Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Туры аяклы джентельменнар

Лондонда бер заман терминалдан терминалга чабып соңга калдым самолетыма. Бер төнгә аэропорт кунакханәсенә урнаштырдылар. Бик тәмле иде чәйләре, чәйләре янында мәйләре (камырдан ризык, тегесе түгел). Бу килгән дә дә шулай чәй эчәсе килгән иде, тапмадык чәйханә. Махсус вакыт уздырасы килмәде тамакка хуҗа булмыйча ул чәйханәләрне эзләп. Лондонда ике этажлы автобуслар йөри, шул миңа бик ошады. Шундый өлгерләр, ничек автоус кырыйга егылмый икән, дип, бераз шөрләдем. Кунакханәдә гарәп шрифтлары белән язылган шаһәдәт каршы алды. Аптырадым. Каршы алган британ кызы миңа шаһәдәтнең ни икәнен аңлатты. Мин аңа әйтмәдем инде, беләбез, беләбез, дип. Бүлмәләре җылы, чиста. Иң чирканганым кунакханәләрдә – таракан. Кечкенә генә булсалар да куркыта. Бер кандала эзе дә тапмадык. Шаһәдәт белдерүеннән качыа беткәннәрме.. Шундый тәмле иртәнге аш бирелде кунакханәләрендә. Нәрсәнедер сорап бер кызга мөраҗәгать иттем. Ул икенче кызны, инглизчасы яхшы булганны чакырды, ансы безнең белән русча сөйләшә башлады. Кухня тулган иде русча сөйләшүче хезмәткәрләр белән. Кызлар Молдавиядән һәм Прибалтика илләреннән килгәннәр. Молдавиядән Европа илләренә күчү күпкә җайлырак, дип, аңлаттылар. Молдавия СССРга 1945 нче елда гына кергән, шул нәрсәләрне язып, кәгазьләр әзерләп, хәтта Украинадан Молдавия аша ЕU га кереп китәләр. Кем кияүгә чыга, өйләнә, кем Молдавия гражданствосын сатып ала. Лондонны карарга чыктык ике этажлы автобуста. Тагын аптыраш – вывескалар гарәп хәрефләре белән. Хатын-кызлар хиджабта, ирләр традицион мөселман күлмәк-ыштаннарда. Бер тыкрыктан меңләгән, ак күгәрченнәр кебек акка төренгән яшь кызлар чыркылдашып пәйда булдылар. Автобуста барганнардан сорадык – кемнәр алар, дип. Кызлар өчен мөселман мәктәбе монда, дип, аңлаттылар. Лондонның мэры – мөселман кешесе. Гүпчим, Лондон мөселманнар өчен уңайлы шәһәр икән. Шәһәр уртасына килеп җиттек, анда джентельменнарның көндезге аш вакытына эләктек. Барысы да галстукта, яхшы киенгәннәр, тулы гәүдәле түгелләр. Миңа ике шок булды Лондонда – берсе – мәктәптән пырхылдап чыккан мөселман кызлары, икенчесе өйлә вакытында офисларыннан тараканнар кебек коелылып төшкән джентельменнар. Ул джентельменнар бик күркәм гәүдәлеләр, йөзләреннән акыл аңкый, барысы да озын гәүдәле. Ул хәтле джентельменнарны көтүләре белән күргән юк иде. Корсаклары асылынмаган, аяклары кәкре түгел. Әһә, мин әйтәм, татар байлары кайда яшиләр икән!


Без, Сиэтлның сигез татары джунглига барабыз, дип, шаманнар белән очрашабыз, дип, билетлар алдык Эквадорның Китосына. Бер егетебез генә белә испанча. Ул тик инглизча, татарча, испанча гына белә, русча белми. Аңа тагылдык. Ният: Егерме беренче февральдә төрлебез төрле самолеттан төшеп Мехико (Мексика) шәһәренә каңгылдашып килеп төшеп, Китога очу. Ике сәгать каларак Сиэтл аэропортына килеп бастым check-in турына. Әзмәвердәй Черномор бер мөселман кызын өйрәтә ничек эшләргә безнең кебекләр белән. Паспортны бирдем, сүз күп авызда. Әйтәм: Ярый әле өлгердем, паспортның вакыты чыга бит 10 нчы мартта, ә мин 8нче мартта кайтам, дип. Черномор әйтә: Эквадор сезне керетми, паспортыгызның срогы кимендә 6 айдан тәмамланырга тиеш. Сентябрьдә, тобиш. Нишлим инде, ул әйтә, паспортыгызны 2 сәгатьтә эшләп бирәләр, ситуацияне аңлатыгыз. Билетыгызны алып барыгыз. Чынлап та ике сәгатьтә эшләп бирделәр паспортны. Ярый әле Черномор борды, Мексикада чабып йөрер идем. Мексикада группадашларның икесен кире борганнар, берсенең паспорты 2 көн генә 6 айга тулмаса да. Алар киттеләр Мексика посольствога паспорт эшләтергә. Барысы да телефоннан язалар, көтәбез сине Китода. Хәзер билет күчерү мәсъәләсе туды. Билетны күчергәнгә штраф, яңа билетның хаклыры меңгә якынлашкан. Иске билет, яңа билет хакларын, штрафны кушкач суммасы күпкә төшә. Ярар, мин әйтәм, иске билет югалмый, аны күчереп була. Очсызырак чакта очармын, дип, баш кактым. Китога сәлам биреп хәлне аңлаттым. Җиде Татар киттеләр минсез джунглига. Улымның билеты Лондонга бер ай элек алынган иде. Язгы каникул, дип. Ул әйтә, әйдә Европага. Надир генетик тест эшләгән иде, шунда килеп чыкты анасы, яки мин, ягыннан, басклар. Нишләп йөргәннәрдер инде минекеләр анда. Әгәр дә Азия чалымнарын биттән сыпырсаң, без барыбызда баскларга ошаган. Бер абзыйны күрдем, нәкъ безнең авыл күршесе малае инде, Фазылҗан абыйның улы – Рәфит. Әти дигән сүзне дә безнең телгә якын итеп әйтәләр, әйтәй (без әтәй дибез,), дип. Вакыт булмады җентекләп телләре белән танышырга. Телләре уникаль, еврейлар, грузиннар, әрмәннәр бик тырышып караганнар, безнең халык, дип. Булдыра алмаганнар фәнничә. Улым әйтә, синең бит Португалияга барасың килә, шунда Басклар янына да кереп чыгарбыз, дип. Бер көн тартыштым, бармаем, дип. Хәлне тик авылга кайтыр өчен саклыйм. Самолетта 9 сәгать очарга кирәк. Улым җиңде. Шулай итеп Лондон-Лиссабон-Синтра-Мадрид-Бильбау-Сан-Себастьян-Ирун-Париж-Лондонны ике атнада галопом чабып кайттык.