Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Сөләйман Бакырганый. Ахырзаман Китабы

Җирне нитәк яратты исә күкне һаман,
Айны нитәк яратты исә көнне һаман,
Әнбия мөрсәлләрне әйтсәм тәмам,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Замана ахыры булса ниләр булгай,
Дөньяга төрле-төрле бәла тулгай,
Галимнәр чагыр эчеп зина кыйлгай,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Бәхилләр хәрам белән хирыс булгай,
Күп хатыннар ирләренә хәрам булгай,
Ислам белмәс бәдбәхетләр шадман булгай,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары бар.


Замана ахыры булса галимнәр азгай,
Мөэминнәрнең углы-кызы ясир булгай,
Кяферләр, уфтанмаймын мин, дигәй,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары бар.


Дәҗҗал мәльгун чыгу берлән Румга баргай,
Мәһди чыкды, дип, Дәҗҗәлгә хәбәр булгай,
Сиксән мең яһүт пәри җәмигъ булгай
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Дәҗҗал мәльгун Хорасанга сәфәр кыйлгай,
Ислам белмәс бәдбәхетләр шадман булгай,
Мәһди барып Багдад таба орыш кыйлгай,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Мөселманнар Мәһди таба җәмигъ булгай,
Көн тотылып, гауга кубып һиһәт булгай,
Мөхәммәд өммәтләре нәлеш кыйлгай,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Мәһди чыгып Мәккә таба сәфәр кыйлгай,
Мөхәммәд рузаенга йөзен сөрткәй,
Ул рузадан аваз чыгып Гайса дигәй,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Гайса иңгәй тәмам төгәл тугыз йөздә,
Дәҗҗәлне үтергәйләр белең анда,
Мәһдине имам кыйлгай Гайса анда,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Гайса ганһ күктән иңгән фәрман берлән,
Мәһди торып сәлам кыйлгай тәгъзим берлән,
Адәми зат углы әйтер фәрман берлән,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Тугыз йөздә унбиштә Яөҗүҗ чыккай,
Мәһди берлән Гайса барып Турга ашкай,
Ул кяферләр бу дөньяны тәмам кыйлгай,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Һавадан кошлар иңеп ташлар аткай,
Ул ташлар Яөҗүҗләрне һәлак кыйлгай,
Ул Уганым һәйбәт берлән хөкем кыйлгай,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Тугыз йөздә һәм янә бер эш купкай,
Дәббәтел әрдый, Коръән күтәрелгәй,
Мөхәммәт өммәтләре нәлеш кыйлгай,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Тугыз йөздә янә бер гаҗәп булгай,
Исрафил фәрман берлән сурын өргәй,
Җир-күк ара терек җаннар һич калмагай,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Исрафил фәрман берлән сурын өргәй,
Газраил үз җаныни үзе алгай,
Мәнкү бакый ул Уганым үзе кыйлгай,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Исрафил фәрман берлән сурын өргәй,
Камуг җаннар тәннәргә кереп тулгай,
Яшь үлән күк Адәм углы баш күтәргәй,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Ул Уганым казый булып хөкем кыйлгай,
Мөхәммәд (сгв) шәфәгатькә килеп торгай,
Мәләикләр, пәйгамбәрләр тетрәп торгай,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Җәбраил фәрештәләрне башлап килгәй,
Я Мөхәммәд (сгв) син-син, дигәй,
Хак катында синдәен юктыр, дигәй,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Адәм ата үзе егълап йөгереп килгәй,
Муса килим мөрсәлләрне башлап килгәй,
Мөхәммәд (сгв) нең муенын кочып , кардәш, дигәй,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Ибраһим Мөхәммәткә милләт дигәй,
Җәбраил Мөхәммәдкә тәваф кыйлгай,
Каму олуг фәрештәләр егълап торгай,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Әбү Җәһил уттан тунын киеп килгәй,
Шәфәгатең бездән дәригъ кыйлма дигәй,
Мөхәммәднең хәзрәтенә килеп торгай,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Мөхәммәд сәҗдә кыйлгай, башын оргай,
Күзләреннән кәтрә-кәтрә яшьләр аккай,
Шәфәгатең миннән дәригъ кыйлма дигәй,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Мөхәммәд анасына тәгъзим кыйлгай,
Анасының муенын кочып ана дигәй,
Кечкенәдән ятим калдым синнән дигәй,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Мөхәммәд Габделмотиллабка бабам дигәй,
Мәхбүб җаннар күрү берлән гыйбрәт алгай,
Мәләикләр, пәйгамбәрләр шадман булгай,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Җәбраил Пракны тотып торгай,
Исрафил саг кулыннан тотып торгай,
Газраил мизанины басып торгай,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Ул Мөхәммәд галәмүн тикеп торгай,
Камуг ул мәшхәр халкы килеп торгай,
Ул Мөхәммәд тору берлән гарз кыйлгай,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Мәләикләр, пәйгамбәрләр дәм өрмәгәй,
Авыз ачып сүз айгалы хәл булгалай,
Ул Мөхәммәд Раббем, Аллаһ уган дигәй,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Шәраб эчеп шайтан белән хирыс булгай,
Бәс, әмер фәрманына хаҗәҗ кыйлгай,
Мин-минлектән минем белән дәгъва кыйлгай,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Уфтанмактан маңгаеннан тирләр аккай,
Нәдәмәт ишетеп Мөхәммәд куе баккай,
Өммәтләрем гафу кыйлгыл, Аллаһ, дигәй,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Ул Уганым нибәт берлән хөкем кыйлгай,
Камуг ул мәхшәр халкың сурың, дигәй,
Тәмуг үзрә сиратны тарттың дигәй,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Мөхәммәд мәхшәр халкын барлап баргай,
Сиратын күрү берлән гыйбрәт алгай,
Өммәтләрем хәле мөшкел булды дигәй,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Зобанилар халыкны сөреп килгәй,
Алларына уттан гөрзи тотып торгай,
Мөхәммәдкә мәхшәр халкы фөръяд кыйлгай,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Мөхәммәд фөръяд өнен ишетеп торгай,
Вә өммәтем, өммәтләрем каю дигәй,
Әминә ана алып йөгереп килгәй,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Мөхәммәд Зобанига һибәт оргай,
Тәмугының утына хөкем кыйлгай,
Өммәтләрем көйдермәгел атыш дигәй,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Тәмуг эчрә мәлаикләр чыгып килгәй,
Мөхәммәд хәзрәҗинә килеп торгай,
Шәфәгатең дәриг кыйлма бездән дигәй,
Андыйн артык тәкый гаңәп таңнары бар.


Мөхәммәд хәзрәтинә йөгереп баргай,
Өммәтләрем хәле мөшкел булды дигәй,
Тәхетеңә вафа кыйлгый, мәүләм, дигәй,
Андйн артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Муса килим кубу белән йөгереп баргай,
Мөхәммәдкә килү белән хәбәр биргәй,
Ул һибәт көн кем бу көн булды дигәй,
Андыйн артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Уганым динендә килгәй дустым, дигәй,
Унсигез мең галәм фәхри рәсул, дигәй,
Инде хөкем синнән булсын әхә, дигәй,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Өммәтеңә тәмуг харам кыйлдым, дигәй,
Рәйхан атлы бостаннарны бирдем, дигәй,
Фәрун тоткыл күңелеңне дустым, дигәй,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Мөхәммәд хәзрәтенә сөенеп баккай,
Муса килим юлдаш булып бергә килгәй,
Камуг мәхшәр халкы килиң, дигәй,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Камуг ул мәхшәр халкы шадман булгай,
Атабыз Адәм үзе йөгереп килгәй,
Мөхәммәднең муенын кочып, улым, дигәй,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Мөхәммәд, атам-анам килең, дигәй,
Камуг өммәтләрем йөзен күрең, дигәй,
Уганым гыйгәят кыйлды безгә, дигәй,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Камуг мәхшәр халкы ул башлай килгәй,
Камуг ул ху, гыйлмән каршы килгәй,
Сигез оҗмах нуры берлән һәрнур булгай,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Кол Сөләйман тагәт кыйлгыл гафу кыйлгай,
Уганым әсбабыни кавый биргәй,
Ахирәттә тәгат берлә рәхим кыйлгай,
Андин артык тәкый гаҗәп таңнары вар.


Оренбург өлкәсе, Татар Каргалысында табылган дәфтәрдән күчерелде.