Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Укыйм әле, укыйм әле

Укыйм әле, укыйм әле, күңелләрегез ачылсын,
Сигез оҗмах эчләрендә ризыкларыгыз чәчелсен.
Тәмам сөям үзегезне кабул итеп сүзегезне,
Бер Ходаем якты кыйлсын Кыямәттә йөзегезне.
Карасам йөзегез якты, сөйләгән сүзегез татлы,
Дөнья гизеп эзләсәм дә табылмас бу мәҗлес хәтле.
Мәҗлесләрнең кадрен белеп Ходайга күп зекер кыйлыйк,
Дин Исламда булганлыкка шатланышып шөкер кыйлыйк.
Утырмаек фикер белән, утыраек зикер белән,
Хуш нигъмәтләр хәзерләнгән, ашадык без шөкер белән.
Мәҗлес хәзерләүчеләргә Ходаем рәхмәтен салсын,
Сират күпрен ансат кичеп җәннәт ишегенә барсын.
Мәҗлес җыйган хуҗаларның нурлы әйлә каберләрен,
Бу мәҗлесләр бик кадерле, бик беләек кадерләрен.
Безне зурладыгыз бүген зур мәҗлес хөрмәте берлән,
Җәннәт сезне каршы алсын Ходаның хөрмәте белән.
Мәҗлес ясап хәзерләгән - безнең өчен зур хөрмәтләр,
Рәсүлюлла сезгә кыйлсын Кыямәттә шәфәгатьләр.


Мәсгудә Шәмсетдинова архивыннан. 22 февраль, 2018 ел