|
|
Казан бәете
Моннан 300 еллар элек нинди хәлләр бар иде, Ятка хезмәт итми идек, үз ханыбыз бар иде. Мөселманнар арасында күркәм тереклек бетте, Бу хәбәрне ишеткәч тә Иван килеп тә җитте. Мәчетләрнең башларына кыңгыраулар тактылар, Манарага тәре кагып чиркәү итеп кактылар. Мин мөселман, дигәннәрне корбан итеп чалдылар, Менә шунда бик күп халык кяфер булып калдылар. Җир астына тәре куеп диварлар шартлаттылар, Мөселманнар башын кисеп җирнең өстен яптылар. Хан сараен күрделәр дә, гаҗәпләнеп тордылар, Нинди җирдә торган икән кабәхәтне, диделәр. Аннан бик күп алтын алып слава Богу, диделәр. Менә безнең хәлләребез, чүт чыкмаган җаныбыз, Башкаларның казнасына ктитте безнең малыбыз. (Ания Туишеваның әнисеннән язып алынды.
|