|
|
Тукай. Сабын ашаганнар
Казанның карт бер хәзрәтенең тиле-миле генә надан бер мәхдүме урамнан бара икән; шул вакыт бер тәрәзәдән берничә татар яшьләренең җыелышып күмәч белән сыр (эремчек) ашаганнарын күргән. Бу эш рамазан шәрифтә һәм дә көпә-көндез эшләнгәнгә, мәхдүм, вакыт үткәрмичә өенә кайтып, атасына: — Әти, әнә тегендә Гариф мөәззиннең күзлекле угылы үзенең иптәшләрен җыйган да, рамазан шәрифтә көпә-көндез сабын ашап утыралар, — дип жалува бирә. Шуннан берничә көн генә соң карт хәзрәт мәсҗедтә сөйләгән вәгазе артыннан ушбу түбәндәге сүзләрне сөйли: — Җәмәгать, ахырзаман җитте, яшьләр бозылды, әнә теге Гариф мөәззиннең күзлекле угылы үзенең иптәшләре белән рамазан шәрифтә көпә-көндез сабын ашыйлар икән, бу эшне минем мәхдүм үз күзе белән күреп кайткан. Әнәтерәк Гариф мөәззиннең күзлекле угылы: «Әйдәгез, ашыйк», — дип әйтә икән, иптәшләре дә ашый икән. Мәсҗедтәге халык вәлвәләгә төшәләр. Шулай торганда, яшь бер хәзрәт тамак төбе белән генә: — Хәзрәт, ашасалар ни булган? Сабын әтгыймәдән түгел. Ул рузаны бозмый, — дип куя.
|