Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Үлем дигән ачы агу

Үлем дигән ачы агу, берәү дә татымый калмас,
Үлем угын туры атыр, берәү дә котылып калмас.
Ата дими, ана дими, балалары кала дими,
Йөрәккә ут каба дими, ни гаҗәптер үлем хәле.
Бу кадерле бала дими, ата-ана кала дими,
Гомер буе яна дими, ни гаҗәптер үлем хәле.
Бу кирәкле кеше дими, күп эшләрен эшем дими,
Моның өчен бик күп вакыт түгелер күз яше дими.
Якыннары килгән дими, балалары күрем дими,
Ахыргы сүзләрен әйтеп үкенечле үзем дими.
Акылларны кыйла хәйран, тормышларны кыйла вәйран,
Дәва табылмый һич кайдан, ни гаҗәптер үлем хәле.
Берәү ...........
Бу яшь дими, бу карт дими, ни гаҗәптер үлем хәле.
Догалар да кыйлып булмас, көч белән кайтарып булмас,
Чакрым сәгатькә калдырмас, ни гаҗәптер үлем хәле.
Бу дөньяга килеп киткән адәмнәрнең хисабы юк,
Үлемгә башлар тартырга өйрәткән китабылары юк.
Чәчәк вакты әле дими, авыр үлем хәле дими,
Берәү тилмереп көтсә дә ашыгып алырга килми.
Берәүләр яшь таба ..., гомер көтеп торган,
Кинәт аңа килеп җитә, бер сулауга вакыт бирмәс.
Бу мосафир икән дими, юлдашы бар микән дими,
Чит илләрдә үлеп калса ни хәл итәр икән дими.
Ходаның фәрманы булгач .... сулышы бетә,
Хозыр аңа сәбәп кыла ни гаҗәптер аның хәле.


икенче вариант:
Үлем дигән ачы агу – берәүдә татымый калмас,
Үлем угы атар туры – берәү дә котыла алмас.
Бу кадерле бала дими, ата-анасы кала дими,
Гомере буе яна дими, бәгырьгә ут каба дими.
Чәчәк вакытың әле дими, яшәр вакытың әле дими,
Газиз җаннан якын күргән ярың кала әле дими.
Бу кирәкле кеше дими, күп эшләсе эше дими,
Шуның өчен бик күпләрнең түгелә күз яше дими.
Бу яхшы, бу яман дими, моның эше тәмам дими,
Берәүләр тилмереп көтсә ашыгып алмага килми.
Бу мосафир икән дими, танышы бар микән дими,
Чит илләрдә ялгыз үлсә нихәл итәр икән дими.
Берәүгә дә киңәш кыйлмас, бу карт, бу яшь диеп тормас,
Көтеп тормас чакырганны, алып китәр үлем хәле.
Пигамбәрләр дә калмаган, даһилар юл табалмаган,
Табиб дәва кылалмаган, гаҗәп хәл бу үлем хәле.
Батырлардан идерә баш, патшалардан койдыра яшь,
Коткара алмас фыш-талаш, алып китәр үлем хәле.
Акылларны кыйла хәйран, өметләрне кыйла вәйран,
Дәва табалмый һич кайдан, алып китәр үлем хәле.
Бу дөнъяга килеп киткән адәмнәрнең хисабы юк,
Үлемгә баш идермәск бу дөнъяның китабы юк.


Мәсгудә Шәмсетдинова архивыннан