Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Чыгып киттем ки сәхрага

Чыгып киттем ки сәхрага йөрәгем чыдамаганга,
Мен[е]дем бер биек[е] тауга, йөредем күп[е] заман анда.
Мөнәҗәтләр язучының каләмнәре камыш иде,
Эчем тулы сагыш инде, вафат булды газиз әбкәм.
Мөнәҗәтләр улса бетмәс, кәгазь илә кара җитмәс,
Күземдән яшьләрем китмәс, шәфагать, я рәсүлюлла.
Кабер дигән мәхкәм сарай, ишеге юк кереп булмай,
Эчендәге әрвахларның нә кыйлганын белеп ,булмай.


Оренбург өлкәсендә, Татар Карагалысында язылып алынды