Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Яттым йә Аллам

Яттым, йә Алла, торсам иншалла,
Бу ятуым белән торалмасам иман бирсен бер Алла.
Иман белән китәем, ислам белән кичәем.
Яратканым, яфаным, күптер бәнем гөнаһым,
Гөнаһымны гафу кылгыл Иләһием.
Башымны куйдым ястыкка, күңлемне бирдем Аллага.
Алла, Алла дигәчтән оҗмах ишегем ачылсын,
Аллаһуммә дигәчтән караңгы гүрем яктырсын.
Тар каберемне киң кыйл, караңгы гүремне якты кыйл.
Дәүри белән дәрман бир, тәүфикъ белән иман бир,
Ятим кыйлма ана-атадин. сакла Үзең бәладин-казадин
Язу яздым, хат җибәрдем кабердәге Краеш атлы еланга.
Курыкканым тәмугъ,
Динем Ислам Әхмәт, Шәфәгатьче Мөхәммәт, килер бер көн Кыямәт.
Иләһи Туби агачының яфрагын күрсәм иде,
Солтаным, аны күреп шөкерана кыйлсам иде, Сөбханым.
Лә иләһе иллә Аллаһы, Мөхәммәдү рәсүл Аллаһы.
Эй,Солтаным,Солтаным!Син яраттың үземне.
Сигез ожмах суы белəн югыл минем йөземне.
Без фəкыйрьне Үзең сакла,
Шайтаннарның күзен капла...Тубый агачы төбендə утырсам иде,
Солтаным!Әлхəм, Тәбарəк, Яссы(йн) – мөбəрəк.
Барыр жирем бик ерак,
Тар кабергə керермен, ничек жавап бирермен?
Сират күперен үткəндə аягымны тайдырма,
Иманымнан яздырма,
Яттым-ялгыз...Ястыгым-кирпеч,жаным тыныч
Динем – Ислам,телəгəнем-Иман.
Бездин күүүп сəлам Кораеш атлы еланга.:
Лə иляһа илляллаһа Мөхəммəдер Рəсүлүллаһа,

Лə иляһа илляллаһа Мөхəммəдер Рəсүлүллаһа,
Лə иляһа илляллаһа Мөхəммəдер Рəсүлүллаһа
Ятам тыныч,ястыгым кирпеч,
Телем - Иман, динем Ислам, миннән сәлам Көрәеш атлы еланга.
Яттым, йә, Аллаһ, торсам иншаллаһ,
Бу ятудан торалмасам иман бирсен бер Аллаһ,
Иман берлән үтәем, динем берлән китәем,
Хәтәр-хәтәр кичләрдә суңым уңга әйләнсен,
Телемә Иман бәйләнсен.
Аһ, Раббым, дигәндә, караңгы гүрем яктырсын,
Сөбханаллаһ, дигәндә, оҗмаһ ишеге ачылсын.
Яраткучым, җәббарым, саклавычым, саттарым,
Саклавычым бәладән, казадан,
Ятим кыйлма атадан, анадан,
Хәерле эшкә хәрәкәт бир, ашыбызга бәрәкәт бир,
Җаныбызга тынычлык бир, малыбызга өлеш бир,
Бездән борын үткәннәр, бездән өмет иткәннәр,
Өч Әлхәм, өч Колхуаллаһ.