Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Әтәем

Рәхмәт авылдаш-райондашларыма әтәем Шәмсетдинов Шәмселислам турында истәлекләре өчен. Гомеремдә бер үкенечем булды, врач була алмадым. Зөһрә Сагадиева (Нуриева): Жир йозеннэн кеше узе мэнгелеккэ китсэдэ, анын яхшы эшлэре кала дилэр халык телендэ. Мин бу сузлэрне Шэмселислам абый Шамсутдинов турында эйтер идем. Энкэем хэрвакыт медработниклар турында суз чыкса, Башкортстаннын ин топкел районнарынын берсе булган Аскын районы гына тугел, анын ин топкел авылында - Кшлау -Елгада яшэгэн хэм анын авыл халкына армый -талмый хезмэт иткэн Шэмселислам абый Шамсутдиновны искэ алмый калмый иде. Эткэем 1958 елнын февралендэ ат жигеп Аскынга, мэктэп укытучыларына зарплата акчаларын алырга (ул елларны укытучылар узлэре йоргэннэр) киткэн. Ара ерак, 35 км. Шул вакыт жылытып, янгыр явып киткэн, эткэем пима кигэн килеш карлы суны ерып кайкач, упкэсе шешеп чирлэп киткэн (плеврит). Хэле утэдэ авыр булып, омет тэ юк иде терелуенэ ди иде энкэем. Больницага алып барырлык юллар булмагач, Шэмселислам абый эткэемнен авызы аша трубка тошереп упкэдэн 2 литрдан артык су суыртып алган. Обезболивающий укол урынына авызына икенче яктан спирт тамызып тордылар дип искэ ала иде энкэем. Ул алтын куллыгына тугел, алтын батыр йорэкле кеше булган. Мин хэтерлэмим ул вакытларны, мина ул вакытта 3 яштэ тулмаган булган. Эткэем шуннан терелеп аякка баскан. Бер нинди аппаратурасыз, дарусыз дорес диагноз куеп аны улемнэн коткару бу узе бер батырлык хэм чын докторларга гына хас сыйфат дип уйлыйм мин. Шундый кешелэр кубрэк булсын иде. Эткэем куптэн юк инде, энкэемдэ безнен арада юк, шулайда аларнын шулай яхшы сузлэр белэн Шэмселислам абыйны искэ алулары безнен хэтер тобендэ хаманда саклана. Рәлиф Фәтхиев: Сезнен этиегез мина бер яшьлэр чагында бик каты суык тидергэч минем гомеремне саклап кала алды, дип сойлэгэн иде эни. Мин Яна Мутабашта туып устем - Ралиф Фатхиев, Илдар Суфияров, Зоhрэ Нуриевалар минем классташларым булдылар. Этиегезне гел Шамсутдинов дип фамилиясе белэн генэ эйтэ булганнар булса кирэк. Без Кышлау Елгага укырга килгэндэ сез юк идегез инде, кучеп киткэнсез (4 классны бетергәч мин Карагандага музыка укырга киттем. Әтәем 38 яшендә вафат булды. Мин нибары 6 яшемдә аңардан ятим калдым. -МШ). Мөнирә Батыркаева: шуны әйтәсем килә: Заһит абый нык та яхшы врач иде (әтәемнең бертуган энесе - әтәем аны кулыгннан тотып Бирскийга фельдшерлыкка укытырга алып барган - МШ). Мин дә мәктәптә укыганда ,Базанчатка барып ,Заһит абыйдан теш алдырган идем ,сызлап йөдәткәч.Ул әйтә ,кая карыйк әле и вот шушы кыскычны примерять итеп кенә карыйм диде дә и шундук авыру азау тешне суырып та чыгарды ...уколсыз -нисез ...)вот нинди врачлар булган элек и нинди без туземле булганбыз)))и әзрәк кенә ятып торгач җияү кайтып та киттем Яңа Казанчыга-ара 9 км бит!)