Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Фатыйма Абдрахманова дәфтәреннән

Абдрахманова Фатыйма дәфтәреннән.
Кайчан кайтып күрәм икән
Туган ил урамнарын,
Әгәр кайтып күралмасам –
Хушыгыз, туганнарым.
Чылтыр-чылтыр су ага
Тау башыннан чокырга,
Начар гына җырлар язам
Сагынганда укырга.
Чыршы начар бүрәнә,
Чаналарда сүрәлә,
Зинһар, гаеп итә күрмәң –
Кулым яңа өйрәнә.
Ай агымсу, агымсу,
Агымсудан алдым су,
Бергә йөрүләр күңелле иде -
Айрылышкач ямансу.
Минем чәчем җиде тотым
Җидедән үрмәсәмдә,
Син дустымны онтасым юк
Җиде ел күрмәсәм дә.
Әйдә барыйк уракка
Тау артына еракка,
Дошманнарның эче янсын –
Бергә йөрик һәрчакта.
Урамыңнан узган чакта
Капкаң булсын кагарга,
Һич тә хәйлә табалмасаң –
Чык тәрәзә ябарга.
Алма бирдем алмадың ,
Ак яулыкка салмадың,
Кара кашым, сандугачым,
Каршы чыгып алмадың.
Ташла, дустым, ташла, дустым,
Син ташлый, дип еламам,
Моннан ахры мин дә сине
Көне-төне уйламам.
Тузан оча, тузан оча,
Итәгемә сырыша,
Их, дускаем, дошман безне
Аерырга тырыша.
Агыйделнең дулкыны
Бөгә микән талларны,
Гомерлеккә яр булсаң син
Сөймә башка ярларны.
Ак дилбегә, гөл дилбегә,
Яхшы атлар да гына,
Иртә торсам ике күзем
Сезнең якларда гына.
Муйнымдагы мәрҗәнемне
Өзалдым төзалмадым,
Сау бул, дигән чакларыңда
Еладым, түзалмадым.
Шатлан, дустым, шатлан, дустым,
Мин сиңа шатлык телим,
Киләчәктә дустың белән
Мәңге яшәвең телим.
Җиделе лампа филтәсен
Кисәсең, киметәсең,
Кулың яза, күңлең таный-
Хатларга тилмертәсең.
Гөл төбендә хатлар язам
Уйлый-уйлый сезләрне,
Хатка каршы хат язмыйча
Мәхрүм итмә безләрне.
Чишмәләрдә сулар бетми
Айлар-еллар аксада,
Синең кебек матур булмас
Ал гөлләр сабакта да.
Кара киемнәрең киеп
Йөрмә гармунга биеп,
Кара кашым, сандугачым,
Йөрмә ятларны сөем.
Йөрәгемнең януына
Җиләк ашаган идем,
Сөйгән ярым, ташламас, дип,
Сөя башлаган идем.
Йөрәгемнең януына
Җиләк ашаган идем,
Рәхмәт инде ташлавыңа –
Туя башлаган идем.
Йөрәгемнең януына
Җиләк ашаган идем,
Рәхмәт инде килүеңә
Сагна башлаган тдем.
Кызыл тарак алып бирәм
Чәчен тараганнарга,
Бездә кырын карыйк әле
Кырын караганнарга.
Шәлем аклы, шәлем аклы,
Шәлем аклы, шакмаклы,
Киртәләп алырдай булам
Дустым йөргән сукмакны.
Язмыйм инде, туктыйм инде
Точка куеп юлына,
Язган хатым тукталмыйча
Барсын синең юлыңа.
Сары савыт нигә кирәк,
Сабын салырга кирәк,
Сагынсаң да, саргайсаң да
Сабыр итәргә кирәк.
Тәрәз төбем исле гөл,
Исләнәмен исенә,
Сәгать саен, минут саен
Син төшәсең исемә.
Алма алырсың, алдырырсың,
Алма пешкән чанында,
Сагынырсың, саргаерсың
Исеңә төшкән чагыңда.
Базарларда ак сатин,
Сатин алмакчы булам,
Дускаем, гаепли күрмә,
Җырлар язмакчы булам.
Гормафонның тәлинкәсе
Уйный алмый энәсез,
Төн исемдә, көн исемдә,
Гел исемдә генә сез.
Алма бакчасына кереп
Кул яулыгым киптерәм,
Синең нурлы йөзләреңне
Күз алдыма китерәм.
Советский ал бидерә
Помидур тутырырга,
Кил бер-ике минут кына
Сөйләшеп утырырга.
Күңелләрем күтәрелә
Гармунның сөйләвенә,
Бер дә исем китми минем
Дошманның сөйләвенә.
Безнең авыл аркылы
Ага суның салкыны,
Су сипсәң дә басылмаслык
Янган йөрәк ялкынын.
Безнең авыл – зур авыл,
Килә кыйбладан давыл.
Бәлки рәхәт көннәр булыр.
Хәзергесе бик авыр.
Алма бакчасына кер
Таптамас булсаң гына,
Мә кулымны, бир кулыңны
Ташламас булсаң гына.
Алмагачның төпләренә
Төпел утырталармы,
Минем белән йөрмә, диеп,
Әллә котырталармы?
Базарларга барган идем,
Сатып алдым өч бүрек,
Күптән инде күргәнем юк,
Кайчан сөйләшәм күреп?
И, Аллаһым, Син гүзәл,
Аллаһ дими кем түзәр,
Ислам дине ал да гөл,
Мулла – мөәзин бар да гөл.
Утырамын, уйлыймын
Сәке йөзлекләренә,
Уйлыймын да хәйран калам
Бәхетсезлекләремә.
Бәбкәйләрем, күз нурларым,
Чыкмыйсыз бәгыремнән,
Сүзне күрми үлеп китсәм
Ут чыгар каберемнән.
Я любила лейтенанта
За суконные штаны,
Но немножечко ошиблась –
Все продукты у старшины.
Әнкәй мине тапкачтын
Утырткан арбаларга,
Утыртканчы арбаларга
Салсаңчы дәръяларга.
Әнкәй мине тапкан икән
Алтыннарга манам, дип,
Ходай мине әйткән икән
Янган утка салам дип.
Ераклардан күреп килдем
Күлдә йөзгән үрдәкне,
Гомерем буе онытмаймын
Сездән күргән хөрмәтне.
Их кодалар, бергә яшик,
Бергә яшәү күңелле,
Бергә яшик, бушка уздырмыйк
Чәчкә кебек гомерне.
Сәрман буйларының яры тирән
Атларымны кайда эчерим,
Яшь гомерем җилдәй уәзып китте
Калган гомеремне ничек кичерим.
Айның унбишләре җитсә
Ай табактай була икән,
Башларыңа хәсерәт төшсә
Җыр сабактай була икән.
Чит-чит дидем, читкә киттем
Чит иде теләкләрем,
Инде хәзер чит илләрдә
Өзелә үзәкләрем.
Агыйделнең аръягыннан
Йөзеп киледегез мәллә?
Аузыгызны энә белән
Тегеп килдегез мәллә?
Сәрман буйларында бер күл күрдем,
Тирә ягы чәчкә, төбе таш,
Чит илләрдә йөргән ир баланың
Үзе генә ялгыз – күзе яшь.
Әйдә дидем, кайда дидең,
Аңламадың сүземне,
Үзең кебек мин дә шулай
Саргайтырмын йөзеңне.
Иртә торып тышка чыгып
Битем юдым тирләгәч,
Бигрәк күңелсез булыр иде
Чакырганга килмәгәч.
Алма диләр, алма диләр,
Алманың ни туклыгы,
Күңелемнең бер ере буш,
Ах, кодамның юклыгы.
Актан алъяпкыч тектердем,
Карадан яратмагач,
Сагынсак та түздек инде,
Аралар ерак булгач.
Идәнегез тигез икән,
Фанер җәйдегез мәллә?
Килдегез дә утырдыгыз,
Тамыр җәйдегез мәллә?
Француз яулыклар киштәдә
Бөгелә дүрткә бишкә дә,
Cезнең белән күрешүләр
Кермәс инде төшкә дә...
(Равиль Сабырдан өстәге өчесе)
Яңа чыккан машинага
Төягәннәр паторон,
Үзебез матур булмасак та
Сөябез ярның матурын.
Урамнарда өч урадым
Военный атлар белән,
Ул сөймәгәч мин дә сөймим –
Чуалды ятлар белән.
Әйдә, дустым, бөрлегәнгә,
Бөрлегәннәр ашарсың,
Пока бергә йөреп торыйк,
Яратмасаң ташларсың.
Утырдым көймә төбенә,
Су тулмый кузгалмады,
Аны дидем, аны сөйдем,
Ул мине кызганмады.
Яңа чыккан машинага
Төягәннәр көянтә,
Бигерәк якын була икән
Яшьтән сөйгән сөяркә.
Майдан тартма ясар идем,
Тар буласын белмәем,
Кечкенәдән сөяр идем,
Яр буласың белмәдем.
Сез дә ата баласы,
Без дә ата баласы,
Сөймәсәгез ялынмыйбыз,
Безгә ярлар табыласы.
Җилбер-җилбер йөрмәс идем
Җил салкынын сизмәсәм,
Өзелеп хатлар язмас идем
Чын күңелемнән сөймәсәм.
Җилбер-җилбер җил исмәсә
Яфрак селкенмәс иде,
Күрәчәкләрем булмаса
Йөрәк селкенмәс иде.
Җилбер-җилбер йөргән чакта
Җилләр ача куйнымны,
Янып-көеп йөргән чакта
Дуслар ача күңлемне.
Ташла, дустым, ташла, дустым,
Ташла ташлыйсың килсә,
Мин сине шунда ташлармын
Яннарым гүргә керсә.
Беләзегем бөгелсә дә
Беләгем бөгелмәсен,
Соңыннан исеңә төшеп
Үзәгең өзелмәсен.
Җырла, иркәм, сандугачым,
Сызылып таң аткан чакта,
Иртүк торып мин тыңлармын
Сине сагынган чакта.
Җырла, иркәм, сандугачым,
Отып алыйм җырыңны,
Сагынганда бер тыңлармын
Сандугач тавышыңны.
Җырла, кода, кодагыем,
Җырлагыз, туганнарым,
Сагынып килдем мин тыңларга
Кодагыемның җырларын.
Аклы ситса күлмәгең,
Матур зәңгәр күзләрең,
Сагынганда бер күрмичә
Мин нихәлләр түзәрмен.
Айкый да гнай, чайкый, керләр чайкый,
Талмый микән аның беләкләре чайкаганда,
Күршеләргә кереп сөйләшеп йөри, сөйләшеп йөри,
Янмый микән аның йөрәккәе кич ятканда.
Һич тә курыкмыйм дошман сүзләреннән,
Тик куркамын күңелем .... (катканга?)