Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Тамырларга күчәр каным

Уза гомер, исә җилләр, мосафирлар барча коллар,
Вакты җитсә кызыл гөлләр сула бер көн, сула бер көн.
Йөземнең нурлары бетте, тәнемнең куате китте,
Иманымнан аермасаң миңа шул хөрмәтең җитте.
Иманым берлә ал җанымны, җиргә тамызма канымны,
Рәхмәтеңнең дәрьясына салгыл имди җаннарымдый.
Илаһи, фани дөньяда кяферләргә юлыктырма,
Җаным тәслим кыйлган чакта иманымны оныттырма.
Боздан салкын булыр тәнем, тамырларга күчәр каным,
Исемдә тотсам Алланы зекер әйтеп чыгар җаным.
img1


И, Ходаем, йөзем ак кыйл каберләрдән кубарганда,
Сөальләрне җиңел кыйлгыйл хозурларыңа барганда.
И, Ходаем, кыйлалмадым синең өчен гыйбәдәтләр,
Рәсүлюллаһ кылыр микән безгә имди шәфәгатьләр.
И, Ходаем, ниләр кыйлыйм кубарганда каберләрем,
И, Ходаем, хозурыңда булыр микән кадерләрем?
И, Ходаем, ... хозурларыңа барганда,
Гамәлләремне ак кыйлгыйл низаннарыңа салганда.
Каберләрдән кубарганда җиңел булсын сөальләрең,
Сөальләрең җиңел булып җәннәт булсын урыннарым.
И, Ходаем, кыйлалмадым синең кушкан әмереңне,
Әмереңне тотарга насыйп булсын бәнем калган гомеремне.
Оҗмахларыңның ишекләре ачыла җомга көннәрдә,
Җомга көнне вафат булсам сөаль булмас ул көннәрдә.
Гамәлләрен килмәсен сулдан, Ходаем, сакласын шуннан
Аермагыл туры юлдан, шәфәгать кыйл, Рәсүлюллаһ.