Masguda I. Shamsutdinova's site


 

мөнәҗәт әйтәм һәрдәм

Мөнәҗәт әйтәм һәрдәм, Хода бирсен ярдәм,
Сагынамын түзеп булмый ерак булганга сезләрдән.
Туганнарым, сезгә сүзем шулдыр, канлы яшьле күзем,
Хода бирсен үзе түзем ерак булганга сезләрдән.
Языйм дисәң язып булмый, тәкъдирләрдән узып булмый,
Егъламыйча түзеп булмый ерак булганга сезләрдән.
Сәлам язамын сезләргә сәламәт булган чагымда,
Егъламыйча түзеп булмый ерак булганга сезләрдән.
Иртә берлән искән җилләр килә микән сезнең илдән,
Хәбәр килерме дип көтәм ерак булганга сезләрдән.
Әйя, кошлар, килерме сез, туганнарым күрерме сез?
Алар хәлен белерме сез, туганнарым күрерме сез?
Диеп сорыйм мин анлардан.
Мөнәҗәтләр язар өчен зиһенләрем таралгандыр,
Бу хәсрәтне күрер өчен зәгыйфь тәнем яралгандыр.
Фиракълык хәсрәте берлән диванага сабышырбыз,
Ходаемнан өмет итәм, шаять бер көн кавышырбыз.
Хода хөкеменә юк чара, әмма ләкин эчләрем яна,
Йөрәкләрне чалып кара ерак булганга сезләрдән.
Иртә белән торып булмый, гамәлләрне кыйлып булмый,
Туганнарым исемә төшкәч күземнән яшь тыеп булмый.
Риза булырмы кыз бала фиракъ булырга иленнән,
Китәрме ихтыяр берлән туып искән илләреннән.
Сәхәр вакытта күгәрчен ничек гөрлидер күрәмсең,
Ишетеп ничек түзәрсең, сабыр бирсен тәгәалалла.
Бере сакта, бере сукта, һәр туганнар һәрбер якта,
Күземнән канлы яшь ага хәбәрләр килмәгән чакта.
Каты исә язгы җилләр, ерак калды безнең илләр,
Кычкырыплар егълар идем, егъласам саргаясызлар.
Сәмаватым, сәмаватым, сиңа яздым сәлам хатын,
Сагынмаклык җәрәхәтен – сабыр ирсен үзе Аллаһ.
Айя, кошлар, бармы балаң, яки атаң берлән анаң,
Мисал итеп йөртерме сән, диеп сорыймын мин алардан.


Мәсгудә Шәмсетдинова архивыннан