Masguda I. Shamsutdinova's site


 

багышлау

Умар Хазрат Батырша


Йә, Раббым, Үзең сакла үзебезне, балаларыбызны, нәселебезне, барча мөселман кардәшләребезне ширектән, монафыйклыктан, кяферлектән, имансызлыктан, риядан, рибадан, зинадан, фәхеш – бозык гамәлләрдән, азгынлыктан, хәрамнардан, гөнаһлардан, бидгать гамәлләрдән, хорафатлардан, туры юлыңнан тайпылудан, хаклыктан авышудан, адашу – саташулардан, исерткечләрдән, әманәтне үтәмәүдән, антны бозулардан, ялгышлардан, хата – кимчелекләрдән.
Йә, Раббым, Үзең сакла наданлыктан, караңгылыктан, әдәпсезлектән, икейөзлелектән, ялкаулыктан, таркаулыктан, куркаклыктан, саранлыктан, комсызлыктан, чамасызлыктан, канәгатьсезлектән, тәкәбберлектән, ялагайлыктан, ваемсызлыктан, битарафлыктан, гафләттән, өнсезлектән, хәтерсезлектән, яман уйлардан, яман телдән, каты күңеллелектән, рәхимсез – шәфкатьсезлектән, хөсетлектән, кинә тотудан, ачу саклаудан, сүз йөртүдән, алдау – алданулардан, рәнҗетү – рәнҗетелүләрдән, кимсетү – кимсетелүләрдән, Үзеңнең мәхлукларыңа зарар китерүдән, бәддогадан, кешеләрнең нәфрәтеннән.
Йә, Раббым, Үзең сакла Үзеңнең ачуыңнан, нәфрәтеңнән, газабыңнан, гафу ителмәгән, кичерелмәгән гамәлләрдән, начар нияттән, буш сүзләрдән, хәерсез эшләрдән, файдасы булмаган гыйлемнән, кабул ителмәгән догадан, йомшармаган күңелдән, туймый торган нәфестән, вакытны һәм малны исраф итүдән, туганлык – кардәшлек җепләрен өзүдән, файдасыз адәм булудан, гаделсезлек кылудан, алган белемнәребезнең дөнья мәнфәгате өчен генә булуыннан, дөньяны ахирәттән артык күрүдән.
Йә, Раббым, Үзең сакла оят гамәлләрдән, хурлыклы гамәлләрдән, түбән гамәлләрдән, үкенечле гамәлләрдән, һәр барча начар сыйфатлардан, начар гамәлләрдән.
Йә, Раббым, Үзең сакла гарип – горабалыктан, сукырлыктан, саңгыраулыктан, аяксыз – кулсызлыктан, аңсызлыктан, акылсызлыктан, зиһенсезлектән, телсезлектән, йогышлы авырулардан, яман чирләрдән, эшүләрдән, пешүләрдән, газап – әрнүләрдән, зәгыйфьлектән, сабырсызлыктан, эч пошулардан, шик – шөбһәләрдән, җан тынычсызлыгыннан, төшенкелеккә бирелүдән, башкаларга йөк булудан.
Йә, Раббым, Үзең сакла барча кайгы – хәсрәтләрдән, сынауларга дучар булудан, күтәрә алмаслык йөкләрдән, бәхетсезлекләрдән, югалтулардан, бала кайгы – хәсрәтләре – бала әрнүләреннән, ачлык – ялангачлыктан, бурыч – әҗәтләрдән, фәкыйрьлектән, мохтаҗлыктан, уңышсызлыклардан, мескенлектән, көчсезлектән, чарасыз – гаҗиз булудан, ярдәмсез калудан, ялгызлыктан, ятимлектән.
Йә, Раббым, Үзең сакла сихерләрдән, бозыклардан, күз тиюләрдән, шайтан – җен зәхмәтеннән, аларның вәсвәсәләреннән, каргыш – рәнҗешләрдән, залимнардан, алдакчы – ялганчылардан, караклардан, көнчеләрдән, явызлардан, яманнардан, яман күршедән, яман юлдаштан, яман дуслардан, яман күзләрдән, яман сүзләрдән, гайбәттән.
Йә, Раббым, Үзең сакла юл фаҗигаләреннән, штрафлардан, сугыш, атом афәтләреннән, фетнәләрдән, зиндан – төрмәләрдән, хөкем ителүләрдән, әсирлектән, Үзеңнән башкаларга коллыктан, хак вә нахак бәлалардан, мәкердән, ялалардан, ялганнардан, гаделсезлектән, золымнан, хаксызлыктан, ялган шаһитлыктан, тавыш – гаугалардан, низаглардан, шикаятьләрдән, шелтәләрдән, дошманнарның җиңү – сөюнүләреннән. Йә, Раббым, Үзең сакла Дәҗҗалдан.
Йә, Раббым, Үзең сакла табигать бәла – казаларыннан, җил – давыллардан, җир тетрәүләрдән, яшеннәрдән, артык каты яңгырлардан, ут – су бәла – казаларыннан, су басулардан, янгыннардан, җир убылулардан, куркыныч хәлләрдән, ерткыч хайван – кошлардан, елан – чаяннардан, зарарлы бөҗәкләрдән, һәр барча хәвеф – хәтәрләрдән.
Йә, Раббым, Үзең сакла ата – аналарыбызның рәнҗүеннән, ирләребезнең (хатыннарыбызның) ризасыз – канәгатьсезлегеннән, балалар тарафыннан кадерсезлектән, якыннарның бизүеннән, нәселебезнең, милләтебезнең, туган телебезнең юкка чыгуыннан.
Йә, Раббым, Үзең сакла кабер газапларыннан, Кыямәт көне газапларыннан, гөнаһларыбыз ачылудан, тәмуг утларыннан.
Йә, Раббым, Үзең сакла, Үзең сакла, Үзең сакла.