|
|
Дөньяда ямь бетәр
Дөньяда ямь бетәр, Халык агар уңга-сулга. Изге гамәл һич кылмаслар, Ләкин мал күп булыр кулда. Аталарда гайрәт бетәр, Балаларда шәфкать бетәр, Туганнарда рәхим бетәр, Менә шундый заман җитәр. Йокылары сәгать белән, Хезмәтләре сәгать белән, Ризыклары үлчәү белән, Менә шундый заман җитәр. Биналары биек булыр, Эче тулы гауга булыр, Дин дөньясы бозык булыр, Менә шундый заман җитәр. Дин гыйлемен бетерерләр, Фән гыйлемен күтәрерләр, Шуның белән көн күрерләр, Менә шундый заман җитәр. Җаннары һич тыныч булмас, Тәннәре һич сихәт булмас, Нидән икәнен һич белмәс, Менә шундый заман җитәр. Яхшылыкка юл куймаслар, Яманлыкка сүз катмаслар, Хак сүзгә һич ышанмаслар, Менә шундый заман җитәр. Атасыз бала күп булыр, Маллы кеше саран булыр. Мәҗлесләрдә уен булыр, Менә шундый заман җитәр. Менә шундый заман җитәр, Хатын-кызлар сату итәр, Өммәтләрем шунда нишләр? Менә шундый заман җитәр. Бала-чага барыр алдан, Хаклык бетәр, тулар ялган, Галим халкы барсы азган, Менә шундый заман җитәр. Яхшыларга юл тапмаслар, Яманларга сүз катмаслар, Алардан гыйбрәт алмаслар, Менә шундый заман җитәр. Зур-зур биналар салырлар, Ашыгып шунда барырлар, Эчендә гауга кылырлар, Менә шундый заман җитәр.
|