|
|
үлем хәлләре
Йөземнең нурлары бетәр, Тәнемнең куате китәр, Имaнымнан аермасаң Миңа шул хөрмәтең җитәр. Иманым берлә ал җанымны, Җргә тамызма канымны, Рәхмәтеңнең дәрьясына Салгыл инде җаннарымны. Илаһи фани дөньяда Кяферләргә юлыктырма, Җаным тәслим кылган чакта Иманымны оныттырма. Боздан салкын булыр тәнем, Тамырларга күчәр каным, Исемдә тотсам Aлламны Зекер әйтеп чыгар җаным. Каберләрдән кубарганда Җиңел булсын сөальләрең, Сөальләрең җиңел булып Җәннәт булсын урыннарым. И Ходаем кылалмадым Синең кушкан әмереңне Кадереңнән... ........ Гамәлләр килмәсен сулдан Ходаем, сакла син шуннан, Аермагыл туры юлдан, Шәфәгать кыйл, и Ходаем. Әҗәлләргә мәҗәлләр юк, Көне-төне истә тотыйк, Килеп җитсә чаралар юк, Чарасыз керәбез гүргә. Эчем пошса укыйм Kоръән Ачылмасмы күңелләр, дип, Исәпләсәм исем китә Киләчәгем үлемнәр дип. И Ходаем, куркам синнән, Гөнаһларым күплегеннән, Ахыргы сулулар булганчы Аермагыл иманымнан. Укыйм микән җитәр микән, Укып моңнарым бетәр микән, Бу укыган моңнарымны Ходаем кабул итәр микән. Сабырга дәүләтем дигән, Сабырга җәннәтем дигән, Сабырлыкта Xакның юлы Сабырлыкны бирсен Tәгаләлла. Гөнаһымны гафу әйлә, Бер Ходаем, үзең пакълә, Кара оешкан елланнардан Бер Хoдаем, үзең сакла. Әҗәл шәрабын эчәрмен, Яхшы дөньядан күчәрмен, Караңгы гүр эчләрендә Ялгыз башым ни эшләрмен. Каты балчык асларында Калын туфрак эчләрендә ... ... Тәмуг күкрәсә ул көн .... .... .... Кабер әйтер кайда йөрдең, Менә куеныма кердең, Салкын гүргә, тар ләхеткә Кермәм диеп әллә йөрдең. Бу кабернең эче тардыр, Ничек тын алырмын инде, Җавап алырга килгәндә Ничек кузгалырмын инде. Бу кабернең эче салкын, суыныр инде тәннәрем, Сөаль явып сораганда Ни кыйлыр инде җаннарым. Бу кабернең эче кызу, Бик каты сусармын инде, Хәзерләгән сулары юк, Каян су алырмын инде. Балаларым куеп китәр, Газиз җаным гүргә керер, Күземне ачып карасам Йөрәгем ярылыр инде.
Мәсгудә Шәмсетдинова архивыннан
|