йортлар урамында,
Һәр очар кош моңлы бер җыр суза монда.
Мәчетебез җирнең раушан йолдызыдыр,
Авылыбызга иман биреп кабызды нур!
Йолдыз кебек якты нурлы безнең авыл,
Изге Мәккә, Мәдинәдән нур ала ул....


Укучы яшьләр җыры
Хәкимҗан Халиков шигыре
Мәсгудә Шәмсетдинова көе
Без яшь әле, алда әле
Яулыйсы үрләребез.
Халкыбызга бүләгебез –
Яхшы билгеләребез.
Шуңа якты, шуңа көләч
Һәммәбезнең йөзебез.
Гөлләр булып калсын иде
Һәрбер эзебез.
Кулларыбыз алтын безнең,
Саф безнең уйларыбыз.
Якты булсын иде шулай
Барасы юлларыбыз.
Эшебездән аерылмый
Безнең әйткән сүзебез.
Гөлләр булып калсын иде
Һәрбер эзебез.
Яшь булсак та, тормышта без
Җиңеллек эзлзмибез.
Йолдызларда калыр әле
Нур булып эзләребез.
Халкыбызның киләчәген
Күрсәтүче көзге без.
Гөлләр булып калсын иде
Һәрбер эзебез.


Югары оч - түбән оч


Очып кайткан авылымның
Урман аша юллары,
Югары очтан түбән очка
Сузылган урамнары.


Югары оч, түбән оч,
Җәйге кошым сандугач,
Очкынып гармуным сайрый
Уйнап үткән урамнарын,
Җәен, кышын сагынгач.


Истән чыкмый авылымның
Тузан очкан юллары,
Еллар аша очып кайта
Тальянымның моңнары.


Югары оч, түбән оч,
Җәйге кошым сандугач,
Очкынып гармуным сайрый
Уйнап үткән урамнарын,
Җәен, кышын сагынгач.


Сагынып уйный гармуным
Авылым урамнарын,
Югары очтан түбән очка
Уйнап үткән елларын.


Югары оч, түбән оч,
Җәйге кошым сандугач,
Очкынып гармуным сайрый
Уйнап үткән урамнарын,
Җәен, кышын сагынгач.
(Рәхилә апам бирде бу шигырьне)


Бөрлегән
Мәсгудә Шәмсетдинова, Гөлшат Зәйнашева
Бөрлегәнем, җиләгем, дип
Иркәли мине әни.
Мин бит әле бик кечкенә,
Мин бит әле бик нәни.
Зур түгел шул, бик кечкенә
Бөрлегән мин, бөрлегән.
Бөрлегән генә булсам да,
Һәр эшкә дә өлгерәм.
Иртә белән көн саен мин
Су сибәм гөлләремә.
Алсу-кызыл гөлләр чиктем
Ак мамык мендәремә.
Зур түгел шул, бик кечкенә
Бөрлегән мин, бөрлегән.
Бөрлегән генә булсам да,
Һәр эшкә дә өлгерәм.
Мин кечкенә, портфелем зур,
Күтәрәм көчкә генә.
Кечкенә булсам да укыйм
Дүрткә һәм бишкә генә..
Зур түгел шул, бик кечкенә
Бөрлегән мин, бөрлегән.
Бөрлегән генә булсам да,
Һәр эшкә дә өлгерәм!..