Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Ходаның Рәхмәте улсын

Ходаның рәхмәте булсын, бу йорт нуры белән тулсын,
Бу мәҗлесне җыйганнарга Аллаһ рәхмәте насыйп булсын.
Диде безгә Рәсүлюллаһ, дога кыйлыгыз мәҗлестә,
Мең-мең фәрештәләр юлдаш булыр анда.
Кайсы өйдә мәҗлес булса фәрештәләр анда иңәр,
Догага кул күтәргәндә алар безгә амин дияр.
Дога кыйлыйк барыбызда, догаларыбыз кабул булсын,
Фәрештәләр амин дигән сәгатьләргә туры килсен.
Алар барып хәбәр сөйләр ул мәҗлесне хәбибемә,
Күп салават әйтик диерләр Рабым Аллам хозурында.
Раббым Аллам дакый әйтер хәбибемне сөйгәннәрне,
Мин дә сөям ул колларны, Җәннәтемә куям дияр.
Раббым Аллам хозурында (хозерендә?) булса иде җаннарыбыз,
Зобанилар газабыни күрмәсә иде җаннарыбыз.
Сибеләдер су салкыный, көйдерә ут ялкыный,
И Ходаем, Тәңрем, Аллам, кичер Сират күпере аркылый.
Рәсүлюллаһ дога кыйла барча өммәтләре өчен,
Йөземнең нурлары китәр тәнемнең кызуы бетәр,
Иман берлән ал җанымный, безгә шул хөрмәтең җитәр.
Иманым әйләсәй рәхмәт, җаным алучы, кыйл, шәфкать,
Иманым улса шәрәфәт, җан бирүе булыр рәхәт.
Сабырга дәүләтем, дигән, сабырга җәннәтем, дигән,
Сабырлыкта иман, дигән, сабырлык бир, Тәгаләалла.
Уң ягымда Рәсүлюллаһ, баш очымда Кәгъбатулла,
Ахыр көндә рәхмәт әйлә, рәхим кыйлгыл Тәгаләалла.
Япан җирләрдә бер агач, Тәсбих әйтә кошлар кунгач,
Безгә шул шатлык түгелмени Мөхәммәт өммәте булгач.