|
|
Ана васыяте
Cөйлим әле, балам, сүзләремне, сүзләремне түгел моңнарым, Мин үлгәчтен укыт Коръән, тәрәзәгә килеп тыңлармын. Зинһар әйтәм, балам, укыт Коръән, васыятем шул сезләргә, Сезләр миңа Корьән укытсагыз кабрем эчләрендә нур булыр. Зинһар, балам, укыт Коръән, син бит минем газиз бәбкәем, Атна кичләр булса җаным кайтыр, ак күбәләк булып кунармын мин. Зинһар әйтәм, балам, укыт Коръән, рухым кайтыр тыңларга, Шушы сүзләремне калдырамын сагынганда сезгә тыңларга. Тар кабернең эчләрендә ятырмын, сез балалардан дога көтәрмен, Догаларыгыз барса, иншалла, онытсагыз нихәл итәрмен. Сәдакалар бирегез, балам, минем өчен, яткызмагыз мине газапта, Мин бит соңдин кайтып сорый алмыйм, сез иректә мин бит газапта. Зинһар әйтәм, балам, шуны сезгә, минем бит хәзер актык көннәрем, Сезләр җыеп Коръән укытсагыз - якты булыр минем гүрләрем. Еламагыз, балам, яшь түкмәгез миннән аерылып калганда, Тар каберләргә барып кергәч җавап алырлар бит анда. Камил иманым булса җанымда җәннәттин урын бирерләр. Зинһар әйтәм, күршеләрем, миннән бәхил булып калыгыз, Малайларым сезгә шуны әйтәм, Алып баргач гүргә куйган чакта Тәһлил әйтеп туфрак салыгыз. Җуучыларга шуны әйтәм, таман сулар белән җуыгыз, Күңелемдин сездән үтенәмен догалар укып торыгыз. Эшләремдә дога күп булсын, дип, яздым бармакларым талдырып, Мине искә алып дога кылырсыз, дип, васыятемне язып калдырдым. Икенче вариант: Сөйлим әле, балам, сөйлим әле, Сүзләремдә бөтен моңнарым, Вафат булсам, балам, укыт Корьән , Тәрәзәдән кайтып тыңлармын. Зинһар әйтәм, балам, укыт Корьән, Үтенечем сина шул булыр. Миңа атап Корьән укытсаң, Кабер эчләремә нур тулыр. Зинһар әйтәм, балам, укыт Корьан, Иң газизем син бит, бәбкәем. Атна киче җиткач җаным кайтыр Ак кубәлак булып, бәбкәем. Зинһар әйтам, балам, укыт Корьан, Рухым китмәс синең кырыңнан. Бер хәбәр да сиңа бирә алмам, Мәңге кайтмас изге урыннан. Тар кабердә, кара гүр эчендә Син баламнан дога көтәрмен, Дога булса мин дә шат булырмын, Оныта калсаң нихәл итәрмен. Сәдака бир, балам, җомгаларда, Котылырмын мин дә газаптан, Изгелегең, балам, савап булып Үзеңә дә иңәр азактан. Зинһар әйтам, балам, туганнарым, Бәхил булып миннән калыгыз, Алып барып гүргә, индергәч тә, Тәһлил әйтеп туфрак салыгыз. Юк, елама, балам, яшьләр түкмә Аерылып миннән калганда, Бер Ходаем тел ачкычы бирсен, Мөнкир-Нәкир сорау алганда... Сахраларда ялгыз йөргән чакта Хозыр Ильяс булсын юлдашың, Тар каберда ятар ялгыз башым, Чын иманым булсын юлдашым. Ялгызымнан дөнья эше өчен Жавап алыр өчен килерләр, Чын иманым булса жаннарымда, Җәннәтләрдән урын бирерләр. Моны яздым көндез җомга көнне, Көндезге җил әкрен искәндә, Йөрәкләрем әрни, куңел ярсый Үләселәр искә төшкәндә. Ямьсез үлемнәрдән үзең сакла, Хәерле үлемнәр бир, Ходаем, Авызымнан җаным чыккан чакта Үзем белән булсын иманым...
|