Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Галопом по Европе

Без, Сиэтлның сигез татары джунглига барабыз, дип, шаманнар белән очрашабыз, дип, билетлар алдык Эквадорның Китосына. Бер егетебез генә белә испанча. Ул тик инглизча, татарча, испанча гына белә, русча белми. Аңа тагылдык. Ният: Егерме беренче февральдә төрлебез төрле самолеттан төшеп Мехико (Мексика) шәһәренә каңгылдашып килеп төшеп, Китога очу. Ике сәгать каларак Сиэтл аэропортына килеп бастым check-in турына. Әзмәвердәй Черномор бер мөселман кызын өйрәтә ничек эшләргә безнең кебекләр белән. Паспортны бирдем, сүз күп авызда. Әйтәм: Ярый әле өлгердем, паспортның вакыты чыга бит 10 нчы мартта, ә мин 8нче мартта кайтам, дип. Черномор әйтә: Эквадор сезне керетми, паспортыгызның срогы кимендә 6 айдан тәмамланырга тиеш. Сентябрьдә, тобиш. Нишлим инде, ул әйтә, паспортыгызны 2 сәгатьтә эшләп бирәләр, ситуацияне аңлатыгыз. Билетыгызны алып барыгыз. Чынлап та ике сәгатьтә эшләп бирделәр паспортны. Ярый әле Черномор борды, Мексикада чабып йөрер идем. Мексикада группадашларның икесен кире борганнар, берсенең паспорты 2 көн генә 6 айга тулмаса да. Алар киттеләр Мексика посольствога паспорт эшләтергә. Барысы да телефоннан язалар, көтәбез сине Китода. Хәзер билет күчерү мәсъәләсе туды. Билетны күчергәнгә штраф, яңа билетның хаклыры меңгә якынлашкан. Иске билет, яңа билет хакларын, штрафны кушкач суммасы күпкә төшә. Ярар, мин әйтәм, иске билет югалмый, аны күчереп була. Очсызырак чакта очармын, дип, баш кактым. Китога сәлам биреп хәлне аңлаттым. Җиде Татар киттеләр минсез джунглига. Улымның билеты Лондонга бер ай элек алынган иде. Язгы каникул, дип. Ул әйтә, әйдә Европага. Надир генетик тест эшләгән иде, шунда килеп чыкты анасы, яки мин, ягыннан, басклар. Нишләп йөргәннәрдер инде минекеләр анда. Әгәр дә Азия чалымнарын биттән сыпырсаң, без барыбызда Баскларга ошаган. Бер абзыйны күрдем, нәкъ безнең авыл күршесе малае инде, Фазылҗан абыйның улы – Рәфит. Әти дигән сүзне дә безнең телгә якын итеп әйтәләр, әйтәй (без әтәй дибез,), дип. Вакыт булмады җентекләп телләре белән танышырга. Телләре уникаль, еврейлар, грузиннар, әрмәннәр бик тырышып караганнар, безнең халык, дип. Булдыра алмаганнар фәнничә. Улым әйтә, синең бит Португалияга барасың килә, шунда Басклар янына да кереп чыгарбыз, дип. Бер көн тартыштым, бармаем, дип. Хәлне тик авылга кайтыр өчен саклыйм. Самолетта 9 сәгать очарга кирәк. Улым җиңде. Шулай итеп Лондон-Лиссабон-Синтра-Мадрид-Бильбау-Сан-Себастьян-Ирун-Париж-Лондонны ике атнада галопом чабып кайттык