Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Гайшә (разыйаллаһыганһе) әйтер

Гайшә (разыйаллаһыганһе) әйтер: И Аллаһының рәсүле, үлек өчен өеннән чыгып китү вакытыннан авыр хәл юктыр, артыннан балалары кайгырып, и атабыз, и анабыз, диеп кычкырышырлар. Әгәр баласы үлсә, и балам, диеп кычкырышырлар. Рәсүлюлла әйтте: бу хәлдән каты, моңардандагы катыгырагы үлек өчен ләхеткә куелып, өстенә туфрак салынып, туганнары, балалары, дуслары Аллаһы тәгаләгә тапшырып кайтып киткән вакыттан да каты хәл юктыр. Чөнки болар киткәннән соң Мөнкир-Нәнкир фәрештәләре килерләр. И Гайшә, тагын моннан үлек өчен катырак хәл ни хәлдер. Үлек өчен иң авыр хәл шулдыр, Юучы кемсәнә йортына кереп юу өчен яшь кеше булса бармагыннан йөзеген, яшь хатыннарның күлмәген, галимнәрнең чалмасын салдырган вакыттыр. Шул вакытта җаны тәнен ялангач күреп кычкырыр. Шул тавышны җен илә адәмнән башка һәркем ишетер. Җан кычкырыр: И Юучы, зинһар, киемемне йомшаклык илә салдыр, чөнки мин хәзерендә Үлем фәрештәсе илә сугыштан җәрәхәтләндем. Һәркайчан өстенә су коелса янә Җаны кычкырыр. И Юуучы, зинһар суыңны бик кайнар, бик салкын да кыйлмагыз, чөнки тәнем яралыдыр. Һәркайчан юа башласалар Җан тагын әйтер: и Юучы, мине каты тотма чөнки минем тәнем җан чыгу илә яралангандыр. Һәркайчан юудан бушанып кәфен өстенә куелса, ике аягы багланса янә Җаны кычкырыр: и Юучы, минем кәфенемнең баш ягыни бәйләмә. Өй җәмагатьләремне, бала чагаларымны, якыннарымны күреп калыйм. Чөнки мин алардан бүген аерылып кыямәткәчә күрешәчәк түгелмен. Кайчан үлекне өеннән чыгарылса Җаны кычкырыр: И җәмагать, зинһар, ашыктырып чыгармагыз, өй җәмагатьләремнге, бала чагаларымны күреп исәпләшим. И җәмагать, хатынымны, тол балаларымны ятим калдырдым. Инде, сез, аларны рәнҗетмәгез. Мин анда алардан аерылдым, кыямәткәчә алар илә кавыша алмам, дияр. Кайчан җеназа өстенә куелса Җан әйтер, ашыгып күтәрмәгез. Мин өй җәмагатьләремнең актык тавышын ишетим, дияр. Кайчан җеназаны күтәреп өч адым китсәләр Җан тагы кычкырыр: и сөеклеләрем, и туганнарым, и балаларым, дөнья сезне алдамасын, мине алдаганнан гыйбрәт алыгыз, Мин җыйган малымны варисларым алырлар, әмма мин кыйлган гөнаһларымны өсләренә алмаслар. Дөнья өчен мине Аллаһы тәгалә хисап кыйлыр. Кайчан җеназа намазы укып бәгъзе кешеләр өйләренә кайтып китсәләр, Җан әйтер, и туганнарым, сез мине тиз онытмагыз, и туганнарым, мин сезгә эндәшәм, сез миңа эндәшмисез. Кайчан ләхетенә куелса, Җан әйтер, и туганнарым, мине онытмагыз, догада булыгыз.


Мәсгудә Шәмсетдинова архивыннан